NOTES: DO NOT CHANGE THIS FILE OR PROGRAM COULD BREAK DOWN @Tatar:Yakub Ibn Nugman Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне. This Holy Qur'an was downloaded from the Internet site: http://www.qurandatabase.org/, then (hard)checked and converted into unicode text file, for use within Islam software, by the author of Islam software: Samir Alicehajic, http://www.agnatemoslem.net/ @AL FAATIHAH Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне. [1.1] Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне. [1.2] Чын мактау галәмнәрне, бөтен мәхлукларны тәрбияләүче Аллаһу тәгаләгә тиешле. [1.3] Аллаһу тәгалә бу дөньяда барча кешеләргә мәрхәмәтле, ягъни мөэминнәргә дә, көферләргә дә нигъмәтләрен бирә, әмма ахирәттә мөэмин бәндәләренә генә бирәчәк. [1.4] Аллаһу тәгалә, гаделлек белән хөкем итүче, ахирәт көненең патшасыдыр. [1.5] Ий тәрбиячебез Аллаһ! Без сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм һәр эшебездә синнән генә ярдәм сорыйбыз. [1.6] Ий тәрбиячебез Аллаһ! Безләрне туры юлга күндер! (Туры юл – Коръән һәм сөннәт юлыдыр). [1.7] Ул юлны Син әүвәлгеләргә ингам итеп бирдең, безләрне Синең ачуың төшкән вә адашкан кешеләрне бидеґәтъ һәм заләләт юлыннан башка юлга күндер, ягъни Сине ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер! @AL BAQARAH Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне. [2.1] Әлиф ләм мим – мәгънәсен Аллаһ үзе генә беләдер. [2.2] Коръәннең Аллаһудан иңдерелгән хак китап икәнлегендә һич шик юк, бу китап аның белән гамәл кылучы тәкъвә мөэминнәргә хак юлны күрсәтүче – һидәятдер. [2.3] Ул тәкъвә мөэминнәр күрмичә күргән кеби Аллаһуга ышаналар. Һәм йөкләтелгән намазларны вакытында укыйлар, һәм Без биргән байлыктан садакалар бирәләр. [2.4] Ий Мухәммәд г-м, ул тәкъвә мөэминнәр сиңа иңдерелгән Коръәнгә ышанып, аның белән гамәл кылалар һәм синнән элек иңдерелгән китапларга да ышаналар (ләкин Тәүрат вә Инҗил белән гамәл кылмыйлар) һәм ахирәткә дә ышанып, аның өчен гамәл кылалар. [2.5] Ул тәкъва мөэминнәр Раббылары тарафыннан туры юлга күнүчеләр һәм алар ахирәттә өстенлек табучылар. [2.6] Аллаһуга, Коръәнгә ышанмаган көферләрне Аллаһ ґәзабы белән куркытсаң да, куркытмасаң да бертигез, һич иман китермәсләр. [2.7] Аллаһу тәгалә көферләрнең күңелләренә аңламаулык, колакларына ишетмәүлек, күзләренә күрмәүлек пәрдәсен корды һәм аларга ахирәттә олугъ ґәзаб булыр. [2.8] Мөселманнар арасында монафикълар да бар, алар Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышандык диләр, ләкин үзләре ышанучы түгелләр. [2.9] Ул монафикълар Аллаһуны һәм мөселманнарны алдамакчы булалар, ләкин һич алдый алмаслар, фәкать үзләрен алдыйлар, шуны сизмиләр. [2.10] Аларның күңелләрендә Аллаһуга каршылык чире бар, Аллаһ аларның каршылык чирләрен арттырды, вә аларга ахирәттә рәнҗеткүче ґәзабдыр, ялган сөйләгәннәре өчен. [2.11] Җир өстендә фетнә чыгарып, кешеләр арасын бозмагыз диелсә аларга, юк без бозмыйбыз, бәлки төзәтәбез, диләр. [2.12] Аң булыгыз! Шул монафикълар кешеләр арасын бозып, җир өстендә фәсәд кылучылар, ләкин шуны үзләре сизмиләр. [2.13] Әгәр аларга: "Саф гакыллы кешеләр ышанган кебек сез дә саф күңел белән ышаныгыз", – диелсә, алар: "Без ахмаклар ышанган кебек ышаныйкмы", – диләр, аң булыгыз! Әлбәттә, алар үзләре ахмаклар, ләкин белмиләр. [2.14] Ул монафикълар мөселманнарга очрасалар: "Без иман китердек, сезнең белән бергәбез", – диләр, әгәр үзләренең шайтан дуслары белән калсалар: "Без, әлбәттә, сезнең белән бергәбез һәм сезнең белән берлектә мөселманнарны мәсхәрә кылучыбыз", – диләр. [2.15] Аллаһ аларны үзләрен каты мәсхәрә кылыр һәм аларны адашу юлында калдырыр, хак юлны таба алмыйча, хәйран булып йөрерләр. [2.16] Шул монафикълар туры юлны ташлап, адашу юлын алдылар. Аларга бозык сәүдәләре уңыш һәм файда бирмәде, һәм алар туры юлга күнелүче дә булмадылар. [2.17] Аларның мисалы – караңгы кичтә ут яндырып, үз тирәләрен яктырткан вакытларында Аллаһ утларын сүндереп, караңгыда калдырган, һичнәрсә күрмәүче кешеләр кебидер. [2.18] Алар хак сүзне ишетүдән саңгыраулар, хак сүзне сөйләүдән телсезләр, туры юлны күрүдән сукырлар, алар һидәяткә кайтмаслар. [2.19] Яки алар кат-кат караңгыланган төнне күк күкрәүле, яшенле каты яңгыр астында калган кешеләр кеби. Күк күкрәүнең вә яшеннең катылыгында бармакларын колакларына тыгалар, үлемнән куркып. Аллаһ имансызларның бетен эшләрен чолгап алучы. [2.20] Яшен уты күз нурларын суырып алырга якынлашты. Яшен уты аларның алларын яктыртса, берничә адым атлыйлар, яшен уты китеп, караңгыда калсалар, бара алмыйча туктыйлар. Әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, ишетүләрен һәм күрүләрен алып аларны колаксыз, күзсез кылыр иде. Әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәгә кадир. [2.21] Ий кешеләр! Сезне һәм сездән элек булган кешеләрне халык кылучы Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз! Аллаһ газабыннан куркучы җөмләсеннән булу өчен. [2.22] Сезне халык кылучы – Аллаһ сезгә җирне түшәк кылды, өстегезгә күкне бина кылды, күктән яңгыр иңдереп, сезгә ризык булсын өчен төрле җимешләр, игеннәр үстерде. Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш, охшаш кылмагыз! Үзегез дә беләсез Аның тиңдәше юклыгын! [2.23] Әгәр колыбызга (Мухәммәд г-мгә) иңдергән Коръәннән шикләнсәгез, Коръән сүзләренә охшашлы бер сүрә китерегез һәм Аллаһудан башка барча ярдәмчеләрегезне ярдәмгә чакырыгыз! Әгәр Коръән – Аллаһ сүзе түгел дигәнегез дөрес булса! [2.24] Әгәр бер сурә китерә алмаган булсагыз, һәм китерә дә алмассыз! Куркыгыз җәһәннәм утыннан, аның эчендә утын булучы – адәмнәр һәм ташлардыр!! Ул җәһәннәм Коръән белән гамәл кылмаучы көферләргә хәзерләнде. [2.25] Инде иман кигереп изге гамәлләр кылучыларга, әлбәттә, асларыннан елгалар агучы җәннәтләр белән сөенеч бир! Җәннәттә аларның алларына җимешләр китерелгәндә "Бу җимешләр без дөньяда ашаган җимешләр", – диярләр. Ләкин аларның тәме башка булыр. Аларга анда һичкемнең никахында булмаган пакь хатыннар булыр, алар җәннәтләрдә мәңге калырлар. [2.26] Аллаһу тәгалә чебенне вә чебеннән өстенрәк үрмәкүчне мисал итүдә, әлбәттә, оялмас. Коръәнгә ышанучылар бу мисалны, әлбәттә, Раббыларыннан дип беләләр. Әмма көферләр шундый хәшәрәтләрне мисал итеп китерүдә Аллаһуның максады нәрсә диләр. Аллаһ, шундый мисаллар белән күп кешеләрне адаштырыр, һәм күп кешеләрне туры юлга күндерер. Ләкин хак юлдан фәсыйкларны гына адаштырыр. [2.27] Ул фасыйклар Аллаһуга биргән ґәхедләрен бозалар һәм кисәрләр Аллаһу тәгалә тоташырга әмер иткән нәрсәләрне. Ягъни мөселман булган якын кардәшләрдән һәм Коръән белән гамәл кылучы мөселманнардан киселәләр һәм җир өстендә төрле бозыклык кылалар, алар һәлак булучылар. [2.28] Ий кешеләр! Аллаһуга ышанмаска ничек булдыра аласыз? Бит сез дөньяга килгәнче мәет идегез, Ул сезне тергезде һәм Ул сезне үтерер, вә Ул сезне кыямәт көнне тергезер, аннары Аңа хөкемгә кайтырсыз. [2.29] Ул – Аллаһ җирдәге барча нәрсәне сезнең өчен халык кылды, соңра күкне төзергә теләде һәм күкне җиде кат итеп тергезде. Ул һәрнәрсәне белүче. [2.30] Һәм әйтте синең Раббың фәрештәләргә: "Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлфә итеп Адәмне кылмакчымын. Фәрештәләр әйттеләр: "Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түгүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап тәсбихләр әйтәбез, һәм Сине һәр кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез". Аллаһ фәрештәләргә: "Дөреслектә Мин сез белмәгәнне беләмен" – диде. [2.31] Аллаһ Адәмгә исемнәрнең барчасын өйрәтте дә, фәрештәләргә әйтте: "Әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз, Адәм белгән исемнәрне барчасын әйтеп бирегез". [2.32] Фәрештәләр әйттеләр: "Ий һәр кимчелектән пакь булган Раббыбыз! Бездә һич белем юк, мәгәр Син белдергәнне генә беләбез, Син, әлбәттә, һәрнәрсәне белүче, хикмәт белән эш кылучысың". [2.33] Аллаһ Адәмгә әйтте: "Фәрештәләргә исемнәрнең барчасын әйтеп бир", – дип. Адәм исемнәрнең барчасын әйтеп биргәч, Аллаһ фәрештәләргә әйтте: "Мин сезгә әйтмәдеммени җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне беләмен һәм сезнең ачык эшләгән вә яшерен эшләгән эшләрегезне дә беләмен дип?". [2.34] "Хөрмәт йөзеннән Адәмгә сәҗдә кылыгыз", – дип фәрештәләргә әйткән вакытыбызда, алар сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, тәкәбберләнде һәм көферләрдән булды. [2.35] Вә Адәмгә әйттек: "Үзең һәм хатының җәннәттә торыгыз һәм җимешләрен киңлек илә, теләгәнчә ашагыз, мәгәр менә бу агачка якын бармагыз, әгәр шуны эшләсәгез, залимнәрдән булырсыз". [2.36] Иблис, бу агач җимешен ашасагыз җәннәттә мәңге каласыз, дип, аларны алдады, алар Иблис сүзенә ияреп, җимешне ашап алдандылар. Иблис аларны җәннәттән чыгарып андагы нигъмәтләрдән аерды. Моннан соң әйттек: "Ий Адәм һәм Иблис, бер-берегезгә дошман булганыгыз хәлдә җиргә иңегез! Сезгә җирдә торырлык урын һәм яшәү өчен кирәк нәрсәләр бар, әҗәлегез җиткәнче яшәгез". [2.37] Адәм галәйһис-сәлам тәүбәгә ашыкты һәм Раббысы тарафыннан өйрәткән тәүбә-истигъфәр сүзләренә юлыкты, һәм тәүбә итеп, Аллаһудан гафу сорады, Аллаһ тәүбәсен кабул итеп гөнаһын гафу итте. Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче, рәхимле. [2.38] Без әйттек: "Барчагыз да җәннәттән чыгып җиргә иңегез!" Әмма минем сезгә туры юлга күндерүче сүзләр, әлбәттә, килер, Минем сүзләремә ияргән затка курку һәм кайгы булмас. [2.39] Имансызлар һәм аятьләребезне ялган диючеләр – ут әһелләредер, алар анда мәңге калырлар. [2.40] Ий Ягъкуб балалары! Сезгә биргән нигъмәтләремне хәтерләгез, һәм Тәүрат белән гамәл кылырга сездән ґәһед алдым, шул гаһедемне үтәгез! Әгәр Минем ґәһедемне үтәсәгез, Миндә сезнең гаһедегезне үтәрмен һәм җәннәткә кертермен, Миңа гына кол булыгыз һәм Миннән генә куркыгыз! [2.41] Кулыгыздагы Тәүратка ышанганыгыз хәлдә Без иңдергән Коръәнгә дә ышаныгыз, ягъни аның белән гамәл кылыгыз, Коръәнгә беренче көферләрдән булмагыз һәм Безнең аятьләребезне дөнья малына сатмагыз! Ягъни байлар малына кызыгып, яки алардан куркып, Аллаһ хөкемнәрен яшермәгез һәм үзгәртмәгез, Минем газабымнан сакланыгыз! [2.42] Хакны батыл белән бутамагыз һәм дөреслекне яшермәгез! Бит үзегез дә хаклыкны беләсез. [2.43] Намазларны үтәгез һәм зәкәт садакасын бирегез һәм намаз укучылар белән бергә намаз укыгыз, ягъни Коръән юлыңда булган мөселманнардан аерылмагыз! [2.44] Сез кешеләрне изгелеккә өндисезме? Әмма үзегезне онытасыз, бит сез Аллаһ китабын укыйсыз, шуны уйлап карамыйсызмы? (Бу аять вәгазь сөйләп тә сөйләгәне белән гамәл кылмаучылар хакындадыр). [2.45] Авырлыкны күтәрергә чыдамлы булып, вә намаз укып Аллаһудан ярдәм сорагыз! Намазларны вакытында үтәп бару, әлбәттә, авыр йөктер, мәгәр авыр булмас, Аллаһудан курыккан һәм рәхмәтен өмет иткән тәкъва кешеләргә. [2.46] Чөнки алар Раббыларына юлыгачакларын һәм Аңа хөкемгә кайтачакларын беләләр. [2.47] Ий Ягъкуб балалары! Мин сезгә биргән нигъмәтләрне хәтерләгез һәм нигъмәт бирүдә сезне бөтен дөнья кешеләреннән артык кылдым, шуны фикерләгез! [2.48] Һәм куркыгыз кыямәт көненнән, ярдәм итә алмас ул көндә һичбер зат икенче затка бер эш белән дә! Ул көндә шәфәгать итү кабул ителмәс һәм ґәзабтан котылу өчен һичнәрсә алынмас. [2.49] Фиргаун кавеменнән сезне коткаруыбызны да хәтерләгез! Алар сезне яман ґәзаб белән ґәзаблап, кыз балаларыгызны калдырып, ир балаларыгызны бугазлый иделәр. Бу эшләр сезгә Раббыгыздан бәла вә зур каза иде. [2.50] Янә фикер итегез, ярдык без сезләргә дәрьяны һәм сезне коткарып, Фиргаун кавемен һәлак иттек суда батырып, үзегез дә карап тордыгыз. [2.51] Янә хәтерләгез шуны, Мусага Тәүратны иңдермәк өчен Тур тавында аны кырык көн тотмак белән вәгъдә кылдык. Муса Тур тавына киткәч, сез бозау ясап, шул бозауга гыйбадәт кыла башладыгыз. Шуның өчен сез залимнәрсез. [2.52] Шул эшегездән соң сезне гафу кылдык, шөкер итүегез өчен. Чөнки алар Муса кайткач тәүбә иттеләр. [2.53] Янә шуны хәтерләгез, туры юлга күнелмәклегегез өчен Муса г-мгә китап бирдек. Ул китап хак белән батыл арасын аеручы иде. [2.54] Муса г-м кавеменә әйтте: "Ий кавемем! Сез, әлбәттә, үзегезгә золым кылдыгыз бозауга табынганыгыз өчен, халкыгызга тәүбә итегез, үзегезне үтерегез! Ягъни бозауга табынучыларны үтерегез, шул сезгә тәүбә булыр. Халкыгыз каршында бу эш сезгә хәерле. Аллаһ тәүбәләрне кабул итәр, әлбәттә, Ул – тәүбәләрне кабул итүче, рәхимле. [2.55] "Янә, ий Муса! Безгә Аллаһуны ачык итеп күрсәтмичә, сиңа ышанмыйбыз, Аллаһуны безгә күрсәт!" – дигәнегезне дә хәтерләгез! Аллаһуны күрергә теләгән вакытыгызда Аның нуры сезне тотты, ул нурга карап торган хәлегездә. (Муса Тур тавына Аллаһудан Тәүрат алырга барганда үзе белән бергә җитмеш кеше алды, ул кешеләрне тау итәгендә калдырып, үзе тау өстенә чыкты, анда Муса Аллаһ белән сөйләште һәм Аллаһ Мусага Тәүратны бирде. Муса Тәүратны алып, әлеге җитмеш кеше янына килгәч, ул кешеләр: "Ий Муса, син Аллаһуны күргәнсең, безгә дә күрсәт", – диделәр. Муса әйтте: "Мин күрергә теләгән идем Аллаһуны, Ул тауга карады һәм тау ярылды. Мин курыктым һәм тәүбә иттем", – диде. Алар һаман: "Аллаһуны күрмичә ышанмыйбыз", – диделәр. Шуннан соң Аллаһу тәгалә нурын иңдереп, шул җитмеш кешене көйдереп үтерде). [2.56] Аллаһ әйтте: "Нурым белән янып үлгәнегездән соң тергездек сезне шөкер итүегез өчен". [2.57] Ий Ягькуб балалары! Болытны Без сезгә күләгә кылдык, һәм сезгә күктән ширбәт һәм кош итен иңдердек, ашагыз Без биргән хәләл һәм пакь ризыкларны! Без аларга золым кылмадык, ләкин алар үзләренә золым кылдылар. (Дәрьядан котылгач, аларга Аллаһудан әмер булды: "Залим кәферләр белән сугыш кылыгыз", – дип, ләкин алар Аллаһуның әмерен үтәмәделәр. Ґәзаб өчен Аллаһ аларны кырык ел сахрәдә калдырды, шәһәрләргә һәм авылларга керә алмадылар, кояш аларны рәнҗетер булды, әмма Муса шәрәфәтенә бер ак болыт өсләренә күләгә булды.) [2.58] Янә: "Әрихә шәһәренә керегез", – дип әйткәнемне дә хәтерләгез! Ягъни кырык елдан соң Муса үлгәч, Ягькуб балаларына Әрихә шәһәренә керергә Аллаһудан әмер булды. Шәһәргә кергәч, андагы ризыкларны киңлек белән теләгәнчә ашагыз, шәһәр капкасыннан кергәндә баш иеп, түбәнчелек белән керегез, һәм хаталарыбызны гафу ит, Раббым, дип әйтегез! Шулай кылсагыз, хата эшләрегезне ярлыкарбыз. Яхшы эшләрне кылучы мөэминнәргә нигъмәтләребезне бик тиз арттырырбыз. [2.59] Ягькуб балалары арасында булган залимнәр шәһәргә кергәндә үзләренә золым кылдылар, ягъни шәһәр капкасыннан кергәндә Аллаһудан әмер ителгән сүзне әйтмичә, башка сүзгә алыштырдылар, ягъни шәһәргә кергәндә Аллаһудан гафу сорап, тәүбә итеп керер урнына, шайтан өйрәткән сүзне әйтеп, тәкәбберләнеп керделәр. Ул залимнәргә явызлык кылганнары өчен күктән рисвай итүче ґәзаб иңдердек. [2.60] Янә шуны хәтерләгез, Муса үзенең кавеме өчен Аллаһудан су сорады, Без Мусага әйттек: "Таягың белән ташка сук", – дип. Муса таягы белән ташка сукты, таштан 12 чишмә акты, чөнки алар 12 кабилә иделәр. Һәр кабилә үзенең чишмәсен белде. Аллаһ биргән ризыклардан ашагыз, эчегез, әмма җир өстендә бозыклык кылып йөрмәгез, дип әйтелде аларга Аллаһудан. [2.61] Янә әйттегез: "Ий Муса, без бер төрле генә ризыкка сабыр итә алмыйбыз, безнең өчен Раббыңнан дога кыл, җирдә үсә торган нәрсәләрдән: кыяр, сарымсак, суган һәм вак орлыклардан сорап". Муса аларга әйтте: "Аллаһ биргән әүвәлге яхшы ризыкларны үзегез сораган начар ризыкларга алыштырасызмы? Шәһәргә керегез, сез сораган нәрсәләр анда булыр". Аларга авыр эшләр, хурлык, мескенлек вә Аллаһуның ачулы каһәре йөкләтелде. Аларга бу җәзалар Аллаһудан тиешле булды Аның аятьләрен инкяр иткәннәре һәм пәйгамбәрләрне хаксыз үтергәннәре өчен, дәхи бу җәзалар аларга тиешле булды Аллаһуга гөнаһлы булганнары һәм сызган сызыктан чыкканнары өчен. [2.62] Гамәлсез генә ышанучылардан, вә яһүдләрдән, вә насаралардан һәм төрле нәрсәләргә табынучылардан берәү Аллаһуга иман китереп Коръән, сөннәт дәлилләре белән изге гамәлләр кылса, андый мөэминнәрнең кылган әҗере Раббылары хозурында, аларга курку һәм кайгы булмас. [2.63] Янә сездән ґәһед алган вакытыбызны хәтерләгез! Өстегезгә Тур тавын күтәрдек вә әйттек: "Тәүратны алыгыз һәм аның белән ихлас вә тырышлык илә гамәл кылыгыз, һәм анда булган Безнең вәгазьләр белән вәгазьләнегез, бәлки Аллаһдан куркучы булырсыз. [2.64] Тур тавының өстегезгә төшүеннән Без сезне коткарганыбыздан соң күп вакыт үтмәде, Тәүрат белән гамәл кылырга биргән вәгъдәгезне бозып, аның белән гамәл кылмый башладыгыз. Әгәр сезгә Аллаһуның фазълы вә рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, һәммәләрегез һәлак булыр идегез. [2.65] Шимбә көне хакында Аллаһ хөкемен бозучыларыгызны, әлбәттә, белдегез. Чиктән үтүчеләрне һәлак итмәк өчен Аллаһ аларга әйтте: "Хур булганыгыз хәлдә – маймыл булыгыз", – дип. Шунда ук маймыл булдылар. (Ягькуб балалары Муса гәләйһис-сәләмгә каршы килеп, җомга урына шимбә көнне сайладылар. Шуннан соң Аллаһ аларга шимбә көнне дөнья эшен вә балык тотуны хәрам кылды. Аларны сынар өчен Аллаһ әмере белән шимбә көн яр буена балыклар күп килер булдылар. Яһүдләр балыкларны күреп кызыктылар һәм балыкларны тоту өчен Аллаһуга каршы хәйлә кордылар: шимбә көн яр буена килгән балыкларны елымнар белән әйләндереп алдылар, аннары якшәмбе көнне балыкларны судан чыгардылар. Аллаһ аларга ачуланды һәм маймыл булыгыз диде, маймыл булып, һәлак булдылар). [2.66] Без аларны шулай хурлыкка салдык һәм һәлак иттек гыйбрәт өчен вә Аллаһудан курыкканлыкларга вәгазь булсын өчен. [2.67] Янә Мусаның сезгә сыер бугазларга әмер иткәнен хәтерләгез! Муса кавеменә әйтте: "Дөреслектә Аллаһ сезгә сыер бугазларга боера". Алар әйттеләр: "Безне сыер бугазларга кушып мәсхәрә кыласыңмы?" Муса әйтте: "Сезне мәсхәрә кылып ахмаклардан булудан Аллаһуга сыгынамын". (Яһүдләрдән бер кеше үтерелгән иде, ләкин кем үтергәнлеге мәгълүм түгел иде. Муса г-мгә килеп: "Үтерүчене табарга безгә ярдәм ит", – диделәр. Муса әйтте: "Бер сыер бугазлагыз һәм шул сыерның койрыгы белән мәеткә сугарсыз, мәет терелер һәм үтерүчеләрне әйтер). [2.68] Алар әйттеләр: "Ий Муса, Раббыңнан сора – сыерның сыйфатларын безгә ачык бәян итсен!" Муса әйтте: "Аллаһу таґәлә әйтәдер: сыер карт та, яшь тә булмасын, урта яшьләрдә булсын! Күп сорашып тормагыз, Аллаһ кушканны эшләгез". [2.69] Әйттеләр: "Ий Муса Раббыңдан сора ул сыерның төсе нинди, әйтсен!" Муса әйтте: "Аллаһ әйтә, ул сыерның төсе ачык сары булыр, аңа караучыларны ґәҗәбләндерер", – дип. [2.70] Алар әйттеләр: "Ий Муса, Раббыңнан сора ул сыерның бөтен хәлен безгә бәян итсен! Ул сыер кырда утлап йөрүчеме? Яки җир сөрүчеме? Бер-берсенә охшаган сыерларны күрдек, ләкин үзебезгә кирәк сыерны аера алмадык. Әгәр ул сыерның бөтен хәлен безгә бәян итсә, Аллаһ теләсә, ул сыерны табарбыз" [2.71] Муса әйтте: "Дөреслектә Аллаһ әйтәдер: ул сыер, әлбәттә, җир сөреп, җир сугарып мәшәкать чикмәгән сыердыр, ул сыерда чуарлык юк һәм һәр кимчелектән пакь". Алар. "Хәзер сыерның бөтен хәлен бәян кылдың, инде табарга мөмкин булыр", – диделәр һәм сыерны таптылар, бик зур бәягә сатып алып бугазладылар. Ләкин сыерның бәясе бик югары булу сәбәпле, аны сатып алудан гаҗиз була яздылар. [2.72] Бер кешене үтереп, кем үтерде дип шаулашкан вакытыгызны да хәтерләгез! Аллаһ сез яшергән нәрсәне ачып күрсәтүче. Ягъни үтерүчеләрне мәетнең үзеннән әйттерде. [2.73] Без әйттек: "Сыерның берәр әгъзасы белән мәеткә сугыгыз". Сыерның койрыгы белән мәеткә суктылар, мәет терелде һәм үтерүчеләрне әйтте, алар хөкем ителделәр. Шул мәетне тергезгән кебек Аллаһ кыямәт көнне мәетләрне тергезер. Әнә шулай, Аллаһ үзенең барлыгына һәм берлегенә дәлилләр күрсәтә, бәлки гыйбрәтләнерсез һәм вәгазьләнеп төзәлерсез! (Бу сыер вакыйгасы кешеләр өчен гыйбрәттер. Муса г-м сыерны бугазлагыз дигәч, шунда ук берәр сыерны бугазласалар- Аллаһуның әмерен үтәгән булырлар иде, ләкин яһүдләр, тәкрар сорау биреп, үзләренә авырлык китерделәр, ахырдан ул сыер өчен үзенең тиресе тулы алтын түләргә мәҗбүр булдылар. Шуның белән Аллаһу тәгалә күрсәтә ки, аның әмерен күп тикшереп, сорап тормыйча, тирәнгә кермичә, шундук үтәүнең хәерлесен. Бакара сурәсендә 285 аятьтә – "Самиґнә вә әтәґнә" – чын мөселманнар Аллаһуның әмерләрен ишеткәч, күп сорап тормыйча: "Без ишеттек һәм буйсындык", – дип әйтәләр ди). [2.74] Аллаһу тәгаләнең күп могҗизаларыннан соң мәетнең терелгәнен һәм Аллаһ хөкемнәрен бозучыларның маймыл вә дуңгыз сурәтенә кереп һәлак булуларын күрдегез, шуннан сон, да күңелегез йомшармады, бәлки таштай катты, хәтта таштан да катырак булды. Дөреслектә, таш таулардан елгалар ага, зур таш ярылса, эченнән су чыга һәм Аллаһудан куркып, таулардан таш ярылып төшә. Ий кешеләр! Сезнең кылган эшләрегездән Аллаһ һич тә гафил түгел. Аллаһудан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз! [2.75] Ий сез мөселманнар! Яһүдләрнең сезнең динегезгә кереп мөселман булуларын телисезме? Дөреслектә, яһүдләрдән бер төркем җәмәгать ишеттеләр Аллаһуның сүзен, ягъни Тәүратны, соңыннан үзгәрттеләр Аллаһуның сүзен, аңлагач һәм белгәчтен. [2.76] Ул яһүдләр мөселманнарга очраганда: "Иман китердек", – диләр. Әгәр аулакта бер-берсенә юлыксалар әйтерләр ул яһүдләр үзара: "Ник хәбәр бирәсез мөэминнәргә үзегезгә Аллаһ ачык бәян кылган эшләрне" (Ягъни алар, Тәүратны укып беләләр иде Мухәммәднең хак расүл икәнен; ләкин аулакта бер-беренә әйтерләр иде: "Тәүраттагы шул сүзләрне мөэминнәрдән яшерегез", – дип). "Аның пәйгамбәр икәнлеген белә торып, инкяр иттегез, дип, ахирәттә Аллаһ хозурында өстегездән торуларына дәлил булсын өчен сөйлисезме? Уйлап карамыйсызмы?" – диләр. [2.77] Ул яһүдләр белмиләрме аларның күрсәтеп эшләгән һәм яшереп эшләгән эшләрен Аллаһу тәгаләнең белгәнлеген? Әлбәттә, беләләр, ләкин мәкерлек кылалар. [2.78] Яһүдләрдән Тәүратны белмәүчеләр дә бар. Алар ата-бабадан калган ялган хөрафәт сүзләрне генә беләләр. Алар хакны белмиләр, мәгәр ялган, ясалма динне хак дин дип төшенәләр һәм шул сукыр төшенүләре белән эш кылалар. (Нинди үкенеч! Бүгенге безнең мөселманнарыбыз да наданнар, Коръән хөкемнәрен белмиләр һәм бидәгатьне дин дип төшенәләр). [2.79] Ни үкенеч, үзләре китап язып, бу китап Аллаһудан диючеләргә! Алар бу эшне эшлиләр надан халыктан аз акча алыр өчен. Аларга һәлакәтлек ялган китап язганнары өчен, янә аларга һәлакәтлек явызлык кылганнары өчен. [2.80] Яһүдләр: "Безне ахирәттә җәһәннәм ґәзабы тотмас, мәгәр саналмыш көнлек кенә тотар", – диләр. Син аларга әйт: "Ґәзаб кылмаска Аллаһ сезгә вәгъдә кылдымы? Әгәр вәгъдә кылган булса, Аллаһ, әлбәттә, вәгъдәсенә хыйлафлык кылмыйдыр. Сез Аллаһ хакында белмәгәнне сөйлисезме?". [2.81] Бәлки бер кеше фәхеш вә хәрам эшләрне кәсеп итсә һәм ул кешене хаталыклары чырнап алса, андый кешеләр, әлбәттә, ут әһелләре, алар анда мәңге калырлар. [2.82] Әмма иман китереп, изге гамәлләрне кылган хак мөэминнәр җәннәт әһелләре, алар анда мәңге калырлар. [2.83] Янә Ягькуб балаларыннан ґәһед алдык: "Миңа гына гыйбадәт кылыгыз, ата-анага, мөселман булган якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә изгелек итегез! Кешеләргә яхшы сүзләр сөйләгез, намазларыгызны вакытында үтәгез, һәм зәкәт садакаларыгызны бирегез!" – дип. Соңыннан Аллаһуга биргән ґәһедегездән аерылдыгыз, мәгәр бик азларыгыз ґәһеден саклап калды. Шулай итеп, сез Аллаһудан баш тартучысыз. [2.84] Ий Ягькуб балалары! Сугышып каныгызны түкмәгез, явызлык белән бер-берегезне йортларыгыздан чыгармагыз дип сездән ґәһед алган вакытыбызны да хәтерләгез! Үзегез бу ґәһедне кабул иттегез һәм шәһәдәт бирдегез. [2.85] Ий, Ягькуб балалары! Ґәһедләрегезне бозып, бер-берегезне үтерәсез һәм үзегездән булган бер җәмәгатьне йортлардан куып чыгарасыз. Бу хәрам булган эшләрдә, шәригатькә хилаф юл һәм дошманлык белән залимнәргә ярдәм итәсез. Әгәр сезгә әсирләр килсә, аларны мал биреп азат итегез дип тә сездән ґәһед алдык. Мал биреп аларны азат итегез! Әмма гаепсез кешеләрне йортларыннан куып чыгару сезгә хәрам ителде. Сез Аллаһ китабының кайбер аятьләренә ышанып, кайбер аятьләрен инкяр итәсезме? Сезләрдән бу эшне эшләүчеләрнең җәзасы дөньяда хурлыкка төшүдер, ахирәттә ґәзабның катырагына кайтудыр. Аллаһ, сезнең кылган эшләрегездән гафил түгел. [2.86] Югарыда зекер ителгән кешеләр, ахирәтне дөньяга саттылар, ягъни дөньяны гына кәсеп итеп ахирәтткә кул селтәделәр. Аларга ахирәттә ґәзаб җиңеләйтелмәс, һәм аларга [2.87] Шиксез, Мусага Тәүратны бирдек һәм аның эзеннән башка пәйгамбәрләрне аңа иярттек, һәм Мәрьям угълы Гыйсага ислам динен өйрәтүче Инҗилне бирдек, һәм Гыйсаны Җәбраил фәрештә белән куәтләдек. Күңелләрегез сөймәгән гадел хөкемнәр белән сезгә пәйгамбәр килсә, тәкәбберләндегез, пәйгамбәрләрнең кайберләренә ышанмадыгыз, кайберләрен үтердегез. (Мисал: Зәкәрия һәм Яхъяны). [2.88] Яһүдләр мактанып әйттеләр: "Безнең күңелебез белем савыты", – дип. Аларның күңелләре белем савыты түгел, бәлки ахмаклык савытыдыр, шуның өчен хакны инкяр иттеләр. Аллаһ аларны көферлекләре өчен ләгънәт кылды. Инде алардан мөэминнәр әз булыр. [2.89] Һәм килгән вакытта ул яһүдләргә Аллаһудан Коръән дөресләп, алар кулларыңда булган Тәүратны инкяр иттеләр. Үзләре Коръән иңмәс борын: "Ий Раббыбыз! Кәфер булган дошманнарыбызны җиңү өчен Мухәммәд г-м хөрмәтенә безгә ярдәм бир", – дияләр иде. Әмма Мухәммәд ґәләйһис-сәләм аларга ачык дәлилләр белән килгәч, аны пәйгамбәр дип танымадылар, инкяр иттеләр. Аллаһуга, Коръәнгә яки пәйгамбәргә ышанмаган кешеләрне Аллаһу тәгалә ләгънәт кыладыр. [2.90] Аллаһу тәгаләнең, үзе теләгән бәндәсенә Фазълы рәхмәте белән Коръән иңдерүенә хөседләнеп, Коръәнне инкяр итү көферлегенә үзләрен алыштырулары нинди яман алыштырудыр. Ул яһүдләр бер ачудан икенче ачуга кайттылар. Ягъни, Гыйсаны инкяр итеп, Аллаһуны бер ачуландырдылар, Мухәммәд г-мне һәм Коръәнне инкяр итеп, икенче мәртәбә Аллаһуны ачуландырдылар. Коръәнне инкяр итүче көферләргә ґәзаб бик каты булачак. [2.91] Яһүдләргә Аллаһ иңдергән Коръәнгә ышаныгыз дигәндә, үзебезгә иңдерелгән Тәүратка ышаныгыз, диләр. Алларындагы Коръәнгә ышанмыйлар, ул Коръән хак булса да һәм кулларындагы Тәүратны тәсъдыйклаучы булса да. Әгәр үзегез әйткәнчә, Тәүратка ышанып, аның белән гамәл кылучылардан булсагыз, Мухәммәд г-м килгәнче ни өчен Аллаһуның пәйгамбәрләрен үтердегез? [2.92] Шиксез, Муса сезгә ислам динен өйрәтүче, Аллаһ хөкемнәрен ачык бәян итүче Тәүрат белән килде. Ә сез Муса, Тур тавына киткәч, бозауга гыйбадәт кылдыгыз, шуның өчен сез залимнәрсез. [2.93] Бабаларыгыздан Тәүрат белән гамәл кылырга ґәһед алган вакытыбызны да хәтерләгез! Өстегезгә Тур тавын күтәреп, үзегезгә бирелгән Тәүратны алыгыз һәм аның белән ныклап гамәл кылыгыз, вә Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәрен ишетеп, кабул итегез, дидек. Яһүдләр: "Ишеттек әммә ишеткән белән гамәл кылмыйча Аллаһуга гасый булдык", – диделәр. Янә аларның күңелләренә бозау мәхәббәте сеңеште, көферлекләренә җәза өчен, ягъни Аллаһудан ґәзаб алыр өчен, бозауга табындылар. Әгәр мөэмин булсагыз, нинди яман иманыгыз, бу яман иманыгыз сезне Аллаһуга итәгать итмәскә, вә бозауга табынырга боерадыр. "Әгәр иманыгыз хак булса, бу кабәхәт эшне эшләмәгән булыр идегез", – дип әйт аларга. [2.94] Әйт: "Әгәр җәннәт ялгыз сезгә генә тиешле булса, Аллаһ каршында, Аллаһудан үлем сорагыз! Сүзегез вә эшегез дөрес булса". [2.95] Әлбәттә, алар эшләгән явыз эшләренең газабыннан куркып, Аллаһудан үлемне мәңге сорамаслар. Аллаһ залимнәрнең эшен бик яхшы белә. [2.96] Ий Мухәммәд г-м, дөнья тереклегенә кешеләрнең комсызрагын, әлбәттә, яһүдләрне табарсың, һәм мөшриклектә аларны катырак мөшрик табарсың. Бер яһүд дөньяда мең ел яшәүне телидер. Ләкин ул яһүдиең дөньяда мең ел яшәве Аллаһ газабыннан аны ерак кылучы түгелдер. Аллаһ аларның кылган эшләрен күрүче. [2.97] Ий Мухәммәд г-м әйт: "Кем Җәбраил фәрештәгә дошман булса, ул Аллаһу тәгаләгә дә дошмандыр". Җәбраил Коръәнне Аллаһ әмере белән синең күңелеңә иңдерде. Коръән Тәүрат вә Инҗилнең хаклыгын тәсдыйклаучы һәм туры юлга күндерүче, вә мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручы. (Ґүмәр разыяллаһу ґәнһу, яһүдләрдән: "Ник Мухәммәдкә ышанмыйсыз?" – дип сорады. Алар: "Без Җәбраилгә дошманбыз, Мухәммәдкә вәхийны ул алып килде, шуның өчен Мухәммәдкә ышанмыйбыз", – диделәр. [2.98] Бер кеше Аллаһуга һәм Аның фәрештәләренә, пәйгамбәрләренә, Җәбраилгә һәм Микәилгә дошман булса, ул кеше кәфердер. Аллаһ, әлбәттә, көферләргә дошмандыр. [2.99] Ий Мухәммәт г-м, шиксез, Без сиңа һәр нәрсәне ачык аңлатучы аятьләрне иңдердек. Ул аятьләрне вөҗдансыз фәсыйк кешеләр генә инкяр итәләр. [2.100] Янә яһүдләр Тәүрат белән гамәл кылырга Аллаһуга ґәһед бирсәләр, алардан бер таифә ул гаһедне ташлады. Бәлки яһүдләрнең күберәге иман китермәс булды. [2.101] Һәм алар янына Аллаһудан рәсүл килгәч, үзләрендәге Тәүрат китабын дөресләп, китаб җибәрелгән адәмнәрдән, ягъни яһүдләрдән бер таифә Аллаһ китабы – Тәүрат вә Инҗилне артларына ташладылар, бәлки аларны белмәс булдылар. [2.102] Яһүдләр, Сөләйман пәйгамбәрдән соң шайтаннарның сихыр белемен өйрәтүләренә дә иярделәр. (Шайтаннар сихыр китабын язып, Сөләйман г-м тәхете астына куйдылар. Сөләйман үлгәч, бер шайтан кеше сурәтендә килеп: "Әгәр Сөләйман г-м калдырган мирасын белергә теләсәгез, тәхете астын карагыз", – диде. Чыннан да, тәхет астыннан бер китап табып алдылар, ул китапта сихыр белеме язылган иде. Яһүдләрнең галимнәре: "Аллаһ сакласын, бу китапка иярә күрмәгез, бу китап Сөләйман китабы түгел, ләкин бу шайтан эше", – диделәр. Әмма яһүдләрнең наданнары бу Сөләйман г-мнән калган китап дип, сихырны кабул иттеләр). Сөләйман г-м кәфер булмады, ягъни ул сихыр белән шөгыльләнмәде һәм сихыр китабын язмады, әгәр бу эшләрне эшләгән булса, әлбәттә, кәфер булыр иде. Шайтаннар кәфер булдылар, чөнки сихыр китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәттеләр. Бабил шәһәрендә Һарут вә Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихырны да шайтаннар кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә өйрәтмәделәр сихырны һичкемгә, яки өйрәтсәләр, әйттеләр: "Дөреслектә без сезгә фетнәбез, Аллаһ безне җибәрде сихыр белән сезне сынар өчен, әгәр сихыр белән шөгыльләнсәгез кәфер булырсыз. Сихырны өйрәтеп һәм аның белән эш кылып, кәфер булмагыз" – дип. Фәкать кәфер булудан курыкмаган җеннәр, ир белән хатын арасын боза торган сихырны шул ике фәрештәдән өйрәнделәр. Ул сихырчылар, сихырлары белән һичкемгә зарар итүче түгелләр, мәгәр Аллаһ тәгалә теләге белән генә зарар итәрләр. Яһүдләр дә зарар итә торган, һич файдасыз булган сихырны өйрәнделәр. Шиксез, алар белделәр: Тәүратта укып, сихыр белән шөгыльләнгән кешегә ахирәттә Аллаһудан гәзабтан башка һичнәрсә юклыгын. Ул сихырчыларның үзләрен сихырга сатулары нинди яман сәүдә, ягъни җәннәтне биреп җәһәннәмне алдылар, әгәр белсәләр. [2.103] Әгәр яһүдләр, Коръәнгә ышанып, аның белән гамәл кылсалар һәм сихырны ташласалар, әлбәттә, Аллаһудан биреләчәк нигъмәтләр алар өчен хәерле, әгәр аңласалар. [2.104] Ий мөэминнәр! Мухәммәд г-мгә: "Раґинә", – дип әйтмәгез, бәлки: "Безгә рәхмәт карау илә карагыл", – дип әйтегез һәм аның сүзләренә колак салыгыз! Бит Аллаһуга яки пәйгамбәргә киреләнеп кәфер булган кешеләргәдер каты ґәзаб. (Сахәбәләр, Мухәммәд г-мгә безләрне һидияттә уңышка ирештер дигән мәгънәдә "раґинә" дип әйтә торган булганнар. Ул сүз яһүд телендә "ахмак" мәгънәсендә булып, сахәбәләрдән бу сүзне яһүдләр ишеткәч, Мухәммәдне сүгәргә сәбәп булды дип шатланганнар. Шуннан соң Аллаһ бу сүзне әйтүдән Сахәбәләрне тыйды.), [2.105] Ий мөэминнәр! Раббыгыздан сезгә хәерле аятьләрнең иңевен кәферләр һәм мөшрикләр һич тә яратмыйлар. Аллаһ, үзе теләгән бәндәләренә рәхмәт кылыр, Ул үзенә итагать иткәннәргә олугъ фазыйләт иясе. [2.106] Әгәр кайбер аятьләрнең хөкемнәрен үзгәртсәк яки оныттырсак, ул аятьләргә охшашлы аятьләрне яки яхшыракны бирербез. Әллә белмисеңме Аллаһуның һәр нәрсәгә көче җиткәнен? [2.107] Әллә белмисеңме җир һәм күкләр байлыгы шиксез Аллаһу тәгаләнеке икәнлеген? Бит Аллаһудан башка сезгә кирәк нәрсәләрегезне бирүче вәли һәм ярдәмче юк. [2.108] Ий кешеләр! Аллаһуга иман китермәк өчен безгә Аллаһуны күрсәт дип пәйгамбәрдән сорамакчы буласызмы? Әүвәлдә Муса г-мнән кавеме сораган кебек. Бер кеше иманны көфергә алыштырса, ул кеше, шиксез, туры юлдан адашты. [2.109] Китабий кәферләрнең күберәге сезнең, иман китергәннән соң көферлеккә кайтувыгызны телиләр, сезгә хөседлекләре булганы өчен вә ул көферләргә Тәүратта Мухәммәд г-мнең дине хак икәнлеге ачыкланганнан соң. Гафу итегез һәм яхшылык белән киселегез шул көферләрдән, Аллаһ үзе хөкем иткәнче. [2.110] Ий мөэминнәр, намазларыгызны вакытында үтәгез һәм зәкәт садакаларыгызны бирегез! Ахирәт өчен үз файдагызга кылган изге гамәлләрегезнең әҗерен Аллаһ хозурында табарсыз. Аллаһ сезнең кылган гамәлләрегезне, әлбәттә, күрүче. [2.111] Яһүдләр һәм насаралар әйтәләр: "Җәннәткә һичкем кермәс, мәгәр яһүдләр яки насаралар керер", – дип. Әмма аларның бу сүзләре – алдана торган бушка өметләнүдер. Әгәр җәннәткә без генә керәбез дигән сүзегез дөрес булса, дәлилләрегезне китерегез! Бу сүзләрне Аллаһ әйттеме? [2.112] Бер кеше йөзен Аллаһуга тәслим кылса, ягъни Аллаһуның барча хөкемнәренә риза булып, бөтен вөҗүден Аллаһуга тапшырса, һәм яхшылыкны, изге гамәлләрне кылучы булса, аның әҗере Раббысы хозурында, аларга ахирәттә курку һәм көенү булмас. [2.113] Яһүд әйтте: "Насара хак диндә түгел", – дип. Насара әйтте: "Яһүд хак диндә түгел", – дип. Үзләре Аллаһ китабын укылар, ләкин Аллаһ хөкемнәрен бозып, диннәрен батыл кылдылар. (Коръән белән гамәл кылмаган бидәгатьчеләр дә нәкъ мөшрикләр әйткән сүзне әйтәләр. Ягъни, Коръән дәлилләре белән генә дин тотучы, хак мөэминнәрне яманлыйлар, аларның дине дөрес түгел диләр). Аллаһ аларның хыйлафлык кылган сүзләре вә гамәлләре белән кыямәт көнне араларында хөкем итәр. [2.114] Аллаһ хөкемнәре йөреп торган, Коръәннән вәгазь сөйләнеп Ислам тәрбиясе бирелә торган мәсҗидләрдә Аллаһуга гыйбадәт кылудан, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәрен сөйләүдән хак мөэминнәрне тыйган һәм шундый мәсҗидләрне юк итәргә тырышкан, фәсыйк хәтле залим кеше булырмы? Ул залимнәргә хакыйкый Аллаһ мәсҗидләренә керү насыйп булмады, мәгәр куркучы хәлдә керерләр. Ягъни мөселманнар ирекле һәм көчле булганда, ул залимнәр мөселманнардан куркып, яшеренеп кенә керерләр. Аларга дөньяда ләгънәт, ахирәттә олугь гәзабдыр. (Аллаһ хөкемнәре йөрегән вә Коръән белән гамәл кыла торган мәсҗидләр генә Аллаһ мәсҗидедер. Аллаһу тәгалә мәсҗидләрендә кәфер хөкеме йөрергә тиеш түгел. Мәсҗидтә кем хөкеме йөресә, шул затка сәҗдә кылу буладыр. Димәк, көфер хөкеме йөресә, кәфергә сәҗдә кылу буладыр. Раббым сакла!). [2.115] Кояш чыга торган һәм кояш бата торган тарафта, әлбәттә, Аллаһу тәгаләнекедер. Күңелегез Аллаһуда булса, кайсы якка юнәлсәгез дә, Аллаһ ризасын табарсыз. Бит Аллаһ рәхмәт кылуда киңлек иясе һәм күңелләрне белүче. (Намаздан башка булган зекерләрдә һәм изге эшләрне кылганда, кыйблага юнәлү ләзем түгел. Сәфәрдә булганда томан яки болыт булу сәбәбле кыйбла табылмаса, күңел кайсы якны кыйбла дип тапса, шунда юнәлеп намаз уку лязем буладыр). [2.116] Яһүдләр һәм насаралар әйттеләр: "Аллаһ бала тудырды", – дип. Аллаһ бала тудыру кимчелегеннән пакь, җирдә һәм күкләрдә булган барча мәхлук аныкы. Барчасы да Аллаһуга итагать итәләр һәм Аңа гына гыйбадәт кылалар. (Яһүдләр Гозәерне Аллаһуның угьлы диләр, насаралар Гыйсаны Аллаһуның угьлы диләр, фәрештәләрне Аллаһуның кызлары диләр. Аларның бу сүзләре иң зур ялган сүзләрдер). [2.117] Аллаһу тәгалә үзенең кодрәте белән күкләрне һәм җирне төзүче. Әгәр Аллаһ бернәрсәне төзергә теләсә: "Бар бул", – дип әйтер, шунда ук төзелеп бар булыр. [2.118] Аллаһуны танымаган ахмаклар әйттеләр: Аллаһ безнең белән сөйләшсә иде, яки берәр галәмәт күрсәтсә иде, шуннан соң Аллаһуга иман китерер идек", – дип. Әүвәлге ахмак кавем дә боларның кеби сүз әйтте, ягъни Муса г-мнән безгә Аллаһуны күрсәт, диделәр. Аларның күңелләре бер-берсенекенә охшады. Дөреслектә, Без аятьләребезне ачык бәян кылдык, һәрвакыт хаклыкта булган кавем өчен. [2.119] Шиксез, Без сине хак дин белән җибәрдек. Коръән белән гамәл кылучыларны җәннәт белән шатландыручы һәм аның белән гамәл кылмаучыларны җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы итеп. Син җәһәннәм әһелләре өчен соралмыш булмассың, ягъни алар өчен җавап бирмәссең. [2.120] Яһүдләр һәм насаралар синнән һич риза булмаслар, аларга ияреп, диннәренә кергәнеңә чаклы. Син аларга әйт: "Диндә Аллаһ һидәяте генә һидәятдер". Сиңа барча дәлилләр килгәннән соң мөшрикләрнең һәм бидәгатьчеләрнең нәфесләре теләгән нәрсәләргә иярсәң, газабымнан котылу өчен Аллаһудан башка якын зат һәм ярдәмче тапмассың. [2.121] Без китап биргән кешеләр, Аллаһ китабын хак уку белән укылар, һәр сүзенә ышанып гамәл кылалар, алар хак мөэминнәр. Аллаһ китабына ышанмаучылар һәлак булучылар. [2.122] Ий Ягъкуб балалары! Мин сезгә биргән нигъмәтләремне һәм фазыйләттә сезне бөтен дөнья кешеләреннән артык кылганымны хәтерләгез! [2.123] Куркыгыз кыямәт көненнән! Ул көндә бер кешегә икенче кеше өчен җәза кылынмас, ул көндә ґәзабтан котылу өчен берәр нәрсә бирим дисә кабул ителмәс, ул көндә шәфәгать итәргә теләгән кеше шәфәгать итә алмас, һәм аларга ярдәмче дә булмас. [2.124] Янә Ибраһим пәйгамбәрнең эшләрен хәтерләгез! Раббысы Ибраһимны боерган эшләр белән сынады. Ибраһим г-м йөкләтелгән эшләрне үтәгәч, Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим! Мин сине кешеләргә Имам итеп билгеләдем". Ибраһим г-м әйтте: "Ий Раббым! нәселемне дә Имамнар кыл!" Аллаһ әйтте: "Имам кылыр өчен булган вәгъдәм залимнәргә ирешмәс". Чөнки Ибраһим г-м нәселеннән Имам булырга яраклы изге кешеләрдә булган, һәм яраксыз залимнәре дә булган. (Түбәндәге эшләр Ибраһим г-мнең сөннәт гамәлләредер: Мисвәк кулланмак, госелдә тамакка су алып гаргара кылмак, борын эченә су алмак, мыек кисмәк, сакал тарамак, тырнак кисмәк, гаурәт төкләрен кырмак, ир баланы сөннәтләмәк, истинҗә кылмак, култык төген кырмак. Бу эшләрне һәр мөселман эшләргә бурычлы). [2.125] Янә хәтерләгез! Кәгъбатулланы кешеләргә кайтачак урын итеп кылдык. (Бөтен дөньядан мөселманнар анда барып һәр елны хаҗ гамәлләрен үтиләр.) Шулай үк Кәгъбатулланы кешеләргә имин урын итеп кылдык. Инде Ибраһим г-м аяк баскан урынны намаз укый торган урын итеп алыгыз! Ягъни Кәгьба әйләнәсендә намаз укыгыз. Ибраһим г-м белән Исмәгыйль г-мгә әмер кылдык: "Хаҗ кылучылар, вә Мәккәдә торучылар һәм кәгъба әйләнәсендә намаз укучылар өчен Минем өем-Кәгъбаны сынымнардан, батыл диннән, бидәгать гамәлләрдән һәм нәҗесләрдән пакьлагыз!" – дип. [2.126] Янә хәтерләгез Ибраһим г-мнең әйткәнен: "Ий Раббым, бу Мәккә шәһәрен имин кыл һәм Аллаһуга вә ахирәт көненә ышанучыларны төрле җимешләр белән ризыкландыр". Аллаһ әйтте: "Мәккә кешеләрнең көферләрен дә ризыкландырырмын, ләкин Мин аларны аз гына файдаландырырмын, соңра аларны ахирәттә ут газабына кайтарырмын". Нинди яман кайтарылачак урын! [2.127] Ибраһим илә Исмәгыйль Кәгъбатулланың нигезен күтәргәч: "Ий Раббыбыз! Эшебезне кабул ит! Син ишетүче һәм күңелләрне белүчесең", – дип дога кылдылар. [2.128] Ий Раббыбыз! Икебезне дә үзеңә итагать итүче мөселманнардан кыл һәм нәселебездән дә мөселман булган җәмәгатьне насыйп ит һәм безгә хаҗ гамәлләрен өйрәт вә тәүбәләребезне кабул итеп гөнаһларыбызны гафу ит! Син, әлбәттә, тәүбәләрне кабул итүче, рәхимлесең. [2.129] Ий Раббыбыз! Бездән соң нәселебезгә үзләре арасыннан пәйгамбәр күндер! Ул пәйгамбәр өйрәтер аларга Синең китабыңны һәм ислам диненең бөтен хөкемнәрен һәм пакьләр аларны мөшриклектән, бидәгать гамәлләрдән һәм хәрам нәҗесләрдән. Ий Раббыбыз! Шиксез Сиңа тиңдәш юк, көч-кодрәт иясесең һәм һәр эшне мәслихәтче кылучысың. [2.130] Ибраһим г-м тоткан ислам диненнән һичкем баш тартмас, мәгәр үз-үзенә ахмаклык кылган җәһил кеше генә баш тартыр. Шиксез, Ибраһим г-мне Үзебез дөньяда Имамга һәм пәйгамбәрлеккә сайладык, һәм ул ахирәттә изгеләр белән җәннәттә булыр. [2.131] Ибраһим г-мгә Раббысы әйтте: "Аллаһуга итагать итеп чын мөселман бул!" Ибраһим г-м әйтте: "Бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга итагать итеп чын мөселман булдым", – дип. [2.132] Ибраһим г-м угылларына васыять әйтте һәм әмер бирде: "Ий угылларым, шиксез, Аллаһ сезгә ислам динен ирекле итте. Дөрес һәм ныклап Аллаһ динен тотыгыз! Динегез була торып, кәфер булмагыз, мөселман булып яшәп, мөселман булып үлегез!" Ягькуб г-мдә угылларына шул ук сүзләрне әйтте. Яһүдләр исә Ягъкуб безгә: "Яһүдлекне ташламагыз, дип әйтте", – диделәр. (Түбәндәге аять шул хакта инде). [2.133] Ий яһүдләр! Ягькуб пәйгамбәр үлер алдында сез аның янында идегезме? Ул сезгә сез әйткән сүзләрне әйттеме? Юк, әйтмәде. Менә ул угылларын җыеп әйтте: "Мин үлгәннән соң нәрсәгә гыйбәдәт кылырсыз?" Угыллары әйтте: "Син үлгәч синең Иләһәңә, вә аталарың – Ибраһим, Исмагыйл, Исхакларның Иләһәсенә гыйбәдәт кылырбыз, Ул Аллаһ – тиңдәше юк, бер генә Иләһедер. Без Аңа буйсынучы мөселманнарбыз". [2.134] Зекер ителгән пәйгамбәрләр һәм аларның өммәтләре дөньядан үтеп киттеләр, кәсеп иткән сәваблары һәм гөнаһлары үзләренә. Сезнең дә кәсеп иткән сәвабларыгыз һәм гөнаһларыгыз үзегезгәдер. Аларның эшләгән эшләреннән соралмассыз. [2.135] Яһүдләр әйтте: "Яһүд булыгыз, туры юлга күнәрсез", – дип. Насаралар әйттеләр: "Насара булыгыз, туры юлга күнәрсез" – дип. Син аларга әйт: "Туры юл яһүд динендә дә түгел, насара динендә дә түгел. Шиксез, туры юл – Ибраһим г-м тоткан дин, ул батылдан хакка авышты һәм ул мөшрикләрдән дә булмады. Әлбәттә аның дине хак, аның диненә иярегез!" [2.136] Ий мөэминнәр әйтегез: "Аллаһуга һәм үзебезгә иңдерелгән Коръәнгә һәм Ибраһим, Исмагыйл, Исхак, Ягькуб пәйгамбәрләргә иңдерелгән вәхийгә, аларның балаларына иңдерелгән вәхийгә, Мусага иңдерелгән Тәүратка һәм дә барча пәйгамбәрләргә иңдерелгән вәхийләргә ышандык, пәйгамбәрләрне берсен икенчесеннән аермыйбыз, барчасына бертигез ышанабыз, һәм Аллаһуга итагать итеп, мөселман булабыз", – дип. [2.137] Әгәр яһүд һәм насара, сезнең кебек пәйгамбәрләргә дә, китапларга да, барчасына ышанып, Коръән белән гамәл кылсалар иде, әлбәттә, туры юлга күнелер иделәр. Әгәр бу эшләрдән баш тартсалар, ул вакытта алар, әлбәттә, адашмакталар. Коръән белән гамәл кылучы кешеләрнең һидияттә икәнлекләрен һәм Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләрнең адашканлыкларын ачыклау, сиңа ярдәм бирергә Аллаһ үзе җитәдер. Ул ишетүче һәм белүче. [2.138] Коръән хөкемнәре Аллаһ динедер, шул дингә керегез! Аллаһ диненнән күркәмрәк дин булырмы? Шулай булгач, Аллаһ динен кабул итегез, һәм Аллаһуга гына гыйбадәт кылабыз һәм Аңа гына итагать итәбез, диегез! [2.139] Янә, ий сез яһүдләр вә насаралар һәм бидәгәтче мөселманнар! Аллаһ хөкемнәре хакында безнең белән тартышасызмы? Батыл гамәлләрегезне, ялган дәлилләрегезне дөрес димәкче буласызмы? Бит Аллаһ сезнең да, безнең дә Раббыбыз. Без Коръән белән гамәл кылсак, файдасы үзебезгә булыр. Сез Коръән белән гамәл кылмасагыз, зарары үзегезгә булыр. Без Аллаһуга гыйбәдәт кылуда һәм Коръән белән гамәл кылуда ихласбыз. [2.140] Әйә, сез әйтәсезме: "Ибраһим, Исмагыйл, Исхак, Ягькуб һәм башка пәйгамбәрләр яһүд динендә яки насара динендә иделәр", – дип? Син аларга әйт: "Пәйгамбәрләрнең кайсы диндә булганлыкларын сезме белүчерәк, яки Аллаһ белүчерәкме? Пәйгамбәрләр хакында белгән нәрсәсен Аллаһудан яшереп маташкан кеше хәтле залим кеше булырмы? Бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән һич гафил түгел". [2.141] Зекер ителгән пәйгамбәрләр һәм аларның өммәтләре дөньядан үтеп киттеләр. Кәсеп иткән сәваблары һәм гөнаһлары үзләренәдер. Сезнең дә кәсеп иткән сәвабларыгыз һәм гөнаһларыгыз үзегезгәдер. Аларның кылган эшләреннән ахирәттә сез соралмассыз. [2.142] Кешеләрнең надан ахмаклары әйтерләр: "Мөселманнарны нәрсә мәҗбүр итте кыйблаларын ташлап башка тарафка юнәлергә?" Чөнки Мухәммәд г-м Мәдинәгә күчкәч, сигез ай мәсҗид Әкъсага юнәлеп намаз укыдылар. Соңыннан Аллаһудан әмер булды, мәсҗид Хәрамга юнәлеп укырга. Бу хәлне мөшрикләр белгәч: "Мухәммәд кыйбласын ташлады, диненнән чыкты", – диделәр. Кояш чыгыш тарафы да, кояш батыш тарафы да Аллаһу тәгаләнекедер. Аллаһ, үзе теләгән бәндәсен туры юлга күндерер. [2.143] Ий Мухәммәд өммәте сезне хак кыйблага күндергәнебез кебек, сезне гадел, туры җәмәгать кылдык, бу эшегез белән бөтен дөнья кешеләренә шаһид булуыгыз өчен, һәм Мухәммәд г-мдә сезнең хаклыкта булуыгызга шаһит булсын өчен. Ий Мухәммәд г-м, авыштырмадык сине әүвәлге кыйблаң мәсҗид Әкъсадан мәсҗид Хәрамга, мәгәр авыштырдык белмәк өчен, шул вакытта кем пәйгамбәргә риза булып иярер, кем риза булмыйча диненнән чыгар. Шиксез, кыйбланы алыштыру авыр булды иманы загыйф кешеләргә, хәттә кайберләре диннән чыгып, кәфер булдылар. Кыйбла алышынгач, яһүдләр әйттеләр: "Мәсҗид Әкъсага юнәлеп укыган намазларыгыз юкка чыкты", – дип. Аллаһ әйтте: "Аллаһ сезнең иманыгызны һәм савабыгызны югалтыр булмады". Дөреслектә, Аллаһ кешеләргә рәхмәт кылучы, аларны кызганучы. [2.144] Әлбәттә, күрәбез, ий Мухәммәд г-м, йөзеңне күккә күтәреп торуыңны. (Мухәммәд г-м кыйбла үзгәрмәс борын ук, Ибраһим г-м төзегән кәгьбаттулланы кыйбла булуын тели иде. Шул хакта Җәбраилгә Аллаһ белән сөйләш дигән иде, Җәбраил сөйләшергә вәгъдә биреп китте. Шуннан соң күккә карап Җәбраилне көтәр булды). Әлбәттә, сине үзең теләгән кәгъбаттуллага юнәлдерербез. Менә хәзер йөзеңне юнәлдер мәсҗид Хәрам эчендәге Кәгъбаттуллага! Кайда гына булсагыз да йөзләрегезне Кәгъбаттуллага юнәлдерегез! Китап әһелләре яһүд һәм насара, әлбәттә, беләләр Кәгьбаттулланың Аллаһ тарафыннан кыйбла ителгәнлеген. Аллаһ аларның эшләгән эшләреннән гафил түгел. [2.145] Ий Мухәммәд г-м, китаби көферләргә кыйбла хакында Коръәннән бөтен дәлилләрне китерсәң дә, алар һаман да синең кыйблаңа иярмәсләр, син да аларның кыйбласына иярүче түгелсең. Һәм алар да бер-берсенең кыйблаларына иярүче түгелләр. Ий Мухәммәд г-м, сиңа һәрнәрсә турында ачык дәлилләр килгәннән соң көферләрнең, бидәгатьче мөшрикләрнең теләкләренә иярсәң, алар әйткәнчә эш кылсаң, яки аларның батыл гамәлләрен ислам диненә кертсәң, ул вакытта син залимнәрдән булырсың. [2.146] Без китап биргән – яһүд һәм насара Мухәммәд г-мне үз балаларын таныган кебек таныйлар. Алардан бер фирка беләләр аның пәйгамбәр икәнлеген, ләкин хакны яшерәләр, Коръәнгә һәм пәйгамбәргә ышанмыйлар. [2.147] Хаклык Раббыңнан, ягъни Аллаһудан килгән вәхий һәммәсе хак, вәхийгә шикләнүчеләрдән булма! [2.148] Һәр милләтнең үз кыйбласы бар, һәрберсе үз кыйбласына юнәлер. Ләкин мөшрикләрнең кыйблалары батыл. Әммә мөселманнарның кыйбласы хак кыйбладыр. Сез мөселманнар яхшы эштә ярышыгыз һәм алга чыгыгыз! Кайда гына булсагыз да, Аллаһ барыгызны да хөкем итәр өчен бер урынга җыяр, әлбәттә, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитәдер. [2.149] Сәфәргә кайсы урыннан чыксаң да, намаз укыганда йөзеңне кәгъбаттуллага юнәлдер! Бу эш Раббыңнан хак булган әмердер, Аллаһ сезнең эшләгән эшләрегездән гафил түгел. [2.150] Сәфәргә кайсы урыннан чыксаң да, намаз укыганда йөзеңне кәгъбаттуллага юнәлдер. Кайсы урыңда булсагыз да, йөзләрегезне Аллаһ йорты тарафына юнәлдерегез! Сезне шелтә кылырга яһүд вә насарага урын калмасын өчен. Мөселманнар мәсҗид Әкъсага юнәлгәндә яһүдләр әйттеләр: "Динебезне кабул итмәделәр, кыйблабызны кабул иттеләр", – дип. Насаралар әйтте: "Мөселманнар барча пәйгамбәрнең кыйбласы кәгьбаттулланы ташладылар", – дип. Кешеләрнең залимнәре кәгьбаттуллага юнәлмәсләр һәм сезнең белән тартышырлар, сезне төрлечә шелтә кылырлар. Алардан курыкмагыз, Миннән генә куркыгыз! кәгъбаттуллага юнәлергә сезгә әмер бирдем ниґмәтләремне сезгә тәмам итеп бирмәк өчен. Бәлки шөкер итеп, туры юлга күнелерсез! [2.151] Без сезнең арагызга үзегез кеби бер кешене расүл итеп җибәрдек. Ул расүл сезгә Безнең аятьләребезне укый, сезне мөшриклек нәҗесеннән пакьлый, Аллаһ китабын һәм хөкемнәрен өйрәтә һәм белмәгәнегезне сезгә белдерә. (Ий мөэминнәр! Бөтен дөнья кешеләрен адаштырган, аздырган талаштырган, сугыштырып, яшь, кан түктергән һәм хак динне бозып, нурын сүндергән кабахәт нәрсәне белү һәрбер гакыллы һәм иманлы кешегә фарыздыр. Бу кабахәт нәрсә – дөньяның гомере буена буыннан-буынга күчеп килгән бидәґәт гамәлләр. Шул бидәґәт гамәлләр тәэсире белән юк-бар нәрсәләргә табыну, мәҗүсилек килеп чыккан, һәм ислам динен бозып, яһүди һәм насара диннәре килеп чыккан. Ислам динендә булган кешеләр дә, төрле мәзһәбләргә, төрле фиркаләргә бүленгәннәр, шулай ук ишанмөридлек вә каберләргә сәҗдә эшләре, һәм багучылык, төрле хорафәт, ырым зәхмәтләре бөтен дөньяга җәелгән. Төрле усал кешеләр, дөнья дәрәҗәсенә ирешмәк вә дөнья малын ауламак өчен бидәґәт гамәлләрне кармак вә капкан итеп кулланмакталар. Ачык авыз гафилләр исә, шул усалларга малларын да, иманнарын да биреп, буш калалар. Бу һәлакәтлектән котылырга юл фәкать бер генә. Ул – Коръән юлыдыр. Коръән белән тәрбияләнмичә, аның хөкемнәрен үтәмичә һәм Коръән күрсәткән юлдан гына бармыйча, һичкем һәлакәтлектән котыла алмас!) [2.152] Ислам дине сезгә биргән нигъмәтләремнең иң зурысы, шөкер йөзеннән Мине зекер итегез! Коръән белән вәгазьләнегез, әмерләрен үтәгез, тыйганнарыннан тыелыгыз, шуны башкаларга да ирештерегез! Мине зекердән куймагыз, нигъмәтләремне онытмагыз, шулай булсагыз, Мин дә сезне дөнья һәм ахирәт рәхмәтемә алырмын. Нигъмәтләремә шөкер итүдән баш тартып, көферлек кылмагыз! [2.153] Ий мөэминнәр! Дөньяда һидәятле, ахирәттә җәннәтле булу өчен көрәшүегездә Аллаһудан ярдәм сорагыз – тормыш вә дин юлындагы төрле авырлыкларга сабыр итеп, чыдамлы булу белән һәм намазларыгызны вакытында үтәү белән. Шиксез, Аллаһ чыдамлы мөэминнәр белән бергә. [2.154] Сез Аллаһ юлында сугышып шәһид булган мөэминнәрне: "Үлекләр", – дип әйтмәгез! Бәлки алар Аллаһ хозурында терекләрдер, ләкин сез сизмисез. [2.155] Ий мөэминнәр! Без сезне, әлбәттә, сыныйбыз куркынычлардан бер куркыныч биреп, ачлык биреп, малларыгызны киметеп, сәләмәтлекләрегезне киметеп, кетмәгәндә якыннарыгызны үтереп, игеннәрегезне һәм бакча җимешләрегезне киметеп. Аллаһудан сынар өчен бирелгән төрле авырлыкларга риза булып һаман Аллаһ юлыннан баручы чыдамлы мөэминнәрне Аллаһуның рәхмәте вә җәннәте белән шатландыр! [2.156] Ул чыдамлы мөэминнәргә бер кайгы килсә: "Без, әлбәттә, Аллаһ бәндәләре һәм хөкемгә Аллаһуга кайтучыларбыз, шуның өчен Аллаһ биргән казаларга сабыр итебез", – диләр. [2.157] Бәлә-казаларга риза булып, сабыр итүче мөэминнәргә Раббыларыннан гафу итмәк һәм рәхмәт кылмактыр. Шуның белән бергә алар туры юлга күнүчеләр. [2.158] Сафа һәм Мәрвә таулары, әлбәттә, Аллаһуга гыйбадәт кыла торган урыннарның билгеләредер. Берәү, Кәгьбаттулланы таваф кылып, хаҗ гамәлләрен үтәсә, яки нәфел-хаҗ кылса, ул кешегә гөнаһ юктыр Сафа һәм Мәрвә тауларын таваф кылуда. Ягъни, фарыз хаҗга хәтле яки хаҗдән соң шул тауларны таваф кылучыга гөнаһ юк, әлбәттә, сәваб бар. Берәү фарыз хаҗда бу тауларны таваф кылганнан соң янә нәфел тавафны кылса, шиксез, Аллаһ әҗерен бирүче һәм белүчедер. [2.159] Шиксез, явыз галимнәр Без иңдергән ачык аңлатмаларны һәм туры юлны кешеләрдән яшерәләр, Коръәндә кешеләр өчен һәр нәрсәне ачык бәян кылганыбыздан соң. Аларны Аллаһ ләгънәт кыла һәм барча ләгънәт кылучылар ләгънәт кылалар. [2.160] Әгәр тәүбә итсәләр, Коръән белән гамәл кылып төзәлсәләр, һәр яшергән яки үзгәрткән аятьләрне дөресләп кешеләргә ирештерсәләр, шул вакытта тәүбәләрен кабул итеп, гөнаһларын гафу итәрмен. Әлбәттә, Мин тәүбәне кабул итүче, рәхимле. [2.161] Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләр – тәүбә итмичә, Коръәнгә кайтмыйча, кәфер хәлләрендә үлделәр. Аларгадыр Аллаһуның ләгнәте һәм фәрештәләрнең һәм барча кешеләрнең ләгънәте! [2.162] Алар – ґәзабта, ләгънәт астында мәңге калырлар, алардан ґәзаб җиңеләйтелмәс һәм аларга рәхмәт карау белән карау да булмас. [2.163] Ий кешеләр! Сезнең Иләһегезнең тиңдәше юк – бер генә Иләһедер. Ул – Аллаһ барча барлыкка рәхимле. [2.164] Җир һәм күкләрнең төзелешендә, төн белән көннең бер-берсенә каршы булуларында, кешеләргә кирәк нәрсәләрне күтәреп диңгезләрдә корабларның йөрүендә, күктән яңгыр яудырып, Аллаһу тәгаләнең үлгән җирне тергезүендә, җир өстендә һәртөрле хайваннарны халык кылуында, җилне һәм җир белән күк арасында болытны йөртүендә, әлбәттә, Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә иман китерү өчен шиксез ачык дәлилләр бар. [2.165] Аллаһудан башканы Аллаһ тотучы мөшрикләр сынымларын Аллаһуны сөйгән кеби сөяләр. Әммә Аллаһуга нык ышанган чын мөэминнәр Аллаһуны каты сөю белән сөяләр. Коръән белән гамәл кылмыйча, үзләренә золым кылган кешеләр белсәләр иде ахирәттә җәһәннәм ґәзабын күргәндә, барча куәт Аллаһуныкы икәнлеген, һәм Аллаһ каты ґәзаб кыйлучы икәнлеген, дөньяда вакытта белсәләр иде! Әлбәттә, Коръән белән гамәл кылып, Аллаһуга гына гыйбәдәт кылыр иделәр. [2.166] Ул залимнәрнең ияртүчеләре җәһәннәм газабын күргәндә үзләренә иярүчеләрдән бизәчәкләрен һәм араларында дуслык киселәчәген дөньяда вакытта белсәләр иде! Әлбәттә, ул адашкан галимнәр кешеләрне адашу юлына чакырмаслар иде, бәлки Коръән белән гамәл кылырга чакырыр иделәр. [2.167] Ияртүче залимнәргә иярүчеләр җәһәннәм ґәзабын күргәндә: "Әгәр без дөньяга кире кайтарылсак, әлбәттә, алардан бизәр идек, алар бездән бизгән кебек", – диәчәкләрен дөньяда вакытта белсәләр иде! Әлбәттә, ул залимнәргә иярмичә, Коръән белән гамәл кылырга өйрәтүчеләргә иярер иделәр. Ул ияртүче һәм иярүче залимнәргә җәһәннәм газабын күрсәткәнебез кеби, аларның гөнаһлы эшләрен үзләренә күрсәтербез, ґәзаб өстенә хәсрәт булсын өчен, алар җәһәннәм газабыннан чыкмаслар. (Бу җәзалар Коръән ингәнче Тәүрат, Инҗил белән гамәл кыйлмаучыларга булса, Коръән иңгәннән соң Коръән белән гамәл кылмаучы бөтен дөнья кешеләренәдер. Бидеґәт гамәлләрне үтәргә чакыручылар һәм аларга ияреп, бидеґәт гамәлләрне кылучылар, шиксез, җәһәннәмгә юнәлделәр, баргач күрерләр). [2.168] Ий кешеләр! Җирдә булган пакь, хәләл ризыкларны гына ашагыз! Вә шайтан эзенә кермәгез, ул сезгә ачык дошман! [2.169] Шайтан сезне фәкать төрле яман эшләргә: зина кылу, хәмер эчү һәм хатыннарның ґәүрәт әгъзаларын күрсәтеп йөрүләре кеби фәхеш эшләргә өнди, һәм Аллаһ хакында дәлилсез ялган сөйләргә котыртадыр. Аллаһудан куркыгыз, шайтанга һич иярмәгез! [2.170] Мөшрикләргә һәм бидеґәтче мөселманнарга һичкемгә, һичнәрсәгә иярмәгез, фәкать Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәренә иярегез, дип әйтелсә, алар әйтәләр: "Ата-бабаларыбызны нинди юлда тапсак, шул юлга иярәбез, алар кылган гамәлләрне кылабыз, алар юлыннан чыкмыйбыз", – диләр. Әйә, аларның ата-бабалары ислам диненең хаклыгыннан һич нәрсә белмәүче һәм туры юлны тапмаучы иделәр түгелме? "Әүвәлгеләр белмәгәнме әллә", – дип сукыр хәлендә сукырларга ияргән кеше, туры юлны һич тә тапмас! [2.171] Коръәнгә ышанмаучы яки аның хөкемнәрен тотмаучы кяферләрнең мисалы: бер кеше тарафыннан кычкырып чакырылган хайван кебиләр. Ул хайван тавышны ишетеп, чакыруны белсә дә, башка сүзнең мәгънәсен белми. Шул хайван кеби, кешеләр хак сүзне ишетүдән саңгыраулар, хак сүзне сөйләүдән телсезләр һәм гыйбрәтләрне күрүдән сукырлар, шуның өчен Коръәнне һич аңламаслар. [2.172] Ий мөэминнәр! Без сезгә биргән пакь, хәләл ризыклардан гына ашагыз һәм Аллаһуга шөкер итегез, әгәр Аңа гына гыйбадәт кылучы булсагыз! [2.173] Әлбәттә, Аллаһ сезгә үлгән хайван итен, бугаз канын, дуңгыз итен һәм Аллаһудан башка затның исеме белән бугазланган хайван итен хәрам кылды. (Мәсәлән: бер кабер иясенә атап бугазланган хайван ите хәрамдыр). Берегез һич ашарга тапмаса, ачка үлү ихтималы булганда, җан саклау өчен золым итүдән башка һәм җан саклаудан артыгын ашап, чиктән үтеп китүдән башка ашаса, гөнаһ юктыр. Мондый хәлләрдә Мин ярлыкаучымын, рәхимлемен. [2.174] Шиксез, залим галимнәр Аллаһу иңдергән Коръән хөкемнәрен надан мөселманнардан яшерәләр һәм Аллаһ хөкемнәрен бетәчәк дөньяның аз малына саталар. Ягъни, бидеґәт гамәлләр белән мөселманнарны алдыйлар һәм ашларын ашап, акчаларын алалар. Әнә шул аш ашар, акча алыр өчен Коръән хөкемнәрен яшерүче, үзгәртүче залимнәр ахирәттә һич файдалы ризык ашамаслар, мәгәр карыннарына ут ашарлар, ул көндә Аллаһ алар белән сөйләшмәс һәм аларны гөнаһларыннан пакьламас һәм аларга рәнҗешүче каты ґәзаб булыр. [2.175] Алар мөселман булып Аллаһ хөкемнәрен белгәннән соң, үзләре дә гамәл кылмыйча, башкаларга да ирек бирмичә, һидәятне биреп, адашуны, Аллаһуның ярлыкавын биреп, газабын алдылар. Аларны нәрсә мәҗбүр итте ут газабына чыдарга? Ягъни, дөньяда вакытта Коръән белән гамәл кылырга чыдамыйлар, ахирәттә ут ґәзабына ничек чыдарлар? [2.176] Бу кешеләргә ут ґәзабы тиешле булды, Аллаһу тәгалә җәһәннәм газабыннан котылырга һәм җәннәткә керергә юл күрсәтеп, хаклык белән Коръән иңдергәннән соң Коръән белән гамәл кыйлмаганнары һәм Коръән күрсәткән юлдан бармаганнары өчендер. Коръән хөкемнәренә хыйлафлык кыйлучылар шиксез һидәяттән мәхрүм булып, туры юлдан бик ерак, бик тирән адашмактадыр. [2.177] Ий мөшрикләр, кояш чыга торган якка һәм кояш бата торган якка юнәлеп табынуларыгыз Аллаһу хозурында изгелек түгел. Ләкин берәү Аллаһуга, ахирәт көненә, фәрештәләргә, китапларга һәм пәйгамбәрләргә иман китереп үзенә кадерле малыннан мөхтәҗ булган якын кардәшләренә, ятимнәргә, мескеннәргә, мөсафирләргә, мөхтәҗлектән ярдәм сораучыларга һәм колларны азат итү юлына садакалар бирсә шулай ук зәкәт, гошер садакаларын бирсә, намазларын вакытында үтәсә, янә Аллаһуга биргән ґәһден, кешеләргә биргән вәгъдәсен үтәсә, янә ярлы вакытта нинди булса да бәлә-каза ирешкәндә, ачлык яки сугыш килгәндә сабыр итсә Аллаһуга чыдамлылык күрсәтсә, әнә шул эшләр изгелекләр. Шул эшләрне эшләүче мөэминнәр иманда һәм диндә дөрес эш кыйлучылар һәм алар Аллаһудан куркучы тәкъва кешеләрдер. [2.178] Ий мөэминнәр үтерелмеш кеше хакына сезгә касас фарыз ителде: азат кеше үтерелсә аның урынына үтерүчеләр ягыннан бер азат кеше үтерелер, кол үтерелсә урынына кол үтерелер, хатын үтерелсә урынына хатын үтерелер. Әгәр үтерүче кеше, үтерелгән кешенең якыннары тарафыннан ихтыяры гафу ителеп үлем җәзасыннан коткарылса, үтерүче кешедә изгелеккә каршы изгелек итсен! Ягъни үзе үтергән кешенең якыннарына үз ихтыяры белән кан хакын түләсен. Кан хакын түләү бәрабәренә гафу ителү хөкеме Раббыгыздан сезгә җиңеллек һәм рәхмәтдер. Әгәр берәү бу гадел хөкемнән соң чиктән үтеп золым кыйлса ягъни үтерүчене гафу итеп кан хакын түләткәннән соң үтерсә, яки үтерүче кеше гафу ителгәннән соң кан хакын түләмәсә, ул кешегә ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булыр. [2.179] Үтерүчене үзен үтерүдә – яшәү бар, ий гакыл ияләре! – бәлки касас белән үтерелүдән котылу өчен кеше үтерүдән сакланырсыз! Чөнки касас булганда кеше үтерү әзәядер. [2.180] Сезләрдән берегезгә үлем хазыйр булганда калачак малы турында ата-анасы һәм якын кардәшләре өчен гаделлек һәм тигезлек белән васыять әйтү фарыз булды. [2.181] Берәү ишеткәннән соң васыятьне үзгәртсә, гөнаһы үзгәртүчегә булыр. Бит Аллаһ ишетүче һәм белүче. [2.182] Варисләрдән берсе яки васыятьне кабул итүче, васыятьнең хаталык белән яки золымлык белән шәригатькә хыйлаф әйтелгәнен белеп, ул васыятьне үзгәртеп, гаделлек белән араларын төзәтсә, хата булган васыятьне дөресләү өчен үзгәртсә, гөнаһ юктыр. Әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле. [2.183] Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кеби сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки рузәга кимчелек китерүдән сакланырсыз! [2.184] Рузә саналмыш көннәр, ягъни рузә ае 29 көннән һәм 30 көннән киләдер. Сезләрдән берәрегез чирләсә, яки сәфәрдә булса рузәне тотмасын. Чирле кеше сәламәтләнгәч, сәфәрдәге кеше өенә кайткач, калган көннәрен бер көн өчен бер көн тотып тәмам итәр. Авырлык белән тотучыларга фидия лязем, бер көн өчен бер мескенне бер көн ашатмак. Берәү бер мөскен урынына күбрәк мескенне ашатса, артыгы үзенә хәерле. Әммә мескеннәрне ашатып өстегездән төшерүгә караганда рузә тотуыгыз сезнең өчен хәерле, әгәр белсәгез. [2.185] Рамазан ае бик шәриф ай, ул айда Аллаһудан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидиятне ачык бәян кыйлучы Коръән иңдерелде. Сезләрдән рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, рузә тотсын! (Аллаһуның рузә тотарга биргән әмере: ирләргә, хатыннарга, яшьләргә, картларга, байларга, ярлыларга, патшаларга, гадиләргә, эшчеләргә, укучыларга һәм хәрбиләргә. Эшнең авырлыгы, тормышның мәшәкатьле булуы, балаларның күплеге, яшьләрнең мәктәптә яки югары уку йортларында укулары һәм бәлә-каза килүләр, рузә тотмаска гозер була алмыйлар. Фәкать ятып чирләгән, мөшәкатьле озын сәфәрдә булган, картлык загыйфлегенә ирешкән, тоткында булган һәм йөкле, хаезъле хатыннар – болар гозерле булалар. Картлык зәгыйфлегенә ирешкән кеше һәм сәламәтләнми торган чирле кеше, булар көчләре җитмәү сәбәпле рузә тотмыйлар һәм каза да кылмыйлар. Маллары булса, фидия бирәләр.) Рамазан аенда берәү чирле булса яки мәшәкатьле озын сәфәрдә булса рузә тотмасын, чирле кеше сәламәтләнсә, мөсафир өенә кайткач, башка вакытта каза кылырлар. Аллаһ сезгә җиңеллекне тели, авырлыкны теләми һәм рамазан рузәсен тутырып тотуыгызны һәм Аллаһ сезне туры юлга күндергәне өчен Аны зурлавыгызны тели, шаять Аллаһуга шөкер итәрсез! [2.186] Әгәр бер бәндәм Миннән сорар булса, Мин әлбәттә, аңа һәрвакыт якынмын, Миннән сораса, сораганын бирермен. Әммә сораучылар үземә һәм сүземә ныклап ышансыннар һәм Миңа буйсынып, Коръән белән гамәл кылсыннар! Әгәр Мин әйткәнчә эш кылсалар, шаять, туры юлны табарлар. [2.187] Рамазан аенда авыз ачканнан соң таңга хәтле хатыннарыгызга якынлык кылу хәләл ителде. Хатыннарыгыз сезгә, сез аларга киемсез, ягъни хатыннарыгыздан файдаланыгыз да башкаларга күңел төшермәгез. Аллаһ белде сезнең үз-үзегезгә хыянәт иткәнегезне, тәүбәләрне кабул итеп, гөнаһларыгызны гафу итте. Хәзер инде рамазан кичәләрендә хатыннарыгызга якынлык кылыгыз, һәм Аллаһ тәкъдир иткән баланы өстәгез, балагызның һидәятле булуын Аллаһудан сорагыз һәм сәхәр дә ашагыз, эчегез хәтта таң яктылыгы беленгәнче, аннары рузәне тотып, тәмам итегез кояш баеганчы! Мәсҗидләрдә игътикәфтә булган көннәрегездә хатыннарыгызга якынлык кылмагыз. Югарыда әйтелгән хөкемнәр Аллаһуның чикләгән чиге, Аллаһ чигенә якын бармагыз! Әнә шулай Аллаһ аятьләрен кешеләргә ачык бәян итә, шаять, Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланырлар дип. [2.188] Малларыгызны үз арагызда хыянәт юлы белән ашамагыз, һәм кешеләрнең малларын хөкем аркылы золымлык белән алыр өчен казыйлар, хөкемдарлар алдына малыгызны салмагыз – ришвәт бирмәгез! Үзегез беләсез бу эшнең золым икәнен. [2.189] Ий Мухәммәд г-м! Синнән ай хәлен сорашалар. Ул ай – кешеләр өчен вакытларны күрсәтә торган һәм хаҗ аен, хаҗ көннәрен белдерә торган әсбаб, диген. (Мөшрикләр хаҗ көннәрендә башны кояштан яшерергә ярамый дип, өйләренең кыегын һәм түшәмен алып, өйләренә өстән төшеп йөргәннәр. Мөселманнарда бу эшне эшләмәсеннәр өчен Аллаһ түбәндәге аятьне иңдерде). Өйләрегезгә түшәмнәрен алып керүегез изгелек түгел, ләкин изгелек, Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланудыр. Шулай булгач, өйләрегезгә ишекләреннән керегез! Шаять, өстенлек табарсыз. [2.190] Аллаһ юлында сугышыгыз, сезгә каршы сугыш башлаган кәферләр белән! Ләкин чиктән үтмәгез, ягъни үзегез сугыш башламагыз, сугыш башламау килешүен бозмагыз, сугышка катнашмаган кешене үтермәгез һәм әсирләрне җәберләмәгез! Аллаһ, әлбәттә, чиктән үтүчеләрне сөйми. [2.191] Көферләр сезгә каршы сугыш башласалар кайда очыратсагыз шунда үтерегез аларны һәм аларны өйләреннән чыгарыгыз, алар сезне чыгарган кеби, ягъни алар сезгә нинди золым кылсалар, сез дә аларга шулай җавап бирегез. Кәферләр мәсҗид Хәрам янында сезгә каршы сугыш башламасалар һәм сезне үтермәсәләр аларны аңда үтермәгез. Әгәр үзләре мәсҗид Хәрам тирәсендә сезгә каршы сугыш башласалар, ул вакытта аларны үтерегез! Көферләрнең һәм мөшрикләрнең җәзасы шулдыр. [2.192] Әгәр ул мөшрикләр, сугыштан туктап, ислам динен кабул итсәләр, Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле. [2.193] Көферләрне һәм мөшрикләрне үтерегез җир өстендә фетнә беткәнгә чаклы һәм җир өстендә Аллаһ дине – ислам гына калганга чаклы. Әгәр көферлекне ташлап, исламга керсәләр, аларга дошманлык күрсәтү юк, мәгәр Коръән юлына кермәгән залимнәргә дошман булу һәм аларны үтерү дөрес. [2.194] Хәрам булган ай – хәрам булган ай бәрабәренәдер. Ягъни Мәккә мөшрикләре үткән елда хәрам булган Зүлкагьдә аенда һөҗум ясап, сезне Мәккә шәһәренә мәсҗид Хәрамга кертмәделәр, шуңа җавап итеп, сез бу елда Мәккә шәһәренә басып кердегез. Сугышырга хәрам булган айлар, икенче хәрам булган айларга алмаш буладыр. Берәр залим золым итеп сугыш башласа, яки сезне үтерсә, йә йортыгыздан чыгарса, алардан үч алыгыз алар сезгә золым иткән хәтле золым итү белән! Ий мөэминнәр! Аллаһудан куркыгыз, Аның, хөкемнәренә хыйлаф эш кылудан сакланыгыз! Яхшы белегез, дөреслектә, Аллаһ гөнаһтан сакланучылар белән бергәдер. [2.195] Аллаһ ризалыгы өчен Ул күрсәткән урыннарга малларыгыздан садака бирегез! Дәхи изгелек итегез, Аллаһ изгеләрне сөя. [2.196] Фарыз һәм нәфел хаҗны үтәргә ниятләсәгез, икесен дә Аллаһ ризалыгы өчен шартларын җиткереп үтәгез! Хаҗ сәфәренә чыккач чирләп яки башка гозер белән Мәккә шәһәренә барып җитә аямасагыз, кулыгыздагы корбанлыкны хаҗиләргә биреп җибәрегез, корбанлыклар бугазланачак көнне сезнең өчен бугазларлар. Хаҗиләр артыннан җибәргән корбанлыгыгыз урынына җитеп бугазланмыйча башларыгыздан чәчләрегезне алмагыз, корбанлыкларыгыз бугазлангач чәчләрегезне алу рөхсәт. Хаҗ гамәлләрен үтәгәндә сездән берегез сырхау булса яки башында рәнҗү булса, йә бетләсә – ул вакытта хаҗ гамәлләре тәмам булмаса да, чәчен алдырыр, ләкин вакытсыз чәчен алдырганы өчен фидия лязем булыр: садака бирү яки рузә тоту йә корбан чалу. Сырхаудан һәм башка гозерләрдән имин булган хәлдә фарыз хаҗга чаклы нәфел хаҗ "гомрә"не үтәп ихрамнан чыкса, аңа корбан бугазлау лязем булыр. Әгәр корбанлык тапмаса, хаҗ гамәлләрен үтәгән көннәрдә өч көн рузә тотмак, өйгә кайткач янә җиде көн тотмак лязем булыр. Барчасы бергә ун көн. Югарыда күрсәтелгән хөкемнәр өй җәмәгате мәсҗид Хәрамда булмаган хаҗиләр өчен. Аллаһудан куркыгыз, хаҗ тәртипләрен бозудан сакланыгыз! Вә яхшы белегез: Аллаһ каты ґәзаб белән үч алучы! [2.197] Хаҗ кылу мәгълүм булган айлар, ягъни Шәүвәл, Зүлкагьдә, һәм Зүлхиҗҗәнең ахыргы ун көннәре. Берәү хаҗ кылырга ниятләп ихрам багласа, хаҗ гамәлләре тәмам булганчы якынлык кылу, шәригатькә хыйлаф булган эшләрне эшләү һәм юлдашлар белән низаглашу һич дөрес булмый. Әгәр Аллаһуга итагать итеп изге эшләр эшләсәгез, Аллаһ ул эшләрегезне беләдер. Хаҗ сәфәренә чыкканда әйләнеп кайтырга җитәрлек мал белән юлга чыгыгыз! Ий гакыл ияләре Миннән куркыгыз! [2.198] Хаҗ вакытында Раббыгызның фазълы рәхмәтеннән сәүдә белән мал кәсеп итүегездә гөнаһ юктыр. Ґәрәфәт тавыннан Минәгә кайтканда Миздәләфәдә тукталып Аллаһуны зекер итегез! Аллаһуны зекер итегез сезне туры юлга күндергәне өчен, әүвәлдә адашуда булган булсагыз да. [2.199] Аннары кешеләр кайткан юл белән кайтыгыз, ягъни Ґәрәфәттән Миздәләфәгә, аннан Минәгә, Минәдән Мәккәгә кайтыгыз! Күрсәтелгән урыннарда Аллаһуны зекер итеп, намаз укып, гафу сорагыз! Аллаһ әлбәттә гафу итүче, рәхимле. [2.200] Хаҗ гамәлләрегезне тәмам иткәч, Аллаһуны зекер итегез аталарыгызны зекер иткән кеби, яки Аллаһуны катырак зекер итегез! Кешеләрдән берәү әйтәдер: "Ий Раббыбыз! Безгә дөньяда теләгәнебезне бир", – дип. Аллаһуга ышанса да дөньяны гына кәсеп итеп һәм Аллаһудан дөньяны гына сорап ахирәтне оныталар. Аңа ахирәттә ґәзабтан башка һичнәрсә [2.201] Янә алардан бар дөньяны хәләл юл белән, ахирәтне хак юл белән кәсеп итеп: "Ий Раббыбыз! Безгә дөньяда матур тормыш бир һәм ахирәттә дә матур тормыш бир һәм җәһәннәм утыннан безне сакла", – диючеләр. [2.202] Бу кешеләргә дөньяда һәм ахирәттә Аллаһудан өлеш булыр эшләгән эшләре һәм кылган гамәлләре хәтле, кәсепләреннән артык бирелмәс. Аллаһ тизлек белән кешеләрнең кәсепләрен хисаплап тиешле җәзаны билгеләүче. (Имансыз динсезләр, дөнья кирәге өчен Аллаһуны телләренә алалар: "Ий Раббым! бәлә-казадан сакла, эшемне уңышлы кыл", – диләр. Әмма үзләре Аллаһуга баш ияргә һәм дингә керергә теләмиләр. [2.203] Билгеле олугъ көннәрдә ягъни хаҗ көннәрендә Аллаһуны күп зекер итегез! Берәү хаҗ кылганда Минәдән ашыгып, икенче көнне Мәккәгә кайтса аңа гөнаһ юк, берәү кичегеп, өченче көнгә калса, аңа да гөнаһ юктыр, гөнаһтан сакланучылар өчен. Шулай булгач, Аллаһудан куркыгыз! Гөнаһлардан сакланыгыз! Яхшы белегез, хөкемгә Аллаһуга кайтасыз. [2.204] Ий Мухәммәд г-м! Дөнья тереклегендә кайбер кешеләрнең татлы сүзе, якты йөзе сине гаҗәбләндерер һәм шатландырыр, күңелемдәге изге ниятне Аллаһ белә дип Аллаһуны үзенә шаһид кыйлып сөйләр, әммә үзе синең һәм мөселманнарның зарарына йөрүче дәгъвәтчеләрнең иң катырагы булыр. (Әхнәс исемле бер залим пәйгамбәр янына килеп мин мөселман булырга килдем, минем изге ният белән килгәнемне Аллаһ беләдер диде. Мухәммәд г-м аның күңелендәге явыз ниятен белмәде. Бу залим кайтканда мөселманнарның игеннәрен яндырып, хайваннарны үтереп китте). [2.205] Ул залим синнән аерылгач җир өстендә йөрер яман эшләрне кыйлмак өчен һәм игеннәрне, хайваннарны һәләк итеп нәселен бетермәк өчен. Аллаһу тәгалә явызлыкны, зарарлы эшләрне һич тә сөйми. [2.206] Әгәр ул залимга Аллаһудан курык дип әйтелсә, тотар аны ачу һәм наданлык гайрәте тәкәбберләнеп явыз эшләрне, төрле гөнаһларны эшләмәк өчен. Аңа ґәзаб йөзеннән җәһәннәм газабы җитәр. Ул җәһәннәм – анда кайтучылар өчен нинди яман урын. [2.207] Янә кешеләрдән шундый кеше бар, бөтен вөҗүден биреп Аллаһу тәгаләнең ризалыгын сатыл алыр, ягъни хаклык өчен шаһид булганчы көрәшер, сугышыр, үлемнән курыкмас. Аллаһ әнә шундый коллары өчен бик тә рәхимле. [2.208] Ий мөэминнәр! Һәммәгез дә берләшкән хәлегездә Коръән эчендә булган тынычлык, хаклык юлына керегез! Әмма Коръән хөкемнәренә, тынычлык юлына каршы булган шайтан юлына кермәгез! Ул сезгә мәгълүм булган ачык дошман. [2.209] Аллаһ сезгә Коръән белән һәрнәрсәне ачык бәян иткәннән соң хактан тайсагыз, Аллаһ сызган сызыктан читкә чыксагыз, яки ислам динен шайтан гамәлләре һәм кәфер эшләре белән бутап пычратсагыз, диннең дөреслеген югалтсагыз ул вакытта яхшы белегез! Әлбәттә Аллаһ галиб-җиңүче һәм каты хөкем итүче. [2.210] Коръән белән гамәл кылмаучы төрле фиркаләр көтмиләр Аллаһудан һичнәрсәне, мәгәр караңгы болыт эченнән Аллаһуның каты газабы килгәнен яки фәрештәләрнең ґәзаб белән килгәнен көтәләр. Аллаһуның әмере үтәлде, ягъни Коръән белән гамәл кылучыларга һидәять булачагы, вә Коръән белән гамәл кылмаучыларга хактан адашу булачагы Аллаһудан хөкем ителде. Барча эш хөкемгә Аллаһуга кайта. [2.211] Яһүдләрдән сора Без аларга күпме ґәҗәб могҗизалар бирдек һәм һәрнәрсәне ачык аңлатучы китап бирдек. Берәү Аллаһуның нигъмәтләре булган һидәятне көферлеккә алыштырса, ул нигъмәт Аллаһудан килгәннән соң, Аллаһ андый кешеләрдән каты ґәзаб белән үч алачак. [2.212] Әммә Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва кешеләр ахирәттә, әлбәттә, көферләрдән өстен булырлар. Аллаһ үзе теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландырыр. [2.213] Кешеләр һәммәсе дә ислам динендә иделәр, соңра төрле диннәргә бүленделәр. Аллаһ һәммә кавемнәргә пәйгамбәр күндерде, Аллаһуга баш игәннәрне җәннәтләр белән сөендерүче, һәм Аллаһуга буйсынмаган кешеләрне җәһәннәм газабы белән куркытучы итеп. Янә Аллаһ аларга китап иңдерде хаклык белән, ихтыйлаф кылышкан кешеләр арасын гаделлек белән хөкем итсеннәр өчен, ягъни дин эшләрендә төрле юлда булган кешеләрне, бер генә юлга кертмәк өчен. Ислам диненең хөкемнәрендә ихтыйлаф кылышмадылар, мәгәр Аллаһудан аларга китап бирелгән кавем, китапларында ислам дине ачык бәян ителгәннән соң бер-берсенә хөседлек белән ихтыйлаф кылыштылар, төрле мәзһәбләргә бүленделәр. Аллаһу тәгалә, Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәрне бидәґәтчеләр ихтилаф кыйлышкан эшләрдә хак булган ягына күндерде үзенең теләге белән. Аллаһ үзе теләгән кешене туры юлга салыр. [2.214] Ий сез мөэминнәр! Аз гына гамәл белән, җиңел генә җәннәткә керергә исәплисезме? Сездән әүвәлге кавемнәргә килгән авырлыклар әле сезгә килгәне юк. Аларны ачлык, сырхау, бәлә-казалар һәм сугыш авырлыклары тотты, хәтта көчләре бетте, пәйгамбәр һәм аңа ияргән мөэминнәр әйттеләр: "Аллаһуның ярдәме безгә кайчан булыр икән", – дип. Аң булыгыз! Төрле авырлыкка чыдап һидәяттә нык торган мөэминнәргә Аллаһуның ярдәме, әлбәттә, бик якын. [2.215] Аллаһ ризалыгы өчен бирә торган садакалар хакында синнән сорашалар. Син аларга әйт: "Яхшы нәрсәләрегездән ата-аналарыгызга, якын кардәшләрегезгә, ятимнәргә, мескеннәргә һәм мөсафирләргә бирегез", – дип. [2.216] Ий мөэминнәр! Үзегезне һәм динегезне саклау өчен кәферләрнең һөҗүменә каршы сугышу сезгә фарыз ителде. Ләкин үзегез өчен файдалы сугыш сезгә яман күренде, янә үзегез өчен изге булган нәрсәләрнең сезгә яман булып күренүе бик якын һәм үзегез өчен зарарлы булган нәрсәләрнең, сөекле булып күренүе бик якын. Сезгә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы икәнлекне Аллаһ белә, әммә сез белмисез. [2.217] Сугышу хәрам булган айда сугышуның хөкемнәрен синнән сорыйлар. (Мөшрикләрнең кәрванчылары белән сахәбәләр арасында кечкенә сугыш булды, рәҗаб ае иде.) Хәрам булган айда сугышу – зур гөнаһ, дип әйт! Әмма кешеләрне Аллаһ юлыннан тыю, Аллаһуга яки Аның, китабына ышанмау, мәсҗид Хәрамда намаз укудан тыю яки мөселманнарны аннан куып чыгару, бу эшләр Аллаһу каршында тагын да зуррак гөнаһдыр. Кешеләр арасына фетнә салу үтерүдән дә гөнаһ һәм зарары олуграктыр. Мөшрикләр, туктамыйча, сезнең белән һаман сугышырлар, хәтта сезне хак динегездән чыгарып мөшриклеккә кайтарганнарына чаклы, әгәр көчләре җитсә. Сезләрдән берәү, Коръән юлын ташлап, бидеґәт гамәлләрдән төзелгән батыл дингә кайтса, һәм Коръән юлына кермичә кәфер хәлендә үлсә, аның дөньяда һәм ахирәттә бөтен гамәлләре юкка чыгар. Андый кешеләр ут әһелләре, алар җәһәннәмдә мәңге калырлар. [2.218] Дөреслектә, иман китергән хак мөэминнәр ислам динен куәтләр өчен Коръән белән гамәл кыйлучы хак мөселманнар янына күчеп киттеләр һәм ислам динен яклап көферләргә каршы сугыштылар, алар бу эшләрне Аллаһуның рәхмәтен өмет итеп эшләделәр. Аллаһ әнә шундый мөэминнәрне ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы. [2.219] Ий Мухәммәд г-м! Синнән хәмер һәм отыш уены хакында сорашалар. Әйт: "Ул нәрсәләрдә зур гөнаһ бар һәм кешеләргә аз гына файдасы да бар, ләкин файдасына караганда гөнаһы һәм зарары зуррак". Янә синнән: "Садака кылып нәрсә бирик һәм күпме бирик", – дип сорыйлар. "Үзегездән арткан малны бирегез һәм гафу итегез", – дип әйт. Әнә шулай Аллаһ сезгә үзенең аятьләрен ачык бәян итә, шаять, фикерләп карарсыз да аңларсыз! [2.220] Сезгә дөньяда һәм ахирәттә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы шуларны Аллаһ Коръәндә ачык бәян кыладыр. Янә синнән ятимнәр хакында сорашалар. Аларның барча эшләрен ислах кылу, юлга салу алар өчен хәерле, дип әйт. Әгәр ятимнәрне үз гаиләгезгә кушсагыз, алар сезнең кардәшләрегездер. Аллаһ белер ятимнәр эшен юлга салучыдан, хыянәт итеп, ятимнәр эшен бозучыны. Әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, сезне авыр мәшәкатькә салыр иде, ләкин ятимнәрне җиңел юл белән тәрбия кылырга рөхсәт бирде. Шиксез, Аллаһ барча эштә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы. [2.221] Ислам динендә булмаган мөшрикә хатынга никахланмагыз, хәтта иман китереп, ислам динен тотучы булганга чаклы. Кол булган мөселман хатыны хәерле азат булган мөшрикә хатыннан, ул мөшрикә хатын чибәрлеге яки байлыгы белән сезне гәҗәбләндерсә дә. Янә мөшрик булган ирләргә мөселман булган хатыннарыгызны никахландырмагыз, хәтта иман китереп, Коръән юлына кереп мөселман булганнарына чаклы. Кол булган мөселман ир, әлбәттә, мөшрик булган ирдән хәерле, аның байлыгы яки яхшылыгы сезне гаҗәпләндерсә дә. Ул мөшрик ирләр һәм мөшрикә хатыннар сезне җәһәннәм утына чакыралар. Ягъни, аларга ир яки хатын булсагыз, үзләре белән җәһәннәмгә алып керерләр. Алардан ерак булыгыз! Аллаһ үзенең теләге белән сезне җәннәткә һәм ярлыкауга чакыра. Аллаһ үзенең аятьләрен кешеләргә бәян кыла вәгәзьләнсеннәр өчен. [2.222] Янә синнән хатыннарның күрем каны хакында сорыйлар. Әйт: "Күрем каны нәҗес кан", – дип. Күремле вакытларында хатыннарыгыздан киселеп торыгыз, аларга якын бармагыз, күремнәре бетеп, пакьланганнарына чаклы. Күремнәреннән пакьлансалар, Аллаһ әмер иткән урыннан якынлык кылыгыз. Дөреслектә, Аллаһ тәүбә итеп төзәлүчеләрне һәм күңел, тән нәҗесләреннән пакьланучыларны сөядер. [2.223] Хатыннарыгыз сезгә игенлек урыны, үзегез теләгән яктан игенлекләрегезгә килегез! Ягыш алдан булса да, арттан булса да, ләкин фәкать алдагы юлга керегез! Хатыннарыгыз белән эш кылганда яхшылыкны үзегез башлап кылыгыз, якынлык кылырга да үзегез башлагыз, бисмиллә әйтегез, Аллаһудан изге бала сорагыз! Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! Яхшы белегез, ахирәттә, әлбәттә, Аллаһуга юлыгырсыз. Мөэминнәрне җәннәт һәм хур кызлары белән шатландыр. [2.224] Ий мөэминнәр! Антыгызны Аллаһуга сылтау кылмагыз, ягъни гөнаһлы эшләрне эшләр өчен вә яхшы эшләрне эшләмәс өчен, Аллаһ исеме илә ант итмәгез, аннары бу яхшы эшне эшләр идем, ләкин ул эшне эшләмәскә ант иткән идем, димәгез. Әгәр берәр сәваблы эшне эшләмим дигән, яки берәр гөнаһлы эшне эшләрмен дигән антыгыз булса, ул антны бозыгыз да яхшы эшләрне эшләгез! Әммә антыгызны бозган өчен кәффәрәт бирегез, ягъни өч көн рузә тотыгыз. Бит Аллаһ барча сүзләрне ишетүче һәм һәр нәрсәне белүче. [2.225] Аллаһ сезне ґәзаб белән тотмас буш антларыгыз өчен, ягъни дөрес дип белеп хатага ант итеп, соңра хаталыгы мәгълүм булгач, бу антны үтәмисез һәм кәффәрәтен дә бирмисез. Ләкин Аллаһ тотар сезне, хата икәнен белеп явыз ният белән ант итсәгез. Әнә шундый антны бозу һәм кәффәрәтен бирү лязем була. Аллаһ ант итү эшләрен төзәтүче һәм кәффәрәтен бирүчеләрне ярлыкаучы һәм миһербанлы. [2.226] Хатыннарына якынлык кылмаска ант иткән ирләргә дүрт ай көтмәк тиешле, әгәр тору нияте белән шул дүрт ай эчендә якынлык кылса, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхмәт итүче. [2.227] Шул дүрт ай эчендә якынлык кылмыйча талак итүне ниятләгән булса, Аллаһ сүзләрне ишетүче, күңелләрне белүче. Дүрт ай үткәч, хатыны талак булыр, ягъни никахлары бозылыр. [2.228] Талак кылынган хатыннар икенче иргә барганчы, өч күрем үткәнче көтәрләр. Хәләл булмас ул хатыннарга, Аллаһ халык кылган карыннарындагы баланы һәм күремне яшермәкләре, әгәр Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышансалар. Ул талак кылынган хатыннарны үз ирләре өч күрем эчендә кайтарып алырга хаклы, әгәр яхшы торырга теләсәләр. Хатыннарның ирләре өстендә хаклары бар, ирләрнең хатыннары өстендә хаклары булган кеби. Ир һәм хатын бер-берсен хөрмәтләп һәм хакларын ригая кылып, Аллаһ кушканча яшәргә бурычлы булалар. Ирләр дәрәҗәсе хатыннар дәрәҗәсенә караганда өстенрәк. Аллаһ барча эштә галиб һәм белеп хөкем итүче. [2.229] Талак ике мәртәбә – ягъни ир хатынын бер мәртәбә талак кыйлгач та, икенче мәртәбә талак кылгач та бергә торырга теләге булса, кайтарып алырга хаклы була. Әммә өченче мәртәбә талак кылса якынлык кылырга да, кайтарып алырга да хакы юктыр. Икенче талактан соң кайтарып алса шәригать кушканча гаделлек белән хатын итеп тотмак лязем, аерып җибәрсә дә яхшылык белән җибәрү тиештер. Хатыннарыгызны талак кылгач, аларга биргән мәһерләрегездән аз гына нәрсәне алу да сезгә һич хәләл булмый, мәгәр хәләл булыр Аллаһ чикләгән чик эчендә генә яши алмаудан курыксалар. Аллаһ чигендә каим булудан курыксагыз, мәсәлән: ир хатынын яратыр, әммә хатын ирен яратмас, ир хатынны талак кылырга теләмәс, хатын торырга теләмәс, яки ир хатынын хаксыз җәберләп тотар, шундый хәлдә хатын ирдән алган мөһерне яки башка малын биреп, үзен талак кылдырыр, икесе дә гөнаһлы булмас. Бу бәян ителмеш хөкемнәр Аллаһ чикләгән чиктер, бу чиктән үтмәгез! Берәү Аллаһ чигеннән үтеп китсә, ул, әлбәттә, залимдер. [2.230] Әгәр берәү хатынын өченче мәртәбә талак кылса, ул хатын иренә хәләл булмас, хәтта икенче иргә никахланып аерылганга чаклы. Өченче талактан соң бу хатынны никахлап алган ир талак кылса, әүвәлге ир никахлап кайтарып алса, иргә дә, хатынга да гөнаһ булмас, Аллаһ чикләгән чик эчендә яши алуларына ышансалар. Бу хөкемнәр Аллаһуның чикләгән чиге, Аллаһ аны бәян кыла хакны аңлаган кешеләргә. [2.231] Әгәр хатыннарыгызны талак кылсагыз гыйтдәтләре үткән булса, яхшылык белән тору теләгендә булсагыз, якынлык кылыгыз да гаделлек белән торыгыз, яки аларны яхшылык белән ихтыярларына куегыз! Әгәр яхшылык белән тору ниятегез булмаса, беренче яки икенче талактан соң золымлык белән чиктән үтеп зарар итү өчен яки гыйтдәтләрен озайтмак өчен якынлык кылмагыз! Бу эшне эшләгән кеше үзенә золым кылды. Аллаһуның хөкемнәрен җиңелгә санамагыз, зурлагыз, сезгә биргән Аллаһ нигъмәтләрен онытмагыз, шөкер итегез, Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәрен, Аның вәгазьләрен онытмагыз, Аллаһ сезне Коръән белән вәгәзьли. Аллаһудан куркыгыз, хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! Бит Аллаһ һәрнәрсәне белүче. [2.232] Әгәр хатыннарны талак кылсагыз һәм аларның гыйтдәләре үтсә, ул хатыннарны әүвәлге ирләре белән никахланудан тыймагыз, әгәр үзләре шәригать кушканча яшәргә риза булсалар. Аллаһуның бу хак сүзләре белән вәгазьләнәдер сезләрдән Аллаһуга һәм ахирәт көненә иман китергән кешеләр. Никах һәм талак хакындагы Аллаһуның хөкемнәре сезгә файдалырак һәм пакьрәк зинадан. Барча эшнең серен Аллаһ яхшы белер, әммә сез белмәссез. [2.233] Аналар балаларын тулы ике ел имезсеннәр! Бу хөкем имезү хакын тулысынча үтәргә теләүче хатыннар өчен. Атага лязем була бала имезүче яки тәрбияләүче хатынны ризык һәм кием белән тәэмин итү шәригать кушканча гаделлек белән. Бер кеше дә көче җитмәгән эш белән йөкләтелмәс, мәгәр көче җиткән белән йөкләтелер. Бала анасына зарар итмәгез баланы сәбәп итеп, һәм атага да зарар итмәгез баланы сәбәп итеп, һәм ата үлеп, аның урнына калган варисне дә җәберләмәгез! Әгәр ата-ана, киңәшләшеп, баланы ике яшькә хәтле имезмәскә риза булсалар, ике яше тулмас борын имүдән туктатсалар, икесенә дә гөнаһ булмас. Әгәр балагызны башка хатынга биреп имездерсәгез сезгә гөнаһ юк, имезүче хатынга тиешле хакын бирсәгез. Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәренә хыйлафлык кылудан сакланыгыз! Яхшы белегез, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күреп күзәтүче. [2.234] Сезләрдән кайбер ирләр хатыннарын калдырып үлеп китсәләр, ул хатын гыйтдәтне дүрт ай ун көн көтәр. Әгәр ул хатыннарның гыйтдәтләре үтсә, сез валиләргә гөнаһ булмас, аларның шәригатькә моафикъ зиннәтләнүләрендә. Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдәр. [2.235] Гөнаһ булмас сезгә гыйтдәт саклый торган хатыннарны яучыламак хакында белдергән сүзләрегездә. Мәсәлән: "Син миңа охшыйсың, мин сине яратам", – дип әйтүдә, яки әйтмичә күңелдә генә саклауда. Аллаһ белде, әлбәттә, сез яучылыйсыз ул хатыннарны, ләкин гыйтдәт эчендә яучылау дөрес булмас. Ул хатыннар белән яшертен вәгъдә куешмагыз гыйтдәте үтмәс борын никахланырга яки якынлык кылырга, мәгәр шәригатькә сыярдай яхшы сүзләр белән сөйләшегез. Никахланырга теләгегез булса да, гыйтдәт үтмичә никах көнен билгеләмәгез. Сез, әлбәттә, беләсез Аллаһ сезнең күңелләрегездә булган уйларыгызны белгәнен, шәригатькә хыйлаф уйлардан сакланыгыз! Дөреслектә, Аллаһ ярлыкаучы һәм юаш. [2.236] Никахлангач якынлык кылмыйча талак кылсагыз, яки никах вакытында мәһерне тәгаенләмәгән булсагыз, сезгә гөнаһ юк. Якынлык кылмыйча талак кылынган хатыннарга берәз нәрсә бирегез! Якынлык кылмыйча талак кылынган хатыннарга көч җиткән хәтле мал бирү изге мөэминнәрнең хаклары булды. [2.237] Никахланган вакытта мәһер бирергә сөйләшкән булсагыз, аннары никахтан сон, якынлык кымыйча талак кылсагыз, ул вакытта сөйләшкән мәһернең яртысын бирү лязем булыр. Мәгәр хатыннар гафу итсәләр, ягъни алмыйбыз дисәләр, бирү лязем булмый. Якынлык кылмыйча талак кылган хатынга сөйләшкән мәһерне барын да бирергә ир ихтыярлы, бирсә саваплы булыр. Бер-берегезне гафу итешегез, чөнки ул тәквәлеккә якын, үзара мәрхәмәтле булуны да онытмагыз! Аллаһу тәгалә, әлбәттә, сезнең эшләгән эшләрегезне күрә. [2.238] Ий мөэминнәр! Биш вакыт вә җомга намазларына сакчы булыгыз, ягъни намазны көтеп алып, әүвәл вакытында укыгыз, хосусан икенде намазына игътибар бирегез, бер нәрсә дә сәбәп булмасын намазны калдырырга яки кичектерергә, чөнки намазга каза юк, һәм намаз укыганда Аллаһудан куркып, нык бирелеп укыгыз һәм намазда түбәнчелек белән торыгыз! [2.239] Куркынычлы җирләрдә аяк өстеңдә яки утырган хәлдә ишара белән укыгыз! Кайчан куркынычлардан имин булсагыз, Аллаһ өйрәткәнчә камил итеп укыгыз! Аллаһ сезне өйрәтмәс борын, намаз укырга белми идегез. [2.240] Сезләрдән берәү хатынын калдырып үлеп китсә, әмма үлмәс борын, хатыннарына өйләреннән чыкмыйча бер ел тору белән һәм кирәк-ярак белән тәэмин ителү илә васыять әйтү лязем була. Шул ирнең варисләре яки ата-анасы хатынны өйдән чыгармасыннар бер елга чаклы, әгәр хатыннар үз ихтыяры белән чыксалар, Варисләргә гөнаһ булмас ул хатыннар үзләре шәригать буенча кылган эшләрдә. Аллаһ барча эшләрдә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы. [2.241] Талак кылынган хатыннарга ирләре мал бирергә бурычлы, яхшылык белән хатын хакларын бирү тәкъва мөэминнәрнең хакы. [2.242] Аллаһу тәгалә әнә шулай сезгә аятьләрен ачык итеп бәян кыла, шаять дөрес аңлап, дөрес гамәл кылырсыз! [2.243] Ий Мухәммәд г-м, белдеңме аларның хәлләрен? Тагун чиреннән куркып, үлемнән качып, күп мең кешеләр өйләреннән чыктылар, Аллаһ аларга: "Үлегез!" – диде, алар үлделәр. Соңра гыйбрәт өчен аларны тергезде. Дөреслектә Аллаһ кешеләргә фазыйләт иясе, ләкин күп кешеләр шөкер итмиләр. [2.244] Лязем булганда Аллаһ юлында сугышыгыз, үлемнән курыкмагыз! Белегез, Аллаһ шиксез ишетүче һәм белүче. [2.245] Берәү Аллаһуга бурычка биргән кеби яхшы эшләрне, изге гамәлләрне Аллаһ ризалыгы өчен генә кылса, Аллаһ ул мөэминнең әҗерен күп мәртәбә арттырыр. Аллаһ кайбер кешенең тормышын тар кылыр, кайбер кешенең тормышын киң кылыр. Хөкем өчен, әлбәттә, Аллаһуга кайтасыз. [2.246] Муса пәйгамбәрдән соң Ягъкуб балаларыннан бер җәмәгатьнең хәлен белдеңме? Алар үзләренең пәйгамбәре Юшагъ г-мгә әйттеләр: "Безгә патша билгелә, без аңа буйсынып Аллаһ юлында кәферләр белән сугышыр идек", – дип. Юшагъ әйтте: "Әгәр сезгә сугыш фарыз ителсә, ихтимал сугышмассыз, карышырсыз", – дип. Алар әйттеләр: "Безгә ни булган Аллаһ юлында сугышмаска? Чөнки без шул кәферләр тарафыннан йортларыбыздан чыгарылдык һәм балаларыбыздан аерылдык, әлбәттә, алар белән сугышабыз". Кайчан аларга кәферләр белән сугышу фарыз ителде, алар сугыштан баш тарттылар, мәгәр бик азлары баш тартмады, гайрәт белән сугыштылар. Аллаһ сугыштан баш тарткан залимнәрне белә. [2.247] Пәйгамбәрләре әйтте: "Аллаһ сезгә Талутны патша кылды". Алар пәйгамбәргә әйттеләр: "Кайда инде ул Талутка безнең өстән патша булу, патша булу өчен без хаклырак, чөнки Талутка малдан байлык бирелмәгән". (Ләкин Талут ярлы булса да гакыллы, галим һәм көчле иде). Пәйгамбәрләре әйтте: "Аллаһ сезгә Талутны патшалыкка ихтыяр кылды, дәхи аны белемдә һәм көчтә сездән артык кылды. Патша булу өчен бай булу шарт түгел, бәлки гакыллы, галим булу шарт". Аллаһ үзенең байлыгын теләгән бәндәсенә бирер, Аллаһ киңлек һәм белем иясе. [2.248] Пәйгамбәрләре әйтте Талутның Аллаһудан билгеләнгән патша икәнлеген: "Аллаһудан бер сандык килер, аның эчендә күңелләрегез карар – табардай нәрсәләр булыр – Муса илә Һарунның гаиләләре калдырган Муса г-мнең таягы, чалмасы, чапаны һәм башка нәрсәләр булыр, ул сандыкны фәрештә алып килер". Аллаһудан сезгә бу сандыкның килүендә шиксез Талутның патша икәнлегенә галәмәт бар, әгәр бу галәмәтнең Аллаһудан булуына ышансагыз. Моннан соң алар Талутның патша икәнлегенә ышандылар. Талут 70 мең мөселман гаскәрен хәзерләп, кәферләр белән сугышырга юлга чыкты. Көн бик эссе иде, шул сәбәпле гаскәр Талуттан әчергә су сорады. [2.249] Талут ґәскәр белән шәһәрдән чыгып сәфәргә киткәндә гаскәргә әйтте: "Аллаһ сезне бер елга белән сыный, мин әйткәнчә эш кылыгыз, шул елгадан су эчкән кеше миннән түгел, миннән аерылып калыр, фәкать су эчмәгән кеше генә минем белән сугышка барыр, яки учы белән алып бер мәртәбә генә эчкән кеше миңа юлдаш булыр". Әммә күбесе елгадан туйганчы эчтеләр, мәгәр бик азлары гына эчмәде. (Су эчкән кешеләрнең иреннәренә Аллаһ бер галәмәт чыгарды, шуның белән алар эчмәгән кешеләрдән аерылдылар.) Талут һәм аның белән бергә су эчмичә калган мөэминнәр шул елганы үтеп киткәч, мөэминнәр арасыннан кайберләре әйтте: "Кәфер гаскәренә безнең көчебез җитмәс, Җалутка һәм аның гаскәренә каршы тора алмабыз, чөнки аларның саны бик күп, әмма безнең саныбыз бик аз". Ахирәттә Аллаһуга юлыгачакларын белгән галим мөэминнәр әйттеләр: "Күп вакытта аз санда булган мөэминнәр Аллаһ ярдәме белән күп санда булган көферләрне җиңделәр түгелме? Шулай булгач, без дә күп санда булган көферләрдән курыкмыйча, Аллаһ ярдәменә таянып сугышыйк". Аллаһу тәгалә сугышларда батырлык күрсәткән чыдамлы мөэминнәр белән бергә. [2.250] Мөэминнәр Җалутка һәм аның гаскәренә якын килгәч әйттеләр: "Ий Раббыбыз, безгә сабырлык, батырлык бир һәм аякларыбызны нык беркет һәм кәфер кавемен җиңәргә ярдәм бир". [2.251] Аллаһ ярдәме белән аз санда булган мөэминнәр гаскәре, күп санда булган кәфер гаскәрен җиңделәр һәм Даут, көферләрнең башлыгы – Җалутны үтерде. Аллаһ Даутка байлык һәм пәйгамбәрлек бирде һәм аңа үзе теләгән нәрсәләрне өйрәтте. Әгәр Аллаһ кешеләрне якламаса иде, әлбәттә, җирдәге кешеләр һәммәсе һәлак булыр иделәр. Ләкин Аллаһ барча галәмнәр мәхлугына рәхмәт иясе. [2.252] Бу сөйләнгән кыйссалар Аллаһуның аятьләре, ий Мухәммәд г-м, аны сиңа хаклык белән укыйбыз, әлбәттә, син рәсүлләрдән. [2.253] Коръәндә зекер ителгән рәсүлләрне дәрәҗәдә берсеннән икенчесен артык кылдык. Аларның кайберләре Аллаһ белән сөйләште, кайберләрен Аллаһ югары дәрәҗәгә күтәрде. Мәрьям угълы Гыйсага ачык аңлатмалы Инҗилне бирде, һәм аңа Җәбраил белән ярдәм бирде. Ягъни кәферләр аны үтерергә теләделәр, ләкин Аллаһ аны үзенең рәхмәтенә алды. Әгәр Аллаһ теләсә иде, кешеләр Ислам диненең хөкемнәре хакында, әлбәттә, ихтыйлаф кылышмас иделәр пәйгамбәрләрдән соң килгән кавемнәр Аллаһудан аларга ачык аңлатмалар килгәннән соң. Ләкин Аллаһ аларны ихтыярларына куйды һәм алар үз зарарларына ихтыйлаф кылыштылар. Кайберләре мөэмин булдылар, кайсылары кәфер булдылар. Әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, кешеләр ихтыйлаф кылышмас иделәр, ләкин Аллаһ үзе теләгән эшне кыладыр. [2.254] Ий мөэминнәр! Мин сезгә биргән байлыктан Аллаһ юлына һәм мохтаҗларга садака бирегез, кыямәт көне килмәс борын, ул көндә үзегезне ут газабыннан сатып алу сәүдәсе булмас һәм ул көндә дуслык һәм шәфәгать итү эшләре булмас, зәкәтне бирмичә кәфер булган кешеләр залимнәрдер. [2.255] Гыйбадәт кылырга яраклы һич бер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Ул һәр вакыт тере, бөтен нәрсәгә хуҗа булганы хәлдә һәрвакыт бар. Аны ару, талу һәм йокы тотмас, җирдә һәм күкләрдә булган нәрсәләр аныкыдыр. Ахирәттә Аллаһ хозурында кем кемгә шәфәгать кылыр? Юк, шәфәгать кылучы булмас, һичкем үз теләге белән һичкемгә шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһ рөхсәте белән генә шәфәгать кылучы булыр. Аллаһ кешеләрнең үткәндәге барча эшләрен һәм алдагы барча эшләрен белер, кешеләр Аллаһ белеменнән һичнәрсәне чолгап ала алмаслар, мәгәр Аллаһ белдергәнне генә белерләр. Аллаһуның бушлык урыны җирне һәм күкләрне сыйдырды, Аллаһуга җирне һәм күкләрне саклау авыр түгел, ул Аллаһ дәрәҗәдә бик бөек һәм бик олугъ. [2.256] Дингә көчләү юк, ләкин өндәү һәм өйрәтү бар. Ясалма, ялган, батыл диннән Аллаһ төзегән хак дин ачык аерылды. Теләгән кеше Коръән, сөннәт юлы белән барып җәннәткә керсен! Моны теләмәгән кеше бидеґәт, хорафәт юлы белән барып җәһәннәмгә керсен. Берәү Аллаһудан башканы Иләһе тотуны инкяр итеп, Аллаһуга нык ышанса һәм бидеґәт, хорафәтләрдән ерак булса, ул мөэмин һич тә өзелми-сынмый торган тоткага ябышты. Аллаһ ишетүче һәм белүче. [2.257] Аллаһу тәгалә хак мөэминнәрнең хуҗасы, аларны бидеґәт, хорафәт караңгылыгыннан чыгарып, Коръән, сөннәт яктылыгына кертер. Аллаһуга яки Коръәнгә ышанмаган һәм Коръән белән гамәл кылмаган кешеләрне шайтан юлы булган бидеґәт, хорафәт караңгылыгына кертер. Адашу караңгылыгында булган кешеләр -җәһәннәм уты әһелләре, алар анда мәңге калырлар. [2.258] Ий Мухәммәд г-м, белдеңме Аллаһ биргән байлыгына таянып, Раббысы хакында Ибраһим г-м белән тартышкан кешене? Ул Намрут патша иде. Ибраһим г-м Намрутка әйтте: "Кулыгыз белән ясаган нәрсәгә гыйбадәт кыласызмы?" Намрут сорады: "Ә син нәрсәгә гыйбәдәт кыласың?" Ибраһим г-м әйтте: "Мин гыйбадәт кыла торган зат үлекне тергезә һәм үтерә". Намрут әйтте: "Мин дә үтерәм һәм тергезәм". Ягъни Ибраһим г-мне алдарга хәйлә корды, ике кешене китертеп берсен күрсәтте һәм үтерде, икенчесен чыгарып күрсәтте: "Менә тергездем", – дип. Ибраһим г-м әйтте: "Ни теләсәм шуны булдырам дип мактанасың, Аллаһ кояшны мәшрыйктән чыгара, ә син мәгърибтән чыгар", – дип. Намрут бу эшне эшли алмагач хәйран булды, хурлыкка төште. Аллаһ, әлбәттә хакны инкяр итүче залимнәрне туры юлга күндермәс. [2.259] Янә кешеләре үлгән, йортлары җимерелгән шәһәр яныннан үтеп баручы Гозәер г-мнең хәле белән танышыгыз! Шәһәрнең өсте-аска килгәнен күреп, Гозәер г-м әйтте: "Кешеләр шәһәр белән бергә һәлак булганнар инде, боларны Аллаһ ничек тергезсен?" – дип. (Бу Куддус шәһәрендә Ягъкуб балалары яшәгән. Алар ислам динен бозганнар, аннары үзләре азган. Аллаһ аларга залим булган көферләрне ирекле кылды, ул кәферләр шәһәрне җимерделәр, кешеләрен үтерделәр, исән калганнарын әсир алдылар). Гозәер г-м шәһәрдән үтеп ерак киткәч, Аллаһ аны үтерде, йөз ел үткәч тергезде. Һәм: "Ий Гозәер, үлеп күпме яттың?" – диде. Гозәер г-м әйтте: "Үлеп бер көн яки бер көннән азрак яттым". Аллаһ әйтте: "Ий Гозәер, бер көн түгел, ә йөз ел яттың, кара, ашый торган ризыгыңа һәм эчә торган эчемлегеңә – сасымаганнар, һәм ишәгеңә кара", – дип. Гозәернең үзе белән алган ризыгы һәм эчемлеге йөз ел буена ятып, бозылмаган, әмма ишәкнең кояшта агарган сөякләре генә калган иде, боларны күреп, Гозәер г-м ґәҗәбләнде. Аллаһ Гозәер г-мгә: "Сөякләрне җыеп, аларга ит кундырып һәм тире үстереп ишәкне тергезгәнебезне карап тор", – диде. Ий Гозәер! Бу эшне кылдык сиңа үлгәннән соң терелүгә ышану өчен кешеләргә дәлил булсын өчен. Ишәкнең терелгәнен күргәч, Гозәер әйтте: "Мин хәзер Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җиткәнен беләмен", – дип. [2.260] Янә Ибраһим г-мнең: "Ий Раббым, миңа үлекне тергезеп күрсәт", – дигәнен игътибарга алыгыз! Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим! Әллә ышанмыйсыңмы Минем үлекләрне тергезергә көчем җиткәнлегенә?" Ибраһим г-м әйтте: "Ий Раббым, мин, әлбәттә, ышанам, ләкин мине якын күргәнлегең белән күңелемнең карарлануын телим". Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим, ал дүрт кошны, аларны үтереп ботарлап алдыңа сал, аннары аларның берәр кисәкләрен тау өстенә ташла. Моннан соң аларны чакыр, әлбәттә, алар йөгереп килерләр синең яныңа", – дип. Ибраһим г-м Аллаһ әйткәнчә эш кылды һәм кошлар, терелеп, Ибраһим г-м янына йөгереп килделәр. Яхшы бел – дөреслектә Аллаһу тәгалә бөтен эштә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы. [2.261] Аллаһ юлына биргән малның мисалы – бер бөртек орлык кеби, ул орлык үстерде җиде башак, һәр башакта йөзәр орлык. Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә җиде йөздән дә арттырып бирер. Аллаһ киңлек иясе һәм барча нәрсәне белүче. [2.262] Биргән садакаларның сәвабы күп мәртәбә арттырылачак, кешеләр Аллаһ юлына садака бирерләр, ләкин садакаларына миннәтне вә рәнҗетүне ияртмәсләр. Аларның әҗерләре Раббылары хозурында, аларга аңда курку һәм кайгы булмас. [2.263] Фәкыйрьләргә яки сораучыларга яхшы сүзләр әйтү һәм хата эшләре булса, гафу итү рәнҗетеп биргән садакага караганда яхшырак. Аллаһ сезнең үпкәләп яки рәнҗетеп биргән садакагызга мохтаҗ түгел, Ул бай һәм миһербанлы. [2.264] Ий мөэминнәр! биргән садакаларыгызны миннәт кылып яки рәнҗетеп биреп, сәвабын югалтмагыз! Рия белән биргән кешеләр – кәферләр кеби, алар Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышанмыйлар, шулай да кешеләргә яхшы күренер өчен садака бирәләр. Рия белән яки рәнҗетү белән бирелгән садаканың мисалы – өстенә туфрак кунган шома таш кеби, яңгыр суы туфракны юып төшерә дә, таш тап-такыр булып, ялангач кала. Алар биргән садакаларының әҗеренә ирешергә һич кадир булмаслар. Аллаһ Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне туры юлга күндермәс. [2.265] Аллаһ ризалыгын өстәп, сәвабын өмет итеп һәм сәваб булачагына күңелдән нык ышанып, Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирүчеләрнең мисалы – эре яңгырлы явым яуган калку җирдәге тигез бакча кеби. Ул бакча башка бакчаларга караганда җимешне ике өлеш бирә. Әгәр ул бакчага эре яңгыр яумаса, вак яңгыр ява, һәрхәлдә яумый калмас. Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче. (Аллаһ риза булырлык итеп бирелгән дөрес садакага, эре яңгыр яуган бакчаның уңышы кеби, сәваб күп булыр. Кимчелекле итеп бирелгән садакага да, вак яуган яңгыр бакчаның уңышы кеби, аз булса да, һаман сәваб булыр). [2.266] Сезләрдән берәрегез яратырмы елгалар агып, хөрмә һәм йөзем җимешләре үсеп торган бакчаның булуын? Әлбәттә, яратырсыз. Шундый бакчаның хуҗасы картлыкка ирешеп, балалары үсеп җитмәгән – кечкенә булсалар, шул вакытта бу бакчаны утлы җил килеп көйдерсә, бакча хуҗасы яратырмы, шатланырмы? Әнә шулай Аллаһ сезгә аятьләрен баян итә, шаять фикерләп карарсыз! [2.267] Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирегез! Әммә начар нәрсәләр аралаштырып бирмәгез. Шундый малны сезгә бирсәләр, әлбәттә, ул начар нәрсәне күзегезне йомып, чыраегызны сытып кына алыр идегез. Белегез, Аллаһ чиксез бай һәм мактаулы. [2.268] Садака бирү лязем булганда шайтан күңелгә коткы салыр: "Малыңны кешегә бирсәң үзең ярлы булырсың", – дип. Дәхи фәхеш хәрам булган эшләргә өнди. Аллаһ сезгә гафу итүне һәм малыгызны яки дәрәҗәгезне арттыруны вәгъдә итә, тәүбә итеп төзәлсәгез. Коръән белән гамәл кылучыларга Аллаһ киңлек иясе һәм белеп эш кылучы. [2.269] Киңлек иясе булган Аллаһ хикмәтне үзе теләгән бәндәсенә бирер, Аллаһудан берәүгә хикмәт бирелсә – ул кешегә бик күп яхшылыклар бирелде. "Хикмәт" – дигән сүзгә ислам диненең бөтен хөкемнәре керә. Коръән Кәрим белән һәрбер кеше вәгазьләнмәс, мәгәр саф гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр. [2.270] Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирсәгез, яки фәкыйрьләргә берәр нәрсә бирергә нәзер әйткән булсагыз, аны, әлбәттә, Аллаһ белә. Садака бирмәүче яки малын хәрам урыннарга исраф итүче залимнәргә ахирәттә ярдәмче булмас. [2.271] Әгәр садакаларыгызны күрсәтеп, әйтеп бирсәгез, ул күркәм эш. Әгәр яшертен бирсәгез, ул эш сезнең өчен тагын да яхшырак. Бу яхшылыкларыгызны Аллаһ гөнаһларыгызга кәффәрәт кылыр. Бит Аллаһ сезнең кылган яхшы эшләрегездән хәбәрдәр. [2.272] Ий Мухәммәд г-м, кешеләрне һидәяткә салу синең эшең түгел, ләкин һидәяткә Аллаһ үзе теләгән кешене күндерер. Бер яхшы нәрсәне садака итеп бирсәгез, файдасы үзегезгәдер. Садакаларыгызны фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә бирсәгез, яхшы нәрсәләрдән садака бирсәгез, аның хаклары сезгә түләнер җәннәт нигъмәтләре белән һәм сез ахирәттә золым кыланмассыз. [2.273] Садакаларыгызны янә Аллаһ юлында дингә хезмәт итү белән тоткарлыкта булган мохтаҗ галимнәргә бирегез! Чөнки аларның дөнья малын кәсеп итәргә вакытлары булмый. Ул мохтаҗ галимнәрнең хәлен белмәгән кешеләр аларны бай дип уйлыйлар, мохтаҗ булсалар да сораудан сакланганнары өчен. Сез аларны йөзләрендәге галәмәтләре белән танырсыз, чөнки алар күбрәк вакыт ач торулары сәбәпле, йөзләрендә арыклык галәмәте булыр. Шулай булса да, алар намаз, рузәне калдырмаслар, кайвакыт зарураттан сорарга мәҗбүр булсалар да, күп сорап кешеләрне аптыратмаслар. Әнә шул мохтаҗ галимнәргә яхшы нәрсәләрегездән садака бирсәгез, Аллаһ аны яхшы беләдер. [2.274] Аллаһ күрсәткән урыннарга кичен дә, көндезен дә, күрсәтеп тә, күрсәтмичә дә садака бирүче мөэминнәргә Раббылары хозурында күп нигъмәтләр саклана. Аларга ахирәттә курку булмас һәм алар көенмәсләр. [2.275] Риба ашаучылар, ягъни бурычка биреп торган өчен арттырып алучылар, каберләреннән, шайтан буып ташлаган кеше кеби, бик яман сурәттә кубарлар. Бу ґәзаб аларга тиешле булды, риба сәүдә кебек хәләл дигәннәре өчен. Аллаһ сәүдә эшләрен хәләл итте, риба эшләрен хәрам кылды. Берәү, рибаның хәрам икәнлеге белән Раббысыннан вәгазь килгәннән соң риба алудан тыелса, вәгазь килмәс борын алган рибасы үзенә хәләлдер. Вәгазьгә хәтле риба алучыларның эше Аллаһуга тапшырылыр. Бу аять иңгәннән соң да рибаны хәләл санап, алуларын дәвам итсәләр, алар ут әһелләре. Алар анда мәңге калырлар. [2.276] Аллаһ риба белән кергән малны һәлак итә, ә садакасы бирелгән малны арттырадыр. Рибаны хәләл диюче кәферне Аллаһ сөйми. [2.277] Иман китереп изге гамәлләр кылучы, намазларын укып, зәкәтләрен бирүче мөэминнәрнең әҗере Раббылары хозурында. Аларга ахирәттә курку һәм көенү дә булмас. [2.278] Ий мөэминнәр, Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! Алырга сөйләшкән рибаларыгыз алынмый калган булса, рибаны хәрам кылган аять килгәннән соң, ул сөйләшкән рибаларыгызны алмагыз, Аллаһуга гөнаһкәр булудан сакланыгыз! Әгәр Коръән белән гамәл кылучы хак мөэмин булсагыз. [2.279] Әгәр риба белән мал алудан туктамасагыз, ул вакытта яхшы белегез! Аллаһуның һәм рәсүлнең сезгә каршы сугышуларын үзегезгә лязем иткән буласыз. Арттырып алу өчен бурычка бирүчеләр әгәр тәүбә итсәгез, бурычка биргән малыгыз сезнеке, биргәнегез хәтле генә алыгыз. Бурычка биргән кеше арттырып алу белән золым итмәсен һәм бурычны киметеп бирү белән бурычка бирүчегә дә золым ителмәсен. [2.280] Әгәр сездән бурычка алган кешеләр бурычларын түли алмаслык фәкыйрь булсалар, бурычларын түләргә мал тапканнарына чаклы кичектерү сезгә лаземдыр. Әгәр бурычларын түләргә көче җитмәгән кешеләргә, бурычларын үзләренә садака кылсагыз, сезнең өчен бик тә хәерледер, әгәр белсәгез! [2.281] Хөкемгә Аллаһуга кайтачак дәһшәтле кыямәт көненнән куркыгыз! Ул көндә һәрбер кеше кәсеп иткән савабы һәм гөнаһы өчен тиешле җәзаны алыр. Ул көндә кешеләр савабларын киметеп яки гөнаһларын арттырып золым ителмәсләр. [2.282] Ий мөэминнәр! Көтәргә вакытын билгеләп бурычка мал бирсәгез, малны һәм вакытны языгыз! Бу эшләрне арагызда бер язучы гаделлек белән язсын! Яза белгән кеше язудан баш тартмасын, Аллаһ аңа язуны өйрәткәне өчен шөкер итеп язсын! Бурычка алып торучы да күпме алганлыгын һәм кайчан бирәчәген дөрес әйтеп яздырсын һәм курыксын хыянәт итәргә тәрбиячесе булган Аллаһудан, үзенең бурычларыннан һәрнәрсәне киметеп әйтмәсен. Әгәр бурычка алган кеше надан яки дивана булса, йә хәтерсез, телсез булып, яздырырга көче җитмәсә, ул вакытта аның валисе гаделлек белән әйтеп яздырсын. Яздырган вакытта мөселман булган ике шаһит билгеләгез, әгәр шаһит булырга ике ир табылмаса, ул вакытта бер ир, ике хатын шаһит булсыннар үзегез риза булган мөселманнардан, әгәр хатыннарның берсе онытса, икенчесе хәтеренә төшерер. Әгәр шаһитлар мөселман булган хакимнәр алдына чакырылсалар, баш тартмасыннар, әлбәттә, барсыннар. Ала торган һәм бирә торган хакларыгызны үзара вакытын билгеләп языгыз, ул маллар кирәк – зур булсын, кирәк – кечкенә булсын. Хакларыгызны үзара гаделлек белән язып баруыгыз Аллаһ хозурыңда үзегез өчен хәерле, турылыклы, шәһадәт бирергә ышанычлы һәм бурычларыгызның күпме икәнлегенә шик китермәскә якын. Әгәр сәүдәгез хәзер кулга бирешеп, арагызда эш тәмам булганда язмасагыз – гөнаһ юк. Алыш-биреш эшләрегездә шәһитләр билгеләгез, ләкин язучылар һәм шәһитләр сездән зарар күрмәсеннәр. Ягъни аларны ялганга көчләмәгез һәм, вакытлары булмаганда, үз эшләрегезгә көчләп куймагыз! Әгәр аларга зарар итсәгез, үзегез фәсыйклардан булырсыз. Аллаһудан куркыгыз, хыянәт итүдән сакланыгыз! Аллаһ сезгә хәерле, файдалы эшләрне өйрәтә. [2.283] Әгәр сәфәрдә булып, язучы тапмасагыз ул вакытта бурычка алган кеше заклад бирсен, ягъни бурычын кайтарып биргәнче, берәр бәяле әйбер биреп торсын, әгәр бер-берегезгә ышанып язудан һәм закладтан башка бурычка бирсәгез, ул вакытта бурычка алган кеше инсаф белән бурычын иясенә тапшырсын һәм тәрбияче булган Аллаһудан курыксын. Ий шаһит булган кешеләр, Шәһадәтегезне яшермәгез, сөйләшкән сүзләрегезне үзгәртмәгез. Әгәр шаһит булган кеше шәһитлек эшендә дөреслекне яшерсә, аның күңеле гөнаһкәрдер. Бит Аллаһ сезнең эшләгән эшләрегезне белүче. [2.284] Җирдәге вә күкләрдәге барлык нәрсә Аллаһуның мәхлукләре, Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмагыз! Күңелләрегездәге яман уйларыгызны яшерсәгез дә, яшермәсәгез дә уйларыгыз белән Аллаһ сезне хөкем итәр. Аллаһ үзе теләгән мөэминне гафу итәр һәм үзе теләгән кешене гөнаһы өчен ґәзаб кылыр. Әлбәттә, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә. [2.285] Мухәммәд г-м Раббысыннан иңдерелгән Коръәннең һәр сүзенә ышанды һәм мөэминнәр дә ышандылар, алар һәммәсе Аллаһуга, Аның фәрештәләренә, китапларына, рәсүлләренә ышандылар, һәм: "Рәсүлләрнең берсен икенчесеннән аермыйбыз, барчасына да бертигез ышанабыз", – диделәр. Вә әйттеләр: "Без Аллаһ сүзләрен ишеттек һәм буйсындык, ий Раббыбыз ярлыкавыңны сорыйбыз, шуның өчен сүзләреңне ишетеп буйсынабыз һәм ахырда сиңа кайтабыз", – дип. [2.286] Аллаһу тәгалә һичкемгә көче җитмәгән эш белән көчләмәс, мәгәр көче җиткән эш белән көчләр. Берәү Аллаһуга буйсынып изге гамәлләр кылса, файдалы эшләрне генә эшләсә – файдасы үзенәдер, әгәр берәү Аллаһуга карышып гөнаһларны, явыз эшләрне кәсеп итсә – газабы үзенә. Аллаһуга итагать итүче мөэминнәр әйтәләр: "Ий Раббыбыз, лязем булган изге гамәлләрне онытып калдырсак яки хаталанып гөнаһ эшләсәк, болар өчен безләрне ґәзаб белән тотмагыз! Ий Раббыбыз! Әүвәлге өммәтләргә йөкләгән авып йөкләрне безгә йөкләмәгез! Ий Раббыбыз! Көчебез җитмәслек, сабыр итә алмаслык авыр бәлә-казаларны безләргә йөкләмә! Безләрне гафу ит һәм ярлыка һәм дә безгә рәхмәт кыл! Ий Раббыбыз, Син безнең хуҗа, барча хаҗәтләребезне Син генә үтисең, көферләргә каршы торырга, аларны җиңәргә безгә ярдәм бир! @ALI 'IMRAN Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне. [3.1] Әлиф ләм мим – мәгънәсен Аллаһ белә. [3.2] Аллаһудан башка гыйбадәт кылырга яраклы һичбер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Аңа итагать итмәк, коллык күрсәтмәк ляземдыр. Ул һәрвакыт тере, галәмнәр хәлен күзәтеп, белеп тора. [3.3] Тәүратны һәм Инҗилне Аллаһ китабы дип дөресләгәне хәлдә Аллаһ сиңа хаклык белән Коръәнне иңдерде, вә Коръәннән элек Тәүратны һәм Инҗилне. [3.4] Кешеләргә хидәят, вә хак белән батыл арасын аерыр өчен Коръәнне иңдерде. Аллаһуның аятьләрен инкяр итүче кәферләргә ахирәттә, әлбәттә, каты ґәзаб булыр. Аллаһ кәферләрдән үч алуда кодрәт иясе. [3.5] Аллаһуга, әлбәттә, җирдә һәм күкләрдә һичнәрсә яшерен түгел. [3.6] Аллаһ сезне аналарыгыз карынында үзе теләгәнчә сурәтләр. Барча вөҗүдкә хуҗа һәм бөтен мәхлукка мәгъбуд булырдай Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Ул кодрәт иясе һәм көчле хәким. [3.7] Ий Мухәммәд ґәләйһис-сәләм! Ул тиңдәше булмаган Аллаһ сиңа китап иңдерде, ул Коръәндә күбрәге мәгънәсе ачык, аңлаешлы аятьләр, ул аятьләр Коръәннең төп нигезе. Шулай ук Коръәндә мәгънәсе яки тәэвиле ачык беленмәгән аятьләр дә бар, ләкин андый аятьләргә тәэвил ясаудан, ягъни мәгънә чыгарудан Аллаһ тыйды. Әмма күңелләре хактан батылга авышкан яман кешеләр мәгънәсе ачык түгел аятьләргә иярерләр, кәфер булуны өстәп, яки мөселманнар арасына фетнә салуны теләп, һәм нәфесләренә моафыйк мәгънәләр бирмәкне теләп, тәэвил ясарлар. Бу мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләргә тәэвил ясап, мәгънә бирергә һичкем белмәс, мәгәр Аллаһ үзе генә белер. Әмма күңелләре хаклык ягына авышкан хакыйкый галимнәр: "Коръәннең һәр сүзенә ышандык, барчасы да Раббыбыздан килгән хак сүзләр, мәгънәсе ачык булган аятьләр белән гамәл кылабыз, мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләрне Аллаһуга тапшырабыз", – диләр. Кешеләр һәммәсе дә вәгазьләнмәс, фәкать саф күңелле, камил гакыллы кешеләр генә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылырлар. [3.8] Алар: "Ий Раббыбыз безне туры юлга күндергәнеңнән соң күңелләребезне дөреслектән ялган якка авыштырма һәм шәфкать кылып, безгә рәхмәтеңне бир! Әлбәттә, Син сорап та, сорамыйча да бирүчесең", – диләр. [3.9] Ий Раббыбыз, шиксез булачак кыямәт көнендә барча кешеләрне хисап өчен бер урынга җыячаксың. Аллаһ, әлбәттә, вәгъдәсенә хыйлафлык кылмый. [3.10] Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне, маллары һәм балалары Аллаһ ґәзабыннан коткармас, алар җәһәннәм утында булачаклар. [3.11] Аларның мисалы: Тәүратны инкяр итүче Фиргаун кавеме кеби, һәм Фиргаун кавеменнән әүвәлге инкяр итүче кебиләр. Аларны Аллаһ ґәзаб белән тотты, Аллаһ, үзенә баш имәгән кешеләрдән каты ґәзаб белән үч алучы. [3.12] Кәферләргә әйт: "Тиздән җиңелерсез, капланырсыз, аннары кубарылып җәһәннәмгә сөрелерсез. Нинди яман кайтачак урын ул җәһәннәм". [3.13] Ий кешеләр! Шиксез, сезгә бәдер сугышында галәмәт бардыр ике гаскәрнең бергә юлышкан вакытында. Ул гаскәрләрнең берсе Аллаһ юлыңда сугышучы мөэминнәр, икенчесе – Аллаһуга каршы сугышучы кәферләр иде, кәферләр мөэминнәрне үзләренә караганда ике өлеш күбрәк итеп күрделәр. Әмма дөреслектә мөэминнәр өч йөз булып, кәферләр бер мең иделәр. Аллаһ теләгән бәндәсен үзенең ярдәме белән куәтләр. Бәдер сугышында аз санда булган мөэминнәрнең күп санда булган кәферләрне җиңүләрендә күңел күзләре сукыр булмаган кешеләр өчен зур гыйбрәт бар. [3.14] Сынар өчен күңел сөйгән нәрсәләрдән: хатыннар, балалар, сыер, кәҗә кеби дүрт аяклы хайваннар, җыйган алтын, көмешләр һәм зиннәтләнгән йөгерек атлар һәм иген кеби нәрсәләр Аллаһудан кешеләргә сөекле ителде. Бу нәрсәләр дөнья тереклеге, ләкин барчасы бетәчәк, алар аз нәрсәләрдер, аларны һәм дөньяны калдырып, Аллаһуга кайтырсыз. Әгәр Коръән белән гамәл кылып, хәзерләнеп барсагыз, иң яхшы урын Аллаһу хозурында. [3.15] Сез сөйгән нәрсәләрдән артыграк яхшы нәрсә белән сезгә хәбәр биримме? Дөреслектә, Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә Раббылары хозурында җәннәтләр хәзерләнгән, асларыннан елгалар агар, алар анда мәңге калырлар, алар өчен анда пакь хатыннар булыр һәм аларга Аллаһуның ризалыгы булыр. Аллаһ үзенең бәндәләрен һәм аларның барча хәлләрен белүче. [3.16] Җәннәтләргә кертеләчәк мөэминнәр әйтәләр: "Ий Раббыбыз, без, әлбәттә, Сиңа һәм рәсүлеңә иман китердек. Безләрне ярлыка, гөнаһларыбызны гафу ит һәм безне җәһәннәм утыннан сакла!" [3.17] Ул тәкъва мөэминнәр: Аллаһ юлында чыдамлылар, Аллаһуга вә Рәсүлгә итагать итүчеләр, мохтаҗларга һәм Аллаһ юлына садака бирүчеләр, вә сәхәрләрдә намаз, Коръән укып Аллаһудан гафу сораучылар. [3.18] Аллаһ үзе вә фәрештәләр һәм хакыйкый чын галимнәр: "Кол булырга яраклы Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә", – дип дөреслек белән һәм көчле исбатлау белән шәһадәт бирәләр. Юк һичбер Илаһә, мәгәр Аллаһу тәгалә үзе генә. Ул барча эштә җиңүче, хикмәт белән эш кылучы. [3.19] Шиксез, Аллаһ хозурында ислам дине генә дин. Кешеләрнең ислам динен үзгәртеп бозулары Аллаһудан аларга китап иңмәгәннән вә расүл килмәгәннән түгел, бәлки китап иңдерелеп, расүл күндерелеп, ислам дине тулысынча ачык итеп аңлатылганнан соң инсафсыз галимнәр бер-берсенә хөседләнеп, дошманлашып Аллаһ хөкемнәренә хыйлафлык кылдылар, ислам динен бозып бетерделәр. Берәү нәфесе теләгәнне яки бидеґәт гамәлләрне яклап, Аллаһ аятьләрен инкяр итсә, Аллаһ, андыйларга дөньяда адашуны, ахирәттә ґәзаб була чакны бик тиз тәкъдир итүче. [3.20] Әгәр явыз кешеләр хакны инкяр итеп, батылны яклап синең белән һаман бәхәсләшсәләр, син аларга әйт: "Үземне һәм миңа ияргән мөэминнәрне Аллаһуга тапшырдым, без Аңа буйсындык". Янә әйт: "Ий сез китабий кәферләр һәм укый-яза белмәгән кешеләр, Аллаһуга иман китереп, ислам динен кабул итеп мөселман булдыгызмы?" Әгәр исламны кабул итеп Коръән белән гамәл кылсалар, шиксез, туры юлга күнелделәр. Әмма баш тартсалар, туры юлны тапмаслар. Синең бурычың: Аллаһ хөкемнәрен ачык итеп ирештерү генәдер. Аллаһ, әлбәттә, бәндәләренең эшләрен күрүче. [3.21] Аллаһу тәгаләнең аятьләрен инкяр итүче кәферләр, пәйгамбәрләрне һәм ислам диненә, хаклыкка чакыручы мөселманнарны хаксыз үтерәләр. Аларга ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булачагы белән хәбәр бир! [3.22] Хаксыз мөселманнарны үтерүче кәферләрнең дөньяда һәм ахирәттә барча эшләре юкка чыкты, һәм аларга ахирәттә ярдәмче булмас. [3.23] Күрәсеңме китаптан өлеш бирелгән кәферләрне? Алар Коръән белән гамәл кылырга һәм дә үзара барча эшләрен Коръән белән генә хәл итәргә чакырылалар, ләкин бу чакыруны инкяр итеп, артларына дүнәләр. Алар Аллаһуга каршылык күрсәтүчеләр. [3.24] Кәферләрнең безне җәһәннәм уты тотса да берничә көн генә тотар дип әйтүләре ислам динен вә Коръән хөкемнәрен кабул итмәүләренә сәбәп булды һәм батыл диннәрендә Аллаһуга ялганны ифтира итүләре аларны алдады. [3.25] Шиксез булачак кыямәт көнендә аларны хөкемгә җыеп китерсәк, ничек булыр хәлләре? Вә золым ителмичә һәр кеше үзенең кылган гамәле буенча гына тиешле җәзаны алганда, Коръән белән гамәл кылмаучыларның хәле ничек булыр? [3.26] Ий Аллаһ син барча байлыкка патшасың, үзең теләгән кешегә байлыкны бирәсең һәм үзең теләгән кешедән байлыкны аласың, теләгән бәндәңне Коръән белән гамәл кылдырып хөрмәтле итәсең, һәм теләгән бәндәңне Коръәннән гафил кылып хур итәсең. Барча хәйриәт синең кулындадыр, шиксез, Синең һәр нәрсәгә көчең җитә, дип әйт. [3.27] Ий Аллаһ! Син кичне көнгә, көнне кичкә кертәсең, үлекне теректән чыгарасың, һәм терекне үлектән чыгарасың, һәм дә теләгән бәндәләреңә хисапсыз ризык бирәсең. [3.28] Мөэминнәр мөэминнәрдән башка кәферләрне дус тотмасыннар. "Чөнки аларга дус булу ахырда кәфер булуга сәбәптер". Бу аять иңгәннән соң бер мөэмин кәферләргә дус булса, аңа Аллаһудан һичнәрсә юктыр. Мәгәр кәферләрнең үтерү белән янаулары булганда тыштан гына дуслык күрсәтергә ярый, Коръәнгә каршы булган әмерләрен рия белән генә үтәргә мөмкин була. Ләкин иманга зарар килүдән курку, һәм күңелдә иманны нык саклау тиешдер. Аллаһ сезне үзенең ґәзабы белән куркыта, әлбәттә, куркыгыз! Бит ахырда хөкем ителү өчен кайтачак урын Аллаһ хозурында. [3.29] Әйт: "Күңелләрегездә булган теләкләрегезне кирәк – яшерегез, кирәк – белдерегез Аллаһ аны беләдер һәм җир, күкләрдә булган нәрсәләрне дә белә. Аллаһ һәрнәрсәгә кадир. [3.30] Кыямәт көнне һәр изге кеше эшләгән изге эшләренең әҗерен хәзерләнеп, алдына куелганын табар. Бозык эшләрне эшләүчеләр дә гөнаһлары алларына куелганны күрерләр. Бу явыз эшләрнең иясе, явыз эшләре белән үзенең арасын бик ерак булуны теләр, ләкин явыз эшләре үзе белән мәңге бергә булыр. Аллаһ сезне үзенең ґәзабы белән куркыта. Ґәзабыннан куркып, Аллаһуга итагать иткән мөэмин бәндәләренә Ул миһербанлы. [3.31] Ий Мухәммәд г-м әйт: "Әгәр Аллаһуны сөяр булсагыз миңа иярегез, миңа иярсәгез Аллаһ сезне сөйәр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп, Аллаһ юлына керсәгез, Ул, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле". [3.32] Ий мөэминнәр, Аллаһуга һәм расүлгә итагать итегез! Әгәр итагать итүдән баш тартсагыз, дөреслектә Аллаһ кәферләрне сөйми. Ягъни итагать итмәсәгез, кәфер булырсыз. [3.33] Дөреслектә Аллаһу тәгалә – Адәм, Нух, Ибраһим пәйгамбәрләрне, Ибраһим нәселеннән килгән пәйгамбәрләрне һәм Ґимран гаиләсеннән Мәрьямне вә Мәрьям угълы Гыйсаны бөтен дөнья кешеләреннән өстен итеп сайлады, беек дәрәҗәләргә күтәрде. [3.34] Бу пәйгамбәрләр бер-берсеннән туа килмеш бер нәселләрдер. Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә белүче. [3.35] Ґимран хатыны Хөннәнең Раббысына ялварганын хәтерләгез, ул әйтте: "Ий Раббым, карнымдагы баланы үз хезмәтемнән азат итеп Синең юлыңа тапшырырга нәзер әйттем. Йә Рабби сораганымны кабул итеп теләгемә ирештер! Син минем сүземне ишетүче һәм теләгемне белүчесең". (Ґимран һәм хатыны картлыкка ирешкәннәр ләкин балалары булмаган. Хөннә бер көнне агач күләгәсендә утырганда бер кошның балаларын ашатканын күреп минем дә балам булсачы, дип зарланды. Йә Рабби, миңа бер бала бирсәң, ул баланы мәсҗид Әкъсага дин хезмәтенә куяр идем, дип нәзер әйтте. Аллаһ теләген кабул итте, Хөннә Мәрьямгә йөкле булды.) [3.36] Хөннә Мәрьямне тудыргач: "Ий Раббым, кыз бала тудырдым, ир бала булса дин хезмәтенә яхшы булыр иде", – диде. Аллаһ белүчерәктер, нинди бала тудырганыңны. Хөннә әйтте: "Ир бала, әлбәттә, кыз бала кеби түгел, аның исемен Мәрьям куштым, бу баланы вә аннан туачак балаларны рәхмәтеңнән сөрелгән шайтан шәреннән Синең саклавыңа тапшырдым". Марьямнең анасы Хөннә, Зәкәрья пәйгамбәрнең хатыны белән бертуган иделәр. [3.37] Мәрьямне Раббысы мәсҗид Әкъсага күркәм кабул итү белән кабул итте һәм яхшы тәрбия белән тәрбияләде, һәм тәрбияләп үстермәк өчен Зәкәръя пәйгамбәргә тапшырды. "Хөннә Мәрьямне тудыргач, мәсҗид Әкъсага алып барып, андагы намаз укучыларга: "Бу бала Аллаһ юлына нәзер әйтелгән, кабул итеп алыгыз", – диде. Мәсҗид әһелләре баланы кабул итеп алдылар һәм тәрбияләп үстерү хакында һәрбере, мин алам, дип, үзара бәхәсләштеләр. Бу бәхәсне бетерү өчен Аллаһудан юл күрсәтелде: "Барчагыз да каләмнәрегезне суга салыгыз, кемнең каләме суга батмаса, Мәрьямне шул кеше алыр". Әйтелгәнчә эш кылдылар, Зәкәръяның каләме суга батмады, Мәрьям аңа тапшырылды. Зәкәръя мәсҗид эчендә бер урын хәзерләп Мәрьямне шунда тәрбия кылды. Мәрьям зекер, гыйбадәт белән мәшгул булды. Зәкәръя Мәрьям янына кайчан гына керсә дә, алдында төрле җимешләр һәм башка ризыкларны күрер иде. Бер кергәнендә: "Ий Мәрьям, бу ризыклар сиңа кайдан килә", – дип сорады. Мәрьям әйтте: "Бу ризыклар Аллаһ хозурыннан килә, Аллаһ, әлбәттә, үзе теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландыра". [3.38] Мәрьямнең дәрәҗәсен Аллаһ күтәргәнне күреп, Раббысына ялварып дога кылды. Әйтте: "Ий Раббым, рәхмәтеңнән миңа бер бала биргел! Шиксез, син минем догамны ишетәсең". [3.39] Зәкәръя михрабта намаз укып торганда Җәбраил килеп кычкырды: "Ий Зәкәръя, дөреслек тә, Аллаһ сине Яхъя исемле изге угыл белән шатландыра. Ул Яхъя Аллаһудан булган сүзгә ышанучы булганы хәлдә, ягъни Гыйса пәйгамбәргә иң беренче иман китереп, ярдәмче булды. Янә ул Яхъя кавеме арасында хөрмәтле вә олугъ булды, һәм дә хатыннар белән собхәт итүдән сакланучы изге пәйгамбәрләрдән булды. [3.40] Зәкәръя әйтте: "Ий Раббым миңа кайдан угыл булсын дөреслектә миңа картлык иреште, хатыным да бала тудырмаучыдыр". Аллаһ әйтте: "Әнә шулай Аллаһу тәгалә теләгәнен кылыр". [3.41] Зәкәръя әйтте: "Ий Раббым хатынымның йөкле булуына миңа бер галәмәт бир!" Аллаһ әйтте: "Синең кешеләр белән сөйләшә алмавың сиңа галәмәт булыр, кешеләр белән өч көн сөйләшә алмассың, мәгәр ишарат илә генә сөйләшерсең". Хатыны йөкле булгач Зәкәръяның теле бәйләнде, зекер тәсбихтән башка сүзләрне сөйли алмады. Аллаһ әйтте: "Ий Зәкәръя, Раббыңны күп зекер ит вә көндезләрен һәм кичләрен намаз укы!" [3.42] Фәрештә әйтте: "Ий Мәрьям, дөреслектә Аллаһ сине сайлады вә сине гөнаһтан пакълады һәм бөтен дөнья хатыннарыннан сине өстен кылды. [3.43] "Ий Мәрьям, Раббыңа итагать кыл һәм рөкүгъ, сәҗдә кылып намаз укучылар белән намаз укыгыл!" [3.44] Бу Мәрьям кыйссасы Коръән иңмәс борын синең өчен яшерен иде, инде вәхий белән белдерәбез. Мәсҗид Әкъса мөселманнары шибага өчен каләмнәрен суга салганда син алар арасында юк идең, һәм Мәрьямне тәрбиягә алыр өчен тартышкан вакытларында да яннарында юк идең. [3.45] Җәбраил әйтте: "Ий Мәрьям, Аллаһ сине бер бала белән шатландырадыр. Ул бала атасыз, Аллаһуның "бар бул" дип әйтүе белән булыр, ул баланың исеме Гыйса (Мәрьям угълы) булыр, ул бала дөньяда һәм ахирәттә дәрәҗә иясе вә Аллаһуга якыннардан булыр. [3.46] Ул Гыйса бишектә чагында һәм үсеп җиткәч кешеләр белән хикмәтле сүзләр белән сөйләште һәм ул изгеләрдән булды". [3.47] Мәрьям әйтте: "Ий Раббым, миңа бала кайдан булсын чөнки миңа ир затының кулы тигәне юк". Аллаһ әйтте: "Әнә шулай Аллаһ үзе теләгән нәрсәне халык кылыр. Бер нәрсәне булдырырга теләсә фәкать "бул" дияр, ул нәрсә Ул теләгәнчә бар булыр". [3.48] Аллаһ Гыйсага язу белемен, шәригать хөкемнәрен һәм Тәүрат, Инҗил китапларын өйрәтте. [3.49] Вә Ягъкуб балаларына расүл кылды. Гыйса, пәйгамбәр булгач, Ягъкуб балаларына әйтте: "Мин сезгә Раббыгыздан пәйгамбәремә ачык дәлилләр һәм галәмәтләр белән килдем. Ул галәмәтләрнең берсе: балчыктан кош сурәте ясармын да аңа өрермен, Аллаһ әмере белән кош булып очар. Янә Аллаһ әмере белән сукырларны күзле итәрмен, ала тәнле кешеләрне сәламәтләндерермен һәм үлекләрне тергезермен. Янә мин сезгә нәрсә ашаганыгыздан, өйләрегездә яшереп саклаган нәрсәләрегездән хәбәр бирермен. Бу нәрсәләрдә, әлбәттә, минем пәйгамбәрлегемне тәсдыйклаучы галәмәтләр бар, әгәр хаклыкка ышанучылардан булсагыз". [3.50] Миннән әүвәл иңдерелгән Тәүратны тәсдыйк иткәнем хәлдә, һәм сезгә хәрам булган нәрсәләрнең кайберләрен хәләл иткәнем хәлдә, Раббыгыздан галәмәтләр белән сезгә пәйгамбәр булып килдем. Шулай булгач, Аллаһудан куркыгыз, миңа итагать итегез һәм карышудан сакланыгыз! [3.51] Дөреслектә Аллаһ мине дә, сезне дә тәрбия кылучыдыр. Тәрбияче булган Аллаһуга, әлбәттә, гыйбадәт кылыгыз! Бит Аллаһуга итагать итү һәм Аңа гына гыйбадәт кылу иң туры юл. [3.52] Гыйса, мөшрикләрнең һаман көферлекләрендә дәвам иткәннәрен күргәч: "Аллаһ диненә миңа кем ярдәмче була?" – диде. Гыйсага ияргән мөэминнәр: "Аллаһ диненә без ярдәмче булабыз, без Аллаһуга нык ышандык. Аллаһуга итагать итүче хак мөселман икәнлегебезгә шаһит бул, диделәр. [3.53] Ий Раббыбыз, син иңдергән китапларга ышандык һәм пәйгамбәргә иярдек. Безләрне Синең берлегең вә исламның хаклыгы белән шәһадәт бирүче мөселманнар белән бергә кыл! [3.54] Кәферләр Гыйсага явыз хәйлә кордылар. Аллаһ аларга каршы көчле хәйләне корды. Бит Аллаһ хәйлә коручыларның хәерлесе вә көчлеседер. Кәферләр Гыйсаны гаепләргә, үзләрен дөресләргә дәлил тапмагач, ниһаять, ачуларыннан Гыйсаны үтерергә әмер бирделәр. Мөселманнар арасында кәферләргә сатылган бер монафикъ бар иде, кәферләр Гыйсаны үтерергә карар чыгаргач, шул монафыйк, Гыйса кергән өйгә кәферләрне җыеп алып килде. Ләкин бу вакытта Аллаһ Гыйсаны күккә күтәргән иде инде. Монафикъ, Гыйсаны тотабыз дип өйгә кергәч, Аллаһ аның сурәтен Гыйса сурәтенә кертте. Кәферләр аны Гыйса дип белеп, тотып алып, асып үтерделәр. Менә аларга Аллаһуның бер хәйләсе шул булды. [3.55] Аллаһ әйтте: "Ий Гыйса, Мин, әлбәттә, сине үтерүче һәм үз хозурыма күтәрүчемен, һәм сине кәферләрнең явыз хәйләсеннән саклап, пычрак йогынтыларыннан пакълаучымын. Янә ий Гыйса: сиңа ияргән мөэминнәрне кыямәт көненә чаклы кәферләрдән өстен кылучымын. Кәферләр белән арагызда булган ихтыйлаф эшләрдә хөкем итәрмен. [3.56] Әмма Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне дөньяда һәм ахирәттә каты ґәзаб белән ґәзаб кылырмын, Минем ґәзабымнан котылырга аларга ярдәмче булмас. [3.57] Әмма иман китереп изге гамәлләр кылучы мөэминнәрнең әҗерен тулысынча Аллаһ үзе бирер. Ләкин Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне Аллаһ һич тә сөйми. [3.58] Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа укыган кыйссалар синең пәйгамбәрлегеңә ишарат итүче дәлилләр. Вә Без вәхий кылган сүзләр, барча хикмәтләрне зекер итүче Коръән көримдер. [3.59] Гыйсаның атасыз халык кылынуының мисалы Аллаһ хозурында Адәм г-м кебидер. Адәмнең тәнен балчыктан төзеде дә соңра аңа "Адәм бул" диде, Адәм булды. "Тыкса да Аллаһуның "бар бул" дип әйтүе белән булды". [3.60] Гыйса хакында булган хак сүзләр: Раббыңнан, шикләнүчеләрдән булма! [3.61] Ачык дәлилләр килгәннән соң берәү Гыйса хакында синең белән бәхәсләшсә, син аларга әйт: "Без үзебез, балаларыбыз һәм хатыннарыбыз һәм сез үзегез, балаларыгыз һәм хатыннарыгыз бер урынга җыелыйк, аннары Гыйса хакында кем ялган сөйләсә аңа Аллаһуның ләгънәте булсын дип Аллаһудан сорап бер-беребезгә дога кылышырбыз" – дип. Кәферләр, мөселманнарның ләгънәте төшүдән куркып килмәделәр. [3.62] Гыйса хакында сөйләгән бу кыйсса әлбәттә хактыр. Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Аллаһ әзе генә, Ул – Аллаһ әлбәттә һәр эшендә җиңүче һәм белеп хөкем итүче. [3.63] Әгәр Коръән белән гамәл кылып төзәлүдән баш тартсалар, шиксез Аллаһ явызлык кылучы азгыннарны белә, Аның ґәзабыннан котыла алмаслар. [3.64] Әйт: "Ий китап әһелләре безнең һәм сезнең өчен бер тигез хак булган Коръәндәге Аллаһ сүзләренә килегез! Ул сүзләр Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмаубыз һәм Аллаһуга һичкем тиңдәш кылмаубыз, һәм дә Аллаһудан башка бер-беребезне Илаһә урнына тотмаубыздыр". Әгәр Коръән юлына керүдән баш тартсалар, аларга әйтегез: "Безнең Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәр икәнлегебезгә шаһит булыгыз" – дип. [3.65] Ий китап әһелләре ни өчен Ибраһим хакында сүз көрәштерәсез? (Яһүдләр, Ибраһим безнең диндә диләр, насаралар да Ибраһим безнең диндә диләр.) Бит Тәүрат һәм Инҗил Ибраһимнән соң иңдерелде. Ә сез исә ул китапларны үзгәртеп яһүд һәм насара булдыгыз, шуны инсаф илә уйлап карамыйсызмы? [3.66] Ий китабий кәферләр ни өчен Мухәммәд г-м белән тартышасыз аның хак пәйгамбәр икәнен белә торып? Аң булыгыз бу эшегез сезнең өчен бик ямандыр! Әмма Ибраһимнең кайсы диндә икәнен белмичә тартышуыгыз тагын да кабахәт эшдер. Ибраһимнең динен Аллаһ белүчерәк ләкин сез белмисез. [3.67] Ибраһим яһүд динендә дә булмады, ләкин хак тарафына нык авышкан чын мөселман иде, вә ул Аллаһуга ширк катучылардан да булмады. [3.68] Дөреслектә Ибраһимгә ияргән кешеләр, аның динендә булырга әһелерәкләр, янә Мухәммәд г-м вә Коръән белән гамәл кылган мөэминнәр Ибраһим динендә булырга әһелерәкләрдер. Аллаһ Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрнең хуҗасы, аларның теләген үтәүчедер. [3.69] Китабий кәферләрдән бер төркем кәферләр, сезне хак диннән адаштырырга теләделәр. Ләкин Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәрне адаштыра алмаслар, мәгәр үзләрен адаштырырлар, ләкин адашуларын сизмәсләр. [3.70] Ий китабий кәферләр, ни өчен Аллаһуның аятьләрен инкяр итәсез? Үзегез шул аятьләрне ишетеп беләсез, ишеткәнлегегезгә үзегез шаһитсыз. [3.71] Ий китабий кәферләр, ни өчен, белә торып, хакка батылны катнаштырасыз? Ягъни дөреслеккә ялганны кушасыз вә ни өчен, белә торып, хакны яшерәсез? [3.72] Китабий кәферләрдән бер таифә үзләренә әйтте: "Мөэминнәргә иңгән аятьләргә көннең Әүвәлендә ышаныгыз, аннары көннең ахырында инкяр итегез, бәлки диннәреннән кайтырлар", – дип. [3.73] Янә кәферләр әйттеләр: "Мөэминнәргә ышанмагыз, мәгәр үзегезнең динегезгә ияргән кешеләргә генә ышаныгыз". Әйт: "Әлбәттә, Аллаһ һидияте генә һидият, ул Коръән Кәримдер". Ий китабий кәферләр, сезгә бирелгән Тәүрат, Инҗил кеби Коръәннең Мухәммәд г-мгә бирелгәнлегенә хөседләнеп аны инкяр игәсез, яки мөэминнәр өстен булганга хөсөдлөнеп Коръәнне инкәр итәсез. Ягъни ахмаклык белән Аллаһуга каршы барып, Аның фазыйләтен өмет итәсез. Дөреслектә фазыйләт Аллаһ кулында, аны теләгән кешесенә бирер. Аллаһ киңлек иясе һәм фазыйләте кемгә тиешле икәнлекне белүче. [3.74] Аллаһ үзенең рәхмәтенә теләгән кешеләрен хаслар. Аллаһ олугъ фазыйләт иясе. [3.75] Китабий кәферләрдән кайберләренә күп кенә алтын бирсәң әманәт итеп, ул аны сиңа хыянәтсыз кайтарып бирер. Вә ул кәферләрдән кайберләренә бер генә алтын бирсәң, ул аны сиңа кайтарып бирмәс, мәгәр таләп итеп өстендә даим торсаң гына бирер. Бурычны яки амәнәтне тапшырмаулары шуның өчен булды – әйттеләр: "Яһүд яки насара булмаган кешеләргә безнең зарарыбызга йөрергә юл юк", – дип. Шуннан соң мөшрик булмаган кешеләрнең бурычларын бирмәс булдылар. Алар Аллаһ хакында һәм Аның дине хакында белеп ялган сөйлиләр. [3.76] Бәлки бер кеше үзенең ґәһден һәм вәгъдәләрен үтәсә вә бурычларын хыянәтсез бирсә һәм хыянәтләрдән сакланса- әнә шундый тәкъва кешеләрне Аллаһ әлбәттә сөяр. [3.77] Аллаһуга булган ґәһедләрен вә антларын аз акчага сатучыларга ахирәттә җәннәт нигъмәтләре юк, Аллаһ алар белән рәхимле сөйләшү илә сөйләшмәс, рәхимле карау илә карамас һәм аларны гөнаһлардан пакьләмәс һәм аларга – рәнҗеткүче каты ґәзаб булыр. [3.78] Шиксез, алардан бер таифа Аллаһ китабы Тәүратны һәм Инҗилне үз телләре белән үзгәртеп укыйлар, сез аларны Аллаһ китабын укыйлар дип хисаплавыгыз өчен. Ләкин аларның укыганы Аллаһ китабы түгел, үзләренең ялган сүзләрен Аллаһудан иңдерелгән сүз диләр. Юк ул сүзләр Аллаһудан түгел, ләкин Аллаһуга ифтира кылып ялганны сөйлиләр, үзләре дә беләләр ялган сөйләгәннәрен. [3.79] Аллаһудан кешеләргә китап һәм Ислам диненең хөкемнәре һәм пәйгамбәрлек бирелгәннән соң ул пәйгамбәрнең, Аллаһуга гыйбадәт кылмагыз, миңа гыйбадәт кылыгыз дип әйтмәк һич тә дөрес булмый. "Чөнки мөшрикләр, Мухәммәд үзенә гыйбадәт кылдырырга тели диделәр". Ләкин пәйгамбәр, "Аллаһ китабыннан өйрәнгәнегез белән вә пәйгамбәрдән дәрес алганыгыз белән Раббыгыз булган Аллаһуга гына кол булыгыз, Аңа гына гыйбадәт кылыгыз", – дип әйтергә бурычлы. [3.80] Ул пәйгамбәр сезгә фәрештәләрне вә пәйгамбәрләрне Илаһә итеп алыгыз димәс. Әйә пәйгамбәр сезне мөселман булганыгыздан соң көферлеккә өндәрме? [3.81] Без биргән китапны һәм ислам хөкемнәрен өммәтләрегезгә ирештерерсез, дип, Аллаһ пәйгамбәрләрдән ґәһед алды. Аннары Мухәммәд г-м сезгә пәйгамбәр булып килде, кулыгыздагы Тәүрат вә Инҗилне тәсдыйк иткәне хәлдә. Пәйгамбәргә итагать итегез вә ярдәм бирегез, дип Аллаһ сезгә әмер бирде. Аллаһ әйтте: "Ий китап әһелләре Мухәммәд г-мнең расүл икәнлеген икрар кылдыгызмы вә ана иман китергәнлегегезгә Минем ґәһдемне кабул иттегезме?" Әйттеләр: "Икрар кылдык вә ґәһдеңне кабул иттек". Аллаһ әйтте: "Икрарыгызга шаһит булыгыз! Мин дә сезнең белән бергә шаһитләрдәнмен". [3.82] Бу ґәһедтән соң берәү Коръән белән гамәл кылудан баш тартса, баш тартучылар фасыйклардыр. [3.83] Әйә гафил кешеләр Аллаһ төзегән хак динне ташлап, бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне тотмакчы булалармы? Бит җирдәге вә күкләрдәге һәрбер мәхлук теләп һәм теләмичә дә Аллаһуга итагать итәр. Вә барчалары да Аллаһуга кайтырлар. [3.84] Әйт: "Үзем һәм өммәтем иман китердек Аллаһуга, үзегезгә иңдерелгән Коръәнгә, Ибраһим, Исмагыйл, Исхак, Ягькуб пәйгамбәрләргә һәм аларның нәселеннән килгән пәйгамбәрләргә иңдерелгән вәхийләргә һәм Мусага бирелгән Тәүратка, Гыйсага бирелгән Инҗилгә, шулай ук башка пәйгамбәрләргә Раббыларыннан иңдерелгән вәхийләргә. Пәйгамбәрләрне берсен икенчесеннән аермыйбыз, барчасына да бер тигез ышанабыз. Без Аллаһуга итагать итүче мөэминнәрбез", – дип. [3.85] Берәү ислам диненнән башка дингә иярсә, аның дине вә гамәле һич кабул булмый, ул ахирәттә хәсрәтләнүче вә һәлак булучыдыр. [3.86] Аллаһ ничек хак юлга күндерсен иман китергәннән соң кәфер булган кавемне? Үзләре Аллаһуга ышанып, Мухәммәд г-мнең хак пәйгамбәр икәнлегенә дә шәһадәт бирделәр һәм аларга һәр нәрсәне бәян итүче Коръән дә килде. Шуннан соң алар пәйгамбәргә иярүдән вә Коръән белән гамәл кылудан баш тартып, кәфер булдылар. Аллаһ, әлбәттә, Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне һидәяткә күндерми. [3.87] Ул залимнәрнең җәзалары, Аллаһуның, фәрештәләрнең вә барча кешеләрнең ләгънәтедер. [3.88] Алар ләгънәттә һәм ґәзабта мәңге калучылар, алардан ґәзаб җиңеләйтелмәс вә аларга рәхмәт карау белән карау булмас. [3.89] Мәгәр шул золым эшләреннән тәүбә итсәләр һәм Коръән белән гамәл кылып иманнарын вә диннәрен дөресләсәләр, Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле. [3.90] Иман китергәннән соң кәфер булган кешеләр, Коръән белән гамәл кылмыйча көферлекләрен арттырдылар. Инде аларның тәүбәләре кабул булмас, чөнки алар хак юлдан бик нык адашканнар. [3.91] Әгәр алар Коръән юлына кайтмыйча, кәфер хәлләреңдә үлсәләр, кулларында җир тулысы алтын булса да, Аллаһ ґәзабыннан котылу өчен шул алтыннарын садака кылсалар да, кабул булмас иде. Ул кәферләргә ахирәттә каты рәнҗеткүче ґәзаб булыр, ярдәмче булмас. [3.92] Ий мөселманнар, үзегезгә сөекле нәрсәләрдән мохтаҗ мөселманнарга бирмичә торып, Аллаһудан биреләчәк нигъмәтләргә ирешә алмассыз. Бит Аллаһ сезнең нинди нәрсәләрдән садака биргәнегезне беләдер. [3.93] Ягъкуб балаларына барча ризык хәләл булып, мәгәр Тәүрат иңмәс борын үзләре хәрам кылган нәрсәләр хәләл түгел иде. Ягькуб пәйгамбәр: "Сырхау чагында сәләмәтләнсәм, дөя итен вә сөтен үземә хәрам кылырмын", – дип нәзер әйткән иде, сәламәтләнгәч дөя итен ашамас һәм сөтен эчмәс булды. Аңа карап балалары да үзләренә хәрам кылдылар. Яһүдләр, бу хөкем Тәүратта бар дип, Мухәммәд г-м белән тартыштылар. Син аларга Тәүратны алып килегез, ул хөкемне карыйк, диген! Алар хәйран булдылар, чөнки ул хөкем Тәүратта юк. [3.94] Аллаһудан китап килеп һәр нәрсәне ачык бәян иткәннән соң, берәү Аллаһуга ялганны ифтира кылса, андый кешеләр залимнәрдер. [3.95] Әйт: "Аллаһу тәгалә дөрес сөйләде, дөрес хөкем итте", – дип. Ибраһим диненә иярегез! Ул батылдан хакка нык авышкан изге пәйгамбәр һәм ул Аллаһуга шәрик катучылардан булмады. [3.96] Дөреслектә кешеләргә гыйбадәт өчен салынган өйнең әүвәле Мәккәдәге Кәгъбәтүллаһдыр. Мәккә шәһәре кешеләр өчен мөбарәк, Кәгъбәтүллаһ барча галәмнәр өчен һидәят билгесе. [3.97] Ул Кәгьбәтүллаһда билгеле галәмәтләр бар, шулардан берсе Ибраһим г-мнең ташка баткан аяк эзләредер. Анда кергән кеше гаепле булса да, анда чагында хөкем ителүдән иминдер. Көче җиткән кешеләргә Аллаһуга гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз. Берәү хаҗның, фарызлыгын инкяр итсә, көче җитеп тә хаҗ кылмаса, зарары үзенә. Аллаһ бөтен галәмнәр мәхлугыннан мөстәгънидер, һичберсенең гамәленә мохтаҗ түгел, карышкан кешеләрне ґәзаб кылыр. [3.98] Әйт: "Ий китап әһелләре, ни өчен Аллаһуның аятьләрен инкяр итәсез? Бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегезгә, әлбәттә, шаһит", – дип. [3.99] Әйт: "Ий китап әһелләре, ни өчен ислам диненә зарар өстәп, иман китергән кешеләрне Аллаһ юлыннан тыясыз? Бит үзегез исламның хаклыгына шәһитләрсез. Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән гафил түгел. [3.100] Ий мөэминнәр! Әгәр китабий кәферләрдән бер фиркага иярсәгез, аларга итагать итсәгез, алар сезне иман китергәнегездән соң кире көферлеккә кайтарырлар. [3.101] Ничек көферлек кыла аласыз, сезгә Аллаһуның аятьләре укылганда, арагызда Аның расүле дә бар. Аллаһ китабы – Коръәнгә тотынган кеше, шиксез, туры юлга күнелде. [3.102] Ий мөэминнәр, Аллаһудан каты куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан бик нык сакланыгыз һәм Коръән белән гамәл кылып, чын мөселман хәлегездә генә үлегез! [3.103] Ий мөэминнәр! Барчаларыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Аннары Коръән хөкемнәреннән һич тә аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп, төрле юлларга китмәгез! Янә Аллаһ сезгә биргән нигъмәтләрен күңелегездә саклагыз, бит мөселман булмас борын, бер-берегезгә дошман идегез. Аллаһ ислам дине белән күңелегезгә дуслык, өлфәт мәхәббәтен салды да, бер-берегезгә дин кардәше булып әверелдегез. Сез җәһәннәм ярының читенә килгән идегез, җимерелеп төшәргә генә калган идегез, Аллаһ рәхмәт кылып, җәһәннәмгә төшүдән сезне ислам дине белән коткарды. Әнә шулай Аллаһ сезгә аятьләрен ачык бәян итәр, шаять дөрес аңлап, дөрес гамәл кылып туры юлга күнелерсез! [3.104] Сезләрдән арагызда шәригатьне яхшы белгән кешеләр, әлбәттә, булсын! Алар сезне хәерле эшләргә чакырырлар, фарыз гамәлләрне, башка яхшы эшләрне кылырга әмер бирерләр һәм фәхеш, хәрам эшләрдән вә бидеґәт гамәлләрдән каты тыярлар. Әнә шундый җитәкчеләре булган җәмәгать һәлак булудан котылып, өстенлек табучыдыр. [3.105] Ий мөэминнәр, үзләренә бирелгән Аллаһ китабын үзгәртеп, шәригать хөкемнәрен бозып, төрле фиркаларга бүленгән яһүд вә насара кавемнәре кеби булмагыз! Алар, ислам дине ачык аңлатылганнан соң, аның хөкемнәренә хыйлафлык кылдылар. Аларгадыр олугъ ґәзаб. (Бидеґәт гамәлләрне, хөрафәт, ырымнарны эшләү, әүвәлге китап әһелләре кеби Коръән хөкемнәрен, ислам динен бозу, мөселманнарны адаштыру буладыр.) [3.106] Кыямәт көнне күп йөзләр агарыр вә күп йөзләр каралыр. Әмма йөзләре каралган кешеләргә: "Ислам динен кабул итеп мөселман булганыгыздан соң кәфер булганыгыз өчен җәһәннәм ґәзабын татыгыз", – дип әйтелер. "Мөселман булганнан соң кәфер хәлендә үлеп, йөзләре каралачак кешеләр кемнәр алар", – дип сахәбәләр Мухәммәд г-мнән сораганнар. "Йөзләре каралып, җәһәннәмгә керәсе кешеләр, бидеґәт гамәлләрне кылучы мөселманнар", – дип җавап биргән. [3.107] Әмма бидеґәт гамәлләрдән сакланып, Коръән белән гамәл кылучы мөселманнарның йөзләре агарачак, алар Аллаһуның рәхмәтендәләр һәм анда мәңге калырлар. [3.108] Коръәндә сөйләнгән бу сүзләр Аллаһуның аятьләре, аларны сезгә хаклык белән укырбыз. Аллаһ галәмнәр мәхлукләреннән һичберсенә золым теләми. [3.109] Җирдә вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһуныкы вә һәр әмер Аллаһуга кайтадыр. [3.110] Ий сез Мухәммәд г-м өммәте, дөньяга чыгарылган өммәтләрнең иң хәерлесе булдыгыз, Аллаһуга хак ышану илә ышандыгыз, кешеләрне хәерле эшләргә, изге гамәлләргә өнди белү белән өндәдегез һәм бозык, зарарлы эшләрдән тыя белеп тыйдыгыз. "Аллаһ, сахәбәләрне бу аять белән мактады, чөнки аларның ярдәме белән ислам дине куәтләнде һәм бөтен дөньяга таралды". Китабий кәферләр иман китереп, Коръән белән гамәл кылсалар, әлбәттә, алар өчен хәерле булыр иде. Алардан Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәр бар, ләкин аларның күбрәге – фасыйклардыр [3.111] Ий мөэминнәр! Иманыгыз таза булса, кәферләр сезгә зарар ирештерә алмаслар, мәгәр яман сүзләр белән күңелегезне рәнҗетерләр, әгәр сезнең белән сугышсалар, сезнең гайрәтегездән куркып, артларына качарлар. Аннары аларга ярдәмче булмас. [3.112] Мөселманнар белән кайда гына сугыш кылсалар да, аларга җиңелү хакарәте лязем ителде, мәгәр ислам хөкүмәте астында булсалар, Аллаһуның вә мөэминнәрнең хөкеме белән җәзия түләп имин булырлар. Алар Аллаһуның ачулы каһәрен өсләренә алдылар һәм дә аларга мескенлек лязем ителде. Ягъни җәзия түләүдән куркып, мескенлек сурәттә йөрделәр. Бу җәзалар аларга лязем ителде, Аллаһуның аятьләрен инкяр иткәннәре вә пәйгамбәрләрне хаксыз үтергәннәре өчен. Аллаһуның каһәрендә калулары, Аллаһуга каршып хактан батыл тарафына үтүләре сәбәпледер. [3.113] Китабий кәферләрнең иман китереп, мөселман булган өммәте исламны кабул итмәгәннәре кеби булмаслар. Исламны кабул иткән өммәт, хаклыкта таза торганнары хәлдә төннәр буе Аллаһуның аятьләрен укырлар һәм сәҗдә кылырлар. [3.114] Ул өммәт Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышаналар, кешеләрне яхшылыкка өндиләр, гөнаһлы эшләрдән тыялар һәм үзләре яхшы эшләрне эшләргә һәрвакыт ашыгалар. Әнә шуның өчен алар изге кешеләрдән булдылар. [3.115] Аларның кылган изге гамәлләренең әҗере Аллаһ хозурында инкяр ителмәс. Аллаһудан куркып, гөнаһлардан сакланучы тәкъва кешеләрне, әлбәттә, Аллаһ белә. [3.116] Дөреслектә кәферләргә Аллаһ ґәзабыннан котылырга маллары һәм балалары һич файда бирмәс. Алар ут әһелләре, аңда мәңге калырлар. [3.117] Кәферләрнең дөньяда халык файдасына биргән малларының мисалы салкын җил кебидер: ул салкын җил залим кавемнең игеннәренә иреште һәм игеннәрен һәлак итте. Аллаһ аларга золым итмәде ләкин алар үзләренә золым иттеләр. [3.118] Ий мөэминнәр! Мөэминнәрдән башка һичбер кавемне дус тотмагыз! Алар сезнең динегезне бозу һәм үзегезне аздыру өчен тырышуларында кимчелек кылмаслар. Алар сезнең гөнаһлы булуыгыз яки Коръән юлыннан чыгуыгыз өчен бик каты тырышалар. Дереклектә авызларыннан хакка каршы әче яки пычырак сүзләр заһир булды, бигерәк тә күңелләрендәге яман ниятләр кабахәтлектә олугърактыр. Ий мөэминнәр дошманнарыгыз хакында аятьләребезне сезгә бәян кылдык шаять аңлап аларның зарарыннан сакланырсыз! [3.119] Ий мөэминнәр сез кәферләрне, бидеґәтче мөшрикләрне ничек сөясез? Бит алар сезне һич тә сөймиләр. Сез китапларның барчасына да ышанасыз, алар кайберләренә генә ышаналар. Алар сезгә очыраганда "без дә ышандык" диләр, әгәр аулак урынга җыелсалар, сезгә хөседләнеп һәм сезгә зарар итә алмауларына ачуланып, бармакларын тешлиләр. Әйт: "Ачуыгыздан шартлап үлегез", – дип. Аллаһ мөэминнәрнең дә, кәферләрнең дә күңелләрендә булган нәрсәне белә. [3.120] Әгәр сезне эшегездә хәерле уңышлар тотса, сезгә килгән шатлык аларның йөзен каралта, әгәр сезгә кайгы килсә, алар аның өчен шатланалар. Ий мөэминнәр, авырлык килгәндә чыдап сабыр итсәгез һәм Аллаһуга гөнаһлы булудан саклансагыз, динсезләрнең сезгә зарары тимәс. Бит Аллаһ динсезләрнең кылган эшләрен чолгап алучыдыр. [3.121] Ий Мухәммәд г-м, өход сугышы көнендә өй әһелеңнән чыгып мөэминнәрне сугыш урыннарына урынлаштырган вакытында, Аллаһ синең догаңны ишетүче вә кәферләрнең эшен белүчедер. [3.122] Сездән ике таифә, сугыштан куркып, кире кайтырга теләделәр, ләкин ул ике таифәнең хуҗасы – Аллаһдыр. Ягъни Аллаһ күңелләренә батырлык салды аннары сугышка катнаштылар. Мөэминнәр һәрвакыт Аллаһуга тәвәккәл итсеннәр, курыкмасыннар! [3.123] Ий мөэминнәр, дөреслектә Аллаһ сезгә бәдер сугышында ярдәм бирде, сез аз идегез, Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланыгыз һәм нигъмәтләренә шөкер итегез! [3.124] Мухәммәд г-м мөэминнәргә әйтте: "Раббыгыздан сезгә ярдәм өчен өч мең фәрештәнең иңдерелүе җитмиме?" [3.125] Бәлки өч мең фәрештә җитәдер, әгәр авырлыкка чыдасагыз һәм сугышта чиктән үтүдән саклансагыз, Раббыгыз сезгә биш мең фәрештә белән ярдәм бирер, ул фәрештәләр ак маңгайлы атларга атланган булырлар, башларында ак чалмадыр. [3.126] Бу эшне Аллаһ эшләмәде, мәгәр сезгә шатлык булсын өчен һәм фәрештәләрнең иңүеннән күңелләрегез карарланып куәт тапсын өчен эшләде. Бер нинди заттан ярдәм юк, мәгәр кодрәт вә хикмәт иясе Аллаһудан гынадыр. [3.127] Аллаһ фәрештәләр белән ярдәм кылды, кәферләрдән бер җәмәгатькә җәза бирмәк өчен яки җиңелсеннәр өчен, әгәр җиңелсәләр, хәсрәт белән кайтырлар. "Бәдер сугышында мөшрикләрнең җитмеш батыры үтерелде, җитмеше әсиргә алынды". [3.128] Ий Мухәммәд г-м, һичбер эштә сиңа ихтыяр юктыр. Өход сугышыннан соң сахәбәләр: "Йә расүлүллаһ Аллаһудан сора, кәферләрне һәлак итсен", – диделәр. Ләкин Аллаһ бу эштән тыйды. Бәлки тәүбә итәрләр дә Аллаһ аларны гафу итәр, тәүбә итмәсәләр Аллаһ аларны ґәзаб кылыр чөнки алар залимнәрдер. [3.129] Җирдә вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһу тәгаләнеке. Аллаһ теләгән бәндәсен ярлыкар вә теләгән бәндәсен гөнаһлары өчен ґәзаб кылыр. Ләкин тәүбә вә итагать белән Аллаһуга кайтучыга Ул ярлыкаучы һәм рәхимле. [3.130] Ий мөэминнәр, риба ашамагыз, ягъни бурычка биреп торган өчен арттырып алмагыз, катлап-катлап хәрам ашамагыз! Аллаһуның сүзләрен, хөкемнәрен игътибарсыз калдырудан сакланыгыз, шаять ґәзабтан котылып, өстенлек табарсыз. [3.131] Аллаһуга вә расүлгә итагать итегез, шаять Аллаһудан рәхмәт кылынырсыз. [3.132] Дәхи тәүбә итеп төзәлегез вә изге гамәлләр кылу белән [3.133] Раббыгызның ярлыкавына һәм җир, күкләр киңлегендә булган җәннәтләр тарафына ашыгыгыз! Ул җәннәтләр шәригать хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва мөэминнәргә хәзерләнде. [3.134] Ул мөэминнәр бай чакларыңда да, ярлы чакларында да Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирәләр, ачулары килгәндә ачуны йоталар, ґәепле кешеләр гафу сораганда гафу итәләр. Яхшылык кылучы әнә шундый мөэминнәрне Аллаһ сөядер. [3.135] Фәхеш эшләрне эшләүчеләр яки Аллаһ хөкемнәрен бозып үзләренә золым итсәләр, аннары тәүбә итеп, төзәлеп ярлыкауны сорап Аллаһуны күп зәкер итсәләр, аларны Аллаһ ярлыкар. Кем ярлыкар гөнаһларны? Һичкем түгел, мәгәр Аллаһ үзе генә ярлыкаучы. Ул тәүбә итүчеләр әүвәлдә эшләгән гөнаһлы эшләрне инде эшләмәделәр, чөнки алар нәрсәдән тәүбә иткән булсалар, аны эшләргә ярамаганлыкны беләләр. [3.136] Бу тәүбә итүчеләрнең җәзасы, Раббылары тарафыннан гафу ителмәк һәм җимеш агачлары астыннан елгалар ага торган җәннәтләр. Изге гамәл кылучыларның җәзасы нинди хуш нигъмәтләрдер. [3.137] Дөреслектә сездән алдагы кешеләргә дә Аллаһ ислам динен генә өйрәткән иде. Аллаһуга итагать иткән кешеләр хак диндә вә туры юлда булдылар. Әмма нәфескә яки шайтанга ияргән кешеләр төрле фиркаләргә бүленеп адашу юлында булдылар. Ничек кенә яшәсәләр дә алар дөньядан үтеп киттеләр. Җир өстендә йөрегез һәм карагыз, ялганчыларның хәле ничек булды? [3.138] Бу Коръәннең һәрнәрсәдән хәбәр биреше, кешеләр өчен ачык аңлатма вә туры юлга һидәят һәм тәкъва кешеләргә чын вәгазьдер. [3.139] Өход сугышында мөселманнар җиңелгәч бу аять иңде. Ий мөэминнәр! Дошманнарыгыздан курыкмагыз, загыйфьләнмәгез, өход сугышыңда зарар күргәнегез өчен хәсрәтләнмәгез, киләчәктә, әлбәттә, сез өстен булачаксыз, әгәр Аллаһ сүзенә ышанучылардан булсагыз! [3.140] Ий мөэминнәр, сезгә өход сугышында җәрәхәтләр ирешкән булса, кәферләргә дә бәдер сугышында җәрәхәтләр иреште сезгә ирешкән хәтле. Дөнья көннәрен әнә шулай әйләндерәбез бер көнне сезнең файдагызга, икенче көнне кәферләр файдасына. Аллаһ өход көнен сезнең зарарыгызга кылды, чын мөэминнәрне күрсәтмәк өчен, мөселманнар шунда сыналдылар, монафикълар качтылар һәм чын мөселманнар Аллаһ юлында шәһид булсыннар өчен шулай кылды. Аллаһ, әлбәттә, залимнәрне сөйми. [3.141] Аллаһ бу көнне шулай кылды мөэминнәрне гафу итеп, кәферләрне һәлак итәр өчен. [3.142] Ий мөэминнәр, җиңел генә җәннәткә керергә исәплисезме? Сезләрдән ислам динен куәтләр өчен кәферләр белән сугышкан һәм сугыш юлында төрле авырлыкларны күтәргән хак мөэминнәрне әллә Аллаһ белми дип уйлыйсызмы? [3.143] Дөреслектә өход сугышыннан элек Аллаһ юлында шәһид булуны теләдегез, менә инде үзегез теләгән үлемне күзегез белән күрдегез. [3.144] Мухәммәд һичкем түгел, мәгәр Аллаһуның хак рәсүледер. Әлбәттә, аңардан әүвәл күп рәсүлләр килеп киттеләр. Әгәр Мухәммәд г-м үлсә яки үтерелсә, сез сахәбәләр хак динне ташлап, әүвәлге батыл динегезгә кайтырсызмы? Бер мөэмин ислам динен ташлап әүвәлге батыл диненә кайтса, Аллаһуга зарар кыла алмас, мәгәр үзенә зарар кылыр, һәлак булыр. Ислам динендә булганы өчен шөкер итеп, Аллаһ юлында сугыш кылучыга Аллаһ бик тиз җәннәт нигъмәтләре белән хакын түләр. [3.145] Бернинди зат та Аллаһ тәгаен иткән вакыттан башка вакытта үлмәс, мәгәр һәркем Аллаһ билгеләгән сәгатьтә үләр. Бер мөселман дин белән яки бидеґәт гамәлләр белән дөнья малын кәсеб итсә, бирербез аңа дөнья малын әмма ахирәттә аңа һичнәрсә булмас. Бер мөселман дөрес гамәле белән ахирәтне кәсеб итсә, аңа бирербез ахирәттә җәннәт нигъмәтләрен исламга шөкер итеп Аллаһуга итагать иткән мөэминнәрне бик тиз җәннәт нигъмәтләре белән нигьмәтләндерербез. [3.146] Пәйгамбәр белән бергә Аллаһуга бирелгән күпме мөэминнәр сугышларга чыктылар. Алар сугышларның катылыгыннан ирешкән авырлыктан курыкмадылар, дошманның гаскәре күплегеннән зәгыйфьләнмәделәр вә гаҗизлек тә, мескенлек тә күрсәтмәделәр, бәлки гайрәт белән сугыштылар. Гайрәт белән сугышучыларны вә авырлыкны күтәрүче сабырларны Аллаһ сөяр. [3.147] Пәйгамбәрләргә ияреп сугыш кылган мөэминнәрнең сүзләре: "Ий Раббыбыз, гөнаһларыбызны һәм эшләребездә чиктән үтүләребезне ярлыка, сугыш сафларында аякларыбызны таза кыл һәм кәферләрне җиңәргә безгә ярдәм бир!" [3.148] Аллаһ аларга дөнья нигъмәтләрен бирде һәм ахирәтнең мәңгелек яхшы нигъмәтләрен дә бирде. Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы мөэминнәрне Аллаһ, әлбәттә, сөя. [3.149] Ий мөэминнәр, әгәр кәферләргә һәм монафикъларга итагать итсәгез, яки алар белән дус булсагыз, ул вакытта алар сезне иманыгыздан чыгарып, көферлеккә кайтарырлар. Хәсрәтләнүчеләрдән булырсыз. [3.150] Бәлки дөньяда һәм ахирәттә ярдәм бирүче хуҗагыз Аллаһ үзе генәдер. Аңа гына итагать итеп, Аннан гына ярдәм сорагыз! Аллаһ ярдәмчеләрнең иң хәерлесе. [3.151] Кәферләрнең күңеленә бик тиз курку салырбыз. (Өход сугышында мөшрикләр җиңсәләр дә, Аллаһ күңелләренә курку салгач, сугышны туктатып Мәккәгә кайтып киттеләр), Аллаһуга мәхлукны тиң кылуның дөреслегенә Аллаһудан дәлил иңдерелмәгән көйгә Аллаһуга мәхлукны тиң кылганнары өчен Аллаһ күңелләренә курку салды. Аларның кайтачак урыннары җәһәннәм утыдыр. Нинди кабахәт залимнәрнең кайтачак урыннары. [3.152] Дөреслектә Аллаһ сезгә биргән вәгъдәсендә торды. Өход сугышында башта мөшрикләрне үтердегез һәм куркытып качырдыгыз. Сез ике тау арасына саклык өчен пәйгамбәр тарафыннан куелган мөэминнәр, үзегез сөя торган мөшрикләрнең җиңелүен күргәч, урыныгыздан китү-китмәү хакында низагълаштыгыз һәм күбрәгегез пәйгамбәрнең рөхсәтеннән башка урыннарыгызны ташлап китеп, гөнаһлы булдыгыз, шул арада ике тау арасыннан мөшрикләрнең атлы гаскәре артыгыздан төште һәм куркып качкан мөшрикләр дә кире борылып килделәр. Сез ике арада кысылып калдыгыз, хәтта куркуга төштегез. Сездән өход сугышына табыш малын алыр өчен баручылар бар һәм ахирәтне өмет итеп Аллаһ ризалыгы өчен генә баручылар да бар. Пәйгамбәргә хыянәтле булганыгыздан соң мөшрикләрне җиңүдән сезне дүндерде, ягъни сезгә ярдәм бирмәде һәм тәкъва мөэминнәрне ачыклап күрсәтте. Барыгызны да сынар өчен Аллаһ шулай эшләде. Дөреслектә Аллаһ мөэминнәргә рәхмәт иясе. [3.153] Өход сугышында мөшрикләр җиңә башлагач, һичкемгә илтифат итмичә, пәйгамбәрне ташлап тауга качасыз, пәйгамбәр минем яныма җыелыгыз дип кычкырадыр, ә сез үлемнән куркып, һаман качасыз шуның өчен Аллаһ сезгә кайгы өстенә кайгы бирде. Беренче кайгы – тау арасын ташлап китүләре, икенче кайгы – сугыш каты барганда тауга качуларыдыр. Чөнки бу ике кайгы өчен соңыннан бик каты кайгырдылар. Бу ике кайгы сәбәпле сугышта җиңелүегез һәм табыш малын кулга төшерә алмавыгыз өчен, шулай ук шәһид булган яки яраланган кардәшләрегез өчен артык кайгырмавыгыз өчен Аллаһ шулай кылды. Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдәр. [3.154] Өход кайгысыннан соң Аллаһ сезгә тыныч булган йокыны иңдерде, ул йокы Сезләрдән ихлас мөэминнәргә галиб булыр, алар тынычланып йокларлар, йокыдан соң кайгылары бетәр, куәтләре артыр, ул йокы Сезләрдән тәкъва таифәгә ирешер. Икенче таифә үзләрен хәсрәткә салды, Аллаһуга хаксыз наданлык занын кылу белән. Алар сугыш эшләреннән безгә ярдәм яки мал бармы диләр. Әйт: "Ярдәм вә мал, һәммәсе Аллаһ кулындадыр". Янә алар сиңа белдермәгән яман уйларын күңелләрендә саклыйлар, сугыш эшләрендә Аллаһудан безгә ярдәм булган булса, бу урында, әлбәттә, үтерелмәгән булыр идек диләр. Әйт: "Гәрчә өйләрегездә булсагыз да үлем белән тәкъдир ителгән кешеләр, әлбәттә, үтәчәк урыннарына чыгар иделәр". Аллаһ бу эшләрне кылды, күкрәк эчегездә булган начар уйларыгызны ачар өчен, һәм күңелләрегездәге наданлык занын ачып сезне гафу итәр өчен. Бит Аллаһ күкрәкләр эчендә булган уйларны белүче. [3.155] Мөселманнар вә мөшрикләр ґәскәре сугышыр өчен бер-берсенә каршы килгән заманда, сезләрдән артларына борылып китүче бер таифә мөселманнарның хата эшләре сәбәпле, шайтан аларны абындырды. Тәүбә истигъфарлары соңында Аллаһ аларны гафу итте. Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы һәм миһербанлы. [3.156] Ий мөэминнәр, кәферләр кеби булмагыз, аларның монафикъ дуслары, сәүдә белән юлда йөргәндә яки сугышта үлүчеләре булса, өйдә торган дуслары әйтер: "Әгәр алар безнең белән бергә өйдә торсалар, үлмәс вә үтерелмәс иделәр", – дип. Ул монафикъларның күңеленә хәсрәт булсын өчен Аллаһ кәферләрдән шул сүзләрне әйттерде. Аллаһ тергезә һәм үтерә, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче. [3.157] Әгәр Аллаһ юлында үтерелсәгез яки үлсәгез, Аллаһ тарафыннан гафу ителү һәм рәхмәт кылыну әлбәттә хәерледер сезнең җыйган дөнья малыгыздан. [3.158] Әгәр үлсәгез яки үтерелсәгез дә кубарылып Аллаһуга барырсыз. [3.159] Ий Мухәммәд г-м, Аллаһуның рәхмәте белән өммәтеңә шәфкатьле булдың, әгәр каты күңелле булсаң, әлбәттә, синең тирәңнән качар иделәр. Сахәбәләрнең хата эшләрен гафу ит һәм алар өчен Аллаһудан ярлыкауны сора һәм дә зур эш булганда алар белән киңәш ит! Әгәр бер хәерле эшне ниятләсәң, Аллаһуга тәвәккәл итеп ниятләгән эшеңне эшлә, киңәшкә алданып буш калма! Аллаһ, әлбәттә, үзенә тәвәккәл итүчеләрне сөядер. [3.160] Әгәр Аллаһ сезгә ярдәм итсә, сезне җиңүче булмас. Әгәр ярдәм бирмәсә, җиңелүчеләрдән кылса, шуннан соң сезгә кем ярдәм бирер? Шулай булгач, мөэминнәр Аллаһуга тәвәккәл кылсыннар! [3.161] Табыш малына хыянәт итмәк пәйгамбәргә һич дөрес булмас. "Өход сугышында сахәбәләр, табыш малын үзебез барып алмасак, пәйгамбәр бирмәс", – дип зан кылдылар. Бер кеше табыш малына хыянәт итсә, кыямәт көнендә шул малын күтәреп Аллаһу хозурына килер. Аннары һәрбер кеше кылган эше буенча тиешле җәзаны алыр, тиешсез җәза белән золым ителмәсләр. [3.162] Әйә берәү Коръән юлы белән Аллаһ ризасына иярсә, ул кеше Коръән хөкемнәрен бозып Аллаһуның ачуын кәсеп иткән кеше белән бертигез булырмы? Аллаһуның ачуын кәсеп иткән кешеләрнең урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр. [3.163] Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәргә Аллаһу хозурында бөек дәрәҗәләр бар. Аллаһ мөэминнәрнең кылган эшен күрәдер. [3.164] Аллаһ мөэминнәргә үзләреннән пәйгамбәр күндереп зур нигъмәтләр бирде, пәйгамбәр мөэминнәргә Аллаһуның аятьләрен укыр, аларны мөшриклектән, бидеґәт гамәлләрдән вә башка нәҗесләрдән пакълар, дәхи Коръәнне һәм шәригать хөкемнәрен өйрәтер гәрчә алар Коръән иңмәс борын ачык адашуда булсалар да. [3.165] Әйә сезгә өход көнендә кайгы ирешкән булса, сез мөшрикләргә бәдер сугышында үзегезгә ирешкән кайгының ике өлешен ирештердегез түгелме? Бу кайгы безгә ни өчен иреште дисез, син аларга: "Бу кайгы үзегездән булды", – диген. Чөнки алар пәйгамбәр әмеренә хыйлафлык кылдылар. Әлбәттә, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитәдер. [3.166] Ике гаскәр сугышыр өчен бер-берсенә юлыккан көндә сезгә ирешкән кайгы Аллаһ теләге белән булды. Чын мөэминнәрне белдерер өчен шулай кылды. [3.167] Янә монафикъларны мөселманнарга белдерү өчен шулай кылды. Аларга әйтелде: "Килегез, Аллаһ юлында сугышыгыз яки үзегезне яклап сугышыгыз", – дип. Монафикълар әгәр сугышның барлыгын белсәк, әлбәттә, сезгә ияреп сугышка чыгарбыз диләр, ләкин сугышның барын белгән көндә алар иман ягына караганда көферлек ягына якынырак иделәр. Шулай итеп алар күңелләрендә булмаган нәрсәне телләре белән сөйлиләр. Аларның күңелләрендә булган нәрсәне Аллаһ, әлбәттә, белүче. [3.168] Сугышка чыкмыйча өйдә калган монафикълар, сугышка чыккан кардәшләренә карата: "Әгәр алар безгә ияреп өйдә калган булсалар, әлбәттә, үтерелмәсләр иде", – диләр. Син әйт: "Әгәр үлем сезнең ихтыярда булса, үзегезгә килә торган үлемгә каршы торыгыз, хакны сөйләүчеләрдән булсагыз!" [3.169] Аллаһ юлында шәһид булган мөэминнәрне, үлекләр дип һич тә хисаб итмә! Бәлки алар терекләр һәм Раббылары хозурында ризыкланалар. [3.170] Аллаһ рәхмәт итеп биргән нигъмәтләр өчен аларның рухлары шатланучыдыр, һәм Аллаһ юлыңда бергә сугышып та үлми калган дин кардәшләренең дә рухлары алар янына кайтып җәннәттә бергә булачакларын Аллаһ аларга белдергәч, алар өчен дә шатланырлар, үзләренә дә вә үзләреннән соң яннарына барачак дин кардәшләренә дә курку һәм хәсрәт юклыгын белеп, янә шатланырлар. [3.171] Аллаһуның рәхмәтеннән вә фазыйләтеннән аларга нигъмәтләр булган өчен шатланырлар. Әлбәттә, Аллаһ хак мөэминнәрнең кылган изге гамәлләренең әҗерен җуймас. [3.172] Өход сугышында үзләренә кайгы вә яралану ирешкәннән соң Аллаһ вә расүл г-м сүзләрен кабул итеп, гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылганнарына олы әҗерләр булыр. [3.173] Үтеп баручы кәрван кешеләре, мөселманнарга: "Мәккә мөшрикләре сезгә каршы күп ґәскәр хәзерләгәннәр, куркыгыз алардан, сугышмагыз", – диделәр. Мөшрикләрдән куркыгыз дигән сүз, мөселманнарның иманын арттырды һәм алар әйттеләр: "Ярдәм йөзеннән безгә Аллаһ җитәдер, Ул ни хуш вәкилдер", – дип. [3.174] Мөселманнар вәгъдә ителгән урынга барып Аллаһудан нигъмәт йөзеннән сугыш булмыйча, уңышлы сәүдә итеп күп мал белән сәламәт кайттылар, һәм Аллаһ разый булачак эшләрне кылдылар. Аллаһ яхшылыкка каршы күп яхшылык итүче олы фазыйләт ияседер. "Өход сугышыннан соң киләсе елда бәдердә сугышырбыз", – дип мөшрикләр мөселманнар белән вәгъдә кылышканнар иде. Мөселманнар гайрәт белән сугышабыз дип, вәгъдә ителгән вакытка бәдергә бардылар. Ләкин мөшрикләр, мөселманнарның гайрәтеннән куркып килмәделәр. [3.175] Дөреслектә сезне Мәккә мөшрикләре белән куркытучы Нагыйм шайтандыр, ул үзенең дуслары мөшрикләр вә монафикълар белән сезне куркыта. Әгәр ышанучылардан булсагыз, алардан курыкмагыз, Миннән генә куркыгыз! [3.176] Ий Мухәммәд г-м, надан ахмакларның көферлеккә ашыгулары сине хәсрәтләндермәсен. Дөреслектә алар Аллаһуга һич тә зарар итә алмаслар. Аллаһ аларның ахирәттә өлешсез булуларын тели һәм аларгадыр олы ґәзаб. [3.177] Дөреслектә иманны биреп кәферне алган кешеләр, бернәрсә белән дә Аллаһуга зарар итә алмаслар бәлки аларгадыр рәнҗетүче ґәзаб. [3.178] Кәферләр уйламасыннар Без аларга биргән мал һәм балалар үзләре өчен хәерле, дип. Без, әлбәттә, аларга мал һәм балаларны гөнаһларын арттырсыннар өчен генә бирәбез һәм аларга бирәбез хур итүче ґәзаб. [3.179] Ий монафикълар, Аллаһ мөэминнәрне сездә булган икейөзлелек халәтендә калдырыр булмады, хәтта нәҗес монафикъларны пакь мөэминнәрдән аерганга чаклы. (Яшерен йөрегән монафикълар өход сугышында аерылып фаш булдылар). Ий мөэминнәр, Аллаһ сезне монафикъларның яшерен эшләрен белүче кылмады. Ләкин Аллаһ үзенең рәсүлләреннән теләгәнен ихтыяр кылыр, аларның яшерен эшен пәйгамбәргә белдерер, аннары пәйгамбәр сезгә белдерер. Аллаһуга вә расүлгә ышаныгыз, әгәр ышансагыз һәм Аллаһуга тәкъвалек кылсагыз, сезгә олы әҗер булыр. [3.180] Рәхмәт итеп Аллаһ биргән малда саранлык кылучы кешеләр уйламасыннар саранлыклары үзләренә файда, дип. Бәлки саранлыклары үзләренә начарлыктыр, саранлык белән җыйган маллары тиздән кыямәт көнендә муеннарына чырналыр. Бит җирдәге вә күкләрдәге байлык Аллаһуныкы, һәм Аллаһ кылган эшләрегездән хәбәрдәр. [3.181] Аллаһ аларның сүзләрен ишетте, әйттеләр: "Аллаһ ярлы, әмма без бай", – дип. Тиз язарбыз әйткән сүзләрен, һәм хаксыз пәйгамбәрләрне үтерүләрен һәм әйтербез: "Татыгыз көйдерүче ґәзабны", – дип. [3.182] Бу ґәзаб сезгә үзегез кылган явыз эшегез сәбәпледер һәм Аллаһ бәндәләренә золым итүче түгел. [3.183] Пәйгамбәрләрне үтерүче яһүдләр әйтте: "Аллаһ безгә ґәһед кылды, һичбер пәйгамбәргә ышанмаска, хәтта ул пәйгамбәр корбан чалып, ул корбанны күктән ут иңеп ашаганга чаклы". Әйт: "Дөреслектә миннән элек сезгә ачык дәлилләр һәм сез сораган корбан белән пәйгамбәрләр килде. Ни өчен пәйгамбәрләрне үтердегез, әгәр корбан китерсәң, пәйгамбәреңә ышаныгыз дигән сүзегез дөрес булса?". [3.184] Әгәр сине ялганчы дисәләр, синнән әүвәлге рәсүлләрне дә ялганчы санадылар, ул расүлләр ачык аңлатма һәм галәмәтләр вә күңелләрне нурландыручы китаплар белән килде. [3.185] Барча кеше үлем ачысын татучы һәм кыямәт көнне гамәлләрегезгә карата сезгә әҗерләрегез, әлбәттә, бирелер. Берәү җәһәннәм ґәзабыннан ерак ителсә һәм җәннәткә кертелсә, дөреслектә ул кеше өстенлеккә иреште. Дөнья тереклеге кешеләрне алдаудан башка нәрсә түгел. [3.186] Малларыгызда бәла-каза күреп, үзегез дә бәла-казага очрап, әлбәттә, сыналырсыз, һәм сездән элек китап бирелгән кешеләрдән вә динсезләрдән, әлбәттә, мәсхәрә кыла торган сүзләрне күп ишетерсез. Әгәр боларның барына да сабыр итеп чыдасагыз һәм Аллаһуга тәкъвалек кылсагыз, әлбәттә, бу эш бик олы мөһим эшдер. [3.187] Аллаһ китап әһелләреннән ґәһед алды, китаптагы Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерерсез һәм бер хөкемне дә яшермәссез, дип. Алар ґәһедләрен һәм кешеләргә китаптагы Аллаһ хөкемнәрен ирештерү бурычларын артларына ыргыттылар, шуның өчен кешеләрдән аз акча алдылар. Аллаһ хөкемнәрен дөнья малына алыштырып сәүдә итүләре, нинди кабахәт сәүдәдер. [3.188] Аллаһ хөкемнәрен бозучыларны вә дөнья малы өчен Аллаһ хөкемнәрен яшерүчеләрне Аллаһ ґәзабыннан котылырлар дип һич тә уйлама һәм эшләмәгән эшләре өчен мактанучыларны да, ягъни без мөселманбыз дип мактаналар, ләкин Коръән белән гамәл кылмыйлар, аларны Аллаһ ґәзабыннан котылырлар дип уйлама! Аларгадыр рәнҗеткүче ґәзаб. [3.189] Җир вә күкләр байлыгы Аллаһ байлыгыдыр, һәм Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитәдер. [3.190] Дөреслектә җир вә күкләрнең төзелешендә һәм төн илә көннең бер-берсенә хыйлаф булышында гакыл ияләренә Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә ышанырга, әлбәттә, көчле дәлилләр бар. [3.191] Ул гакыл ияләре, намаз укырлар, намаздан башка вакытта да Аллаһуны зекер итәрләр баскан, утырган вә яннарына яткан хәлдә, дәхи җир, күкләрнең төзелеше хакында гакылларын эшләтеп, фикерләрен йөртерләр: "Ий Раббыбыз бу төзелешне Син максатсыз бушка гына төземәдең. Мактау сиңа, Син барча кимчелектән пакьсың! Безләрне ут ґәзабыннан сакла! [3.192] Ий Раббыбыз, бер кешене җәһәннәм утына салсаң, дереклектә Син аны һәлак иттең. Залимнәрнең ярдәмчесе юк. [3.193] Ий Раббыбыз, шиксез, ишеттек иманга чакыручы Коръән сүзләрен, "Раббыгызга ышаныгыз", – дип чакыруын, әлбәттә, ышандык. Ий Раббыбыз, гөнаһларыбызны ярлыкагыл һәм яхшы эшләребезне начар эшләребезгә кәффарәт ит һәм изге кешеләр җөмләсеннән үтер! [3.194] Ий Раббыбыз, рәсүлләрең аркылы безгә вәгъдә иткән җәннәтне дә бир һәм кыямәт көнне безләрне хур кылмагыл! Син, әлбәттә, вәгъдәңне бозмыйсың". [3.195] Аллаһ мөэминнәрнең сорауларын кабул итте, Сезләрдән гамәл кылучының гамәлен Мин, әлбәттә, юкка чыгармыйм, ул гамәл кылучы кирәк – ир, кирәк – хатын булсын, гамәлдә барыгыз да бертигезсез. Гамәлләре кабул булуга лязем кешеләр, дин өчен күчеп киттеләр, өйләреннән кәферләр тарафыннан чыгарылдылар, Минем юлымда күп җәфа чиктеләр, мөшрикләрне үтерделәр һәм үзләре дә үтерелделәр. Әнә шундый мөэминнәрнең гөнаһларын, әлбәттә, җуярмын һәм аларны асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертермен, бу аларга, яхшылыкларына күрә, Аллаһудан изге җәзадыр. Нигъмәтләрнең иң күркәме, әлбәттә, Аллаһ хозурында. [3.196] Сине, әлбәттә, алдамасын кәферләрнең шәһәрдән-шәһәргә йөреп сәүдә итүләре. Ягъни, дөнья малына кызыгып, ахирәт гамәленә кимчелек китермә! [3.197] Кәферләр кызыккан дөнья малы, вакытлыча файдаланачак бик аз нәрсәдер. Ахирәттә аларның урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр. [3.198] Ләкин Раббыларына гөнаһлы булудан сакланган тәкъва мөэминнәргә – асларыннан елгалар агучы җәннәтләр, алар анда мәңге калырлар, бу нигъмәт Аллаһудан иңдерелгән нигъмәтләрдер. Аллаһу хозурында булган нигъмәтләр изгеләр өчен хәерледер. [3.199] Китап әһелләреннән Аллаһуга, сезгә иңдерелгән Коръәнгә һәм үзләренә иңдерелгән китапка ышанучылары, әлбәттә, бар. Ягъни Коръән белән гамәл кылучылар. Алар түбәнчелек белән Аллаһуга нык бирелүчеләр, Аллаһуның аятьләрен дөньяның аз акчасына сатмаслар. Ягъни дөнья малы өчен Коръән хөкемнәрен бозмаслар. Әнә шул кешеләрнең әҗерләре Раббылары хозурындадыр. Бит Аллаһ тизлек белән хисап итүче. [3.200] Ий мөэминнәр! Тормыш авырлыкларына, дин мәшәкатьләренә, төрле казаларга һәм дошманнарның һөҗүмнәренә сабыр итегез! Нинди генә авырлыклар килсә дә, ул авырлыкларны бергәләп күтәрегез, чыдамлы-сабыр булыгыз, динегезне саклауда берләшеп, дошманга каршы бик таза торыгыз һәм Аллаһудан куркыгыз, шаять өстенлек табарсыз! @AN NISAA' Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне. [4.1] Ий кешеләр! Сезне бер ата-анадан яратучы Аллаһуга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз, Ул Адәм г-мнең үзеннән хатын яратты вә икесеннән күп ирләрне һәм күп хатыннарны дөньяга чәчте. Янә Аллаһуга тәкъвалык кылыгыз ки үзегез, Ул – Аллаһ исеме белән бер-берегездән сорыйсыз, ягъни Аллаһ ризалыгы өчен бир, сүземне тыңла, дисез, шулай булгач, Аллаһуны зурлагыз вә якын кардәшләр хакыннан сакланыгыз! Бит Аллаһ сезнең барча эшләрегезне тикшереп күзәтүче. [4.2] Ятимнәр малын үзләренә бирегез, ләкин яхшы малга начар мал кушып бирмәгез һәм үз малларыгызга кушып ятимнәр малын ашамагыз! Дөреслектә ятимнәр малын ашау зур гөнаһтан саналды. [4.3] Ятимнәрне гаделлек белән тәрбия кылырга курыксагыз, ятим булган кызлардан күңелегезгә хуш килгәнен үзегезгә никах кылып алыгыз: икешәр, өчәр һәм дүртәр кылып, әгәр гаделлек кыла алмабыз дип курыксагыз, фәкать берне генә никахланыгыз, әгәр бергә дә гаделлек кыла аямасагыз, ул вакытта сатып алган кәнизәләрегез җитәр. Югарыдагы хөкемнәр ышанычлырактыр хактан үтеп китмәвегез өчен. [4.4] Сөйләшеп, ризалык белән бирергә өстегезгә алган мөһерне хатыннарыгызга бирегез, әгәр хатыннарыгыз риза булып, мөһердән бер өлеш бирсәләр, рәхәтләнеп ашагыз. [4.5] Малларыгызны диваналарга бирмәгез, ягъни акча белән файдалана белмәгән кешегә акча бирмәгез, бит Аллаһ сезгә дөнья малын көн күрү өчен бирде, исрафтан сакланыгыз, ул диваналарны ашатыгыз, киемнәр кидерегез, яхшылап тәрбияләгез һәм йомшак сүзләр әйтегез! [4.6] Ятимнәрнең гакылларын тәҗрибә кылыгыз никахланырга яраклы булганга чаклы, аларның гакыллары камилләшкәнен күрсәгез, малларын үзләренә кайтарып бирегез. Хыянәт вә мәкер юлы белән ятимнәр малын ашамагыз. Бай кеше сакларга алган ятимнәр малын аз гына да ашамасын. Ятимнәр малын сакларга алган кеше фәкыйрь булса, инсаф белән зарурат кадәр генә ашасын. Ятимнәр малын үзләренә тапшырганда шәһитләр алдында тапшырыгыз. Бит һәркемнең гамәлен белеп хисан кылырга Аллаһ үзе җитәдер. [4.7] Ата-анасы вә якын кардәшләре калдырган малдан ирләргә өлеш булыр, вә хатыннарга да ата-анасы вә якын кардәшләре калдырган малдан өлеш булыр, мал күп булса да, аз булса да. Калган малны тиешле кешеләргә тапшыру диндә фарыз булды. [4.8] Үлгән кешенең малын бүлгәндә мирас малыннан өлеше булмаган ятимнәр, мескеннәр һәм якын кардәшләр килсәләр, аларга да күңелләре хушланырлык мал бирегез һәм аларга күркәм сүзләр әйтегез. [4.9] Ятимнәр малын ашаудан курыксыннар шул кешеләр, әгәр үзләреннән загыйф яки сабый бала калса, үзләренең балалары өчен калган малны залимнәр ашавыннан куркыр иделәр. Аллаһудан курыксыннар, ятимнәр малын ашамасыннар. [4.10] Бидеґәть гамәлләрне сәбәп итеп, яки башка золым юлы белән ятимнәр малын ашаган кешеләр ахирәттә, әлбәттә, карыннарына утны ашарлар һәм бик тиз җәһәннәм утына керерләр. [4.11] Аллаһ балаларыгыз хакында булган мирасны бәян итәдер, үзегез үлеп, балаларыгыз калганда, ир балага хатыннарга биргәннең ике өлеше бирелер. Әгәр бар да хатын булып икедән артык булсалар, аларга малның өчтән ике өлешен бирелер, әгәр бер генә кыз булса, аңа калдырган малның яртысы бирелер. Әгәр мәетнең баласы яки баласының баласы булса, мәетнең ата-анасына һәрберсенә калдырган малның алтыдан бер өлеше тияр. Әгәр мәетнең баласы булмаса, ата-анасы варис булыр, анага өчтән бер өлеше, калганы атага булыр. Әгәр мәетнең бер туган кешеләре булса, анасына алтыдан бер өлеш тияр. Мәетнең әйткән васыятен вә бурычларын үтәгәннән соң гына мирас малы бүленер. Ата-ана һәм угылларыгызның кайсылары сезгә якынырак файда итү йөзеннән сез белмисез һәм кайсысына күпме мал тиешле икәнне дә белмисез. Әлбәттә, Аллаһ белеп хөкем итүче. [4.12] Әгәр хатыныгыз үлеп, малы калса, баласы булмаса, калган малның яртысы сезгә булыр. Әгәр баласы булса, калган малның сезгә дүрттән бере тияр, васыятьләрен вә бурычларын үтәгәннән соң. Калдырган малыгыздан хатыныгызга дүрттән бере тияр, әгәр балагыз булмаса. Әгәр балагыз булса хатыныгызга калдырган малның сигездән бере тияр, әйткән васыятегезне вә бурычларыгызны үтәгәннән соң. Әгәр мирас алачак ир яки хатын "кәләлә" булсалар, ягъни атасыз, анасыз һәм баласыз булсалар, аларның бер туган ир яки кыз кардәшләре булса, ир кардәшенә дә, кыз кардәшенә дә алтыдан бере тияр. Әгәр үлгән кешенең бер туган кардәшләре икедән артык булса, мәеттән калган малның өчтән бер өлеше һәммәсенә тигез бүленер, васыятьләрен вә бурычларын үтәгәннән соң гаделлек белән. Мирас малын Коръән күрсәткәнчә бүлү Аллаһудан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә миһербанлы. [4.13] Мирас малы хакындагы хөкемнәр Аллаһуның сызган чигедер. Берәү Аллаһуга һәм Аның рәсүленә итагать итсә, Аллаһ аны асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертер, алар анда мәңге калырлар. Моңа ирешү – өстенлекнең иң олысыдыр. [4.14] Берәү Аллаһуга вә рәсүленә карышып гасый булса, һәм Аллаһ чигеннән үтеп китсә, Аллаһ аны җәһәннәмгә кертер мәңге калганы хәлдә һәм аңадыр рисвай итүче газап. [4.15] Ий мөэминнәр! Хатыннарыгыздан бер хатынның зина кылганлыгы беленсә, үзенә белдермичә күзәтегез вә үзегездән дүрт гадел ирне шаһит итеп билгеләгез, ул хатынның эшен ачыклар өчен. Әгәр зина кылулары дөресләнсә, аларны үлгәннәренә чаклы, яки Аллаһудан берәр хөкем килгәнче, төрмәгә бикләгез! [4.16] Зәкәрле вә фәҗерле ике кеше зина кылсалар, аларга хурландыра торган сүзләр әйтегез. Әгәр тәүбә итсәләр вә бу эшләрен кабатламаска сүз бирсәләр, аларга газап бирүдән тыелыгыз! Шиксез Аллаһ тәүбәне кабул итүче һәм рәхмәт кылучы булды. [4.17] Наданлык белән хәрам эшләрне эшләгән кешеләр өчен тәүбә итмәк Аллаһуга һәм Аллаһудан гына гафу сорау һәм дә Аңа итагать итеп төзәлү һәркемгә фарыздыр. Хәрам эшләрне эшләүчеләр яки фарыз гамәлләрне калдыручылар, тизлек белән тәүбә итеп төзәлсәләр, шул кешеләрне Аллаһ гафу итәр. Аллаһ хәким һәм белүче. [4.18] Үлем галәмәтләре күренә башлагач кына тәүбә итүчеләрнең һәм кәфер хәлдә үлгән кешеләрнең тәүбәләре һич кабул түгел. Ул кешеләргә рәнҗетүче ґәзабны хәзерләп куйдык. (Бездәге хәзерге татарлар Аллаһуга, ахирәткә, Коръәнгә, пәйгамбәргә ышанабыз диючеләренең күбрәге фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне үтәмиләр, һәм фәхеш, хәрам эшләрдән сакланмыйлар. Сүзләрен тыңласаң, болар мөселман диясең әмма эшләренә карасаң, саф динсезләр. Әлбәттә, мондый кешеләрнең гомерләренең ахырында гына тәүбә итүләре һич файда бирмәс). [4.19] Ий мөэминнәр, хатыннарны көчләп, мирас урынына тоту сезгә хәләл түгел. Ягъни ире үлгән хатынның теләге булса, иргә китсен. Әгәр хатыныгызны яратмасагыз җәберләп тотмагыз, мәһерен биреп талак кылыгыз. Аерган хатыныгызны икенче иргә барудан тыймагыз, биргән мөһерләрегезне алып китүләреннән куркып, мәгәр ачык зина кылсалар, мөһерләрен бирмәсәгез дөрес булыр. Никахыгызда булган хатыннар белән яхшы мөгамәләдә булыгыз, гәрчә аларны бик яратмасагыз да. Өметледер сез яратмаган нәрсәдә Аллаһуның күп яхшылык кылмаклыгы. [4.20] Әгәр хатыннарыгызны талак итеп икенче хатын ала торган булсагыз, талак кылыначак хатыныгызга мәһерне күп биргән булсагыз да, мөһердән һичнәрсә алып калмыйча, һәммәсен биреп җибәрегез. "Талак ителгән хатынның мәһерен алу дөрес" дигән суз ялган вә ачык зур гөнаһ булса да мәһерне алып калырсызмы? [4.21] Талак кылган хатыннарыгыздан үзегез биргән мәһерне ничек оялмыйча, Аллаһудан курыкмыйча кире алырсыз? Дөреслектә бер-берегезгә кушылдыгыз, һәм ул хатыннар никах вакытында сездән авыр ґәһедне алдылар. [4.22] Атагыздан калган хатынны, ягъни атагыз аерган үги анагызны никахланмагыз, үткән җаһилияттән башка ягъни мондый хәлләр җаһилият заманында булып үтте. Ул – эш әлбәттә фәхеш һәм ачулы эштер һәм ул эшне эшләгән кешеләрнең юлы кабахәт юлдыр. [4.23] Ий мөэминнәр, сезгә никахланырга хәрам булды: аналарыгыз, аларның аналары вә кызларыгыз, кызларыгызның кызлары, бертуган апагыз вә сеңелегез, атагызның бертуган апалары вә сеңелләре, анагызның бертуган апалары вә сеңелләре, бертуган ир кардәшләрегезнең кызлары, бертуган кыз кардәшләрегезнең кызлары, күкрәк сөтен имезүче үги аналарыгыз һәм аларның кызлары, хатыннарыгызның аналары, өегездә тәрбия ителә торган үги кызларыгыз, ягъни хатыныгызга ияреп килгән кызлар, әгәр ул хатынга якынлык кылган булсагыз. Әгәр ул хатынны никахлангач, якынлык кылмыйча талак кылсагыз, аның кызын никахлануыгызда сезгә гөнаһ юк. Дөхи аркагыздан килгән үз угылларыгызның хатыннары, һәм бертуган ике кызны бергә җыеп никахлану, мәгәр бу эшне исламга хәтле эшләдегез, исламга кергәч гафу ителдегез. Шиксез, Аллаһ ярлыкаучы вә шәфәгать итүче. [4.24] Янә ире булган хатыннар сезгә хәрам булды, мәгәр сугышта әсир төшкән ирле хатыннар хәләлдер. Дәхи дүрттән артыкны алу вә ислам динендә булмаган хатынны алу һәм хәрам талак белән талак ителгән хатынны алу. Ошбу күрсәтелгән хатыннар сезгә хәрам булды. Башка хатыннар сезгә хәләл булды, мәһер биреп өйләнегез яки җәрия итеп сатып алыгыз, зинадан вә золымнан сакланган хәлдә яхшы мөгамәлә белән яшәр булсагыз. Никахы хәләл булган хатыннардан вакытлыча никахланып файдаланырга теләсәгез, мөһерләрен биреп, никахланып файдаланыгыз. "Бу хөкем башта йөрсә дә соңра бәрелде". Мәһер күләмен вә никах вакытын билгеләп, ризалашканнан соң янә ризалашып мәһер күләмен вә никах вакытын үзгәртсәгез, сезгә гөнаһ юк. Аллаһ, әлбәттә, һәрнәрсәне белеп хөкем итүче булды. [4.25] Сезләрдән берегез фәкыйрь булып азат булган кызны яки хатынны алырга көче җитмәсә, ул сезнең кулыгызда булган мөэминә кәнизәкләрдән никахлансын! Сезнең иманыгызны Аллаһ белүчерәк. Азат булсагыз да, кол булсагыз да бер диндәсез. Кәнизәк хатыннарны хуҗаларының рөхсәте белән никахланыгыз һәм көчегез җиткән хәтле мәһер дә бирегез! Ләкин ул кәнизәкләр әшкәрә яки яшерен зина кылучы булмасыннар һәм зина кылучылар белән әшкәрә дә, яшерен дә дус булмасыннар. Әгәр бу эшләрне эшләсәләр, әлбәттә, аларга никахлану дөрес булмыйдыр. Әгәр ул кәнизәк хатыннар ирләре була торып зина кылсалар, аларга азат хатынга бирелгән җәзаның яртысы бирелер. Кәнизәкләргә никахлануның дөреслеге зинадан куркучыларыгызгадыр. Әгәр кәнизәкләргә никахланудан сабыр итсәгез, әлбәттә, сезнең өчен хәерле. Аллаһу тәгалә, әлбәттә, тәүбә итеп төзәлүче мөэминнәрне ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучыдыр. [4.26] Аллаһу тәгалә сезгә үзенең хөкемнәрен ачык бөән кылырга һәм Коръән тәрбиясе белән әүвәлге чын хакыйкый мөселманнар юлына күндерергә һәм дә тәүбә итеп төзәлүегез бәрабәрендә сезне ярлыкарга телидер. Аллаһ белүче һәм хөкемче. [4.27] Аллаһ сезнең тәүбә итеп төзәлүегезне тели. Шәһевәткә ияреп, азгынлыкта булган кешеләр сезнең чиктән нык үтүегезне, яки ерак адашуыгызны телиләр. [4.28] Аллаһ сезгә тормышта һәм диндә җиңеллекне тели, ягъни җиңел яшәргә, җиңел, дин тотарга юл күрсәтә. Кеше, әлбәттә, зәгыйфь-көчсез булып яратылды. (Әгәр бөтен дөнья кешеләре Коръән белән гамәл кылган булсалар иде, әлбәттә, яшәргә һәм дин тотарга җиңел булыр иде. Аллаһ кешеләргә шуны тели дә бит, ләкин күп кешеләр аны теләмиләр, теләүчеләрнең дә юлына киртә куялар). [4.29] Ий мөэминнәр! Үзара малларыгызны хыянәт, золым юллар белән ашамагыз, мәгәр риза булышканыгыз хәлдә сәүдә белән кәсеп итеп ашагыз. Янә үз-үзегезне, яки дин кардәшегезне үтермәгез. Дөреслектә Аллаһ сезнең өчен рәхимле булды. [4.30] Бер кеше хакын ашаса, яки үзен, я башка мөселманны үтерсә, ягъни бу эшләрне дошманлык вә золым юллары белән эшләсә, аны тиздән җәһәннәм утына салырбыз, Аллаһуга бу эш җиңел булды. [4.31] Әгәр Аллаһ тыйган гөнаһлы эшләрнең зурларыннан саклансагыз, ягъни фәхеш, хәрам һәм бидеґәт гамәлләрдән ерак булсагыз, җиңелрәк гөнаһларыгызны изге гамәлләрегез белән җуярсыз һәм сезне хөрмәтләп җәннәтләргә кертербез. [4.32] Аллаһ кайберләрегезне кайберләрегездән артык кылган нәрсәгә өметләнмәгез, ягъни Аллаһ берегезгә дәрәҗә бирсә, аңа хөсөдлек кылмагыз. (Аллаһ ирләргә дәрәҗәне ике өлеш бирде, хатыннар: сез ирләр дәрәҗәсенә үрелмәгез һәм ирләр киемен кимәгез!) Ирләргә үзләре кылган гамәлләренең әҗере насыйп булыр. Хатыннарга да үзләре кылган гамәлләренең әҗере насыйп булыр. Хаклыктан уңышка ирешүне Аллаһуның фазыйләтеннән сорагыз! Дөреслектә Аллаһ һәр нәрсәне белүче булды. [4.33] Ата-анадан һәм якын кардәшләрдән калган малны бүлеп ала торган варислар кылдык һәрбер гаиләдә. Кайбер дуслар: "Кайсыбыз әүвәл үлсә, үлгәнебезнең малы, исән калганыбызга булыр", – дип ант итештеләр. Исән калган дустына үз өлешен бирегез! Калган малның алтыдан бере тияр. Дөреслектә Аллаһ һәрнәрсәгә шаһит булды. [4.34] Ирләр хатынга әдәп, тәрбия бирмәк өчен Каимнәрдер. Аллаһ мәхлукләрне кайберләрен кайберләреннән артык кылу белән, ирләр гакылда, куәттә хатыннардан өстен булды һәм малларын хатыннарга инфак кылу белән дә ирләрнең дәрәҗәсе өстендер. Изге хатыннар Аллаһуга һәм ирләренә итагать итәрләр, ирләре өйдә булмаганда Аллаһ саклавы белән малларын һәм үзләрен сакларлар, һичбер хыянәткә бармаслар. Әгәр хатыннарыгыз итагатьсез булып азуларыннан курыксагыз, яки берәр яман эшләрен белсәгез, аларны вәгәзьләгез, итагатьсезләргә Аллаһуның ачуы һәм ґәзабы бар икәнлеген белдерегез. Вәгәзьләгәннән соң төзәлмәсәләр, түшәкләрендә ялгыз калдырыгыз, ягъни якынлык кылмагыз. Моннан соң да төзәлмәсәләр, аларга сугыгыз. (Бу җәза аларга: фарыз гамәлләрне үтәмәсәләр, яки берәр хәрам эшне эшләсәләр тиешледер.) Әгәр хатыннарыгыз сезгә итагать итсәләр, яки явызлыкларыннан соң төзәлсәләр, алар зарарына юл эзләмәгез, ягъни хаксыз җәберләмәгез. Әлбәттә, Аллаһ бөек һәм олы булды. [4.35] Әгәр ир белән хатын арасында фетнә һәм дошманлык туса, шул вакытта тормышлары бозылудан курыксагыз, гаделлек белән тикшереп араларын төзәтү өчен, ирнең якыннарыннан бер гадел кешене һәм хатын ягыннан бер гадел кешене билгеләгез. Әгәр билгеләнгән кешеләр, ир белән хатын арасын чын күңелдән төзәтергә теләсәләр һәм төзәтү өчен бөтен чараларны кылсалар, Аллаһ тәүфыйк биреп, ир белән хатын арасына дуслыкны салыр. Дөреслектә Аллаһ кешеләрнең гамәлләрен белүче һәм күңелләрендәге теләкләреннән хәбәрдар булды. [4.36] Аллаһуның үзенә генә ихлас гыйбадәт кылыгыз, аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз, аннары: ата-анага изгелек итегез һәм якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, кардәш булган күршеләргә һәм кардәш булмаган күршеләргә дә изгелек итегез. Шулай ук сәфәрдә ят юлдашларга, үзегезгә кунак булып килгән юлчыларга һәм хезмәтче колларыгызга изгелек итегез. Тәкәбберләнеп мактанучыны Аллаһ, әлбәттә, сөйми! [4.37] Ул мактанучылар һәрвакыт саранлык кылалар, кешеләрне дә саранлыкка өндиләр һәм Аллаһ рәхмәт кылып биргән байлыкны һәм белемне кешеләрдән яшерәләр. Аллаһ биргән нигъмәтләр белән мактанып көфран нигъмәт кылучы үзен зур тоткан ахмакларга хур итүче ґәзабны әзерләдек. [4.38] Аллаһуга һәм ахирәткә ышанмаучыларда дөнья дәрәҗәсе өчен кешеләргә малларын рия белән бирәләр. (Алар шайтан куштаннарыдыр). Бер кешенең якын дусты шайтан булса, ул шайтан нинди яман дустыр. (Шулай булгач, Коръән белән гамәл кылмыйча, шайтанга дус булмагыз, бәлки Коръән белән гамәл кылып, шайтанга дошман булыгыз). [4.39] Рия белән мал бирүчеләр әгәр Аллаһуга ышанып гыйбадәт кылсалар, ахирәткә ышанып әзерлек күрсәләр һәм аларга Аллаһ биргән байлыктан риясыз, фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә мохтаҗларга һәм Аллаһ юлына бирсәләр нинди зыян күрер иделәр? Аллаһ аларның эшен белүче булды. [4.40] Аллаһ бәндәләренә тузан хәтле дә золым итми, бәлки бәндәләр Аллаһуга карышып үзләренә золым итәләр. Әгәр ул тузан бөртеге хәтле эш – изгелек булса, Аллаһ ул изгелекне арттырыр һәм рәхмәтеннән олы әҗерне бирер. [4.41] Ни кылырлар, Коръән белән гамәл кылмаган кешеләрнең хәле ничек булыр? Һәрбер өммәтнең үзләреннән шәһитләр китергән чагыбызда Аллаһуга итагать кылмаган кешеләр ни әйтерләр? Янә, ий Мухәммәд ґәләйһиссәләм, сине өммәтеңә шаһит итеп китергән чагыбызда Коръән белән гамәл кылмаган өммәтең ни әйтер? [4.42] Ахирәттә хисап көнендә Аллаһуга, Коръәнгә ышанмаучылар, яки ышанып та Коръән белән гамәл кылмаган кешеләр һәм алар расүлгә дә каршылык күрсәттеләр, әнә шундый кешеләр туфрак булуны, җир алар белән тигез булуны теләрләр, дәхи "дөньяда чагыбызда Аллаһ сүзләре булган Коръән хөкемнәрен яшермәгән булсакчы", – диярләр. [4.43] Ий мөэминнәр, исерткеч эчеп исереп ни сөйләгәнегезне белмәсәгез, намазга якын бармагыз! (Ул вакытта хәмер хәрам түгел иде, шул сәбәпле кайбер сахәбәләр исерек хәлдә намаз укып, аятьны хата укыдылар). Янә җөнүб хәлдә госелсез намазга якын бармагыз, мәгәр озын сәфәрдә су тапмасагыз тәяммүм белән укырсыз. Әгәр сырхау булсагыз, яки сәфәрдә булсагыз, я берәрегез даладан кайтса, пакьлеге булмаса, яисә хатыныгызга якынлык кылсагыз, тәһарәт алырга, яки госелләнергә су тапмасагыз, ул вакытта пакь җиргә ике кулыгыз белән сугыгыз һәм йөзегезне вә кулыгызны сыйпагыз. Шиксез, Аллаһ сезнең кимчелекләрегезне ярлыкаучы һәм гафу итүче булды. [4.44] Ий Мухәммәд г-м, күрәсеңме? Аллаһ китабыннан өлеше бар яһүд һәм насара адашмакны сатып алалар һәм сезнең дә хак юлдан адашуыгызны телиләр. (Коръән белән гамәл кылмаган мөселманнар да алар кеби адашкан булалар). [4.45] Ий мөэминнәр! Сезнең дошманнарыгызны Аллаһ белүчерәктер. Сезгә Аллаһ җитәр эшләрегезне башкарырга һәм Аллаһ җитәдер сезгә ярдәм бирергә. [4.46] Яһүдләрдән кайберләре тәүраттагы Аллаһ сүзләрен урыныннан үзгәртәләр һәм Мухәммәд г-мгә әйтәләр: "Сүзеңне ишетәбез, ләкин киресенчә эшлибез һәм бездән ишетергә үзең риза булмаган яман сүзләрне ишет", – диләр. Алар телләре белән "раґинә" диләр, бу сүз "безгә илтифат ит" дигән мәгънәдә булса да, алар аны Мухәммәд г-мнән вә ислам диненнән көләр өчен әйтәләр иде. Әгәр яһүдләр: "Ий Мухәммәд г-м! Син риза булачак сүзләрне бездән ишет! Без Коръән сүзләрен ишеттек, Аллаһуга һәм сиңа буйсындык, безгә рәхмәт карау белән кара", – дисәләр һәм Коръән белән гамәл кылсалар, әлбәттә, алар өчен хәерле булыр иде һәм һидәяттә таза тору булыр иде. Ләкин Коръәнне инкяр кылулары белән Аллаһ аларны ләгънәт кылды, ул яһүдләрдән бик азлары гына Коръән белән гамәл кылып мөэмин булырлар. [4.47] Ий китап бирелгән яһүдләр! Без иңдергән Коръәнгә ышаныгыз, үзегездә булган Тәүратка да ышанганыгыз хәлдә, йөзләрегезне каралтмас борын, ул кара йөзлеләрне артларындагы адашу юлларына дүндерербез яки шимбә көн Аллаһ хөкемен бозган кешеләрне ләгънәт кылганыбыз кеби, сезне дә ләгънәт кылмас борын иман китереп, Коръән белән гамәл кылыгыз. Аллаһ әмере үтәлмеш булды. [4.48] Аллаһ үзенә тиңдәшлек кылуны гафу итмәс, тиңдәшлек кылудан башка гөнаһларны үзе теләгән кешедән гафу итәр. Бер кеше Аллаһуга кемнедер, нәрсәнедер тиңдәш кылса дөреслектә ул Аллаһуга олы ялганны ифтира кылган буладыр. [4.49] Ий Мухәммәд г-м! Күрәсеңме үзләрен гөнаһтан пакь санаган кешеләрне? Минем гөнаһым юк дип мактанучыны Аллаһ һич яратмый. Бәлки Аллаһ үзе теләгән кешене ярлыкап, гөнаһлардан пакьлар. Аллаһ лаклаган кешеләр ахирәттә фәтил хәтле дә золым ителмәсләр. (Фәтил дип хөрмә тешенең ярыгындагы ак җепкә әйтәләр). [4.50] "Карагыл, безнең Аллаһ хозурында гөнаһыбыз юк", – дип, ничек Аллаһуга ялганны нисбәт кылалар. Аларның зур гөнаһлы булулары өчен ялган сөйләүләре җитәдер. [4.51] Тәүраттан өлеш бирелгән яһүдләрне күрәсеңме? Алар ясалма мәгъбүдләргә һәм ялган хөкемнәргә ышаналар һәм кәферләргә әйтәләр: "Мөселманнарга караганда яһүдләр турырак юлдалар", – дип. [4.52] Әнә шул яһүдләрне Аллаһ ләгънәт кылды. Аллаһ бер кешене ләгънәт кылса, ул кеше туры юлны тапсын һәм ґәзабтан котылсын өчен һич тә ярдәмчене тапмассың. [4.53] Ул яһүдләрнең байлыклары булса иде, әлбәттә, алар нәкыйра хәтле нәрсә дә башка кешеләргә бирмәс иделәр, ягъни алар бик сараннар. (Нәкыйра дип хөрмә тешенең өстендәге ноктага әйтелә). [4.54] Әя ул яһүдләр кешеләргә хөседлек кылалармы? Ул кешеләргә Аллаһ үз фазыйләтеннән нигъмәтләр яки дәрәҗә биргәне өчен. Дөреслектә Ибраһим балаларына китап бирдек, ислам диненең хөкемнәрен өйрәттек һәм зур байлык бирдек. [4.55] Яһүдләрнең кайберсе Коръәнгә ышанды, кайберсе ышанмады. Коръәнне инкяр кылучыларына ґәзаб йөзеннән ут кыздырылган җәһәннәм җитәр. [4.56] Аятьләребезне инкяр кылучыларны, әлбәттә, тиздән җәһәннәм утына салырбыз. Һәр кайчан тиреләре янып бетсә, тәннәренә яңадан тире үстерербез, ґәзабның катысын татысыннар өчен. Аллаһ үч алуда көчле һәм гаделлек белән хөкем итүчедер. [4.57] Әмма иман китереп, Коръән тәгълимәте белән изге гамәлләр кылган кешеләрне тиздән асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертербез, анда мәңге калганнары хәлдә аларга җәннәтләрдә пакь, гүзәл хатыннар булыр һәм аларны рәхәтлек күләгәсенә кертербез. [4.58] Дөреслектә Аллаһ әманәтләрен әһелләренә тапшырырга сезгә әмер итәдер һәм кешеләр арасында хөкем итсәгез, гаделлек белән хөкем итегез, диядер. Аллаһуның сезне Коръән белән вәгазь кылуы ни хуш нигъмәттер. Әлбәттә, Аллаһ сүзләрегезне ишетүче, эшләрегезне күрүче булды. [4.59] Ий мөэминнәр! Аллаһуга итагать итегез, һәм рәсүлгә итагать итегез! Шулай ук үзегездән булган Коръән белән гамәл кылып, Коръән дәлилләре белән әмер итүче дини хуҗаларыгызга да итагать итегез! (Әмма дин эшләрендә Коръән белән гамәл кылмаучыга итагать кылыш юк). Әгәр бер дини мәсьәләдә бәхәсләшсәгез, ул мәсьәләне Аллаһ китабы Коръәнгә кайтарыгыз! Әгәр Коръәндә ачык хөкем табылмаса, ул вакытта расүл г-мнең гамәленә кайтарыгыз! Әгәр Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышансагыз. Әнә шулай һәр эшне Коръән, сөннәт үлчәве белән хәл итсәгез, сезнең өчен хәерле һәм ахыр нәтиҗәсе күркәмдер. (Бу аятьтә ачык мәгълүм булды ки: көчле иман, дөрес дин Коръән, сөннәт белән гамәл кылганда гына буладыр. Коръән, сөннәт белән гамәл кылмау Аллаһуга һәм ахирәт көненә иманның юклыгына дәлил була аладыр). [4.60] Күрәсеңме, алар сиңа иңдерелгән Коръәнгә һәм синнән әүвәл иңдерелгән китапларга да ышанабыз, дип, синең белән бәхәсләшәләр, әмма үзләре Аллаһудан башка берәр мәхлуктән хөкем иттерүне телиләр, алар Аллаһудан башканы илаһә тотуны инкяр кылыгыз, дип боерылдылар. Шайтан аларны Аллаһудан башка бер мәхлуктән хөкем иттереп, бик ерак адаштыру белән адаштыруны телидер. [4.61] Әгәр монафикъларга әйтелсә: "Аллаһ иңдергән Коръәнгә һәм расүл г-мнең хөкемнәренә килегез", – дип, шул вакытта күрерсең аларны синнән баш тартырлар ныклап баш тарту белән. [4.62] Әгәр ул монафикъларга үзләре кылган явызлыклары сәбәпле бер каза килсә, яки хөкем лязем булса, күр, ничек мөгамәлә кылырлар? (Ґүмәр радияллаһу ґәнһү бер монафикъның башын кисте, ислам зарарына монафикълар тарафыннан салынган мәсҗидне Мухәммәд г-м җимерде). Шуннан соң монафикълар синең яныңа килделәр һәм Аллаһ исеме белән ант итеп әйттеләр: "Без бернинди яманлыкны теләмәдек, фәкат яхшылыкны һәм тәүфыйкны теләдек", – дип. [4.63] Ул монафикъларның күңелләрендә булган бозык ниятләрен Аллаһ бик яхшы белә. Син аларны Коръән белән вәгазь кыл! Әгәр вәгазьне кабул кылмасалар, аларның эшләре турында каты әйтеп, икейөзле икәнлекләрен үзләренә белдер. [4.64] Рәсүлләрдән һичберсен җибәрмәдек, мәгәр җибәрсәк Аллаһ әмере буенча кешеләр Аллаһуга һәм расүлгә итагать итсеннәр өчен генә җибәрдек. Аллаһуга карышып үзләренә золым итүчеләр әгәр сиңа килеп тәүбә итсәләр, гөнаһларын икърар кылып Аллаһудан ярлыкауны сорасалар һәм расүл дә алар өчен ярлыкауны Аллаһудан сораса, әлбәттә, Аллаһу тәгаләне тәүбәләрне кабул итүче, гөнаһларны ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы табар иделәр. (Бу хәерле эшне бүгенге көндә дә күп кешеләр эшләмичә, әлбәттә, алданалар). [4.65] Раббың исеме белән ант итеп әйтәм мөселманнар үзара бәхәсләшкән эшләре турысында: "Ий Мухәммәд г-м! Синнән хөкем иттермичә чын иманлы була алмаслар, алар синең хөкемеңә күңелләрендә шик калдырмаслар һәм синең хөкемеңә чын күңелдән риза булып мөсәлләм булырлар, әнә шул эшне эшләгәнгә чаклы камил мөэмин булмаслар. [4.66] Әгәр мөшрикләргә һәм монафикъларга: "Үзегезне-үзегез үтерегез яки йортларыгызны ташлап чыгыгыз", – дип боерсак, бу эшне алардан бик азлары эшләр иде. Әгәр дин тотучылар бар да Аллаһ вәгазе белән вәгазьләнеп гамәл кылсалар, әлбәттә, хәерле һәм туры юлда тору булыр иде. [4.67] Әгәр чын күңелдән Аллаһ һәм расүл хөкемнәренә риза булып, Коръән, сөннәт дәлиле белән гамәл кылучы булсалар, әлбәттә, аларга үз хозурыбыздан олы әҗерләр, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирер идек. [4.68] Һәм дә аларны туры юлга күндерер идек. [4.69] Аллаһуга һәм расүлгә итагать иткән мөэминнәр, Аллаһ нигъмәтләгән пәйгамбәрләр, турылык белән алга чыккан ситдыйкләр, Аллаһ юлында сугышып шәһит булган мөэминнәр белән җәннәттә бергә булырлар. Шушы дүрт төрле затларга юлдаш булу – ни күркәм, ни хуш юлдашлыктыр. [4.70] Бу фазыйләт Аллаһудан, ягъни Аллаһуга һәм расүлгә итагат кылучыларның җәннәттә бөек дәрәҗәле затлар белән бергә булулары Аллаһуның рәхмәтеннәндер. Бу дүрт төрле затлар янына җәннәткә керергә кем тиешлерәк икәнен белергә Аллаһ җитәдер. [4.71] Ий мөэминнәр! Сугыш коралларыгызны алыгыз да дошманга каршы төркем-төркем барыгыз, яки барыгыз да җыелып бергә барыгыз. [4.72] Ий мөэминнәр! Дөреслектә сезнең арагызда сугышка кичегеп баручы, яки бөтенләй бармаучы монафикълар бар. Сезгә сугышта кайгы ирешсә, сугышка чыкмаган монафикъ шатланып әйтте: "Мөселманнар белән бергә сугышка чыкмавым сәбәпле, Аллаһ, шиксез, миңа ингам кылды, әгәр сугышка барган булсам, миңа да кайгы ирешкән булыр иде", – дип. [4.73] Әгәр сезгә сугышта Аллаһуның рәхмәте белән җиңү һәм ґәнимәт малын алу фазыйләте ирешсә, ул монафикъ гүя сезнең белән бер вакытта да бергә булмаган төсле әйтер: "Кәшки мин мөселманнар белән бергә сугышта булган булсам, зур максатыма ирешкән булыр идем", – дип. [4.74] Мөэминнәр Аллаһ юлында сугыш кылсыннар ахирәтне дөньяга саткан – алыштырган кешеләр белән. Әгәр бер мөэмин Аллаһ юлында сугышып үтерелсә, яки кәферне җиңсә, ул мөэмингә тиздән җәннәт нигъмәтләрен бирербез. [4.75] Ий мөэминнәр! Ни булды сезгә, Аллаһ юлында сугышмыйсыз? Ни булды сезгә, кәферләр кулында әсир булган загыйфь ирләрне, хатыннар һәм балаларны коткару өчен сугышмыйсыз? Ул загыйфь ирләр "Ий Раббыбыз, хуҗалары залим булган шәһәрдән безне чыгар", – диләр. Янә ул зәгыйфьләр: "Ий Раббыбыз, безне залимнәр кулыннан коткаручы бер вәли бир һәм үз хозурыңнан безгә ярдәм дә бир", – диләр. [4.76] Иманлы кешеләр Аллаһ юлында сугышырлар. Әмма имансызлар шайтан юлында сугышырлар. Шайтан дуслары – имансызлар белән сугышыгыз! Дөреслектә шайтанның хәйләсе зәгыйфь булды, шуның өчен иманлы кешеләрне куркыта алмас. [4.77] Әя күрдеңме: "Кулларыгызны сугыштан тыегыз, намазларыгызны үтәгез һәм зәкәтләрегезне бирегез", – дип әйтелгән мөселманнарны? Аларга сугыш фарыз ителгәч, алардан бер төркем сугыштан куркыр булды Аллаһудан курыккан кеби, яки Аллаһудан да артыграк куркыр булды. Сугыштан курыккан мөселманнар әйттеләр: "Ий Раббыбыз, ни өчен безгә сугышны фарыз кылдың? Ий кәшки сугышны фарыз кылмыйча, безләрне бераз тыныч яшәткән булсаңчы", – дип. Әйт: "Дөнья файдасы бик аз, ахирәт исә, тәкъвәләр өчен бик тә хәерледер һәм сез, тәкъва мөэминнәр, аз гына да золым кылынмассыз". [4.78] Кай урында булсагыз да, сезгә үлем ирешер, әгәр күккә терәлгән, бик таза төзелгән кыл эчендә булсагыз да. Әгәр монафикъларга ґәнимәт малы кеби нигъмәт ирешсә, бу нигъмәт Аллаһудан диләр, әгәр аларга каза, кайгы ирешсә: "Ий Мухәммәд г-м, бу кайгы безгә синең шомлыгыңнан иреште", – диләр. Син әйт: "Кемгә нәрсә ирешсә дә, һәммәсе дә Аллаһудан", – дип. Ни булды бу кавемгә Аллаһуның ачык аңлаешлы хак сүзләрен аңларга һәм кабул итәргә якын да килмиләр? [4.79] Әгәр яхшылыктан сиңа бер шатлык ирешсә, ул шатлык Аллаһудан, әгәр казадан бер кайгы ирешсә, бу кайгы үзеңнең кимчелегеңнәндер. Янә сине, ий Мухәммәд г-м, бөтен дөнья кешеләренә ислам динен өйрәтер өчен илче итеп җибәрдек. Кешеләрнең бөтен эшләрен күреп, белеп торырга Аллаһ үзе җитәдер. [4.80] Бер кеше расүлгә итагать итсә – Аллаһуга итагать иткән буладыр, вә бер кеше расүлгә итагать итүдән баш тартса, дөреслектә Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан буладыр, без сине итагать итмәгән кешеләрне саклаучы итеп җибәрмәдек. [4.81] Монафикълар күз алдында: "Ий Мухәммәд г-м, сиңа итагать итәбез", – диләр, әгәр синең яныңнан чыгып китсәләр, алардан бер таифә кич булгач җыелып, синең янында сөйләгән сүзләрдән башка сүзләрне сөйли. Ягъни расүлгә итагать итмәгез", – диләр. Аллаһ монафикъларның үзгәртеп сөйләгән сүзләрен язар. Алардан киселегез һәм һәр эштә Аллаһуга гына тәвәккәл кылыгыз! Һәр эштә ярдәм итүче вә туры юлга күндерүче вәкил булырга Аллаһ үзе җитәдер. [4.82] Ни өчен күп кешеләр Коръәннең мәгънәсен фикерләп, уйлап карамыйлар? Чын күңелдән фикерләп укысалар, әлбәттә, Коръәннең Аллаһ сүзләре икәнлеген белер иделәр. Әгәр бу Коръән Аллаһудан башка бер кешенең сүзләре булса иде, әлбәттә, кешеләр ул Коръәндә бер-берсенә каршы булган сүзләрне күп табар иделәр. [4.83] Әгәр монафикъларга сугыш сәфәрендә булган мөселманнарның сугышка әзерләнмичә тыныч торулары, яки дошман ґәскәреннән курыккан хәбәрләре килсә, ул хәбәрне шатланып, халык арасына фаш итәләр мөселманнар күңленә курку салыр өчен. Әгәр ул хәбәрне расүлгә һәм мөселманнарның әмирләренә генә әйтсәләр иде, ул вакытта ул хәбәрне расүл һәм әмирләр генә белеп, тиешсез кешеләргә фаш булмас иде. Ий мөэминнәр! Әгәр сезгә Аллаһуның фазыйләте – юмартлыгы һәм рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, шайтанга ияреп, һәлак булыр идегез, мәгәр шайтанга иярмичә бик азларыгыз калыр иде. [4.84] Ий Мухәммәд г-м, Аллаһ юлында сугыш кыл! Пәйгамбәрлек эшеннән башка эш белән бурычлы ителмәссең. Сугыш лязем булганда мөселманнарны сугышка кызыктыр. Шаять Аллаһ кәферләрнең мөселманнарга булган каты зарарын тыяр, Аллаһ зарар бирүдә катырак һәм ґәзаб кылуда да катырактыр. [4.85] Бер мөэмин, авырлыкта калган яки хаксыз җәберләнгән мөэминнәргә ярдәм итсә, аларга шәфкатьле сүзләр әйтсә, үзенә дә кылган изгелеге хәтле өлеш булыр. Вә бер кеше хаксыз мөэминнәргә нинди булса да зарар ирештерсә, үзенә дә шул хәтле зарар ирешер. Аллаһуның һәр нәрсәгә көче җитә торган булды. [4.86] Ий мөэминнәр! Әгәр сезгә берәүдән бүләк бирелсә, бүләк бирүчегә артыграк бүләк бирегез, яки үзегез алган бүләк хәтле бирегез! Шиксез, Аллаһ һәрнәрсәне хисап кылучы. (Бүләкнең һәр мөэмин өчен мөмкин һәм лязем булганы сәлам бирү һәм кайтарудыр). [4.87] Аллаһудан башка Илаһә-мәгъбуд юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Кыямәтнең булачагында һич тә шик юк, ул көндә Аллаһ, әлбәттә, сезне хөкем итәр өчен җыяр. Аллаһудан да дөресерәк сөйләүче бармы? Әлбәттә, юк! Аллаһуның "кыямәт була" диген сүзе, әлбәттә, карар кылынган сүздер. [4.88] Ий мөэминнәр! Ни булды сезгә, монафикълар турында икегә бүленәсез? Аллаһ аларны мөселман булганнарыннан соң монафикълык кылганнары сәбәпле әүвәлге көферлекләренә кайтарды. Ий мөэминнәр! Аллаһ адаштырган кәферләрне, яки монафикъларны туры юлга күндермәкче буласызмы? Юк, күндерә алмассыз! Аллаһ бер кешене адаштырса, ул кешегә туры юлны тапмассың! [4.89] Ул монафикълар үзләре имансыз булганнары кеби, сезнең дә имансыз булуыгызны телиләр. Әгәр аларга иярсәгез, алар белән бертигез кәфер булыр идегез, шулай булгач, алардан һичкемне дус тотмагыз! Исламны кабул итеп, динне куәтләр өчен һиҗерәт иткәннәренә чаклы. Әгәр ул монафикълар тәүбә итеп, чын мөселман булудан баш тартсалар, аларны кайда тапсагыз, шунда тотып үтерегез! Чөнки үзләре шулай эшлиләр. Кәферләрне һәм монафикъларны һич тә вәли һәм дә ярдәмче итеп алмагыз! [4.90] Мәгәр алар белән сезнең арада сугышмау солыхы булган кәферләрне үтермәгез, шулай ук кәферләрне яклап сезгә каршы сугышуны һәм сезне яклап кәферләргә каршы сугышуны да мәкрөһ күрүдән күңелләре тарыгып, синең яныңа килгән, бер якка да катнашмыйча сугышсыз торырга теләгән кешеләрне дә үтермәгез! Әгәр Аллаһ теләсә иде, бер якка да катнашмый торган кәферләрнең күңеленә сезнең белән сугышу теләген салыр иде, ул вакытта алар, әлбәттә, сезнең белән сугышыр иделәр. Ул кәферләр сездән аерылгач, сезгә каршы сугыш кылмасалар һәм сезнең белән сугышмаска солых төзесәләр, Аллаһ ул кәферләр зарарына йөрергә сезгә юл ачмады. [4.91] Ий мөэминнәр! Икенче төрле кәферләрне дә табарсыз, алар, ышанычлы булган булып, сезне тынычландырырга тырышырлар һәм үз кавемнәренә дә ышанычлы булуны теләрләр. Һәркайчан алар көферлеккә яки мөселманнар белән сугышырга чакырылсалар, әлбәттә, кайтып төшәрләр көферлеккә һәм мөселманнар белән сугышырга. Әгәр ул кәферләр сездән аерылып ерак китмәсәләр, сезнең белән сугышмаска солых төземәсәләр һәм сугыштан кулларын тыймасалар, ул вакытта аларны кайда очыратсагыз, шунда тотып үтерегез! Сезнең белән һәрвакыт сугышырга теләгән кәферләр зарарына сезгә тулысынча ирек бирдек, ягъни үзләре сугышны теләгәч – сугышыгыз алар белән һәм үтерегез! [4.92] Бер мөэминнең икенче мөэминне үтермәге һич тә дөрес булмас, мәгәр хаталык илә үтерсә кәффәрәт лязем булыр. Бер мөэмин хаталык илә бер мөэминне үтерсә, кәффәрәте – мөэмин булган бер колны азат итүдер һәм үтерелгән мөэминнең Варисләренә кан хакын түләүдер, мәгәр варислар гафу итсәләр, бернинди җәза бирелми. Әгәр хаталык белән үтерелгән кеше дошманыгыз булган кавем эчендәге мөэмин булса, кәффәрәте – бер мөэмин колны азат итмәктер. Әгәр хаталык белән үтерелгән кеше сугышмаска арагызда солых төзелгән кәферләрдән булса, кәффәрәте – үтерелгән кешенең варисларына кан хакын түләү һәм бер мөэмин кол азат итүдер. Әгәр үтерүченең кан хакын, яки кол азат итәргә көче җитмәсә, тоташтан ике ай ураза тотмактыр Аллаһ аның гөнаһын гафу итсен өчен. Аллаһ һәрнәрсәне белүче, гаделлек белән хөкем итүче булды. [4.93] Бер мөэмин хатасыз, хаслап, бер мөэминне үтерсә, аның җәзасы – мәңге калганы хәлдә җәһәннәмдер, Аллаһ аңа ачуланды вә ләгънәт кылды һәм аңа олы ґәзаб әзерләде. [4.94] Ий мөэминнәр! Әгәр Аллаһ юлында сугышта йөрсәгез акырынлык илә ачыклагыз, кешеләрне яхшылап таныгыз, сәлам биреп, үзегезгә итагать иткән кешегә: "Син мөэмин түгел", – димәгез һәм дөнья малына кызыгып, аны үтермәгез! Бит Аллаһ кулындадыр күп ганимәтләр. Башта үзегез дә шундый идегез, Аллаһ сезгә ингам кылды һиҗерәт итеп, чын мөселман булу белән ачыкландыгыз, шулай булгач, ныклап тикшерегез, гафиллек белән мөэминне үтермәгез! Дөреслектә Аллаһ сезнең, кылган эшләрегездән хәбәрдар булды. [4.95] Гозерсез сугыштан калган мөселманнар, җаннары һәм тәннәре белән Аллаһ юлында сугышкан мөселманнар белән бертигез булмаслар. Җаннары һәм маллары белән Аллаһ юлында сугышкан мөселманнарны, Аллаһ гозерсез сугыштан калган мөселманнардан дәрәҗәдә артык итте. Аллаһ иманлы мөселманнарның һәммәсенә дә әҗерне яки җәннәтне вәгъдә итте һәм Аллаһ юлында сугышкан мөселманнарны, өйдә калган мөселманнарга караганда олы әҗер бирү белән артык кылды. [4.96] Аллаһ аның юлында сугышканнарга күп дәрәҗәләр бирде, гөнаһларын гафу итте, үзләренә рәхмәт кылды. Аллаһ үзенә итагать иткән мөэминнәрне ярлыкаучы һәм аларга рәхмәт кылучы булды. [4.97] Дин өчен һиҗерәт итү лязем булып та, һиҗерәт итмичә, үзләренә золым кылган кешеләрнең рухларын алучы ґәзаб фәрештәләре әйтерләр: "Ни булды сезгә, динегез бик зәгыйфь", – дип. Ул кешеләр әйтерләр: "Без кәферләр кулында гаҗиз булдык, шул сәбәпле динебездә күп кимчелекләр кылдык", – дип. Ґәзаб фәрештәләре әйтте: "Әя Аллаһ җире сезгә киң иде түгелме? Сезгә дин иркен урынга күчеп китү лязем иде, ни өчен күчмәдегез?" – дип. Күчәргә мөмкинлекләре була торып та, дин өчен күчмәгән кешеләрнең урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр. (Әгәр торган җайда дингә тарлык булса, көче җиткән кешегә иркен урынга күчү фарыздыр). [4.98] Мәгәр күчәргә көче җитмәгән зәгыйфь ирләргә, хатыннарга һәм балаларга күчмәгән өчен җәһәннәм ґәзабы булмас, алар торган җайларында кәфер кулыннан котылырга хәйлә тапмасалар, яки күчеп китәргә ничек тә көчләре җитмәсә. [4.99] Бу гозерле кешеләрне Аллаһуның гафу итүе бик өметледер, Аллаһ гафу итүче, ярлыкаучы булды. [4.100] Бер мөэмин Аллаһ юлында, дин өчен һиҗерәт итсә, барган җаенда диндә вә тормышта киңлекне һәм яхшы мөселманнарны табар. (Һиҗерәт турында аятьләр иңгәч, Мәккәдә сырхау булып калган бер сахәбә күп акча биреп Мәдинәгә хәтле күтәреп баручыларны яллады, ләкин Мәдинәгә барып җитә алмыйча, юлда вафат булды. Бу аять аның хакында инде). Бер мөэмин Аллаһ юлына, рәсүле янына китмәк өчен өеннән юлга чыкса, соңра юлда аңа үлем ирешсә, дөреслектә аның әҗере Аллаһ хозурында сабит булды. Аллаһ мөһаҗир хәлендә үлгән мөэминнәрнең әүвәлдә булган гөнаһларын ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы булды. [4.101] Ий мөэминнәр! Озын, мәшәкатьле сәфәрдә булсагыз, кәферләрнең сезне үтерергә һөҗүм итәчәкләре күренеп торганда, намазлыгыгызны кыскартып укуда сезгә гөнаһ юктыр. Кәферләр, әлбәттә, сезгә ачык дошманнардыр. (Куркынычлар һәм күтәрә алмаслык авырлыклар булмаганда, мосафирларга намазны кыскартып уку дөрес булмыйдыр.) [4.102] Ий Мухәммәд г-м! Әгәр сугыш сәфәрендә сахәбәләр арасында булып, намаз укытсаң, сахәбәләр икегә бүленеп, бер яртысы коралларын алып, намаз сафына бассыннар, бер рәкәґәт укыгач, артыгыздагы дошман каршысына килсеннәр, аннары сахәбәләрнең намаз керешмәгән икенче яртысы синең белән намаз укысыннар, үзләрен саклый торган һәм сугыша торган коралларын үзләренә тагып укысыннар. (Расүл г-м сахәбәләрнең икенче яртысы белән ике рикәґәт укыды, аннары әүвәл бер рикәґәт укыган сахәбәләр белән тагын бер рикәґәт укыды. Шулай итеп, рәсүл г-мнең дүрт рикәґәт, сахәбәләрнеке икешәр рикәґәт булды). Кәферләр сезнең коралларыгыздан һәм малларыгыздан гафил булуыгызны теләп торалар һәм, аңсыздан, сезнең өстегезгә һәммәсе бергә һөҗүм итмәкче булалар. (Кәферләр киңәш иттеләр: "Мөселманнарга намаз укыган чакларында һөҗүм итик! Намаз укыганда яннарында корал булмый", – дип. Шуның өчен Аллаһ: "Сугыш сәфәрендә намаз укыганда коралланып укыгыз", – диде). Әгәр сезгә сугыш сәфәрендә яңгырдан җәфа ирешсә, яки сырхау булсагыз, ял иткән чакта коралларыгызны һәм калканнарыгызны куеп торуда сезгә гөнаһ юктыр. Лязем булганда сугыш коралларыгызны алыгыз! Дөреслектә Аллаһ кәферләргә хур итүче ґәзабны әзерләде. [4.103] Әгәр сәфәрдә чакта, яки сырхау булганда намазларны үтәсәгез, Аллаһуны зекер итегез намазда басып, утырып һәм уң як кабыргага ятып. Әгәр кыенлыктан имин булсагыз, өйдә дә, сәфәрдә дә намазларыгызны ашыкмыйча, шартларын җиткереп үтәгез! Дөреслектә намаз вакыты билгеләнгән фарыз гамәл итеп йөкләтелде. (Намазларны вакытында үтәмәгән кеше Аллаһ ґәзабыннан имин була алмас). [4.104] Кәферләр белән сугышканда зәгыйфьлек һәм куркаклык күрсәтмәгез! Бәлки батырлык һәм гайрәтлекне күрсәтегез! Әгәр сугышта җәрәхәтләнгән булсагыз, сезнең кеби кәферләр дә җәрәхәтләнделәр. Сез кәферләр өмет итмәгән нәрсәне Аллаһудан өмет итәсез, ягъни аның ярдәмен, ризалыгын һәм җәннәтен өмет итәсез һәм өмет итегез! Аллаһ белүче, хөкемче булды. [4.105] Әлбәттә, без сиңа Коръәнне хаклык белән иңдердек, кешеләр арасында Аллаһ теләгәнчә гадел хөкем итмәклегең өчен. Шулай булгач, һәрбер хәлдә хыянәтчеләрне яклап, алар файдасына дәгъвәче булмагыл! [4.106] Янә Аллаһуның ярлыкавын сора! Әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы, рәхмәт кылучы булды. [4.107] Янә үзләренә хыянәт иткән кешеләрне һәм ялганчыларны яклап тартышма, аларның эшен дөрескә санама! Бит Аллаһ хыянәтче гөнаһкәр кешеләрне һич тә сөйми. [4.108] Хыянәтче кешеләр урлаган әйберләрен яки башка яман эшләрен кешеләрдән яшерәләр, ләкин Аллаһудан яшерә алмаслар, хәлбуки аларның хыянәтләрен карап торыр өчен Аллаһ алар белән бергәдер, кич белән Аллаһ риза булмый торган сүзләрне сөйләгән вакытларыңда. Әлбәттә, Аллаһ хыянәтчеләрнең эшләрен чорнап алучы. [4.109] Ий сез ошбу хыянәтче, ялганчы монафикъларны яклаучылар! "Аларның гаебе юк", – дип хакка каршы тартыштыгыз дөньяда. Ахирәттә аларны яклап, Аллаһ белән кем тартышыр? Яки аларны химая кылыр өчен кыямәт көнендә алар файдасына кем вәкил булыр? Юк! Аларны яклаучы булмас! [4.110] Берәү яман эшләр кылса яки үзенә золым итсә, соңыннан тәүбә итеп Аллаһудан ярлыкауны сораса, әлбәттә, Аллаһуны ярлыкаучы һәм шәфкать итүче табар. [4.111] Берәү гөнаһны кәсеп итсә, фәкать үзе өчен зарарны кәсеп иткән буладыр. Бит Аллаһ гөнаһ кылучыны белеп хөкем итүче булды. [4.112] Янә берәү хаталыкларны вә гөнаһларны күп кәсеп итсә, соңра гаепсез кешеләрне төһмәт кылса, ягъни үзенең гаебе белән башкаларны гаепләргә тырышса, дөреслектә ул ачык боһтанны һәм зур гөнаһны йөкләп алды. [4.113] Ий Мухәммәд г-м! Әгәр сиңа Аллаһуның фазылы һәм рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, монафикълардан бер фирка сине гадел хөкемнән адаштырырга теләделәр. Әгәр Аллаһ вәхи белән эшнең серен ачмаган булса, әлбәттә, адашкан булыр идең, ләкин Аллаһ ирек бирмәгәч, алар сине адаштыра алмадылар, мәгәр үзләрен адаштырдылар һәм алар сиңа һичнәрсә дә зарар итә алмаслар. Аллаһ сиңа Коръән һәм хикмәт иңдерде вә белмәгәнеңне белдерде һәм Аллаһуның юмартлыгы сиңа бик олы булды. [4.114] Монафикъларның һәм башка инсафсыз кешеләрнең нәфесләре теләгәнчә үзара күп сөйләшүләрендә, әлбәттә, хәер-файда юктыр, мәгәр берәү мохтаҗларга, Аллаһ юлына садака бирергә кешеләргә әмер бирсә, яки яман эшләрдән тыеп, яхшы эшләргә өндәп әмер бирсә, яки кешеләр арасын төзәтергә, яхшыртырга өндәп әмер бирсә, әнә шул кешенең сүзләреңдә хәер һәм файда бардыр. Әйтелгән бу хәерле эшләрне бер мөэмин Аллаһ ризалыгына гына өстәп эшләсә, без аңа тиздән олы әҗерне, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирербез. [4.115] Берәү яңа Коръән дәлилләре белән туры юл күрсәтелеп шәригать хөкемнәре өйрәтелгәннән соң расүлгә хилафлык эшләгән эшләрне эшләсә (мөселман булмаган кешеләр кирәк яһүд, насара булсын, кирәк дәһриләр булсын, диндә аларга итагать итү, аларның юлына керү һәм аларның ґәдәтләрен үзләштерү – мөселманнарга хәрамдыр), бу эшләрне берәү ихтыяр итсә, риза булып шул юлга керсә, әлбәттә, аның күңелен шул юлга беркетербез, аннары шул юл белән җәһәннәмгә барып керер. Ул җәһәннәм кайтачак урынның нинди яманыдыр. [4.116] Аллаһу тәгалә, әлбәттә, үзенә тиңдәшлек кылуны ярлыкамас, мәгәр тиңдәшлек кылу гөнаһыннан башка гөнаһны үзе теләгән кешедән ярлыкар. Берәү кемнедер, нәрсәнедер Аллаһуга тиңдәш кылса, ул кеше хактан бик ерак адашу белән адашты. [4.117] Мөшрикләр Аллаһуга гыйбадәт кылмаслар, мәгәр җансыз нәрсәләргә гыйбадәт кылырлар, янә алар гыйбадәт кылырлар Аллаһуның рәхмәтеннән сөрелгән шайтанга. [4.118] Аллаһ шайтанны ләгънәт кылды – рәхмәтеннән сөрде. Шуннан соң Иблис әйтте: "Ий Раббым, бәндәләреңнән миңа насыйп булган өлешне алырмын, аларны үземә ияртермен", – дип. [4.119] Әлбәттә, аларны адаштырырмын һәм күңелләренә төрле батыл, ялган сүзләрне салырмын, янә хайваннарыгызның колакларын кисегез, дип, әмер бирермен – кисәрләр, янә Аллаһ төзегән мәхлукларны үзгәртегез, дип әмер бирермен – үзгәртерләр. Берәү Аллаһ хөкемнәрен куеп, шайтан хөкемнәренә иярсә, аны үзенә вәли итеп алса, дөреслектә ул кеше ачык һәлак булу белән һәлак булды, мәңгегә хәсрәттә калды. [4.120] Шайтан үзенә ияргәннәрне фәкыйрьлек белән куркытыр. ("Фәкыйрьләргә мал бирмәгез! Аларның фәкыйрьлеге сезгә йогар", – дип куркытыр. Шайтан кулына төшкән кешеләр фәкыйрьләргә ярдәм итә алмаслар). Шайтан үзенә иярткән кешеләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытмас, мәгәр төрле юллар белән аларны алдар. [4.121] Шайтанга ияргән кешеләрнең урыны җәһәннәм, алар аннан котылырга һич юл тапмаслар. [4.122] Иман китереп, Коръән өйрәтүе буенча изге гамәлләр кылучыларның җимеш агачлары астыннан елгалар агучы җәннәтләргә тиздән кертербез, алар анда мәңге калырлар. Аллаһуның вәгъдәсе хак, сүз сөйләүдә кем Аллаһудан да дөресрәк сөйләр? [4.123] Ий мөэминнәр! Эш бөтенләй сез теләгәнчә булмас һәм китап әһеле яһүд вә насара теләгәнчә дә булмас. Ягъни нәфесе кушканны эшләп һичкем һидәятле дә, җәннәтле дә була алмас, мәгәр Аллаһ кушканнарны эшләп кенә һидәятле һәм җәннәтле булыр. Берәү явыз эшләр кылса ягъни Аллаһуга итагать итмәсә, шул явызлыгы белән җәза кылыныр, Аллаһудан башка аңа вәли һәм ярдәмче табылмас. [4.124] Берәү чын мөэмин хәлеңдә изге гамәлләр кылса, кирәк – ир булсын, кирәк – хатын булсын, алар җәннәткә керерләр һәм җеп очы хәтле дә золым кылынмаслар. [4.125] Берәү йөзен Аллаһуга тәслим кылса, ягъни ислам юлы белән Аллаһуга тапшырылса һәм Коръән өйрәтүе буенча изге гамәлләр кылса, аннары Ибраһим диненә ияреп, хаклык тарафына ныклап юнәлсә, әнә шул кешенең диненнән дә күркәмрәк дин булырмы? Бит Аллаһ Ибраһимне үзенә дус итеп алды. [4.126] Җирдә һәм күкләрдә булган нәрсәләр һәммәсе Аллаһ мөлкедер һәм Аллаһ һәр нәрсәне чорнап алучы. [4.127] Ий Мухәммәд г-м, синнән хатыннарның мирасы хакында фәтва сорыйлар, син аларга әйт: "Хатыннарның мирасы хакында Аллаһ үзе фәтва бирә һәм ятим булган хатыннарның фарыз булган өлешләрен бирмисез, шул хакта укылган аятьләр фәтва бирә", – дип. Дәхи ятим хатыннарны ирләргә никахландырмыйсыз, шул хатыннарның һәм зәгыйфь балаларның мирасы хакында һәм дә ятим балалар хакында гадел булырга Коръән фәтва бирәдер", – дип әйт! Әгәр хәерле эшләрдән, изге гамәлләрдән кылсагыз, Аллаһ, әлбәттә, аны белүче булды. [4.128] Әгәр бер хатын иренең бизгәнен яки талак кылырга теләгәнен сизсә, бу хатын белән иренең арасын төзәтеп дуслаштыруда гөнаһ юктыр. Килешү, гафу итешү аерылышудан хәерле. Нәфесләр саранлыкка хәзерләнеп торырлар, әгәр нәфесне җиңеп, бер-берегезгә изгелек итешсәгез һәм җәбер-золым итешүдән саклансагыз, бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар булды, сезне сәгадәтле итәр. [4.129] Карт хатын илә яшь хатын арасын тигезләргә тәкатегез җитмәсә, тигезләү өчен ныклап тырышсагыз да, шулай да яшь хатыннарыгыз ягына бөтенләй авышып, карт хатыннарыгызны нәүбәттән өлешсез итеп, ирсез хатыннар кеби калдырмагыз! Әгәр хатыннарыгыз арасында төзеклек белән торсагыз һәм золымнан саклансагыз! Шулай булганда, әлбәттә, Аллаһ кимчелекләрегезне ярлыкаучы вә рәхмәт итүче булды. [4.130] Әгәр ир илә хатын килешә алмыйча, аерылышсалар, Аллаһ үзенең рәхмәте илә икесен дә моңсыз кылыр, бит Аллаһ киң рәхмәтле вә мәслихәтчә эш кылучы булды. [4.131] Җирдәге вә күкләрдәге һәрнәрсә Аллаһ мөлкедер, алар белән үзе теләгәнчә эш кылыр. Ий мөэминнәр! Дөреслектә без сезгә һәм сездән әүвәл булган китап әһелләренә әмер бирдек, васыять әйттек: "Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланыгыз, золым кылмагыз, Аллаһудан куркыгыз", – дип. Әгәр Аллаһуга карышып көферлек кылсагыз, җир вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһу тәгаләнеке, Аллаһ бай һәм мактаулы. [4.132] Җирдә, күктә булган һәр вөҗүд Аллаһуныңдыр, янә барча кешеләр өстеннән эш йөртергә, көчле, гадел вәкил булырга Аллаһ үзе җитәдер. [4.133] Ий кешеләр! Әгәр Аллаһ теләсә сезне гөнаһларыгыз сәбәпле бөтен нәселегез белән һәлак итеп, юк кылыр да, сезнең, урыныгызга үзенә итагать итә торган кавемне китерер, Аллаһ бу эшне эшләргә кадир булды. [4.134] Берәү дөнья байлыгын теләр булса, дөнья байлыгы да, ахирәт байлыгы да – Аллаһ кулындадыр, дөньяны кәсеп итүчегә – дөньяны, ахирәтне кәсеп итүчегә – ахирәтне бирер, Аллаһ ишетүче вә күрүче булды. [4.135] Ий мөэминнәр! Ґәһедләрегезне Аллаһ ризасы өчен үтәгәнегез хәлдә, һәрвакыт гаделлектә булыгыз, бу гаделлек гәрчә үзегезнең, ата-анагызның һәм якын кардәшләрегезнең зарарына булса да, дөрес шәһадәт бирегез! Сез шәһадәт биргән кешеләр кирәк – бай, кирәк – ярлы булсыннар, дөрес шәһадәт бирегез, байга да, ярлыга да сезгә караганда Аллаһ артыктыр. Хактан үтеп китмәк өчен нәфескә иярмәгез! Әгәр шаһитлар яки вәкилләр, булган хәлне үзгәртеп шәһадәт бирсәләр, яисә шәһадәт бирүдән баш тартсалар, Аллаһ, әлбәттә, кылган эшләрегездән хәбәрдар булды, эшегез буенча хөкем итәр. [4.136] Ий ышанучылар! Хак ышану илә ышаныгыз Аллаһуга, расүленә, рәсүленә иңдергән Коръәнгә һәм әүвәл иңдерелгән китапларга! Аллаһуга хак ышану – аңа итагать итү, гыйбадәт кылу илә, рәсүлгә хак ышану – аңа иярү илә. Коръәнгә хак ышану – аның илә гамәл кылу белән һәм ахирәткә хак ышану – ахирәткә әзерләнү илә булыр. Берәү Аллаһуга, аның фәрештәләренә, китапларына, расүлләренә һәм ахирәт көненә ышануны инкяр итсә, яки хак ышану илә ышанмаса, ул кеше бик ерак адашу илә адашты. [4.137] Дөреслектә монафикълар иман китерделәр, соңра Коръән хөкемнәрен инкяр итеп кәфер булдылар, аннары тәүбә итеп иман китерделәр, янә Коръән аятьләрен инкяр итеп кәфер булдылар, аннары Коръән хөкемнәрен инкяр итүләрен арттырдылар. Инде Аллаһ аларны ярлыкаучы һәм туры юлга күндерүче булмады. [4.138] Әлбәттә, монафикъларга рәнҗеткүче каты ґәзаб булачагы белән хәбәр бир! Белеп яшәсеннәр. [4.139] Мөэминнәрдән башка кәферләрне дус тоткан мөселманнар – монафикълардыр. (Бер мөселман кәфергә дус булса, яки мөселманнарның бөтен хәлләрен кәферләргә яшертен ирештереп торса, ул мөселман монафикъ буладыр башка начарлыгы булмаса да). Әйә ул монафикълар өстенлекне кәферләрдән өстиләрме? Бит көч-кодрәт һәм өстенлек фәкать Аллаһ кулындадыр. [4.140] Ий мөэминнәр! Дөреслектә сезгә Коръәндә ничә мәртәбә иңдерелде: "Кәферләрнең Коръән аятьләрен инкяр итүләрен яки мәсхәрә кылып көлүләрен ишетсәгез, алар арасында утырмагыз, ягъни аларның бу кабахәт эшләре кайда булса да һич тә риза булып тормагыз, Коръән сүзләренә кагылмый торган сүзгә күчкәннәренә чаклы. Әгәр аларның Коръәнгә каршы булган сүзләренә һәм эшләренә риза булып торсагыз, ул вакытта алар җөмләсеннән булырсыз. Шиксез, Аллаһ монафикълар илә кәферләрне бер җәһәннәмгә җыячак". [4.141] Ий мөэминнәр! Монафикълар сезнең хәлегезнең алар файдасына үзгәрмәкне көтәдер, әгәр сез Аллаһ ярдәме белән бер шәһәрне, я бер авылны алсагыз, монафикълар: "Әйә без дә сезнең белән бергә түгел идекме? Безгә дә ганимәт малын бирегез", – диләр, әгәр сугышта кәферләр җиңсәләр, монафикълар: "Әйә без сезгә мөселманнарның бөтен хәлләрен белдереп тордык түгелме? Һәм мөселманнарны җиңү өчен сезгә ярдәм күрсәттек түгелме? Безгә дә өлеш бирегез", – диярләр. Аллаһ кыямәт көнне сезнең илә монафикълар арасында булган хәл белән хөкем итәр. (Монафикълар Аллаң хөкем иткәндә төрле сыйфатка керә алмаслар дөньядагы кеби.) Аллаһ хак мөэминнәрне имансыз итәргә кәферләргә һич тә юл ачмады, ягъни кәферләр Коръән белән гамәл кылучы мөэминнең иманын алырга кадир булмаслар. [4.142] Әлбәттә, монафикълар Аллаһуны алдыйбыз дип уйлыйлар, Аллаһ исә аларны дөньяда һидәяттән, ахирәттә җәннәттән мәхрүм итеп алдаучыдыр. Әгәр монафикълар намазга торсалар кешеләргә рияланып ялкауланып кына торалар, күңелләре карарланырлык итеп Аллаһуны зекер итмиләр, ләкин гафил күңел илә бик аз гына зекер итәләр. [4.143] Монафикълар мөэминнәр белән кәферләр арасында ике якның беренә була алмыйча хәйран калып йөрмәктәдер. (Аларны кәферләр дә, мөэминнәр дә яратмый, чөнки дөньяда иң яман кеше монафикътыр). Әгәр Аллаһ берәүне адаштырса, син аңа туры юлны һич тә тапмассың. [4.144] Ий мөэминнәр! Мөэминнәрдән башка кәферләрне дус тотмагыз, ягъни дусларыгыз мөэминнәр генә булсын! Әйә сез кәферләргә дус булуыгызны Аллаһ сезне ґәзаб кылсын өчен дәлил булуны телисезме? Ягъни кәферләргә дус булуыгыз алар белән бергә ґәзаб кылынуыгызга сәбәп булыр. [4.145] Кәферләргә дус булып монафикъ булган мөселманнарның кайтачак урыны шиксез җәһәннәмнең иң түбән катлавындадыр, аларны җәһәннәмнән коткарырга ярдәмче таба алмассың. [4.146] Мәгәр җәһәннәм астында калмаслар монафикълыктан ныклап тәүбә итсәләр, күңелләрен вә гамәлләрен төзәтсәләр, Аллаһуның Коръәндәге хөкемнәренә ябышсалар һәм диннәрен ихлас күңелдән Аллаһ ризасы өчен генә тотсалар, ул чагында алар мөэминнәр белән бергә булырлар. Аллаһ тиздән мөэминнәргә олы әҗер – җәннәт нигъмәтләрен бирер. [4.147] Ий мөэминнәр! Әгәр чын ышанып, Коръән белән гамәл кылсагыз һәм нигъмәтләргә шөкер итсәгез, Аллаһ сезнең ґәзабыгыз белән нишләсен? Ягъни ни өчен сезне ґәзаб кылсын? Шиксез, Аллаһ чын мөселманчылыкның хакын җәннәт нигъмәтләре белән түләүче һәм һәрнәрсәне белүче булды. [4.148] Яман сүз белән кычкырып сөйләүне Аллаһ сөймидер, мәгәр берәү хаксыз золым кылынса, ягъни җәберләнүче чарасыз булып залимга каршы яман сүз әйтсә, гөнаһ булмас. Аллаһ сүзләрне ишетүче, күңелләрне белүче булды. [4.149] Әгәр зарар итүчегә изгелекне күрсәтеп, яки яшертен кылсагыз һәм гафу итсәгез, бу эш холыкның яхшылыгыннандыр. Аллаһ төзәлүчеләрне гафу итүче һәм азганнарны ґәзаб кылырга көче җитүче булды. [4.150] Аллаһуга һәм рәсүлләренә ышанмаучылар, алар Аллаһ илә аның рәсүлләре арасын аерырга телиләр: "Рәсүлләрнең бәгъзесенә ышанабыз, бәгъзесенә ышанмыйбыз", – диләр. Һәм алар ышану белән ышанмау арасын юл итеп алырга телиләр. [4.151] Ышану илә ышанмау арасында булган кешеләр хак кәферләрдер, кәферләргә хур кылучы ґәзабны әзерләдек. [4.152] Аллаһуга һәм расүленә ышанучылар расүлнең арасын аермыйлар, һәммәсенә бертигез ышаналар, бу хак мөэминнәргә әҗерләрен тиздән бирербез, Аллаһ хак мөэминнәрне ярлыкаучы һәм аларга рәхмәт кылучы булды. [4.153] Ий Мухәммәд г-м! Китап әһелләре синең аларга күктән китап иңдермәгеңне сорыйлар, Мусадан кауме моннан да зурракны сорадылар. Әйттеләр: "Безгә Аллаһуны ачык итеп күрсәт", – диделәр, аларны золымнары сәбәпле Аллаһ нуры көйдерде. Алар Аллаһудан хак динне бәян итүче китап килгәннән соң бозау ясап, шул бозауга табындылар, аннары тәүбә иттеләр, без аларны гафу иттек. Һәм Мусага ачык дәлилләрне, могҗизаларны бирдек. [4.154] Куркытып, алардан ґәһед алмак өчен өсләренә Тур тавын күтәрдек һәм: "Әрихә шәһәренә түбәнчелек илә керегез", – дидек, янә аларга әйттек: "Шимбә көнне чиктән чыкмагыз", – дип һәм алардан авыр ґәһедне алдык. [4.155] Ґәһедләрен бозулары, Аллаһуның аятьләрен инкяр итүләре, хаксыз пәйгамбәрләрне үтерүләре һәм күңелләребез пәрдәләнгән дип әйтүләре сәбәпле аларга төрле ґәзаблар бирдек. Көферлек кылулары сәбәпле бәлки Аллаһ аларның күңеленә мөһер баскандыр, инде ул яһүдләр иман китермәсләр, мәгәр бик азлары иман китерер. [4.156] Аллаһ аларны ләгънәт кылды хакны инкяр итүләре һәм Мәрьямгә зур ялган яла якканнары өчен. Ягъни Мәрьям Гыйса г-мне тудыргач яһүдләр: "Мәрьям зинадан бала тудырды", – дип ялган хәбәр тараттылар. [4.157] Янә аларны Аллаһ ләгънәт кылды: "Без, әлбәттә, Аллаһ расүле Мәрьям угълы Гыйсане үтердек", – дигән сүзләре өчен. Алар Гыйсане үтермәделәр һәм асмадылар, ләкин аларның бер юлдашы аларга Гыйса сурәтендә күренде. (Яһүдләр киңәшләшеп Гыйсә пәйгамбәрне үтерергә карар чыгардылар, Гыйсә алардан качып бер өйгә керде, яһүдләр аның артыннан куа килделәр һәм тотып алыр өчен өйгә бер юлдашларын керттеләр, ләкин бу вакытта Гыйсәне Аллаһ күккә күтәргән иде инде. Кергән кеше өйдән Гыйсә сурәтендә чыкты, яһүдләр аны Гыйсә дип белеп, тотып астылар). Яһүдләр, әлбәттә, Гыйсә хакында ихтилафта булдылар, әгәр Гыйсәне үтергән булсак, юлдашыбыз кайда? Әгәр юлдашыбызны үтергән булсак, Гыйсә кайда, диештеләр. Аларның бу ихтилафлары, әлбәттә, занга иярүләреннән булды, алар һичшиксез Гыйсәне үтермәделәр. [4.158] Бәлки Аллаһ аны үз хозурына күтәрде. Аллаһу тәгалә һәр эштә галиб һәм хикмәт белән эшләүче булды. [4.159] Китап әһелләре, әлбәттә, һәммәсе дә Гыйсәгә ышанырлар үлүеннән әүвәл, вә Гыйсә кыямәт көнне аларга шаһит булыр. Ягъни: "Мин Аллаһ угълымын, миңа гыйбадәт кылыгыз, дип әйттемме? Киресенчә, Аллаһ ялгыз үзе генә, Аллаһуга гына гыйбәдәт кылыгыз, димәдемме? Һәм сезгә могҗизалар күрсәтмәдемме? Аллаһ хөкемнәрен сезгә ирештермәдемме?" – дияр. Алар Гыйсәның сүзләрен дөресләрләр, ләкин файдасы булмас. [4.160] Яһүдләрдән золым итүчеләре вә күп кешеләрне Аллаһ юлыннан тыючылары булу сәбәпле әүвәлдә аларга хәләл булган нәрсәләрне хыянәтләре соңында хәрам кылдык. [4.161] Янә Аллаһ тарафыннан каты тыелган булсалар да, риба, ришвәт алулары һәм кеше малын юлсыз ашаулары сәбәпле хәләл нәрсәләрне аларга хәрам кылдык, һәм яһүдләрнең кәфер булганнарына рәнҗеткүче ґәзабны әзерләдек. [4.162] Ләкин хакыйкый белемгә ирешкән ислам галимнәре һәм сиңа иңдерелгән вә синнән әүвәл иңдерелгән китапларга ышанучы мөэминнәр – алар намазларын үтәрләр, зәкят сәдакасын бирерләр һәм Аллаһуга вә ахирәт көненә нык ышанырлар. Әнә шуларга тиздән олы әҗерне – җәннәтне бирербез. [4.163] Ий Мухәммәд г-м! Сиңа Коръәнне вәхи кылдык Нух пәйгамбәргә һәм аннан соң килгән пәйгамбәрләргә вәхи кылганыбыз кеби, вә Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Гыйсә, Әюб, Йунус, Һарун, Сөләйман пәйгамбәрләргә вәхи кылганыбыз кеби һәм Даудка – Забур исемле китап бирдек. [4.164] Янә бу сүрәдән элек иңгән сүрәләрдә сиңа бәян иткән пәйгамбәрләргә һәм хәлләрен сиңа бәян итмәгән пәйгамбәрләргә дә вәхи кылганыгыз кеби, сиңа Коръәнне вәхи кылдык һәм Аллаһ Муса белән камил сөйләшү илә сөйләште. [4.165] Аллаһу тәгалә ул пәйгамбәрләрне Аллаһуга итагать итүче хак мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручы һәм Аллаһуга итагать итмәүчеләргә җәһәннәм ґәзабы булачагы белән хәбәр бирүче илчеләр итеп күндерде, расүлләр үзләренең бурычларын үтәгәннән соң ахирәттә динсезләргә: "Ий Аллаһ безгә китап иңдермәдең, расүлләр күндермәдең", – дияргә дәлил булмасын өчен Аллаһ китаплар иңдерде, расүлләр күндерде. Коръән белән гамәл кылучыларны ґәзаб кылуда Аллаһ кодрәт иясе һәм китаплар иңдерүдә, расүлләр күндерүдә Аллаһуның эше хикмәтледер. [4.166] Күпләр ышанмасалар ышанмасыннар, ләкин Аллаһ шаһит булганы хәлдә шәһадәт бирер сиңа иңдергән Коръәннең хаклыгы белән, Коръәнне иңдерде Аллаһ камил белем үлчәве белән һәм фәрештәләр дә Коръәннең хаклыгы белән шәһадәт бирәләр. Коръән белән гамәл кылучыларга да, гамәл кылмаучыларга да шаһит булырга Аллаһу тәгалә җитәдер. [4.167] Коръәнне инкяр итеп кәфер булган кешеләр, башкаларны да Аллаһ юлыннан тыйдылар, дөреслектә алар хак юлдан бик ерак адашу белән адаштылар. [4.168] Кәфер һәм залим булган кешеләрне Аллаһ ярлыкаячак һәм туры юлга күндерәчәк түгелдер. [4.169] Мәгәр аларны җәһәннәм юлына күндерер, алар аңда мәңге калырлар. Бу эш Аллаһуга бик җиңел булды. [4.170] Ий кешеләр! Шиксез, сезгә Раббыгыздан хаклык илә расүл килде, Аллаһуга, Коръәнгә һәм расулгә ышаныгыз! Үзегез өчен хәерледер. Әгәр ышануны һәм Коръән белән гамәл кылуны инкяр итсәгез, бит җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр Аллаһуныкыдыр, сезнең ышануыгызга Аллаһ мохтаҗ түгел. Аллаһ һәркемнең эшен белүче вә гаделлек илә хөкем итүче булды. [4.171] Ий китап әһелләре! Динегездә хактан тышкары чыкмагыз, Аллаһ хакында ялганны сөйләмәгез, мәгәр аңа әйтергә тиешле хак сүзләрне генә әйтегез! Мәрьям угълы -- Гыйсә Аллаһуның рәсүленнән башка һичкем түгел, ул Гыйсә Аллаһуның: "Бар бул!" – дигән сүзе белән бар булды, ул сүзне Аллаһ Мәрьямгә ишеттерде вә ул сүз Мәрьям карынына рух булып иреште. Аллаһуга вә рәсүлләренә ышаныгыз! Һәм "Аллаһ өч" – дип һич тә әйтмәгез! Ул сүздән тыелыгыз, әгәр тыелсагыз, үзегез өчен хәерледер. Дөреслектә Аллаһ тиңдәше юк бер Аллаһудыр, баласы булудан Аллаһ гаять пакь, янә җирдә, күкләрдәге һәрнәрсә аныкы һәм дә кешеләр өстеннән вәкил булырга Аллаһ җитә. [4.172] Әлбәттә, Гыйсә Аллаһуга кол булудан, аңа гына гыйбадәт кылудан баш тартмас шулай ук итагать итү белән Аллаһуга якын булган фәрештәләр дә Аллаһуга кол булудан баш тартмаслар. Берәү Аллаһуга гыйбадәт кылудан һәм итагать итүдән баш тартса һәм дә тәкәбберләнсә, Аллаһ аларны тиздән кубарыр һәм үз хозурына җыяр хөкем вә җәза өчен. [4.173] Аллаһуга ышанып изге гамәлләр кылучыларга Аллаһу тәгалә әҗерләрен тутырып бирер һәм юмартлыгы белән әҗерләрен арттырыр, әмма Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан, гыйбадәт кылудан тәкәбберләнгән кешеләрне Аллаһ ґәзаб кылыр рәнҗеткүче ґәзаб белән. Аларга ахирәттә Аллаһудан башка яклаучы һәм ярдәмче табылмас. [4.174] Ий кешеләр! Дөреслектә сезгә Раббыгыздан ачык дәлилләр килде, һәм күңелләрне яктырткучы ачык һидәят нуры – Коръәнне сезгә иңдердек. (Димәк, Коръәннән башка һичкемнең күңеле яктырмас!) [4.175] Әмма Аллаһуга ышанып аның хөкемнәренә ябышкан мөэминнәрне тиздән үзенең рәхмәтенә һәм дә юмартлыгына кертер вә күндерер аларны үзенең нурлы юлына. [4.176] Ий Мухәммәд г-м, мирас малы хакында синнән фәтва сорыйлар. Син аларга әйт: "Кәләләнең мирасы хакында Аллаһ үзе фәтва бирер", – дип. (Кәләлә дип кемнең ата-анасы үлгән, балалары да юк, шул кешегә әйтелә.) Әгәр бер ир үлсә, аның ата-анасы һәм баласы булмаса, бер туган кыз кардәше калса, бу кыз кардәшенә үлгән кәләлә малының яртысы тияр, әгәр кәләлә ир исән калып, әлеге кыз кардәше үлсә, ул кыз кардәшенең баласы калмаса, ул чагында калган малга кәләлә варис булыр. Әгәр кәләлә ир үлеп аның ике бертуган кыз кардәшләре калса, аларга кәләләдән калган малның өчтән ике өлеше тияр, әгәр кәләлә ирнең калган бер туган кардәшләре ирләр һәм хатыннар булса, иргә ике хатынның өлеше тияр. Болар кәләләдән калган малның өчтән ике өлешен бүләрләр. Аллаһ сезгә ачык бәян кылыр мирас хөкемнәрен, мал бүлүдә адашмавыгыз өчен. Аллаһ һәрнәрсәне белүче. @AL MAA-IDAH Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне. [5.1] Ий мөэминнәр! Ґәһедләрегезне, вәгъдәләрегезне үтәгез! (Ґәһед өч төрледер: берсе – Аллаһ һәркемнән Коръән белән гамәл кылырсыз дип ґәһед алды, икенчесе – Аллаһ исеме илә әйтелгән нәзерләр, антлар, өченчесе – мөэминнәрнең үзара куешкан вәгъдәләредер). Дүрт аяклы хайваннар сезгә хәләл булды мәгәр хәрам булганнары Коръәндә зекер ителде, хаҗ сәфәрендә ихрам баглагач сезгә хәләл киекләр дә хәрам булыр. Аллаһ үзе теләгәнчә белеп хөкем кылыр. [5.2] Ий мөэминнәр! Аллаһ хаҗ кылганда үтәү белән боерган гамәлләрне калдыруны хәләл күрмәгез, хаҗ, гамәлләренең хөрмәтен төшермәгез, хаҗда фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне үтәгез, хәрам булган айларда сугыш кылмагыз, Кәгъбәтуллаһуга атап яки башка берәр мәхлукка атап корбан чалмагыз, корбанлыкларыгызга бернинди билгеләр ясамагыз, һәм Кәгьбәтулланы зиярат кылмак өчен барган кешеләрне үтермәгез һәм җәберләмәгез, алар раббыларының рәхмәтен вә ризалыгын өмет итеп баралар. Һәркайчан ихрамнарыгыздан чыксагыз, киек аулау мөбахтер. Мәсҗид Хәрамны таваф кылудан сезне туктатучы кәферләргә ачулануыгыз хактан үтүегезгә сәбәп булмасын! Ягъни алар өчен ґәебе булмаган, ул эштә катнашы булмаган каумнәрдән үч алмагыз! Ий мөэминнәр! Яхшы эшләрдә, изге гамәлләрдә гөнаһлардан, золым эшләреннән саклануда ярдәмләшегез! Әмма гөнаһлы эшләрдә һәм дошманлашуда яки золым эшләрендә һич тә ярдәмләшмәгез! Аллаһудан куркыгыз, аның вәгазьләрен, хөкемнәрен игътибарсыз калдырудан сакланыгыз! Дөреслектә Аллаһ сакланмаучылардан каты ґәзаб белән үч алучыдыр. [5.3] Сез мөэминнәргә үлгән хайван ите, бугаз каны, дуңгыз ите һәм суйганда Аллаһудан башка затның исеме зекер ителеп суелган хайван ите хәрам булды, янә буылып үлгән, сугылып үлгән, югары җирдән төшеп үлгән, бер хайван тарафыннан сөзелеп яки тибелеп үлгән хайван ите янә ерткыч хайван үтергән хайванның ите хәрамдыр, әгәр биртелгән яки ерткыч хайван җәрәхәтләгән хайваннарны үлмәс борын "Бисмилләһи Аллаһу әкбәр" дип бугазлап өлгерсәгез – ите хәләлдер. Янә тәреләр яки каберләр өчен буталанган хайван итләре хәрамдыр. Янә сезгә хәрам ителде ырымланган уклар белән хөкем итүегез. Ырымның һәртөрлесе дә хәрамдыр. Югарыда зекер ителгән хәрам итләр һәм ырымнар яман нәрсәләр, аларны кулланган кеше фасыйктыр. Мәккә шәһәре фәтех ителгән кәферләрнең мөселманнарны зәгыйфьләндерүдән һәм ислам динен җимерүдән өметләрен өзделәр инде, алардан һич тә курыкмагыз, миннән генә куркыгыз! Менә бүген динегезне төзеп бетереп тулы кылдым, бирәсе нигъмәтләремне дә ислам дине белән бергә биреп бетердем сезгә һәм риза булып ислам динен сезгә ихтыяр кылдым. Әмма берәү ачлыктан калып хәләл ризык табудан гаҗиз булса, югарыда зекер ителгән хәрам итләрдән гөнаһ ягына авышып китүдән сакланганы хәлдә, ягъни аз-аз гына, җан саклар хәтле генә ашаса, гөнаһ булмас. Әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы. [5.4] Ий Мухәммәд г-м, синнән сорыйлар, безгә нәрсәне аулау хәләл, дип. Син аларга әйт: "Аллаһ исеме илә бугазланган пакизә хайваннар хәләл булды, дип, янә киекләр аулар өчен үзегез өйрәткән ау этләрегез яки ау кошларыгыз тоткын хайваннар, кошлар ите сезгә хәләл булды. Аллаһ сезгә өйрәткән әдәпне ау этләрегезгә яки ау кошларыгызга өйрәтерсез: алар тоткан киекләрен өзгәләмәсеннәр һәм ашамасыннар, үзегезгә алып килсеннәр!" Вә башка әдәпләрне өйрәтегез. Сезнең өчен тоткан нәрсәләрен ашагыз, аучы хайваннарыгызны җибәргәндә: "Бисмилләһи Аллаһу әкбәр" – дип җибәрегез! Аллаһудан куркыгыз, үләксәне яки Аллаһ исеме әйтелмичә бугазланган хайван итен ашаудан сакланыгыз! Бит, шиксез, Аллаһ ашыгып хисап итүче. [5.5] Бүген сезгә Аллаһ исеме белән бугазланган хайваннар ите һәм пакь нәрсәләр хәләл булды, янә китап әһелләренең ризыгы сезгә, аларга сезнеке хәләл булды, янә сезгә хәләл булды фәхеш эшләрдән пакизә мөэминә хатыннар, янә сездән әүвәл китап бирелгән китап әһелләреннән фәхеш эшләрдән пакизә булган яхшы хатыннардан хәләл булды әнә шундый хатыннарга мөһерләрен биреп никахланыгыз! Ачык яки яшерен зина кылудан һәм зина кылучыларга яшерен дус булудан саклануны ул эштән ерак булуны ният иткән хәлдә өйләнешегез! Берәү ышануны, Аллаһуга итагать итүне инкяр кылса, аның эшләгән эшләре юкка чыгар вә ул ахирәттә хәсрәтләнүчеләрдән булыр, ягъни ґәзабта булыр. [5.6] Ий мөэминнәр! Әгәр намазга басарга теләсәгез, башта тәһарәт алыгыз, ике кулыгызны терсәкләре белән һәм битегезне юыгыз, кулыгызны юешләп башыгызны сыйпагыз һәм дә аякларыгызны тубыклары белән юыгыз. Әгәр җөнүб булсагыз, юынып пакьләнегез! Вә әгәр сырхау яки сәфәрдә булсагыз, я берегез даладан килсә, я хатыныгызга якынлык кылсагыз, шушы хәлләрдә юынып пакьланырга су тапмасагыз, пакь җиргә ике кулыгызны сугыгыз, шул кулларыгыз белән битегезне сыйпагыз, икенче мәртәбә җиргә сугып ике кулыгызны сыйпагыз! Аллаһ сезгә тарлыкны теләми, бәлки сезнең пакь булуыгызны тели һәм нигъмәтләрен сезгә тутырып бирергә тели, шаять биргән нигъмәтләренә шөкер итегез! (Аллаһ теләсә Коръән белән гамәл кылсак! шуннан да зур нигъмәт, әлбәттә, юк). [5.7] Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерләгез! Һәм дөньяга килмәс борын Аллаһуга биргән ґәһедегезне дә хәтерләгез! Аллаһ рухларны халык кылгач: "Әйә! Сезне юктан бар кылып тәрбияләүче мин түгелме?" – дигәч, "Әлбәттә, син! Сүзеңне ишеттек, үзеңә итагать иттек", – дидегез, шуны белегез! Аллаһудан куркыгыз, аңа гасый булудан сакланыгыз! Күкрәкләрдә булган нәрсәне Аллаһ, әлбәттә, белүче. [5.8] Ий мөэминнәр! Аллаһ ризалыгы өчен гаделлек белән ґүаһлык бирүче булыгыз. Һәрвакыт хаклыкта булыгыз! Янә бер каумгә ачулануыгыз: икенче каумгә гаделсезлек күрсәтүегезгә сәбәп булмасын. Һәр эштә гаделлек кылыгыз! Гадәләт исә тәкъвалыкка якынрактыр һәм Аллаһудан куркыгыз, гаделсезлектән сакланыгыз! Әлбәттә, Аллаһ кылган эшләрегездән хәбәрдар. [5.9] Иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы мөэминнәргә гафу итү һәм олы әҗер булыр дип Аллаһ вәгъдә кылды. [5.10] Әмма ышанмаучылар, аятьләребезне дә ялган диючеләр алар – җәһәннәм әһелләре. [5.11] Ий мөэминнәр! Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерләгез! Кәферләр сезне үтерергә кулларын сузган чакларында Аллаһ аларның кулларын сездән тыйды. Шулай булгач, Аллаһудан куркыгыз, аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз! Мөэминнәр һәр эштә Аллаһуга гына тәвәккәл кылсыннар! [5.12] Дөреслектә Аллаһ бәни Исраилдән ґәһед алды Аллаһуга һәм Мусага итагать итәрсез дип, һәм аларның унике кабилә башлыкларын илче итеп җибәрдек. Аларга Аллаһ әйтте: "Мин сезнең белән бергә, кәферләрдән курыкмагыз", – дип. (Бәни Исраил Фергауннән котылгач, Аллаһ аларга: "Әрихә шәһәрен сугышып алыгыз", – диде. Шәһәргә якын килгәч, Муса унике кабилә башлыкларын унике кешене Әрихә халкының хәлләрен яшертен белеп кайтыр өчен шәһәргә җибәрде, кайткач каумегезгә аларның хәлләрен сөйләмәссез, миңа гына сөйләрсез, диде. Бу илчеләр шәһәргә кереп Әрихә халкын күреп куркып калдылар, чөнки алар эре гәүдәле, куәтле һәм бай иделәр. Илчеләр кайткач каумнәренә шәһәр хәлен сөйләделәр һәм сугышмаска котырттылар, мәгәр икесе бу эшне эшләмәде. Бәни Исраил бу урыңда Аллаһуга биргән ґәһеден үтәмәде). Аллаһуның алган ґәһеде янә будыр: "Ий Бәни Исраил әгәр намазларыгызны үтәсәгез, зәкятләрегезне бирсәгез, рәсүлләргә ышанып аларга ярдәм бирсәгез һәм Аллаһуга изгелекне бурычка бирсәгез, ягъни кылган изгелекләрегезне фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә кылсагыз, ул вакытта, әлбәттә, бу изге эшләрегезне яман эшләрегезгә кәффарәт кылырбыз, ягъни гөнаһларыгызны җуярбыз һәм, әлбәттә, асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертербез. Аллаһуга ґәһед биргәннән соң сездән берәү ґәһеден бозып, яки Аллаһуның әмерләрен инкяр итеп кәфер булса, ул кеше туры юлдан адашты. (Ягъни Әрихә шәһәре халкы белән сугышудан баш тартып, Аллаһуның ачуын һәм ләгънәтен алдылар). [5.13] Ґәһедләрен сындырулары сәбәпле без аларны ләгънәт кылдык һәм күңелләрен таш кеби каты кылдык. Алар Тәүраттагы Аллаһ сүзләрен урыныннан үзгәртәләр яки алып ташлыйлар һәм китапларында йөкләтелгән зур бурычларын үтәүне оныталар. Ий Мухәммәд г-м, белерсең, алар һаман хыянәттәләр, аларның хыянәте ата-бабадан килгән хыянтәдер, мәгәр аларның бик азлары хыянәт итмәс. Син аларны гафу ит, иман китереп тәүбә итсәләр һәм аларга җәза бирүдән баш тарт! Бит Аллаһ яхшыларны сөядер. [5.14] "Без Аллаһ ярдәмендәбез", дип мактанучы насара кауменнән дә "Аллаһуга һәм расүлгә итагать итәрсез", дип ґәһед алдык. Алар да китапларындагы зур бурычларын оныттылар һәм ґәһедләрен сындырып Аллаһ хөкемнәрен боздылар, шуның өчен кыямәткә чаклы дәвам иткән дошманлыкны һәм ачуны араларына салдык. Аллаһ аларга тиздән хәбәр бирер, кылган эшләренең кабахәтлеге белән. (Алар Инҗилне үзгәртеп, ислам динен бозып, насара динен ясадылар. Шул кабахәтлек түгелме?) [5.15] Ий китаб әһелләре! Килде сезгә рәсүлебез Мухәммәд г-м китабыгызда Аллаһ хөкемнәрен яшергәнегезнең күпләрен белдерер өчен, вә күпләрен гафу итәр, әйтмәс. Ий кешеләр! Килде сезгә мәгърифәт нуры Мухәммәд г-м вә раушан китап. [5.16] Аллаһ күндерер бу Коръән белән аның ризалыгына ияргән мөэминнәрне иминлек, тынычлык юлына, ягъни җәннәтләр юлына һәм аларны үзенең теләге вә ярдәме белән көферлек, наданлык һәм бидеґәт, хорафат караңгылыгыннан чыгарып, чын иман, хак дин яктылыгына кертер һәм аларны туры юлга күндерер. [5.17] Мәрьям угълы Гыйсәне Аллаһ диючеләр кәфер булдылар. Ий Мухәммәд г-м әйт: "Әгәр Аллаһ җирдәге бетен нәрсәне, вә Гыйсәне һәм анасын һәлак итәргә теләсә, Аллаһуның бу теләгенә кем каршы тора алыр? Ягъни Аллаһ җирдәге бөтен нәрсәне һәлак итә калса, шул вакытта Гыйсәнең үзен коткарырга да көче җитмәячәк, шулай булгач, ничек ул Аллаһ була алсын? Җирдә, күкләрдә һәм араларында булган бөтен нәрсә Аллаһ байлыгы, Аллаһ үзе теләгән нәрсәне халык кылыр, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә. [5.18] Яһүд вә насара әйттеләр: "Без Аллаһуның угыллары һәм аның сөеклерәге", – дип. Син аларга әйт: "Алай булгач, ни өчен Аллаһ сезне гөнаһларыгыз өчен ґәзап кыладыр", – дип. Бәлки сез дә Аллаһ халык кылган башка кешеләр кебек үк кешеләрсез. Аллаһ теләгән бәндәсенең гөнаһларын ярлыкар, теләгән бәндәсен гөнаһы бәрабәрендә ґәзаб кылыр. Җирдә, күкләрдә вә араларында булган бөтен нәрсә Аллаһ байлыгыдыр һәм кайтачак җиребез Аллаһ алдынадыр. [5.19] Ий китап әһелләре! Сезгә рәсүлебез Мухәммәд г-м килде, сездән рәсүлләр һәм вәхи киселгән вакытта, ул сезгә Коръән белән хак динне бәян кылыр, әйтмәвегез өчен: "Җәннәт белән шатландыручы, җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәр килмәде", – дип. Менә дөреслектә сезгә җәннәт белән шатландыручы һәм җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр килде, ул сезгә әйтте: "Коръән өйрәткәнчә ислам динен тотсагыз җәннәткә керерсез, әгәр Коръән белән гамәл кылмасагыз җәһәннәмгә керерсез", – диде. Аллаһ һәрнәрсәгә кадирдер. [5.20] Мусаның кауменә әйткән сүзләреннән гыйбрәт алыгыз! Әйтте: "Ий каумем, Аллаһ сезгә биргән нигъмәтләрне хәтерләгез! Аллаһ арагызга күп пәйгамбәрләр күндерде, үзегездән сезгә патшалар кылды һәм галәмдә һичбер кавемгә бирмәгән нигъмәтләрне сезгә бирде хәтта күктән әзерләнгән ризыкларны иңдереп торды", – дип. [5.21] Муса әйтте: "Ий каумем Аллаһ билгеләгән һәм сезнең, өчен файдасы булган Әрихә шәһәренә керегез, Аллаһ әмерен үтәүдән баш тартмагыз, артка борылып китмәгез! Әгәр баш тартсагыз, әлбәттә, нигъмәтләрдән коры калып, хәсрәтләнүче булып әверелерсез. [5.22] Әлеге куркак кабилә башлыклары әйттеләр: "Ий Муса Әрихә шәһәрендә көчле, батыр каум яши, без алардан куркабыз, шул сәбәпле шәһәргә һич тә кермәбез, хәтта ул каум шәһәрдән чыгып киткәннәренә чаклы. Әгәр алар шәһәрдән чыгып китсәләр, без, әлбәттә, шәһәргә керүчебез", – дип. [5.23] Кабилә башлыкларыннан Аллаһ нигъмәтләгән икесе әйттеләр: "Кәферләрдән курыкмагыз, Аллаһуга тәвәккәл итеп шәһәр капкасыннан керегез! Әгәр шәһәр капкасыннан керсәгез кәферләрне җиңәрсез, Аллаһуга тәвәккәл кылыгыз һәм шәһәргә керегез, әгәр Аллаһуның ярдәм бирәчәгенә ышансагыз". [5.24] Кәферләрдән куркучылары әйттеләр: "Ий Муса, без Әрихә шәһәренә, әлбәттә, мәңге кермәбез, шәһәр халкы анда торган вакытта. Ий Муса, үзең һәм Раббың, барыгыз шәһәр кәферләре белән икәү сугышыгыз! Ә без шушы урында карап утырабыз", – дип. [5.25] Муса әйтте: "Ий Раббым мин фәкать үземә һәм кардәшем Һарунга ихтыярлымын, башкача һич сүзем үтмидер. Ий Раббым фәсыйк белән безнең араны аер", – дип. [5.26] Аллаһ әйтте: "Инде аларга Әрихә шәһәренә керүне кырык елга чаклы хәрам кылдым. Кырык ел үтмичә анда керә алмаслар, хәйран булып сахрәдә адашып йөрерләр. Ий Муса, фасыйк каум өчен кайгырма, инкяр кылсалар җәзасы үзләренәдер", – дип. [5.27] Ий Мухәммәд г-м! Адәм г-мнең угыллары хакындагы хәбәрне хаклык белән укытыл. (Кабил белән бер карында яткан Әкълимә, Һабилгә тиешле иде. Әмма Кабил Әкълимәне үзем алам дигәч, Аллаһ икесенә дә корбан чалырга боерды.) Ике егет корбан чалдылар, берсенеке ягъни Һабилнеке кабул булды, икенчесе – Кабилнеке кабул булмады. Кабилнең көнчелеге артты һәм әйтте: "Ий Һабил мин сине, әлбәттә, үтерәчәкмен", – дип. Һабил әйтте: "Әлбәттә, Аллаһу тәгалә тәкъва кешеләрнекен кабул итәдер", – дип. [5.28] Һабил Кабилгә әйтте: "Син мине үтерергә кулыңны суза торган булсаң да, мин сине үтерергә кулымны сузачак түгелмен. Мин бөтен галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһ ґәзабыннан куркамын", – дип. [5.29] Әгәр мине үтерсәң, мин телимен минем гөнаһымны һәм үз гөнаһыңны йөкләп Аллаһуга кайтуыңны, бу золым эшеңне эшләсәң ут әһеленнән булырсың. Ут ґәзабы: залимнәргә тиешле җәзадыр. [5.30] Нәфесе аңа галиб булды, ягъни нәфесе Кабилне җиңде, Һабилне үтерергә аны өстерәде, Кабил Һабилне үтерде вә хәсрәтләнүчеләрдән булды. [5.31] Аллаһ Кабил янына бер карга җибәрде, ул карга Кабилгә җирне казып күрсәтә, ягъни Һабилнең гәүдәсен күмәргә өйрәтте. (Чөнки Кабил Һабилне үтергәч кайда куярга белмичә, берничә көн күтәреп йөрде). Карганы күргәч, Кабил әйтте: "Һай миңа үкенеч! Каргадан да көчсезрәк идем мәллә? Карга белгәнне дә белмәдем, әгәр белгән булсам, кардәшемнең гәүдәсен ничә көннәр күтәреп йөрмичә, үтерү белән күмгән булыр идем", – дип. Бу эшеннән соң үкенүчеләрдән булды. [5.32] Кешеләр бер-берсен үтергәннәре өчен бәни Исраилгә хөкем иттек: "Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кеби булыр, бер кешене үлемнән коткарса – бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кеби булыр", – дип. Аларга ислам динен ачык бәян итүче расулләребез килде. Ачык аңлатма килгәннән соң да, әлбәттә, аларның күбрәге сүздә һәм гамәлдә чиктән үтүчеләр. [5.33] Аллаһуга һәм расуленә каршы сугышкан яки җир өстендә бозыклык кылган кешеләрнең җәзасы: үтермәк яки асмак, яки уң кулын, сул аягын кисмәктер, ягъни үтерүчене үтерергә, үтерүче һәм талаучы булса асарга, талаучы һәм урлаучы булса аягын-кулын кисәргә, яки сөреп җибәрергә. Бу җәза аларга дөнья ґәзабы һәм ахирәттә аларга олы ґәзаб булыр. [5.34] Мәгәр алар сезнең кулыгызга төшеп хөкем ителүдән элек үкенеп тәүбә итсәләр, аларга югарыда зекер ителгән җәзалар бирелмәс. Аллаһ, әлбәттә, тәүбә итеп төзелүчеләрне ярлыкаучы һәм рәхимле. [5.35] Ий мөэминнәр! Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланыгыз, аның ґәзабыннан куркыгыз, Коръән белән гамәл кылып Аллаһуга якын булуны кәсеп итегез һәм Аллаһ юлында тырышыгыз, көрәшегез вә лязем булганда сугышыгыз! Шаять өстенлекне табарсыз. [5.36] Кәферләрнең кулында бөтен дөнья байлыгы янә шуның чаклы байлык була калса, Аллаһ ґәзабыннан котылу өчен шул байлыкны бирсәләр, кабул булмас иде. Аларгадыр рәнҗеткүче ґәзаб. [5.37] Кәферләр уттан чыгуны теләрләр, ишек янына килерләр, ґәзаб фәрештәләре аларны утлы сукмаклар белән суккалап куарлар, алар аннан чыгучы түгелләр һәм аларгадыр даими ґәзаб. [5.38] Карак ир һәм хатыннарның кулларын кисегез кәсеп иткән явыз эшләренә җәза йөзеннән Аллаһудан. Аллаһ үч алуда көчле һәм гадел хөкем итүче. [5.39] Берәү, угрылык кылып золым иткәннән соң тәүбә итсә, алган малны иясенә тапшырса һәм бөтен эшен төзәтсә, Аллаһ тәүбәсен кабул итеп, гөнаһын ярлыкар. Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле. [5.40] Әллә белмисеңме? Әлбәттә, беләсең җир, күкләр Аллаһ милке икәнлеген! Аллаһ теләгән бәндәсен ґәзаб кылыр, теләгән бәндәсен ярлыкар. Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә. [5.41] Ий расул г-м! Сине кайгыга салмасын монафикъларның көферлеккә ашыгулары, алар телләре белән иман китердек диләр, ләкин күңелләре иманны кабул иткәне юк. Янә яһүдләрдән ялган сүзне кабул итүчеләре бар, сине кайгыртмасын ялганга ышанулары! Алар синең сүзеңне кабул итәрләр, синең яныңа килмәгән яһүд файдасына сөйләсәң. (Яһүдләрдән берсе зина белән тотылгач: "Мухәммәд г-мнән сорарбыз, зина кылучыларга нинди хөкем? Әгәр җиңел хөкем булса, кабул итәрбез, каты хөкем булса, кабул итмәбез", – дип, үзара сөйләштеләр. Рәсүлуллаһ янына килгәч: "Зинага нинди хөкем", – дип сорадылар. Рәсүлуллаһ: "Тәүратта нинди хөкем булса, шул булыр", – диде. Тәүратны укып зина хакында хөкемне табып укыдылар, ташлар белән бәреп үтерү иде, һәм зиначыларны бәреп үтерделәр.) Яһүдләр Аллаһ сүзләрен үзгәртәләр Тәүратта язылганнан соң. Алар әйтәләр: "Әгәр зина кылучыны бәреп үтерергә дисә, кабул итмәгез, әгәр камчы сугарга дисә, кабул итегез, әмма бәреп үтерүдән сакланыгыз", – дип бер-берсен вәсвәсә кылдылар. Аллаһ берәүне үзенең фетнәсе белән фетнәләндерүне теләсә, әлбәттә, синең көчең җитмәс Аллаһ фетнәсеннән аны коткарырга. Аллаһу тәгалә азган кешеләрнең күңелен Аллаһуга каршылык чиреннән пакьләргә теләмәде. Аларга дөньяда хурлык, ахирәттә олы ґәзаб. [5.42] Кәферләр вә монафикълар алар ялганны күп сөйләрләр, ялган сүзләрне күп кабул итәрләр һәм төрле юллар белән хәрамны күп ашарлар. Әгәр яһүдләр яки монафикълар хөкем иттерергә сиңа килсәләр, гаделлек илә хөкем ит, яки хөкем итүдән баш тарт. Әгәр аларны хөкем итүдән баш тартсаң алар сиңа һич тә зарар итә алмаслар, әгәр алар арасын хөкем итсәң, турылык илә хөкем ит! Әлбәттә, Аллаһ туры кешеләрне сөя. [5.43] Ул яһүдләр ничек синнән хөкем иттерәләр, Тәүрат эчендә булган Аллаһ хөкемнәре аларның кулларында була торып? Әгәр син аларны хөкем итсәң, үзләре синең гадел хөкемеңнән баш тарталар, алар Тәүратка чын ышанучы түгелләр. [5.44] Тәхкыйк без иңдердек Тәүратны – аның эчендә һидәят дәлилләре, белем яктылыгы бар. Аның белән хөкем итәрләр Коръән иңгәнче әүвәлге пәйгамбәрләр алар Аллаһуга нык итагать итүчеләр, Аллаһуга нык бирелгән заһитләр, һәм дини галимнәр алар Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәрен белеп күңелләрендә саклаганнар. Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәрен бәни Исраилгә алар ирештерделәр, сөйләп аңлаттылар һәм гаделлек белән араларында хөкем йөрттеләр һәм дә бу эшләренә шаһит тә булдылар. Ий мөэминнәр, Коръән белән гамәл кылганда кешеләрдән курыкмагыз, миннән генә куркыгыз вә минем аятьләремне бетәчәк дөньяның аз малына сатмагыз. [5.45] Бәни Исраилгә Тәүратта касасны фарыз кылдык: хаксыз берәү үтерелсә, үтерүче үзе үтерелер, күз чыгаручының күзе чыгарылыр, борын җимерүченең борыны җимерелер, колак кисүченең колагы киселер, теш сындыручының теше сындырылыр һәм башка җәрәхәтләр өчен җәрәхәт бәрабәрендә үч алыныр. Берәү үз хакын сәдака кылса, ягъни кем тарафыннан булса да җәрәхәтләнгән кеше касас белән үч алмыйча, гафу итсә, бу гафу итүе гөнаһларының җуелуына сәбәп булыр. Янә берәү Аллаһ иңдергән Коръән белән гамәл кылмаса, ягъни Коръән хөкемнәрен диндә дәлил итеп кулланмаса, андый кешеләр үз-үзләренә золым итүче залимнәр. [5.46] Мәрьям угълы Гыйсәне әүвәлге пәйгамбәрләр әсәрләренә иярттек, үзеннән элек иңдерелгән Тәүратны тасдыйк кылганы хәлдә вә аңа Инҗилне бирдек, ул Инҗилдә һидәят диләлләре вә белем яктылыгы бар, һәм ул Инҗил элек иңдерелгән тәүрат хөкемнәренә муафикъ, шулай ук ул һидәят вә тәкъва кешеләргә вәгазь. [5.47] Инҗил әһелләре Аллаһ иңдергән Инҗилдәге Алла хөкемнәре белән хөкем итсеннәр, ягъни Инҗилне үзгәртмәүләре һәм аның белән гамәл кылулары фарыз иде. Берәү Аллаһ иңдергән китап белән хөкем итмәсә, гамәл кылмаса, андый кешеләр фасыйклар. (Тәүрат, Инҗил белән гамәл кылмыйча залим, фәсыйк һәм кәфер булдылар. Коръән белән гамәл кылмаучыларга да шул хөкем). [5.48] Ий Мухәммәд г-м! Без сиңа хаклык белән Коръәнне иңдердек, әүвәлге китапларның хөкемнәрен тасдыйклаганы хәлдә һәм әүвәлге китапларның Аллаһ китаплары икәнлеге белән шәһадәт биргәне хәлдә, шулай булгач, кешеләр арасын Коръән белән хөкем ит! Әмма Раббыңнан килгән Коръәндәге гадел хөкемнәрне артыңа куеп, Коръән хөкемнәрен белмәгән надан кешеләрнең һавасына, аларның батыл гадәтләренә иярә күрмәгел! Сезләрдән һәрбер җәмәгать өчен шәригать төзедек һәм диндә ачык юллар күрсәттек. Әгәр Аллаһ теләгән булса, әлбәттә, бөтен дөнья кешеләрен бер диндә, бер юлда һәммәсен бер җәмәгать кылыр иде, ләкин сезгә биргән нигъмәтләре һәм иңдергән Коръән хөкемнәре белән Аллаһ сезне сынап карарга теләде. Шулай булгач, алданмагыз гөнаһлардан саклануда һәм савабны кәсеп итүдә ярышыгыз һәм ярышта алга чыгыгыз!!! Бит кайта торган җаегыз Аллаһу хозурында, анда сезгә Аллаһ хәбәр бирер дөньяда вакытларыгызда Аллаһ хөкемнәрендә ихтилаф кылышуларыгыз белән. Ягъни Коръән хөкемнәрен үтәргә тырыштыгызмы? Яки шайтан гамәле булган бидеґәт гамәлләрне үтәргә тырыштыгызмы? Хөкем каты булыр. [5.49] Без сиңа Коръәнне иңдердек кешеләр арасында гаделлек илә хөкем итмәклегең һәм өммәтеңдә аның белән гамәл кылсын өчен. Коръән хөкемнәренә иярергә теләмәгән җаһил кешеләрнең нәфес һаваларына, аларның ялган гамәлләренә иярмәгел! Аллаһ иңдергән хөкемнәрнең кайберләреннән сине дүндерүләреннән, адаштыруларыннан саклан! Аларга иярсәң, әлбәттә, адаштырырлар. Әгәр алар синнән хөкем иттерүдән яки Коръән белән гамәл кылудан баш тартсалар, яхшы, бәлки Аллаһ аларның бәгъзе гөнаһлары өчен аларны ґәзаб кылырга телидер. Кешеләрнең күпләре Коръән белән гамәл кылмаулары сәбәпле, әлбәттә, фасыйклар. [5.50] Әйә Коръән хөкемнәренә риза булмаган явыз кешеләр җаһилият хөкемен телиләрме? Ягъни Коръән хөкемнәрен куеп, наданнарның сүзләрен диндә дәлил итәләрме? Адашкан кешеләрнең сукыр гадәтләрен диндә юл итеп алалармы? Бит Коръән белән гамәл кылучы кешеләр өчен Аллаһудан да күркәмрәк, гаделрәк хөкем итүче булырмы? Әлбәттә, юк! [5.51] Ий мөэминнәр! Яһүдләрне һәм насараларны дус итеп алмагыз, дин эшләрендә аларны үзегезгә якын китермәгез. Алар шайтан юлында бер-берсенә дуслар. Әгәр берәрегез аларга дус булса, ул кеше алардан булды, ягъни кәфер булды. Әлбәттә, Аллаһ кәферләргә дус булган залим мөселманнарны туры юлга күндермәс. (Кәферләр янында туры юл, әлбәттә, юк!) [5.52] Яхшылап карасаң, әлбәттә, күрерсең күңелләрендә икейөзлелек чире булган мөселманнар кәфергә дус булырга, аларга иярергә ашыгырлар, "кәферләрдән әйләнеп килә торган ґәзабтан куркабыз" диләр. Ягъни кәферләрдән куркып, аларга дус булырга тырышалар. Аллаһуның мөэминнәргә бер шәһәрне фәтех кылуы яки кәферләр зарарына, мөэминнәр файдасына бер эш кылуы өметле. Шул вакытта монафикълар мөэминнәргә дошман булып, кәферләргә дус булганнары өчен, әлбәттә, үкенерләр ягъни монафикълар алданганлыкларын эш узгач кына белерләр. [5.53] Монафикъларның яшерен эшләре ачылгач, аларның монафикъ икәнлекләрен белмәгән мөэминнәр гаҗәпләнеп әйттеләр: "Әйә ий мөэминнәр! Без сезнең, динегездә, сезнең белән бергә чын мөэминнәрбез дип, Аллаһ исеме белән ныклап ант итүчеләр шулармы? Чын монафикъ булсалар да, без чын мөселманнарбыз, дип, Аллаһ исеме белән ант итәләрме?" – дип. Ул монафикъларның бөтен гамәле җуелды, Аллаһуның нигъмәтләреннән киселеп, хәсрәтләнүчеләрдән булдылар. [5.54] Ий мөэминнәр! Әгәр сезнең арагыздан берәү хак динен ташлап мөртәт булса, Аллаһ алар урынына үзенә сөекле һәм Аллаһуны сөюче каумне тиздән китерер, алар мөэминнәргә йомшак күңелле, кәферләргә каты күңелле булырлар. Алар Аллаһ юлында сугышырлар, ислам динен куәтләр өчен бөтен көчләрен куярлар һәм куркытып шелтә кылучыларның шелтәсеннән курыкмаслар. Аларның шундый булулары Аллаһуның юмартлыгыдыр, Ул аны теләгән кешесенә бирер, Аллаһ киңлек һәм белем иясе. [5.55] Аллаһ әйткәннән башкача булмас, ий мөэминнәр! Һәр эшегездә ярдәм бирүче хуҗагыз Аллаһудыр, иярергә тиешле булган остазыгыз Аллаһуның расүледер һәм сезгә дус булырга яраклы кешеләр – рөкүґ, сәҗдә кылып намаз укучы һәм зәкят бирүче хак мөэминнәрдер. [5.56] Югарыда әйтелгәнчә, берәү Аллаһуга нык бирелсә һәм расүленә дә ныклап иярсә һәм чын мөэминнәргә эчкерсез дус булсалар, алар Аллаһ гаскәрләредер, Аллаһ гаскәрләре, әлбәттә, Аллаһ ярдәме белән җиңүчеләр. [5.57] Ий мөэминнәр! Сездән элек китап бирелгән мөшрикләрне һәм Аллаһуга ышанмаучы кәферләрне дус тотмагыз! Алар сезнең динегезне уенга саныйлар һәм мәсхәрә кылалар. Аллаһудан куркыгыз! Аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! Әгәр хак мөэмин булсагыз. [5.58] Әгәр сез азан әйтеп кешеләрне намазга чакырсагыз, азанны һәм намазны уенга саныйлар вә мәсхәрә итәләр, алар бу эшләрен эшлиләр хакны аңламаганнары өчен. (Башкаларның да аңламаучы булуын телиләр). [5.59] Әйт: "Ий китап әһелләре! Бездән үч алырга телисезме фәкать Аллаһуга һәм үзебезгә иңдерелгән Коръәнгә һәм элек иңдерелгән китапларга ышанганыбыз өчен генә? Әлбәттә, сезнең күпләрегез фасыйклар", – дип. [5.60] Әйт: "Әйә сез яһүдләр! Сез яманлаган мөселманнардан да яманрак кешеләрдер". Хәбәр биримме эшләренә карата Аллаһ хозурында тиешле җәзаны алу йөзеннән? Алар яһүдләр. Аллаһ аларны ләгънәт кылды һәм аларга ачуланды һәм дә бәгъзеләренең сүрәтен маймыл сүрәтенә, бәгьзеләренең сүрәтен дуңгыз сүрәтенә алыштырды. Алар шайтанга ияреп Аллаһудан башкага гыйбадәт кылдылар. Ул яһүдләр хак юлдан ерак китеп ныграк адашучылар һәм ахирәттә иң яман урын алар урыныдыр. [5.61] Әгәр монафикълар сезнең янга керсәләр: "Иман китердек, мөселманбыз", – диләр, әмма үзләре сезнең янга кергәндә дә һәм сезнең яннан чыкканда да имансызлардыр. Аллаһ белүчерәк монафикъларның күңелләрендә булган нәрсәне. [5.62] Янә күрәсең алардан күбрәге гөнаһлы эшләргә һәм хәрам ашарга ашыгалар, нинди кабахәт эштер аларның кылган эшләре. [5.63] Әгәр яһүдләрнең дингә бирелгән заһитләре вә дини галимнәре аларны Аллаһуга каршы булган яман сүзләрдән һәм хәрам ашауларыннан ныклап тыйган булсалар, нинди яхшы булыр иде! Ләкин тыймадылар. Аларның кылган эшләре бик тә яман. [5.64] Яһүдләр әйттеләр: "Аллаһуның кулы багъланган саран", – дип. Аллаһ әйтте: "Бәлки аларның кулы багланган, Аллаһ юлына һәм мохтаҗларга малларын бирмиләр", – дип, һәм ләгънәт ителделәр Аллаһуга тиешсез сүзне әйткәннәре өчен. Бәлки Аллаһуның кулы ачык, ул юмарт, теләгән бәндәләренә үзе теләгәнчә бирер. Сиңа Раббыңнан иңдерелгән Коръән хөкемнәре яһүдләрнең күпләренә хакны инкяр итүне һәм азгынлыкны арттырыр. Янә кыямәткә чаклы дәвам иткән дошманлыкны вә ачуны алар арасына салдык. Һәркайчан алар сугыш өчен хәйлә утлары кабызсалар, Аллаһ аны сүндерде. Алар җир өстендә тырышып төрле бозыклыкны кылырлар, Аллаһ фәсәтчеләрне һич тә сөйми. [5.65] Әгәр китап әһелләре иман китереп Коръән белән гамәл кылсалар һәм Коръән хөкемнәрен бозудан саклансалар, әлбәттә, әүвәлдәге гөнаһларын җуяр идек һәм нигъмәтләр иясе булган җәннәтләргә кертер идек. [5.66] Әгәр алар Тәүратны һәм Инҗилне үзгәртмичә гамәл кылган булсалар, аннары Раббыларыннан иңдерелгән Коръән белән гамәл кылган булсалар, әлбәттә, өстән дә, аяк асларыннан да киң ризык ашар иделәр. Алардан туры мөэминнәр дә бар, ягъни Коръәнне кабул итеп, аның белән гамәл кылучылар, аларның күбрәкләренең кылган эшләре бик яман, ягъни үз китапларын да үзгәрттеләр, Коръәнне дә кабул итмәделәр. [5.67] Ий Аллаһуның расүле! Раббыңнан иңдерелгән Коръән хөкемнәрен кешеләргә ирештер! Әгәр Коръән хөкемнәрен ирештереп бетерсәң, Аллаһ йөкләгән пәйгамбәрлек бурычын үтәгән булырсың, әмма ирештереп бетермәсәң – пәйгамбәрлек бурычын үтәмәгән булырсың. Аллаһ сине дошман кешеләрнең шәреннән саклар, мөшрикләрдән курыкма, үз эшеңне эшлә! Имансыз кешеләрне Аллаһ, әлбәттә, туры юлга күндермәс. [5.68] Әйт: "Ий китап әһелләре! Сез хак диндә түгелсез, хәтта Тәүрат, Инҗил һәм Раббыгыздан иңдерелгән Коръән белән гамәл кылганыгызга чаклы", – дип. Ий Мухәммәд г-м, сиңа Раббыңнан иңдерелгән Коръән хөкемнәре: әлбәттә, аларның күпләре явызлыкны һәм хакны инкяр итүне арттырадыр. Кәферләрнең хакны инкяр итүләре өчен хәсрәтләнмә! [5.69] Дөреслектә гамәлсез коры ышанучылар һәм яһүдиләр, һәм насаралар, һәм ай, кояшка яки йолдызларга табынучылар – алардан Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышанып, Коръән өйрәтүе буенча изге гамәлләр кылганнарына ахирәттә ґәзаб куркынычы булмас һәм алар көенмәсләр. [5.70] Тәхкыйк бәни Исраилдән Тәүрат белән гамәл кылырсыз дип ґәһед алдык һәм аларга рәсүлләр күндердек. Һәркайчан аларга расүл килсә аларның күңелләре яратмый торган Аллаһуның гадел хөкемнәре белән, алар рәсүлләрнең бәгъзеләрен ялганга тоттылар, бәгъзесен үтерделәр. (Яхъя вә Зәкәряне). [5.71] Алар бу кабахәт эшләре өчен Аллаһудан фетнә яки ґәзаб ирешмәс дип хисап кылдылар. Туры юлны күрүдән күзләре сукыр булды, хак сүзне ишетүдән колаклары саңгырау булды. Аннары Аллаһ аларның тәүбәләрен кабул итеп гөнаһларын гафу итте. Янә аларның күбрәге күзсез һәм саңгырау булдылар. Аллаһ күрүче аларның кылган эшләрен. [5.72] Мәрьям угълы Гыйсаны Аллаһ диючеләр тәхкыйк кәфер булдылар. Бәни Исраилгә Гыйса әйтте: "Минем һәм сезнең Раббыбыз булган Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз", – дип. Бер кеше Аллаһуга мәхлукны тиңдәш кылса, тәхкыйк Аллаһ ул кешегә җәннәтне хәрам кылды һәм аның кайтачак урыны уттыр. Ахирәттә залимнәргә ярдәмче булмас. [5.73] Аллаһ өчнең берсе диючеләр, дөреслектә, кәфер булдылар. Тиңдәше вә охшашы булмаган Аллаһудан башка һич Илаһә юк. Аллаһ өчнең берсе диючеләр шул сүзләреннән тыелмасалар, ягъни тәүбә итмәсәләр, әлбәттә, аларны рәнҗеткүче ґәзаб тотачак. [5.74] Әйә ул кәферләр бозык игътикатларыннан Аллаһуга тәүбә итмәсләрме? Һәм шундый зур гөнаһлары була торып, Аллаһудан ярлыкауны сорамаслармы? Әгәр тәүбә итеп, Аллаһуның берлегенә иман китереп, һәм Коръән белән гамәл кылсалар, әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле. [5.75] Мәрьям угълы Гыйса Аллаһуның расүле булудан башка һичкем түгел, аларга хәтле дә рәсүлләр килеп үттеләр, бар да кеше затларыдыр һәм Гыйсаның анасы Мәрьям Аллаһуга һәм расүлгә ышанучы бик тугъры хатын, Мәрьям үзе һәм угълы Гыйса адәм иделәр. Кара аларга, Гыйса турында аятьләребезне ничек ачык бәян кылабыз! Соңра янә кара аларга, ничек тыелалар хакны кабул итүдән, ягъни көферлекне һәм адашуны ихтыяр итәләр. [5.76] Син аларга әйт: "Аллаһудан башкага гыйбадәт кыласызмы? Ул ясалма мәгъбүдләрегез сезгә файданы да, зарарны да ирештерә алмыйлар, ә Аллаһ ишетүче һәм белүче", – дип. [5.77] Әйт: "Ий китап әһелләре! Динегездә хактан башка тирән китмәгез, ягъни дәлилсез сүз сөйләмәгез һәм юлсыз гамәл кылмагыз, һәм әүвәлдә адашкан һәм күпләрне адаштырган каумнең нәфес-һавасына һәм батыл гадәтләренә иярмәгез! Алар һәммәләре дә бертигез адаштылар", – дип. [5.78] Бәни Исраилнең кәферләре Дауд һәм Мәрьям угълы Гыйса теле белән ләгънәт ителделәр, маймыл һәм дуңгыз булдылар. Бу җәза аларга тиешле булды зур гөнаһлары һәм хаклык чигеннән үтеп киткәннәре өчен. [5.79] Алар үзләре кыла торган бозык эшләрдән, батыл игътикатләрдән бер-берсен тыймадылар, нинди яманлыктыр аларның эшләгән эшләре. [5.80] Әлбәттә, күрәсең, ышанып дин тотучыларның күбрәкләре, кәферләр ягына авышып аларга дус булалар, нинди ямандыр ахирәттә үзләрен каршы алачак бу кәфер эшләре: Аллаһу тәгаләнең ачуы, һәм ґәзабта мәңге калулары. [5.81] Әгәр ул динчеләр Аллаһуга пәйгамбәргә һәм пәйгамбәргә иңдерелгән Коръәнгә ныклап ышансалар, әлбәттә, кәферләрне дус тотмас иделәр, ләкин алардан күбрәге фасыйклар. [5.82] Яһүдләрне кешеләр арасында мөселманнарга иң каты дошман итеп табарсың һәм мөшрикләрне мөселманнарга каты дошман итеп табарсың. (Мөшрикләрнең иң зурысы: мәҗүсиләр һәм коммунистлардыр). Без – насара диюче бер җәмәгатьне мөселманнарга дусрак – күңелләре белән якынрак табарсың, алар арасында галимнәр, габитләр булганы өчен, әлбәттә, алар Коръән сүзләрен ишеткәндә һич тәкәбберләнмәсләр. [5.83] Әгәр алар расүлгә иңдерелгән аятьләрне ишетсәләр күзләреннән яшь агадыр хакны – хак дип тануларыннан, һәм алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз – Аллаһ! Иман китердек, безләрне синең берлегең белән шәһадәт бирүчеләр белән бергә язгыл", – дип. [5.84] "Ни булган безгә Аллаһуга һәм үзебезгә килгән хак Коръәнгә ышанмаска, безгә ни булган? Әлбәттә, ышанабыз һәм Раббыбыз изгеләр белән бергә җәннәткә кертер дип өмет итәбез", – диделәр. [5.85] Аллаһу тәгалә, аларның иман китереп мөселман булганнары һәм әйткән хак сүзләре өчен асларыннан елгалар агучы җәннәтләрне бирде, алар анда мәңге калырлар. Ул Җәннәтләр изгелек кылучыларның җәзасы. [5.86] Кәфер булган кешеләр безнең аятьләребезне ялганга тоттылар – алар җәһәннәм әһелләре. [5.87] Ий мөэминнәр! Аллаһ сезнең өчен хәләл иткән пакь нәрсәләрне үзегезгә хәрам кылмаган һәм Аллаһ сызган сызыктан тышкары үтмәгез! Дөреслектә сызыктан үтүчеләрне Аллаһ һич тә сөйми. [5.88] Вә ашагыз Аллаһ сезнең өчен хәләл иткән пакь ризыклардан һәм үзегез ышанган Аллаһудан куркыгыз, сызыктан тышкары үтүдән сакланыгыз! [5.89] Аллаһ, сезне ґәзаб кылмас уйнап әйткән антларыгыз өчен аны үтәмәсәгез, мәгәр ґәзаб кылыр шәригать буенча ант ителгән дөрес урында – ант итеп тә ул ант үтәлмәсә. Ул үтәлмәгән антның кәффарәте: ун мескенгә аш ашатмак өй әһелләрегез ашаган ризыкның уртача булганы белән, яки ун мескенгә кием кидермәк, яки бер кол азат итмәк, боларны эшләргә көче җитмәсә, тоташ өч көн ураза тотар. Бу йөкләтелгән эшләр үтәмәгән антларыгызның кәффарәте, антларыгызны, әлбәттә, үтәгез! Әнә шулай Аллаһ үзенең хөкемнәрен сезгә ачык итеп аңлата, шаять шатланып, Аллаһуга шөкер итәрсез. [5.90] Ий мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннары һәртөрлесе дә, сынымнарга гыйбадәт итү – Аллаһудан башка мәхлукларга табыну эшләре, шулай ук ырымлану – багучылык эшләре хәрамдыр, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер, һәлак булудан котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз! Саклансагыз, шаять котылырсыз – өстенлек табарсыз. [5.91] Хәмер эчүегез һәм отыш уеннары уйнауыгыз белән, әлбәттә, шайтан арагызда дошманлыкны һәм бер-берегезгә һөҗум иттерә торган ачуны булдырырга тели вә Коръән вәгазеннән, намаз укудан сезне тыярга тели, шулай булгач, ул шайтан эше булган – нәҗесләрдән тыеласызмы? Әллә тыелмыйсызмы? Әлбәттә тыелыгыз! [5.92] Ий мөэминнәр! Аллаһуга вә расүлгә итагать итегез! һәм шайтан эше булган нәҗесләрдән сакланыгыз! Әгәр итагать итүдән баш тартсагыз, яхшы белегез ки, расүлемезгә Аллаһ хөкемнәрен ачык итеп ирештерү генә тиешле. [5.93] Иман китереп, изге гамәлләр кылып, мөселман булган кешеләргә әүвәлдә эчкәннәре өчен гөнаһ юк, әгәр яңадан эчүдән саклансалар, иманнарын куәтләп изге гамәлләр кылсалар, соңра саклансалар, янә иманнарын тазартып тәкъвалык кылсалар һәм дә изге гамәлләрне – яхшы эшләрне эшләсәләр. Бит Аллаһ яхшы эшне кылучыларны сөя. [5.94] Ий мөэминнәр! Аллаһ сезне кыр хайваннарын аулау эшләреңдә, әлбәттә, сынар, кайберләрен кулыгыз белән, кайберләрен коралыгыз белән тотасыз, Аллаһуны күрмичә – күргән кеби курыккан кешеләрне изһар кылыр өчен. Ау хөкемнәрен белдергәннән соң берәү чиктән үтсә, ягъни хаҗ сәфәрендә ихрам баглаган хәлдә кыр хайванын ауласа, әлбәттә, аңа рәнҗеткүче ґәзаб булыр. [5.95] Ий мөэминнәр! Хаҗ сәфәрендә ихрам баглаган хәлдә кыр хайваннарын ауламагыз! Сездән берегез ихрам баглаганы хәлдә кыр хайванын белеп-хаслап үтерсә, аның кәффарәте – сезнең арагыздан ике гадел кеше, үтерелгән хайванның бәһасе фәлән чаклы, дип хөкем итсәләр, шул хак белән корбанлык алып Мәккәдә бугазлап фәкыйрьләргә ашатыр. Яки мескеннәргә тәгам бирмәк кәффарәттер – үтерелгән хайванның бәһасе хәтле ашатыр, я таратып бирер, яки тәгам бирмәсә, ураза тотар тәгамның бер мескенгә ашатыр хәтлесе – бер көн уразага хисаб ителер. Бу – кәффарәт ауда Аллаһ хөкемен бозучыга җәза булды, гөнаһлы эшнең ахырын белсен өчен. Аллаһ гафу итте бу аңлатмага хәтле ау хөкемен бозган кешене, моннан соң берәү ау хөкемнәрен бозса, ул кешедән Аллаһ ґәзаб белән үч алыр, бит Аллаһ кодрәт вә үч алу иясе. [5.96] Суда яшәгән хайваннарны ауламак һәрвакыт хәтта ихрам баглаган хәлегездә дә сезгә хәләл ителде, диңгезләрдә йөрүчеләргә файдаланырлык тәгам булсын өчен балык вә башка ризык булырдай нәрсәләре диңгезнең сезгә хәләл булды. Ләкин суда үлгән балык хәләл түгел. Сезгә хәрам ителде кыр-урман хайваннары ихрамда хәлегездә. Аның хозурына кайтачак Аллаһудан куркыгыз, аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! [5.97] Аллаһу тәгалә мәсҗид Хәрамдагы Кәгъбәне мөселманнарга кыйбла кылды, аның белән ислам дине һәм мөселманнар каим булып яшәр, сугышу хәрам булган айларны, корбан чалуны һәм мәсҗид Хәрамдагы яки хаҗдагы ачык ґәләмәтләрне мөселманнар файдасына кылды. Коръәндәге бөтен хәбәрләр сезгә сөйләнә – дөреслектә Аллаһу тәгаләнең җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләрне белгәнлеген белүегез өчен, әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белүче. [5.98] Бик яхшы белегез ки: Аллаһ, үзенә итагать итмәгәнлекләрдән каты ґәзаб белән үч алучы һәм тәүбә итүчеләрне ярлыкаучы, рәхимле. [5.99] Расүл г-мнең бурычы фәкать Аллаһ хөкемнәрен һич үзгәртмичә кешеләргә ирештерү генә. Аллаһ сезнең, күрсәтеп һәм яшереп эшләгән эшләрегезне яхшы белә. [5.100] Әйт: "пакь илә нәҗес, хак илә батыл һич тигез булмас", – дип, гәрчә сине нәҗеснең күплеге ґәҗәбләндерсә дә! Ий гакыл ияләре! Аллаһудан куркыгыз – нәҗес һәм батыл эшләрдән сакланыгыз! Шаять өстенлек табарсыз – котылырсыз. [5.101] Ий мөэминнәр! Тиешсез сораулар бирмәгез, әгәр сорауыгызга җавап бирелсә – ул җавап сезне кайгыга салыр, әгәр Коръән иңеп торган вакытта яшерен нәрсәләр турында сорасагыз аның җәвабы бирелер, тиешсез нәрсәләр турында сораганнарыңызны Аллаһ гафу итте инде, сорамагыз! Аллаһ ярлыкаучы, юаш. [5.102] Сездән әүвәлге каумнәрдә пәйгамбәрләренә шундый сораулар бирделәр – сорауларына җавап бирелгәч, соңра җавапны инкяр итеп, кәфер булып әверелделәр. [5.103] Аллаһ, кешеләрнең кулындагы хайваннарга: Бәхирә, Саибә, Вәсыйлә, Хам дип исем бирмәде һәм аларны хәрам да кылмады, ләкин кәферләр Аллаһуга ялганны ифтира кылдылар "бу хайваннарны Аллаһ хәрам кылды", дип, аларның күпләре аңламыйлар. [5.104] Әгәр ул җаһилләргә әйтелсә: "Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәренә һәм расүл гамәленә килегез", – дип, алар әйтәләр: "Ата-бабаларыбызны нинди юлда, нинди гамәлдә тапсак, шул безгә җитә, алар юлыннан чыкмыйбыз", – дип. Аллаһ әйтте: "Әйө аларның ата-бабалары хаклыктан һичнәрсә белмәүче һәм туры юлга да күнелмәүче иделәр түгелме?" – дип. [5.105] Ий мөэминнәр! Сезгә лязем үзегезне төзәтмәк һәм туры юлда нык тормак! Әгәр Коръән, юлында берләшеп таза торсагыз, адашкан кеше сезгә зарар итә алмас. Җыйналып кайтачак урыныгыз Аллаһу хозурында, кылган эшләрегездән хәбәр бирер. [5.106] Ий мөэминнәр! Әгәр берегезгә үлем якынлашса, васыятьләрегезне әйткәндә үзегездән ике гадел кеше шаһит булсыннар, яки мөселман булмаган ике кеше шаһит булсыннар сәфәрдә йөрегәнегездә үлем хәсрәте ирешсә. Әгер шәһитләрнең эше низагълы булса, яки алардан шикләнсәгез, намаздан соң ике шаһитне алып калыгыз, үлгән кешенең васыятен вә калдырган әманәтен ачыклар өчен, Аллаһ исеме белән акт итеп әйтсеннәр: "Антыгыз белән дөнья малым ихтияр итмәбез, гәрчә әманәт тапшырган кеше якын кардәшебез булса да, һәм Аллаһ үтәүне фарыз иткән Шәһадәтне яшермибез, әгәр алдалан ант итсәк, Аллаһуга гөнаһлылардан булырбыз", – дисеннәр. [5.107] Тикшергән чакта бу ике шаһитнен үзләре йөкләп алган әманәтләренә хыянәт иткәнлекләре ачыкланса, булган хәлне дөрес сөйләр өчен алардан гаделрәк ике кеше шаһит булырлар. Алар Аллаһ исеме илә ант итеп әйтерләр: "Безнең Шәһадәтебез әүвәлге ике шаһитнең Шәһадәтеннән дөресрәк, шәһитлегебездә дөреслектән чыкмабыз, әгәр дөреслектән читкә чыксак, әлбәттә, залимнәрдән булырбыз", – дип. [5.108] Мәетнең васыяте хакындагы шәһадәттә күрсәтелгән хөкемебез – шаһитләрнең турылык илә шаһит булулары өчен иң якын бер юл, яки шәһитлек эшләрендә ялган сөйләүләре сәбәпле эш икенче гадел шәһитләргә тапшырылгач, хыянәтләре өскә чыгып хурлыкка төшүдән курыксыннар өчен гадел хөкемдер. Аллаһудан куркыгыз – аның гадел хөкемнәрен бозудан сакланыгыз һәм сезнең файдагызга сөйләгән сүзләрен тыңлагыз! Аллаһу тәгалә, хыянәтче фәсыйкларны туры юлга күндерми. [5.109] Кыямәт көнендә Аллаһ расүлләрне җыяр өммәтләрен хөкем итәр өчен, Аллаһ алардан сорар: "Сезнең Аллаһ хөкемнәрен ирештерүегезне өммәтләрегез ничек кабул ит-теләр?" – дип, Рәсүлләр әйтте: "Без аларның хәлен белмибез, бездә гаепне белә торган белем юк. Ий Раббыбыз, әлбәттә, Син бөтен яшерен эшләрне белүчесең", – дип. [5.110] Аллаһу тәгалә кыямәт көнне әйтер: "Ий Мәрьям угълы Гыйса, без сиңа һәм анаңа биргән нигъмәтне бүген сөйлә! Җәбраил илә сиңа куәт биргәнебезне, кешеләр белән бишектә һәм пәйгамбәр булгач хикмәтле сүзләр белән сөйләшүеңне, мин сиңа язарга өйрәткәнемне, ислам хөкемнәрен, тәүратны, инҗилне өйрәткәнемне, янә минем әмерем илә кош сурәтен ясап аңа өрер идең, аннары минем әмерем илә кош булып очар иде, янә минем әмерем илә сукырларны күзле итәр идең һәм ала тәнле кешеләрне сәламәтләндерер идең, дәхи бәни Исраилнең мәкереннән сине коткарганымны һәм син аларга инҗил хөкемнәре вә ачык могҗизалар белән килгәч, аларның ышанмаучылары, бу сихердән башка һичнәрсә түгел, дип инкяр иткәннәрен сөйләп бир, хәтерләренә төшер", – дияр Аллаһу тәгалә. [5.111] Ий хәварийон! Миңа һәм расүлемә иман китерегез, дип вәхи кылсам хәварийоннар әйттеләр: "Иман китердек ий Гыйса, безнең мөселман булганлыгыбызга шаһит бул", – дип. [5.112] Хәварийоннар әйттеләр: "Ий Гыйса, синең Раббыңның, безгә күктән аш яулыгы белән ризык иңдерергә көче җитәме?" – дип. Гыйса әйтте: "Аллаһудан куркыгыз – ґәзабыннан сакланыгыз, үзегезне бәла-казага салмагыз! Әгәр хак мөэминнәрдән булсагыз". [5.113] Алар әйттеләр: "Күктән иңгән ризык белән ризыкланырга һәм күңелебезнең карарлануын телибез, дәхи мин Аллаһуның расүле дигән сүзеңнең хаклыгын белмәкче булабыз, янә ул ризыкның Аллаһудан иңдерелгәнлегенә шәһитләрдән булуыбызны телибез", – дип. [5.114] Мәрьям угълы Гыйса әйтте: "Ий тәрбиячебез – Аллаһ! Безгә күктән аш яулыгы белән ризык иңдер – ризык иңгән көн әүвәлгеләребезгә дә һәм ахыргыларыбызга да бәйрәм көне булсын! Янә минем пәйгамбәрлегемә дә дәлил булсын! Ий Раббыбыз безне ризыкландыр, син, әлбәттә, ризыкландыручыларның иң хәерлесесең", – дип. (Күктән ризык иңгән көн якшәмбе иде, шуның өчен якшәмбе көн насараның бәйрәме булып калды). [5.115] Аллаһу тәгалә әйтте: "Мин, әлбәттә, сез сораган ризыкны күктән иңдерүчемен, бу ризык сезгә иңгәннән соң Сезләрдән берәрегез хыянәт итсә, яки шөкер итүне һәм Аллаһудан иңдерелгәнне инкяр кылып кәфер булса, ул кешене галәмнәрдә һичкемне ґәзаб кылмаган каты ґәзаб белән ґәзаб кылырмын", – дип. [5.116] Янә Аллаһу тәгалә кыямәт көнендә әйтер: "Ий Мәрьям угълы Гыйса! Син кешеләргә әйттеңме, мине һәм анамны Аллаһудан башка Илаһә тотыгыз", – дип. Гыйса әйтте: "Ий Раббым! Син һәрбер кимчелектән пакьсең, синең хакта миңа муафикъ түгел сүзне әйтмәк лаек түгелдер, әгәр андый сүзләрне әйткән булсам, әлбәттә, син аны беләсең. Я Рабби, син минем күңелемдә булган нәрсәне, әлбәттә, беләсең әмма мин синдә булган нәрсәне белмимен. Әлбәттә, Син яшерен нәрсәләрне бик яхшы белүчесең. [5.117] Янә Гыйса: "Ий Раббым! Мин аларга Син әмер иткәннән башканы әйтмәдем, бәлки мине вә сезне тәрбия итүче Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, дидем. Дәхи мин алар арасында булганда бөтен эшләренә шаһит булдым, мине күккә күтәреп үтергән чагыңда Син аларны күзәттең. Бит Син һәрнәрсәгә шаһитсың", – диде. [5.118] Әгәр аларны ґәзаб кылсаң – кылырсың үз бәндәләреңдер, вә әгәр аларны ярлыкасаң, әлбәттә, син көчле һәм гадел хакимсең. [5.119] Аллаһу тәгалә әйтер: "Бу көндә чын мөэминнәрнең, Коръәнгә вә сөннәткә муафикъ – дөрес динне тотучы мөселманнарның дөреслеге файда бирер. Аларга җимеш агачлары астыннан елгалар агучы җәннәтләр булыр, алар анда мәңге калырлар, Аллаһ алардан разый булды һәм алар Аллаһудан разый булдылар. Җәннәтләргә кереп, анда мәңге калу – иң зур бәхеткә ирешү. [5.120] Җирдәге вә күкләрдәге һәм алар арасында булган нәрсәләр Аллаһу тәгаләнең мөлкедер, Аның һәрнәрсәгә көче җитә. @AL AN'AAM Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне. [6.1] Чын мактау – җирне вә күкләрне төзүче Аллаһуга хас, янә ул караңгылыкны һәм яктылыкны бар кылды. (Ике төрле яктылыкны бар кылды: берсе табигать яктылыгы – кояш, ут кеби. Икенчесе: гакыл, фикер яктылыгы – Коръән, сөннәт яктылыгы кеби. Вә ике төрле караңгылыкны бар кылды: берсе табигать караңгылыгы: кояшсызлык, утсызлык кеби. Икенчесе гакыл, фикер караңгылыгы – имансызлык, динсезлек кеби.) Бу хәлдән соң кәферләр, Коръән яктылыгыннан качып, имансызлык караңгылыгына кереп, Аллаһудан башканы илаһә тотарлар. [6.2] Аллаһ беренче атагыз – Адәм г-мнең тәнен балчыктан халык кылды, соңра һәрберегезгә гомер билгеләде вә һәрберегезгә билгеләнгән әҗәл аның хозурында. Шуннан соң да сез Аллаһ эшләренә шик тотасыз. [6.3] Ул Аллаһ, җирдә вә күкләрдә эш кылучы, хөкем йөртүче Илаһә, сезнең ачык вә яшерен эшләрегезне һәм нәрсә кәсеп иткәнегезне дә белә. [6.4] Кәферләргә Раббының аятьләреннән бер аять килсә, ягъни бер могъҗиза яки Коръән аяте килсә, алар аны инкяр итәләр. [6.5] Аларга һәркайчан чын иманга, хак дингә өндәүче Коръән аятьләре килсә, алар аны – ялган диделәр. Коръәнне вә мөселманнарны мәсхәрә кылып көлүләренең җәзасы аларга тиздән килер. [6.6] Әллә күрмиләрме? Алардан элек күпме кәферләрне һәлак кылдык, җир өстендә сезне урнаштырмаган яхшы урынга аларны урынлаштырдык һәм күктән яңгырны да аларга кирәгенчә генә иңдердек, янә аларга бакчалары астыннан ага торган елгалар кылдык, алай да иман китермәделәр, аларны гөнаһлары өчен һәлак иттек, һәм алардан сон, урыннарына башка кешеләрне урынлаштырдык. [6.7] Әгәр кәферләр соравы буенча Коръән аятьләрен сиңа кәгазь битләренә яздырып иңдергән булсак, аны кәферләр куллары илә тотар иделәр, аннары, бу – сихердән башка нәрсә түгел, дип инкяр итәр иделәр. [6.8] Кәферләр әйттеләр: "Кәшки Мухәммәдкә фәрештә иңгән булсачы, аның хак пәйгамбәр икәнлеген безгә әйтер иде", – дип. Аллаһ әйтте: "Әгәр без аларга фәрештә иңдерсәк, әлбәттә, аларны һәлак итү белән эш тәмам булыр иде, фәрештә иңгәннән соң аларга һичнәрсә өчен вакыт бирелмәс". [6.9] Әгәр пәйгамбәрне фәрештәдән кылсак, әлбәттә, аны ир кыяфәтендә кылыр идек, алар кешеләр кигән киемне кияр иделәр. [6.10] Синнән әүвәлге пәйгамбәрләр дә шулай мәсхәрә кылындылар, аларга да мәсхәрә кылганнары хәтле мәсхәрә ителергә, хөкем итенделәр, җәзасын алырлар. [6.11] Әйт: "Җир өстендә йөрегез һәм яхшылап карагыз! Аллаһ вә расүлләр хакында ялган сөйләүчеләрнең хәле ничек тәмам булган?" – дип. (Мөшрикләр, Мухәммәд г-мне мәсхәрә кылып, төрлечә золым итеп тә кешеләрне исламга чакырудан туктата алмагач, патша итәбез, күп мал бирәбез, ташла бу эшеңне, диделәр). Аллаһу тәгалә аларга түбәндәге аять белән җавап бирде. [6.12] Әйт: "Җирдәге вә күктәге нәрсәләр кемнеке? Һичкемнеке түгел фәкать – Аллаһу тәгаләнеке", – дип. Аллаһ үзе теләгән бәндәләренә рәхмәт кылуны үзенең өстенә йөкләде. Булачагында шикләнергә дә урыны юк – кыямәт көнендә, әлбәттә. Аллаһ һәммәгезне дә хөкем итәр өчен җыяр. Ахирәттә үзләрен мәңгелек хәсрәткә саласы кешеләр дөньяда чакларында Коръәнгә ышанмаслар, яки ышанып та гамәл кылмаслар. [6.13] Кич тә вә көндез дә Аллаһ тәрбиясе белән карар тапкан мәхлуклар һәммәсе Аллаһу тәгаләнеке. Вә ул ишетүче һәм белүче. [6.14] Әйт: "Җирне вә күкләрне төзүче Аллаһуны ташлап, бер зәгыйфь мәхлукны үземә ярдәмче һәм Илаһә итеп алыйммы? Аллаһ бөтен мәхлукны ризыкландыра, әмма үзе ризыкланмый – аңа ризык кирәкми, дип, мин мөселман булган кешеләрнең беренче мөселманы булу белән һәм дә мөшрикләрдән булмау белән Аллаһудан боерылдым", – диген! [6.15] Әйт: "Әгәр мин бидеґәтче-мөшрикләргә ияреп, тәрбиячем булган Аллаһу тәгаләнең хөкемнәренә хилафлык кылсам, әлбәттә, олугъ кыямәт көненең ґәзабыннан куркамын", – дип. [6.16] Хисаб көнендә берәүдән ґәзаб алынса – гафу ителсә, тәхкыйк ул кешегә Аллаһ рәхмәт кылды. Ул көндә ґәзабтан котылу – ачык өстенлек табу, югары дәрәҗәгә ирешүдер. [6.17] Әгәр Аллаһ, сиңа нинди булса да зарар ирештерсә, ул зарардан котылу өчен сиңа юл ачучы булмас, мәгәр Аллаһ үзе ачар, вә әгәр Аллаһ, сиңа хәерле эшне ирештерсә, әлбәттә, Аллаһ һәр эшкә кадир. [6.18] Вә ул Аллаһ, катлары өстеннән эш йөртүдә кадирдер, вә ул һәр эш өстеннән хөкем йөртүче һәм бөтен вөҗүдтән хәбәрдар. [6.19] Шәһадәт бирү гозереннән нинди шәһадәт олугърак – дип сора! Әлбәттә, "әшһәдү әллә иләһә илләл-лаһү" дип шәһадәт бирү, Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә шаһит булу, башка нәрсәләргә шаһит булудан олугьрак. Әмма Аллаһуның бөтен мәхлуклар хәленә шаһит булуы бөтен Шәһадәтләрдән олугърактыр. Әйт: "Аллаһ минем белән сезнең арада шаһит, вә миңа Аллаһудан Коръән вәхий ителде – сезне һәм һәрбер Коръән ирешкән каумне Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгым өчен", – дип. (Курыккан кеше, Коръән белән гамәл кыла да, җәһәннәм утыннан котыла. Курыкмаган кеше Коръән белән гамәл кылмыйча җәһәннәмгә керә.) Ий метриклар! Аллаһ белән тагын бер илаһә бар дип шәһадәт бирәсезме? Әйт: "Мин Аллаһудан башка тагын бер илаһә бар дип шәһадәт бирмимен", – дип, янә әйт: "Әлбәттә, ул – тиңдәше, иптәше юк бер генә илаһәдер, әлбәттә, мин сез Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрдән бизгүчемен", – дип. [6.20] Китап бирелгән яһүд вә насара Мухәммәдне үз балаларын белгән кеби беләләр. Алар үзләрен хәсрәткә салдылар, инде иман китермәсләр. [6.21] Аллаһуга ялганны ифтира кылган яки аның аятьләрен ялган дигән кешедән дә залимрәк кеше бармы? Залимнәр, шиксез, Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар. [6.22] Кыямәт көнендә һәммәләрен дә хөкемгә җыярбыз, соңра әйтербез мөшрикләргә: "Аллаһуның тиңдәше бар дип низаглашкан илаһәгыз кайда, күрсәтегез", – дип. [6.23] Мөшкирләр хөкем ителгәндә: "Ий тәрбиячебез Аллаһ! Без дөньяда чагыбызда мөшрикләрдән булмадык", – дип үзләренең мөшриклекләрен инкяр итүләре үзләренә фетнә булыр – ягъни дөньяда киреләнеп мөшриклек белән мөбтәлә булдылар, ахирәттә шул гаепләрен инкяр итеп, ґәзаб өстенә – ґәзабны кәсеп итәрләр. [6.24] Карагыл! Ничек үз өсләренә ялган сөйлиләр ягъни Аллаһу хозурына баргач та хакны катлап-катлап инкяр итеп, үзләренең ялганчы икәнлекләрен үзләре ныгыталар. Аллаһуга ифтира кылып, Аллаһудан башканы илаһә тоткан нәрсәләре алардан бизде. [6.25] Алардан кайберләре синең сүзеңне тыңларлар, ләкин сүзнең төп мәгънәсенә төшенмәсләр, шул сәбәпле Аллаһ хөкемнәрен кабул итмәсләр. Соңра күңелләренә аңламаулык пәрдәсен кордык, аңламаслар, колакларына ишетмәүлек пәрдәсен кордык, хак сүзне ишетмәсләр. Әгәр алар Аллаһуның могҗизаларын күрсәләр, берсенә дә ышанмыйлар, бу Коръән әүвәлгеләрдән калган хикәяләрдән башка нәрсә түгел диюче кәферләр, хәтта яныңа килсәләр хакны инкяр итеп, ялганны яклап синең белән бәхәсләшәләр. [6.26] Ул динсезләр, исламны кабул итүдән, Коръән белән гамәл кылудан кешеләрне тыялар һәм үзләре дә Коръәннән бик ераклар. Алар бу эшләре белән аңламыйча, үзләрен генә һәлак итәләр, ләкин сизмиләр. [6.27] Әгәр аларның җәһәннәм уты эчендә тукталып, калганнарын күрсәң, бик әче хәсрәт белән әйтерләр: "Ий кәшки без дөньяга кире кайтарылсакчы, Раббыбызның аятьләрен инкяр итмәгән булсакмы һәм Коръән белән гамәл кылып камил мөэмин булган булсакмы", – дип. [6.28] Бәлки аларның әүвәлдә яшереп эшләгән эшләре ахирәттә ачыкланыр. Әгәр алар дөньяга кире кайтарылсалар, әлбәттә, әүвәлдә Аллаһ тыйган көферлек вә азгынлык юлларына төшәр иделәр, әгәр дөньяга кире кайтарылсак, Коръән белән гамәл кылып, камил мөэмин булыр идек – дигән сүзләрендә, әлбәттә, ялганчылардыр. [6.29] Ул имансызлар, дөньяда яшәвебездән башка яшәү юк, үлгәннән соң терелүчеләрдән түгелбез, диләр. [6.30] Әгәр Аллаһу хозурында хөкем ителү өчен басып торганнарын күрсәң, шул вакытта Аллаһ әйтер: "Әйә! Үлгәннән соң терелү хак булмадымы?" – дип. Алар әйттеләр: "Бәлки, ий Раббыбыз, үлгәннән соң терелү хак булды", – дип. Инде аларга Аллаһ әйтер: "Алай булгач Коръәнне вә үлгәннән соң терелүне инкяр итүегез сәбәпле җәһәннәм ґәзабы татыгыз", – дип. [6.31] Үлгәннән соң терелеп, Аллаһуга хөкемгә баруны инкяр итеп, Аллаһ йөкләгән бурычларны үтәмәүчеләр тәхкыйк һәлак булдылар. Көтмәгәндә алар өстенә кыямәт килсә, шул вакытта әйттеләр: "Вәй-үкенеч! Безгә хәсрәт-һәлакәтлек килде бит, дөньяга алданып, ахирәткә хәзерләнмәвебез сәбәпле", – дип. Алар гөнаһларын аркаларына йөкләп, Аллаһу хозурына килерләр. Әґәһ булыгыз! Аларның дөньядан алып килгән йөкләре нинди яман йөктер. [6.32] Дөнья тереклеге алдый торган уенчыклардан башка нәрсә түгелдер. (Дөнья балалар уенчыгы кеби: уенчыклар ничаклы матур булсалар да, балалар туйганчы уйныйлар да, аннары ташлап китәләр. Дөнья да нәкъ шулайдыр: кешеләр дөнья белән уйныйлар, аннары, гомерләре беткәч, ташлап китәләр). Әмма ахирәт йорты Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва кешеләр өчен хәерледер. Әйа! бу хакта гакылларыгызны эшләтмисезме? Ахирәтнең дөньядан артык икәнен аңламыйсызмы? [6.33] Тәхкыйк беләбез кәферләрнең каршы сөйләгән сүзләре – сине борчыган, ләкин борчылма! Чөнки алар сине ялганчыга чыгара алмыйлар, вә ләкин залимнәр Аллаһ аятьләрен инкяр итәләр, җәзасын татырлар. [6.34] Тәхкыйк синнән әүвәлге рәсүлләргә дә ялганчы диделәр, ул расүлләр, кәферләрнең аларга ялганчы диюләренә һәм җәберләүләренә сабыр итеп түзделәр, хәтта ярдәмебез имгәнче. Аллаһуның вәгъдәләрен үзгәртүче юк, аның әмерләре вакытында килер. Тәхкыйк сиңа рәсүлләрнең хәбәре килде ягъни рәсүлләргә каршы көрәшкән кәферләр Аллаһ ґәзабы белән һәлак булдылар. [6.35] Вә әгәр кәферләрнең исламнан баш тартулары сиңа авыр булса, әгәр җиргә тишек тишәргә вә күккә менәр өчен баскыч ясарга көчең җитсә – кәферләргә могҗиза күрсәтер идең. Ягъни җир астына төшеп вә күккә менеп могҗизалар күрсәтсәң дә, иман китерәчәк түгелләр. Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә, әлбәттә, аларның һәммәсендә. Коръән юлына җыяр иде, ләкин теләмәде. Син җаһилләрдән – наданнардан булмагыл! Ягъни Аллаһ күндермәгән кешеләрне туры юлга – ислам диненә күндерәм дип хыялланма һәм тырышма да, булмас. [6.36] Хак сүзләрне – төп мәгънәсенә төшенеп, тыңлаган кешеләр генә кабул итәрләр. Дөньяда яшәгән чакларында ук мәет булып яшәгән кәферләрне Аллаһ тергезү көнендә тергезер, аннары Аллаһуга кайтырлар. [6.37] Кәферләр әйттеләр: "Кәшки Мухәммәдкә Раббысыннан аның пәйгамбәрлеген дөресләүче могҗиза иңдерелсәче", – дип. Син аларга әйт: "Тәхкыйк Аллаһ кадир могҗиза иңдерергә, ләкин аларның күберәге белмиләр. Ягъни могҗизага ышанмаган кешеләргә могҗизага ияреп ґәзаб килгәнен белмиләр. [6.38] Җирдәге төрле хайваннар һәм ике канатлары белән оча торган кошлар сезнең кеби җәмәгать булудан башка нәрсә түгелләр. Ягъни үз җенесләре белән җәмәгать булып яшиләр, һәрбере үз хәлләре белән мәшгульләр һәм Аллаһуны да зекер итәләр. Ләүхүл-мәхфузъдагы китапта язмыйча һичнәрсәне калдырмадык, соңра һәр мәхлук кубарылып Раббыларына кайтырлар. [6.39] Безнең аятьләребезне ялган диючеләр, хак сүзләрне ишетүдән саңгыраулар, хак сүзләрне сөйләүдән телсезләр, шуның өчен алар адашу караңгылыгындалар. Аллаһ үзе теләгән кешене Коръәннән гафил итеп хак юлдан адаштырыр, һәм үзе теләгән бәндәсен Коръән белән гамәл кылдырыр да – туры юлга күндерер. [6.40] Бидеґәтче мөшрикләргә әйткел: "Беләсезме, әгәр Аллаһудан башка да Илаһә бар дигән сүзегез дөрес булса – Аллаһуның каты ґәзабы яки куркынычлы кыямәт сезгә килгәндә үзегез Илаһә тоткан бер мәхлуктан ярдәм сорарсызмы? Әлбәттә, бу эшне эшләмәячәксез. [6.41] Бәлки сез куркынычлы вакытларда Аллаһуның үзенә түбәнчелек илә коллык күрсәтәсез һәм ярдәмне дә Аллаһудан гына сорыйсыз. Әгер Аллаһ теләсә сораган нәрсәгезгә юл ачар. Куркынычлы вакытларда ясалма, ялган илаһәгызны онытасыз. [6.42] Ий Мухәммәд г-м, тәхкыйк синнән әүвәл булган өммәтләргә дә расүлләр җибәрдек, ләкин алар инкяр иттеләр, без аларны ачлык вә башка авырлыклар белән җәзаладык шаять түбәнчелек белән Аллаһуга итагать итәрләр дип. [6.43] Әгәр аларга бездән авырлыклар ирешкән чакта түбәнчелек илә Аллаһуга коллык күрсәтсәләр Аллаһ аларны ґәзаб кылмас иде, ләкин күңелләре имансызлыктан каралып катты һәм шайтан аларга Аллаһуга каршы булган эшләрен изге итеп күрсәтте. [6.44] Алар Аллаһуның вәгазьләрен һәм ґәзаб белән куркытуын онытсалар – дөньяви эшләрендә уңышларга юл ачтык, хәтта алар Аллаһ биргән нигъмәт белән шатланыр һәм мактаныр булдылар, ләкин Аллаһуга шөкер итүне вә гыйбадәт кылуны оныттылар. Шул вакытта без аларны аңсыздан ґәзаб белән тоттык, алар өметсезләнеп хәсрәтләнүчеләрдән булдылар. [6.45] Золым итүче каумнең ахыры киселде. Хакыйкый мактау бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга тиешле. [6.46] Әйт: "Ий Коръән белән гамәл кылмаучы гафилләр! Күрәсезме, фикерләп карыйсызмы? Әгәр Аллаһ колакларыгызны һәм күзләрегезне бөтенләй томалап куйса, Аллаһудан башка тагын Илаһә бармы? Бу нәрсәләрне сезгә кайтарып бирерләр. Карагыл дәлилләрне ничек ачык аңлатабыз, шуннан соң да алар аңламыйлар, хактан баш тарталар. [6.47] Әйт: "Күрдегезме, әгәр Аллаһ ґәзабы сезгә сиздермәстән кинәт кенә килсә, яки күренеп килсә, котыла алырсызмы? Аллаһ ґәзабы белән залим каумнәр генә һәлак буладыр." [6.48] Рәсүлләрне җәннәт белән шатландыручы вә җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы итеп кенә күндерәбез. Иман китереп Коръән юлы белән тәрбияләнеп төзәлгән мөэминнәргә ахирәттә курку һәм кайгы булмас. [6.49] Аятьләребезне ялган диючеләр, аларны ґәзаб тотар игътикатлары һәм эшләре бозык булу өчен. [6.50] Әйт: "Мин сезгә әйтмимен Аллаһ хәзинәләре минем кулымда һәм яшерен нәрсәләрне беләмен вә һәм мин фәрештәмен", – дип, ("Аллаһ хазинәләре минем кулда булса, ни сорасагыз, шуны бирер идем, яшерен нәрсәләрне белсәм, һәрбер соравыгызга җавап бирер идем, фәрештә булсам, кешеләр эшли алмаган эшләрне эшләр идем", – диде). Диндә һичкемгә, һичнәрсәгә иярмимен, мәгәр миңа Аллаһудан вәхи ителгән сүзләргә генә иярәмен. Әйт: "Күзле белән сукыр бертигез булырмы? Коръән сүзләрен аңлар өчен фикерләп карамыйсызмы?" – дип. [6.51] Үлгәннән соң кубарылып, Раббылары алдында хөкем ителүдән куркучыларны – җәһәннәм ґәзабының катылыгы белән куркыт! Аларга анда Аллаһудан башка хуҗа һәм шәфкать итүче булмас, шаять Аллаһуга тәкъвалык кылырлар. (Мөшрикләрнең байлары, Мухәммәд г-мгә: "Әгәр яныңнан фәкыйрьләрне кусаң, без сиңа иярербез", – диделәр. Аларның сүзенә карап янындагы фәкыйрьләрне кумакчы булды. Шул хакта түбәндәге аять инде. [6.52] Аллаһ ризалыгын өстәп көндезләрен вә кичләрен Раббыларына гыйбадәт кылган зәгыйфь яки фәкыйрь мөэминнәрне яныңнан кума! Ул кәферләрнең гамәленнән һичнәрсәне хисап итмәк сиңа тиеш түгел һәм синең гамәлеңнән һичнәрсәне хисап итмәк аларга тиеш түгел. Дошманнар сүзенә карап, фәкыйрьләрне яныңнан кума! Әгәр кусаң, залимнәрдән булырсың. [6.53] Әнә шулай фәкыйрьләр хакында байларны фетнәләндердек, ул байлар әйтсеннәр өчен: "Әйә шул фәкыйрь кешеләрне безнең арадан Аллаһ җәннәт белән ингам кылдымы", – дип. Нигъмәтләргә шөкер итүчеләрне Аллаһ белүчерәк түгелме? Нигъмәтләрнең иң зурысы ислам динедер, шөкер итүнең иң зурысы ислам динен дөрес тотудыр. [6.54] Әгәр безнең аятьләребезгә ышанучылар синең яныңа килсәләр, вәгазь тыңламак яки белем алмак өчен, син аларга: "Сезгә Аллаһуның сәламе булсын! Сезгә рәхмәт кылуны Раббыгыз өстенә алды, сездән берәү наданлык белән бозык эшләрне кылса, аннары тәүбә итеп төзәлсә, тәхкыйк Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле." [6.55] Әнә шулай аятьләребезне кешеләргә ачык итеп бәян кылабыз азгыннарның адашу юлы ачык беленсен өчен. [6.56] Әйт: "Ий мөшрикләр, сез гыйбадәт кыла торган Аллаһудан башка нәрсәгә гыйбадәт кылудан мин бик каты тыелганмын Аллаһ тарафыннан", – дип, янә әйт: "Ий мөшрикләр, сезнең нәфесләрегез теләгән бозык эшләргә, ялган динегезгә, батыл гадәтләрегезгә иярәчәк түгелмен, әгәр сезгә иярсәм, тәхкыйк адаштым һәм туры юлга күнелүчеләрдән булмамын". [6.57] Әйт: "Мин Раббымнан күрсәтелгән дәлилләр белән генә эш кылам, ләкин сез ул хак булган дәлилләрне ялган дисез, сез таләп иткән ґәзаб минем ихтыярымда түгел. Һәлак итүче ґәзаб белән хөкем итү Аллаһудан башка затның көчендә түгел, Аллаһ хакны бәян кыла вә ул хакны батылдан аеручыларның хәерлесе. [6.58] Әйт: "Әгәр сез ашыгып таләп иткән ґәзаб минем ихтыярда булса иде, әлбәттә, арабызда хөкем булып тиешле ґәзабны алыр идегез, Аллаһ залимнәрнең эшен белә. [6.59] Яшерен нәрсәләрнең ачкычлары Аллаһ кулында, аларны Аллаһудан башка белүче булмас, вә ул корыда һәм суда булган нәрсәләрне белә, янә агачтан бер яфрак төшсә, аны ул белә, дәхи туфрак астында кечкенә бер орлык булса һәм җирнең өстендә я эчеңдә аз гына юешлек я корылык булса, әлбәттә, Аллаһ аларны алдан ук белеп, Ләүхүл-мәхфузъда язып куймыштыр. [6.60] Ул Аллаһ сезне кичтә-төнлә үтерә һәм көндез ни эшләгәнегезне белә, соңра рухларыгызны үзегезгә кайтарып сезне тергезер, билгеләнгән гомерегезнең мөддәте тәмам булыр өчен, гомерләрегез тәмам булгач, кайта торган урыныгыз Аллаһ алдында, аннары кылган гамәлләрегез белән Ул үзегезне таныштырыр. [6.61] Ул – Аллаһ коллары өстеннән кадир вә сезгә сакчы фәрештәләрең күндерер, алар сезнең гамәлегезне язарлар. Инде берегезгә үлем килсә, без күндергән фәрештәләр аның рухын алыр фәрештәләр килгәч, һич миһләт бирелмәс күз йомып-ачарга вакыт калмас. [6.62] Үлгәннән соң кешеләр хак хуҗалары булган Аллаһуга кайтарылырлар. Әґәһ булыгыз, хөкем итү Аллаһ эше вә ул хисап кылучыларның ашыгучырагы. [6.63] Әйт: "Корыда һәм диңгездә караңгылыктагы куркынычлардан сезне кем коткарыр?". Ул коткаручы заттан түбәнчелек белән әшкәрәдә һәм яшерендә һәлакәтлектән коткаруын сорыйсыз, әгәр бу һәлакәтлектән коткарса, әлбәттә, Аллаһуга итагать итеп һәм гыйбадәт кылып шөкер итүчеләрдән булыр идек, дисез. [6.64] Әйт: "Ул һәлакәтлекләрдән фәкать Аллаһ үзе генә коткаручы һәм авырлыклардан азат итүче, соңра Аллаһудан башканы Илаһә тотып мөшрик буласыз", – дип. [6.65] Әйт: "Өстегездән вә аяк астыгыздан сезгә ґәзаб җибәрергә яки сезгә азган халыкны аралаштырырга Аллаһ, әлбәттә, кадир", – дип. Ягъни мөселманнарның – кәферләргә яки батыл диндә булганнарга яки ислам динен бозучы бидеґәтче мөселманнарга аралашулары – шулдыр һәлакәтлек. [6.66] Синең каумең Коръәнне ялган диделәр, хәлбуки ул Коръән – хак. "Мин сезне дингә көчләп кертүче вәкил түгелмен", – диген. [6.67] Коръәндә хәбәр бирелгән һәрнәрсәнең урыны һәм вакыты бар, Коръәндә әйтелгән сүзләрнең хак икәнлеген тиздән белерсез. [6.68] Әгәр аятьләребезне яманлап сөйләүчеләрне күрсәң, хәтта башка сүзгә күчкәннәренә чаклы алар янында торма, кит! Вә әмма алардан киселү хакындагы Аллаһ хөкемен шайтан сиңа оныттырса, хәтереңә төшү белән кит, залим каумнәр янында тормагыл. [6.69] Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә лязем түгел Коръән юлында булмаган кешеләрнең эшен яки гөнаһын хисап, кылу, ләкин Аллаһ ґәзабыннан саклансыннар өчен вәгазьләнү лязем. [6.70] Ий Мухәммәд г-м яки аның өммәте! Диннәрен уенчык итеп тоткан һәм Аллаһ хөкемнәрен җиңелгә санаган вә дөньяга алданган кешеләрдән кисел, алардан саклан! Имансыз, динсез яшәп һәлак булмасыннар өчен аларны вәгазь кыл! Бит ґәзабтан котылу өчен Аллаһудан башка ярдәм бирүче хуҗа вә шәфкать итүче зат юк, Коръән белән гамәл итмәгән кеше дөньядагы бөтен байлыкны җәһәннәмнән котылу өчен бирсә, кабул булмас һәм ґәзабтан чыга алмас. Әнә шундый кешеләр Коръән белән гамәл кылмыйча һәлакәтлекне кәсеп итүчеләр, исламга көферлек кылганнары өчен аларга җәһәннәм ґәзабы һәм эчәргә пычрак, кайнар су булыр. [6.71] Әйт: "Безгә файданы да, зарарны да ирештерә алмый торган затка гыйбадәт кылыйкмы Аллаһудан башка? Аллаһ безне туры юлга күндергәннән соң бу туры юлны ташлап, әүвәлге адашуыбызга кире кайтыйкмы? Шайтаннарның алдавы белән кырда яки урманда адашып аптырап калган кешеләр кеби, ул адашып аптыраган кешенең адашмаган юлдашлары да бар, алар чакырырлар: "Кил, туры юл монда", – дип. Әйт: "Әлбәттә, Аллаһ Һидәяте генә Һидәят, янә бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга итагать итеп, чын мөселман булырга Аллаһудан боерылдык", – дип. [6.72] Янә намазларны вакытында үтәү белән боерылдык, Аллаһуга тәкъвалык кылыгыз! Ул – Аллаһы ки, кубарылып аның хозурына барырсыз. [6.73] Ул – Аллаһ Җир вә Күкләрне халык кылды хаклык белән вә кубарылачак көнне "бар бул дияр – бар булыр", ягъни терелегез дияр – һәммә кеше терелер. Вә Аның сүзе хак, сабиттер, бул дигәне булыр. Исрафил суры өрелгән көндә бөтен кешеләр өстеннән патшалык Аныкы, Ул яшерен вә әшкәрә нәрсәләрне белүче, янә Ул гадел хөкем итүче, һәрнәрсәдән хәбәрдар. [6.74] Янә игътибар итегез! Ибраһим атасы Азарга әйтте: "Сынымнарны Илаһә дип белеп, аларга гыйбадәт итәсезме? Тәхкыйк сине вә каумеңне адашмакта күрәмен", – дип. [6.75] Әнә шулай Ибраһимга кауменең эшен күрсәткәнебез кеби, Җир вә Күкләрдә булган нәрсәләрне – могҗизаларны аңа күрсәттек, Аллаһу тәгаләнең бөтен эшләренә якыннан – шиксез ышанучылардан булсын өчен. [6.76] Кич караңгы булгач, Ибраһим йолдызларны күрде, йолдызларга гыйбадәт кылырга ярамаганлыкны аңлатыр өчен хәйлә корып, бу сүзләрне әйтте: "Йолдызга ишарә кылып, бу йолдыз минем Раббым", – диде, иртән йолдыз югалгач, мөшрикләр янына килгәч, аларга: "Үзгәреп-югалып киткән нәрсәләрне һич сөймим, Илаһә дияргә риза түгелмен", – диде. [6.77] Ибраһим айның туганын күргәч: "Будыр минем Раббым", – диде, Ай баегач мөшрикләргә карап: "Ай да үзгәрде-югалды, әгәр Раббым мине туры юлга күндермәгән булса, әлбәттә, мин дә сезнең кеби адашкан кавемнәрдән булыр идем", – диде. [6.78] Кояш тугач, аңа карап, көлеп әйтте: "Бу Кояш минем Раббымдыр – барысыннан да зуррак, Илаһә булырга яраклы", – дип, Кояш баегач, мөшрикләргә карап әйтте: "Ий каумем! Күрдегезме, Кояш та үзгәрде-югалды мин, әлбәттә, сез Аллаһуга тиңдәш иткән нәрсәләрнең һәммәсеннән дә бизүчемен", – дип. [6.79] Ибраһим әйтте: "Батылдан хакка авышканым хәлдә Җир вә Күкләрне төзүче. Аллаһуга йөземне юнәлдердем вә мин Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылучы түгелмен", – дип. [6.80] Ибраһимнең кауме үзләренең батыл, пычрак эшләрен яклап Ибраһим белән әрепләштеләр. Аларга Ибраһим әйтте: "Ий мөшрикләр! Аллаһ һәм Аның хөкемнәре хакында минем белән әрепләшәсезме? Хәлбуки, тәхкыйк Ул мине туры юлга күндерде – Аллаһ белән тиңләштергән сезнең сынымнарыгыздан һәм Намурутыгыздан курыкмыймын, мәгәр Аллаһуның миңа берәр зарар теләвеннән куркам, Раббымның белеме һәрнәрсәне чолгап алды. Әйә сез вәгазьләнмисезме?" – дип. [6.81] Ибраһим әйтте: "Аллаһуга тиңләштергән сынымнарыгыздан мин ничек куркыйм? Ә сез исә һичнәрсәгә ярамаган сынымнарыгызны Аллаһуга тиңдәш кыласыз да Аллаһудан һич курыкмыйсыз, бит Аллаһ сынымнарны Илаһә урнына тотарга ярый дип хәбәр иңдергәне юк. Ике фирканың кайсысы Аллаһ ґәзабыннан имин булырга хаклырак? Ягъни Коръән юлыннан баручы хак мөэминнәр Аллаһ ґәзабыннан имин булырлармы? Яки Коръән юлын күрмәүче мөшрикләрме имин булыр? Белсәгез әйтегез! [6.82] Иман китереп тә – иманнарына Аллаһуга тиңдәшлекне һәм башка золым эшләрне катыштырмаган хак мөэминнәр Аллаһ ґәзабыннан имин булачаклар һәм алар туры юлга күнегүчеләр. [6.83] Күңеле саф, иманы көчле һәм дине дөрес булган мөселман гына Аллаһ ґәзабыннан имин булачагына китергән дәлилебез – көчле дәлил, без аны Ибраһимгә бирдек, саф иманы, дөрес дине һәм хак эше белән өскә чыкканлыгын мөшрик кауме күрсен өчен. (Ибраһим пәйгамбәр һичкемнән курыкмыйча Намрут каумен исламга өндәгән өчен Намрут патшаның ачуы килеп, тау хәтле ут яндырып, Ибраһимне шул утка ташлатты. Ибраһим исә күлмәге дә көймичә уттан имин чыкты. Бу эш Ибраһимгә дәрәҗә өстенә – дәрәҗә булды. Намрутка һәм кауменә ґәзаб өстенә – ґәзаб булды.) Әнә шулай үзебез теләгән кешеләрнең дәрәҗәсен дөньяда да ахирәттә дә бөек кылабыз. Шиксез, синең Раббың һәрнәрсәне белеп хикмәт белән эш кылучы. [6.84] Ибраһимгә Исхакны вә аның угълы Ягъкубны бирдек, һәрберсен һидәяткә салдык вә Ибраһимнән элек Нухны һидәяткә салдык һәм Ибраһим нәселеннән – Даудны, Сөләймәнне, Әййүбне, Юсуфны, Мусаны, Һарунны һидәяткә салдык, һәм чын иманлы, изге гамәлле кешене әнә шулай һидәяткә салачакбыз. [6.85] Янә Зәкәряне, Яхъяны, Гыйсәне, Ильясны һидәяткә салдык, алар һәммәсе изгеләрдән. [6.86] Дәхи Исмагыйльне, Әлйәсәгьне, Юнусны, вә Лутны һидәяткә салдык, үз заманаларында бөтен дөнья кешеләреннән аларны дәрәҗәдә артык кылдык. [6.87] Вә ул пәйгамбәрләрне ата-бабаларыннан, балаларыннан һәм кардәшләреннән бәгъзеләрен һидәяткә салдык, аларны без сайладык һәм туры юлга күндердек. [6.88] Бу пәйгамбәрләрнең юлы – Аллаһу тәгаләнең изһар кылып ачык күрсәткән туры юлы. Бу юл белән үзе теләгән бәндәләрен һидәяткә салыр. Әгәр бу пәйгамбәрләр надан мөселманнар кеби бидеґәт гамәлләр белән яки мөшрикләргә ияреп Аллаһуга тиңдәшлек кылып мөшрик булсалар, әлбәттә, аларның кылган изге гамәлләре югалыр иде. (Ләкин пәйгамбәрләр, бидеґәт гамәлләре вә хорафат-ырымнарны дингә һич катнаштырмадылар, халыкка иярмәделәр һәм наданнарның, шәригатькә хыйлаф теләкләрен үтәмәделәр.) [6.89] Югарыда зекер ителгән затларга китап бирдек, шәригать хөкемнәрен өйрәттек вә пәйгамбәрләрне белдек. Әгәр мөшрикләр, пәйгамбәрләрне вә аларның эшләрен инкяр итсәләр, тәхкыйк хакны инкяр итми торган кешеләрне ул пәйгамбәрләргә яки аларның юлына беркеттек. [6.90] Ул пәйгамбәрләрне Аллаһ һидәяткә салды, аларның һидәятенә ияр! Коръән хөкемнәрен өйрәткән өчен сездән дөнья малын сорамыйм, диген! Ул – Коръән бөтен дөнья кешеләре өчен вәгазьдән башка нәрсә түгел. (Коръән, Аллаһудан дөнья малын кәсеп итәр өчен һәм мәетләргә укыр өчен бирелмәде. Бәлки ахирәтнең мәңгелек тормышына әзерләнергә юл күрсәтер өчен тере кешеләргә бирелде.) [6.91] Гафил кешеләр, Аллаһуны хак-тиешле зурлау илә зурламыйлар. (Шуның өчен Аның әмерләрен үтәмиләр). Әйттеләр: "Аллаһ кеше затына һич китап иңдермәде", – дип. Син аларга әйт: "Муса китергән Тәүратны кем иңдерде? Ул Тәүрат кешеләргә белем яктылыгы һәм һидәят, аны кәгазьләргә язасыз, бәгъзе хөкемнәрен изһар кыласыз вә күбрәген яшерәсез, янә үзегез һәм аталарыгыз белмәгән нәрсәләрегезне Тәүрат белән өйрәтелдегез. Шул – Тәүратны, әлбәттә, Аллаһ иңдерде", – дип. Аннары аларны үз ирекләренә куй! Батыл диннәре, ялган сүзләре белән уйнап йөрсеннәр. [6.92] Бу Коръән без иңдергән мөбарәк китап. Ул Коръән үзеннән элек иңгән китапларны дөресләүче, Без сиңа Коръәнне иңдердек шәһәрләр анасы Мәккә халкын һәм аның әйләнәсендәге бөтен дөнья кешеләрен Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгың өчен; Ахирәт көненә ышанган кешеләр Коръәнгә ышанырлар һәм намазларына сакчы булып, вакытында үтәрләр. [6.93] Аллаһуга ялган сүзне ифтира итүчедән дә залимрәк кеше бармы? Яки ул залим: "Миңа вәхий килде", – дип ялганнар, хәлбуки аңа һичнинди вәхий килгәне юк, яки Аллаһ иңдергән аятьләрне мин дә иңдерә алам, дияр. Әгәр залимнәрнең үлгән вакытларын күрсәң бик авыр хәлдә, каты ґәзаб астында булырлар. Фәрештәләр аларга: "Җаннарыгызны чыгарыгыз", – дип, кулларын сузып каты сугарлар. Бүген хур итүче ґәзаб белән җәза ителәсез, Аллаһуга тиешсез сүзләр әйткәнегез һәм Аның аятьләре белән гамәл кылудан тәкәбберләнгәнегез өчен. [6.94] Бүген тәхкыйк алдыма ялгыз килдегез, мин сезне әүвәлдә ялгыз халык кылган кеби, вә без биргән балаларыгызны, малларыгызны артыгызда калдырып киттегез һәм яныгызда шәфәгатьчеләрегезне күрмисез, Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегез ахирәттә, әлбәттә, шәфәгать итәләр дип низаглаша идегез, кайда алар? Тәхкыйк бүген Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегез белән сезнең арада мөнәсәбәт киселде, һәм Аллаһудан башка заттан көткән Шәфәгатьләр, бидеґәт гамәлләрдән көткән сәваблар югалдылар. [6.95] Шиксез, Аллаһу тәгалә вак орлыкларны һәм җимеш тешләрене яручы, ягъни җиргә салган һәр орлыкны үстерүче, Ул үлектән терекне чыгарыр вә теректән үлекне чыгарыр, бу эшләрне эшләүче – Аллаһудыр, Аллаһудан ничек дүнәсез, ягъни Аңа итагать итүне ничек куясыз? [6.96] Ул таңны булдыручы вә төнне ял итәргә пәрдә кылды һәм кояш белән айны көн хисапларын белергә уңай кылды, бу эшләрне кылучы – кодрәт вә белем иясе Аллаһ. [6.97] Янә Ул – Аллаһ, сезнең өчен йолдызларны бар кылды, караңгы төннәрдә сахраларда вә диңгезләрдә йөргән вакытыгызда юл табар өчен маяк итеп. Белгән кешеләр өчен, тәхкыйк аятьләребезне ачык бәян кылдык. [6.98] Ул Аллаһ сезне бер Адәм г-мнән күбәйтте, сезгә Аллаһ билгеләгән әҗәлегезгә чаклы дөньяда карарланмак булыр һәм үлгәннән соң кыямәт көненә чаклы икенче төрле хәлдә карарланмак булыр. Тәхкыйк аятьләребезне ачык аңлатып сөйләдек фәһемләп, аңлаган кешеләр өчен. [6.99] Ул Аллаһ, Күктән яңгыр суын иңдерде, ул су белән һәртөрле үсемлекне җирдән чыгарып үстердек һәм һәр үсә торган табигатьне яшел төстә җирдән чыгардык, алардан берсе өстенә икенчесе тезелеп үскән орлыкларны вә җимешләрне чыгарабыз, янә күп җимешле ботаклары җиргә якынлашкан хөрмә агачларын үстерәбез һәм дә йөзем, зәйтүн, анар бакчаларын үстерәбез, ул җимешләр төсе вә тәме белән бәгъзеләре бер-берсенә охшаган булыр, әмма бәгъзеләре бер-берсенә охшамаган булыр. Аларның җимешләнгән вә өлгергән вакытларында карагыз! Ничек гаҗәеп җимешләнәләр һәм пешеп өлгерәләр, дөреслектә ул җимешләрнең шулай өлгерүендә – ышанучы кешеләргә Аллаһу тәгаләнең кодрәтен белергә дәлилләр бар. [6.100] Адашкан кешеләр җеннәрне Аллаһуга тиңдәш кылалар, хәлбуки аларны Аллаһ үзе халык кылды, янә бернинди дәлилсез Аллаһуның угълы вә кызы бар дип, ялганны Аллаһуга нисбәт кылалар. Җаһилләр сыйфатлаган тиешсез сыйфатлардан Аллаһ бик тә пакь вә андый кимчелектән бик тә югары. [6.101] Аллаһ, һичкайчан күчергеч алмыйча, һичкемнән киңәш вә ярдәм сорамыйча үзе башлап Җир вә Күкләрне төзүче, Аның ничек баласы булсын, бит Аның хатыны булмады, вә һәрнәрсәне Ул халык кылды, Ул һәрнәрсәне белә. [6.102] Бөтен барлыкны төзүче Аллаһ – Тәрбиячегездер, Илаһә булырга яраклы һичбер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Ул һәрнәрсәне төзүче, Аңа гыйбадәт кылыгыз! Вә Ул һәрнәрсә өстеннән эш башкаручы. [6.103] Аллаһу тәгаләне күзләр ихата кыла алмас, Аны күрергә бернинди күз кадир булмас, бәлки Аллаһ үзе күзләрне ихата кылыр, ягъни күзләрнең күрүен чолгап алыр вә Ул үткәрә күрүче һәрнәрсәдән хәбәрдар. [6.104] Тәхкыйк сезгә Раббыгыздан гакыл, фикер күзе килде – ул Коръән кәрим, берәү шул күз белән Коръән күрсәткән туры юлны күрсә һәм шул юлдан адашмыйча барса, файдасы үзенә, әмма берәү Коръәннән һәм Коръән күрсәткән туры юлдан сукыр булса, зарары үзенәдер, юлсыз китеп адашыр һәм һәлак булыр. "Мин сезнең гамәлләрегезгә сакчы түгел, фәкать Аллаһ хөкемнәрен ирештерәмен", – диде Мухәммәд г-м. [6.105] Әнә шулай аятьләребезне бәян итәбез, ягъни сезгә кирәк һәр мәсьәләне ачыклыйбыз, янә мөшрикләр: "Ий Мухәммәд, син бу Коръәнне кемнән булса да күчереп сөйлисең", – дип әйтсеннәр өчен, аларның күңелләренә ирешми торган хакны бәян кылабыз, гомумән, белә торган кешеләргә шә